Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сочины су баскан: бер хатын-кыз үлгән, машиналарны агызып алып киткән

news_top_970_100
Сочины су баскан: бер хатын-кыз үлгән, машиналарны агызып алып киткән
https://t.me/bazabazon

Бу көннәрдә Сочи шәһәре куркыныч фильмнарны хәтерләтә. Курорт шәһәрендә инде берничә көн туктамыйча көчле яңгырлар коя. Бзугу елгасы ярларыннан ташып чыккан, шәһәр урамнарын су басып киткән. Халыкка куркыныч турында хәбәр итү өчен сиреналар кабызганнар.

Табигать бәла-казасыннан аеруча шәһәрнең үзәк районы зыян күрә. Су агымы үз юлыдагы транспорт чараларын агызып алып китә. Хәвеф нәтиҗәсендә бер хатын-кыз үлгән дигән хәбәр дә бар. Ул су агымы белән машинасында ябылып калган.

Кайбер машина йөртүчеләргә багажникларының ватык тәрәзәләре аша чыгып котылырга туры килгән. Су автомобильләрне  күпер астына хәтле агызып алып киткән һәм консерва банкалары кебек берсе өстенә  берсен өеп куйган.

Телеграм каналлар хәбәр итүенчә, Сочида су басу аркасында 120дән артык автомобиль ватылган. Алар арасында башка өлкәдән килгән туристларның машиналары да бар. Зыян килгән автомобильләрнең күбесе йөрерлек дәрәҗәдә түгел. 

Яңгыр аркасында 22 йортны су баскан.

Стихиянең икенче корбаны булу турында да мәгълүмат бар. 

  

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100