«Сода коткармаячак»: табиб сару кайнауның куркыныч булуын аңлатты
Күпләр сару кайнау - «изжога»дан сода ярдәмендә генә котылырга тырыша, ләкин ул җиңелчә генә авыру түгел һәм күп кенә җитди авыруларның билгесе булырга мөмкин. Бу хакта «Республика Татарстан»га гастроэнтеролог, КДМА терапия, гериатрия һәм гаилә медицинасы кафедрасы доценты Сәидә Субханкулова сөйләде.
– Сәидә Фәритовна, сару кайнау – «изжога»ның нәрсә икәнен һәркем диярлек белә, чөнки һәркем гомерендә бер тапкыр гына булса да аны кичерә. Аның сәбәпләре нинди?
– Сару кайнау – күкрәк читлегендә «яндыру» хисе – гастроэзофагеаль рефлюкс авыруының (ГЭРБ) төп, әмма бердәнбер билгесе түгел, бу вакытта түбәнге ашказаны сфинкторы эшләми, һәм ашказаны эчендәге ризык кире ашказаны юлына күтәрелә. Медицина телендә бу «рефлюкс» дип атала. Әгәр дә сару кайнау кешене даими борчый икән, димәк, ул эшләргә, йокларга, кешеләр белән аралашырга да комачаулый. Шул ук вакытта, әгәр дә гастроэзофагеаль рефлюкс авыруыннан дәваланмыйлар икән, ул рефлюкс-эзофагитка әйләнә ала, бу – ашказаны юлы җәрәхәтләре, язва, ашказаны юлында яман шешкә китерә ала.
– Бу авыру нәрсәдән килеп чыга?
– Гастроэзофагеаль рефлюкс авыруының, башка авырулар кебек үк, барлыкка килү сәбәпләре күп. Аны безнең тормышыбызда бик күп булган даими стресслар китереп чыгара ала. Шулай ук иелеп утырып эшләү, абдоминаль симерү, майның бил өлкәсендә җыелуы, тәмәке тарту, артериаль басымның югары булуы һәм, һичшиксез, дөрес тукланмау – майлы һәм борычлы ризык, алкоголь, шоколад, кайнар кофе һәм чәй, цитрус, әче җиләк-җимеш соклары. Кайбер дарулар да рефлюкска китерә ала. Болар – спазмолитиклар, транквилизаторлар, бөтнек нигезендә ясалган препаратлар һәм башка кайберләре.
Гастроэзофагеаль рефлюкс авыруының клиник билгеләрен ике төркемгә бүлеп була: ашказаны – (яндыру, кикерү, йоту кыенлыгы) һәм ашказаныннан тыш (йөткерү, хроник бронхит). Эш шунда, гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы вакытында ашказаны суы башта ашказаны юлына һәм аннан соң сулыш юлларына эләгә. Бу – бронхларның ялкынсынуына һәм ярсуына китерергә мөмкин, бу – йөткерүгә китерә, шул исәптән бронхиаль астма белән авыручыларда. Моннан тыш, бронхиаль астма вакытында кулланыла торган препаратлар да ашказаны эчлеген ашказаны юлына кертүгә ярдәм итә.
Гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы еш кына ЛОР-синдром белән бергә бара – йөткерү, тамак әчетү, тавыш карлыгу, борын тыгылу, колак авырту. Шулай ук пациентларда теш эмале зарарлануы, авыздан начар ис килүе кебек билгеләр булырга мөмкин.
Гастроэзофагеаль рефлюкс күкрәк читлегендә дә авырту китереп чыгарырга мөмкин. Бу очракта йөрәк ишемиясе авыруын (ИБС) булдырмас өчен тикшерү үтәргә, электрокардиограмма ясатырга кирәк. Йөрәк белән барысы да яхшы булса, ЭДГСка барыгыз.
– Күпләр эзофагогастродуоденоскопия процедурасыннан курка, чөнки зондны йоту авыр, һәм «изжога»ны сода эремәсе белән «дәвалауны» өстен күрәләр.
– Шулай да, ЭГДС үткәрү – гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы диагностикасының төп ысулы. Шулай итеп авыруның формасын билгелиләр (ул эрозив һәм эрозив булмаган була), аның авырлык дәрәҗәсен, җәрәхәтләр, стриктурасын ачыклыйлар. Иң куркынычы – ашказаны юлында шеш үсеше. Ашказаны рагы – иң агрессив яман шешләрнең берсе һәм үлем структурасында 8нче урында тора. Татарстанда 2022 елда 263 кешедә ашказаны юлы рагы ачыкланган, шул ук вакытта диагноз куюның беренче елында үлем очрагы бик югары – һәр икенче пациент үлгән. Онкология үсеше куркынычы 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларда югарырак, бигрәк тә «изжога» төнлә булучыларда, абдоминаль симерү, тәмәке тарту, алкоголь куллану, нәселдәнлек факторлары булган ир-атларда.
Әгәр пациент даими һәм көчле «изжога»дан интегә икән, һәм ул 3 айдан артык дәвам итә икән, әгәр дә «изжога» беренче тапкыр 50 яшьтән өлкәнрәк яшьтә барлыкка килә икән, табибка мөрәҗәгать итүне озакка сузарга ярамый.
«Изжога» вакытында сода эчүгә килгәндә, мондый «дару» сезне проблемадан коткармаячак, ә киресенчә, зыян гына китерәчәк. Сода эремәсе ашказанында тозлы кислота бүлеп чыгаруга китерә, шуңа күрә симптомнар, кыска вакытка тынып торса да, бераздан яңа көч белән яңадан башланачак. Моннан тыш, соданың кислота белән реакциясе нәтиҗәсендә күп күләмдә углекислый газ барлыкка килә, шулай ук сода эремәсен даими куллану организмда кислота балансын бозарга сәләтле.
– Гастроэзофагеаль рефлюкс авыруы диагнозы куелганнан соң ничек яшәргә?
– Табиб билгеләгән препаратларны вакытында кабул итүдән тыш, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк – тәмәке тартудан һәм алкогольдән баш тартырга, күп ашамаска, төнгә ашамаска, ашаганнан соң ятмаска. Көнгә 3-4 тапкыр кечкенә порцияләр белән ашарга кирәк. Көндәлек рационга аз кислоталы ризыкларны кертергә, мәсәлән, майсыз каймак, сөт һәм эремчек, парда пешерелгән омлет, пешкән ит, балык, кош ите. Арыш икмәген ак икмәккә алыштыру яхшырак. Хәлегез яхшыргач та, болар турында онытмаска кирәк. Гадәттә, авыру эзсез үтми һәм беренче мөмкинлектә үк үзен искә төшерә. Шуңа күрә дөрес яшәү рәвеше даими булырга тиеш. Озак һәм рәхәт яшәр өчен, үзеңдә яхшы туклану гадәтләре һәм тәртип тәрбияләргә туры киләчәк.