news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сөембикә» журналы урамда чәй эчәргә җыйды: «Мәтрүшкәсез чәй татарларча түгел инде ул»

news_top
«Сөембикә» журналы урамда чәй эчәргә җыйды: «Мәтрүшкәсез чәй татарларча түгел инде ул»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген «Татмедиа» бинасы каршындагы бульварда «Сөембикә» журналы «Мәтрүшкәле чәй» дип аталган бәйрәм оештырды.

Әлеге чарага килүчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Хәзер менә мәтрүшкә җыю вакыты да тәмамланып килә. «Сөембикә» журналы бик күңелле идея тәкъдим итте. «Мәтрүшкә бүлмәдә генә тормасын, урамга чыгып, халык белән тәмләп чәй дә эчик әле», - диде журналда эшләүчеләр.

Үзем дә Питрәч районында мәтрүшкә җыеп, әзерләп куйдым. Кышкы көннәрне мәтрүшкәсез үткәрү авыр, чөнки мәтрүшкә ул – безнең милли татар кодының бер өлеше. Мәтрүшкәсез чәй татарларча түгел инде ул. Әле август башы гына, шуңа күңел ачып калыйк. Яхшы яллар сезгә!», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова чараны оештырырга рөхсәт иткәннәре өчен «Татмедиа» җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.

«Беркөнне редакция белән утырдык та, Казан уртасында дусларыбызга самовардан чәй эчертергә уйладык. Шул ук вакытта бу чараны үткәрергә рөхсәт бирерләрме икән, дип шикләнеп тә куйдык. «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафинага һәм Шамил Мөхәммәтовичка рәхмәтебезне җиткерәбез, алар безгә каршы килмәде», – диде ул.

Бүгенге бәйрәмне Татарстанның атказанган артисты Нурзадә алып барды, шулай ук кунаклар алдында Татарстанның атказанган артисты виртуоз-баянчы Наил Сәгъдиев, танылган җырчы Илзидә Госман һәм баянчы Рамил Канипов чыгыш ясады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Мәтрүшкәле чәй» бәйрәме милли уеннар, күмәк җырлар, дәртле биюләр белән бергә үрелеп барды. «Сөембикә» журналы кунакларны хуш исле мәтрүшкәле чәй һәм тәм-томнар белән сыйлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар