news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сөембикә манарасындагы ярымайны яңартуга 60 граммнан артык сусаль алтын тотылган

news_top
Сөембикә манарасындагы ярымайны яңартуга 60 граммнан артык сусаль алтын тотылган
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Реставрациядән соң Сөембикә манарасына урнаштырылган ярымайның алтын йөгертелгән катламын яңартуга 60 граммнан артык сусаль алтын тотылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына реставратор-алтын йөгертү остасы Борис Симаков сөйләгән.

«Без иске алтын катламын, бакырга кадәр тулысынча алып ташладык, аннары яңасын ясадык. Бу эштә иң мөһиме – сабырлык һәм түземлек», – дигән ул.

Белгеч сүзләренчә, яңа алтын катлам якынча 20 ел хезмәт итәчәк. Моннан тыш, конструкция тулысынча каткач, аңа һава шартлары да, кошлар да зыян китерә алмаячак.

  • Сусаль алтын – төрле өслекләрне (мәсәлән, гөмбәзләрне, рамнарны, сәнгать әсәрләрен) алтынлау өчен кулланыла торган бик юка (якынча 100 нанометр калынлыктагы) чын алтын табаклар.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар