Социолог: «Татарстанда әлегә ике партиянең генә 5 процентлы чикне үтүгә өмете бар»
Казанда «Волга» экспертлык клубы утырышы булды. Аның темасы – «Татарстан Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан: җәмәгатьчелекнең өметләре һәм кәефе». Экспертлар арасында – Россия политологлары һәм социологлары, сәяси күзәтүчеләр һәм иҗтимагый сәясәт вәкилләре.
Утырышта клуб катнашучылары сайлау алды кампаниясе һәм сәяси партияләрнең Дәүләт Думасының яңа составына керү перспективалары турында сөйләште. Искәртеп үтик, Думага сайлаулар 18-20 сентябрьдә була.
Татарстанның Җәмәгатьчелек фикере фонды уздырган соңгы социологик тикшеренүләргә караганда, сораштыруда катнашкан кешеләрнең 74,2 проценты сайлауларга барырга җыена.
«Кешеләрдәге социаль активлык, кәеф, сәяси активлык дәрәҗәсе узган елдагы кебек үк. Яшьләр арасында уңай динамиканы аерым билгеләп үтәргә кирәк: алар гражданлык җәмгыяте эшенә, волонтерлык хәрәкәтенә һәм хайваннарны кайгыртудан алып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә кадәр – төрледән-төрле эшләргә актив кушыла», – диде, бу саннарны шәрехләп, социолог, КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институты директоры Мария Ефлова.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен фаразлап, Мария Ефлова «Бердәм Россия»нең төбәк исемлегендә иң беренче булып торган Рөстәм Миңнехановның партияне үстерүгә үзеннән зур өлеш кертүе турындагы фикер белән килешүен әйтте.
«Рөстәм Нургалиевич, һичшиксез, Татарстанның сәяси лидеры булып тора. Ул партиянең төбәк исемлегендә иң беренче булып торганда, Татарстанда шәхсән үзе ирешә алган ышаныч белән бүлешә. Сайлаучыларның күпчелек өлеше Рөстәм Миңнехановны хуплый. Ул Казанда, Татарстанда гына түгел, тулаем бөтен Россиядәге социаль һәм сәяси процессларда катнаша», – диде социолог.
Экспертлар утырыш барышында билгеләп үткәнчә, социаль тикшеренүләр мәгълүматлары буенча, Татарстанда бары тик ике партия – «Бердәм Россия» һәм КПРФ кына ышанычлы рәвештә 5 процентлы чикне уза ала, ЛДПР исә – 5% чигендә тора.
Политолог һәм төбәкне өйрәнү белгече Михаил Виноградов, моның ничек аңлатылуын да сөйләде.
«Күп кенә партияләрнең сайлау алды кампанияләрендә кризис билгеләре күрәбез. Әле берничә көн элек кенә «Яблоко» партиясе белән бәйле репутацион кризиста берьюлы өч партия – ЛДПР, «Гадел Россия» һәм «Родина» калды», – диде ул.
Михаил Виноградов аңлатканча, быел сайлаулар шактый уңайсыз шартларда уза, җиңел генә җавап табып булмый торган яки халыкта борчу уяткан мәсьәләләр арта. Шуңа да карамастан, Татарстан әлеге тискәре трендка бирешмичә, федераль дәрәҗәдә мәнфәгатьләребезне яклаячакларын һәм аларга йогынты ясаячакларын аңлаган хәлдә, үз кандидатларын хуплый.
Эксперт Павел Данилин парламентка үтмәгән партияләрнең катнашуына һәм алдагы сайлаудагы мөмкинлекләренә тукталып үтте. Төп сорау – узган атнада «Яблоко» партиясен сайлау алды ярышыннан төшереп калдыру.
«Яблоко» партиясе үзен ихтирам иткән теләсә кайсы сәясәтчегә керергә яраган оешма булудан туктады. Партиянең чит ил акторлары кулында җимергеч корал булып торуын аңлаган барлык сәясәтчеләр аннан китте», – диде ул.
Данилин яңа составтагы Дәүләт Думасына җәмгыятьнең нинди таләпләр куячагын да әйтте.
«Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң да Көнбатыш илләре белән конфликт туктамаячак. Янә катлаулы шартларда эшләргә туры киләчәк. Яңа чакырылышта үсеш бурычлары беренче урында торачак, ә инде иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре, элеккечә үк, икенче урында булачак», – диде эксперт.
«Волга» клубында катнашучылар Татарстанда сайлау алды кампаниясе нәтиҗәле үткәрелеп килә, дигән уртак фикергә килде: барлык кандидатлар теркәлгән, агитация кампаниясе, бернинди җәнҗалсыз һәм «пычрак» технологияләрсез, тыныч кына башланып киткән.