Зилә Хөснетдинова: «Салават күпере» – дөнья куып арыган ата-анага әзер милли хәзинә»

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары мөхәррире балалар өчен медиа мәктәп һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачкан студия, Шәвәли премиясе һәм велосипед белән самокат оту мөмкинлеге, ата-аналар балаларын ничек итеп журнал һәм китап укырга җәлеп итә алуы хакында сөйләде.

Зилә апа, балага журнал алдыруда нинди әһәмият бар? Хәзер журнал кирәкмени, дигән сорау туа…

«Салават күпере» журналы моннан 30 ел элек 1990 елның 1 мартында нәшер ителә башлаган. Баш редакторы әтием — Зиннур Хөснияр булды. Язучылар союзы белән берлектә редакция беренче тапкыр татар телендә төсле балалар журналы нәшер итәргә керешкән.«Салават күпере»нең иң зур тиражы — 36 мең булган. Хәзер 7-10 меңнәр тирәсендә тирбәлә.

«Сабантуй» журналына исә быел гына алындым. Бу — зур җаваплылык, чөнки «Сабантуй» — 96 еллык тарихы булган «Яшь ленинчы» газетасының дәвамы. Ул революциядән соң гарәп һәм латин имляларында чыккан. Сугыш елларыннан соң 10 ел чамасы туктап торган. Туксанынчы елларда ул «Сабантуй» газетасы исеме белән дөнья күрә. 2014 елдан журнал форматында нәшер ителә башлады. Тиражы — 2 мең.

Үземне Татарстан балаларының тәрбиясе һәм тел үсеше өчен җаваплы итеп хис итәм, чөнки без нәшер иткән басмалар бердәнбер дип әйтерлек. Әгәр дә балаларыбызның татарча белүләрен, аларга милли тәрбия бирергә телибез икән, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары кече яшьтән үк сабыйларның өстәл китаплары булырга тиештер.

«Яңа туган балага журналларны яздырып була дип саныйм»

Журналлар белән таныштырып үтсәгез иде.

«Салават күпере» — мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен. Безнең укучыларыбыз уку гына түгел, тәпи дә йөри белми әле. Әмма бала бер яшькә кадәр төсләрне аера башлый, ул ихластан бирелеп матур әкиятләр тыңлый белә. Җырларны җаны белән кабул итә. Ни өчен ике айлык балага әкият укымаска, җырларны көйләмәскә ди?

Әти-әни «Салават күпере»ндә баласы өчен бик зур кирәкле тәрбияви байлык таба ала. Нәнидән нарасыйның күңеленә гаҗәеп гүзәл матур орлыклар салырга мөмкин. Рухи байлык орлыклары.

Нәни бала бер уенчык белән озак уйнамаган кебек, кулына эләккән китап та аны тиз ялыктыра. Шуңа күрә без журналның һәр санын үзгә итеп эшләргә тырышабыз, кыскасы, «Салават күпере»нең һәр саны сабыйга яңа уенчык, әмма акыллы, тәрбияви «уенчык». Әйтик, апрель санында журналны сәгать формасында ясадык. Вакытны өйрәнергә бик җайлы ысул. Алга таба да төрле формаларга китерергә ниятлибез. Балаларны шундый алымнар аша белемгә, татарча рухка тартырга тырышабыз.

«Сабантуй» укучысы әлифбаны белә, ул үзе иҗатчы. 32 битлек журнал 7-12 яшьлек укучыларга исәпләнә.«Сабантуй»да яңа табадан төшкән шигырьләрне, хикәяләрне бастыру мөмкинлеге бар. Шуңа күрә дә игътибарны балалар иҗатына юнәлтәбез. Монда без балалар язучылары белән таныштыра башладык, күргәзмә ачып җибәрдек. Соңгы биттә татар рәссамнарының эшләреннән репродукцияләр бирәбез. Бала аны кисеп ала һәм үзенә күргәзмә ясый.

Шәвәли кайтты: Шәвәли премиясе кемгә биреләчәк?

Хәзер баланы гаджетлар белән дә кызыксындырып булмый бит…

Бер кызыклы яңалыктан башлыйм әле сүземне. «Салават күпере» яисә «Сабантуй» журналларына язылган кешегә шәп призлар әзерләдек. Әйбәт самокат һәм велосипед уйнатабыз. Әлбәттә, квитанцияләре булган укучыларыбыз өчен. Бүләкләрнең хуҗалары 1 июльдә билгеле булачак.

Балаларга нәрсә кирәк, аларны нәрсә кызыксындыра дигән сораулар безең өчен көнкадак. Бу уңайдан мартта редколлегия җыярга булдым. Очрашуга шагыйрь Роберт Миңнуллин да килгән иде. Авыр туфрагы җиңел булсын, кызганыч, бу безнең соңгы очрашу иде. Роберт абый, сәламәтлеге булмаса да, «Сабантуй» дигәч, килде. Без балалар журналы нинди булырга тиешлеге хакында сөйләштек. Ул шунда: «Зилә, бернәрсә дә уйлап чыгарасы юк, балалар герое булган Шәвәлине кайтар», — диде. Шуннан соң Шәвәлинең яңа образын исбат итү өчен бәйге оештырдык. «Шәвәлиләрне» сигез рәссам ясады һәм комиссия сайлап алды.

Шәүкәт Галиевның милли герое «Сабантуй»да яши. Ул Сабантуй мәйданындагы шикелле: уеннарда да катнаша, спорт ярышлары да оештыра. «Шәвәлине кайтарыйк. Шәвәли премиясе булдырырга иде!» — диде Роберт абый. Ул әйткән идеяне тормышка ашырдык.

Өч номинациядә (хикәя, әкият һәм шигырь) катнашкан иҗатчы балаларга оскар бүләге формасында Шәвәли сыны тапшырылачак. Алар ярты ел дәвамында эшләрен җибәрәчәк, ә инде иң әйбәт бер автор сын иясе булачак. Икенче, өченче урыннарга тәмлүшкәләр, китаплар тутырылган рюкзаклар бирелә.

Бу — каләмле балаларны барлау өчен эшләнелә. Алар безнең хәбәрчеләребез, авторларыбыз. Студиябездә алып баручыларны сайлап алыр өчен, хәзер бөтен Татарстан укучыларын барларга, безгә энҗе-мәрҗәннәрне җыярга кирәк. Илленче елларда чыккан журнал саннарын укыйбыз. Ул вакыттагы мәктәп укучылары Равил Фәйзуллинның, Шаһинур Мостафин, Ренат Харисның беренче шигырьләре басылган булган. Алар иҗат аша тәрбия алган шәхесләр.

Бүгенге укучыларыбыз арасында да Фәйрүзә Мөслимова, Зиннур Хөсниярлар бардыр. Бәлки, ул балаларны без Татарстанның, әдәбиятның тоткасы булырлык шәхесләр итеп күрә алырбыз? Мин моңа чын күңелдән ышанам. Балаларны күрә, вакытында мактый белергә кирәк. Ә аларның иҗатын бастырып чыгару — иң зур бәя.

Күптән түгел бу студияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп ачты. Без Рөстәм абыйга онлайн дәрес күрсәттек. Карантин вакытында балалар өйләрендә генә утыра ич, урамга чыгып, уйнап керергә мөмкинлек булмаганга күрә дә Президентыбыз дәресне хуплады. Алга таба мастер-класслар, рәсем дәресләре дәвам итсен, дигән теләктә калды. Дәресләр Зум кушымтасыннан бара, без аны инстаграмда туры эфирга куябыз.

Мәсәлән, бүген без бер сәгать буе азапландык һәм бер минутлык видео яздыра алмадык. Кирәкле тавыш, фоннар таба алмадык, текст әзер түгел икәнлеген, репетиция эшләү кирәклеген аңладык. Мондый авырлыклар көн саен барлыкка килә. Карантин вакыты безгә шул әзерлек өчен бирелгән ахры.

Бу — эшли белмәүдәнме?

Хата нәрсәдә икәнлеген аңламыйм, әмма әлегә авыр бара. Шуңа да карамастан, балаларга Ютуб каналларда, социаль челтәрләрдә татарча контент булдыру эше башланды дип әйтеп була. Һәм без бу эш тиздән матур нәтиҗәләр бирер дип ышанабыз.

«Рөстәм Миңнеханов ачкан студиягә зур өметләр баглыйм»

Интернетка күчү басмага зыян салмасмы?

Сайтларга, социаль челтәрләргә чыгарга бик каршы идем. Журнал белән үз-үземне чикләгәнемне күптән түгел генә аңладым. Мәсәлән, без «Салават күпере»ндә балыклар дөньясы дигән рубрика булдырдык, «Ни өчен шунда QR-код белән сылтама бирмәскә?» — дигән сорау туды. Океанариумга бардык һәм балыклар төшереп кайттык. Кызым белән шушы дәресне уйнаганнан соң: «Әминә, телисеңме, мин сиңа балыклар күрсәтәм», — дип тәкъдим итәчәкмен. Шушы код аша видеоны карап, ул балыкларны истә калдырачак.

Телефон һәрберебезнең кул астында, видеоны карау өчен нибары өч минут вакыт кирәк. Шулай ук, мәсәлән, май санында «Сабантуй» журналында «Түбәтәй» җырын бирәбез, ди. Тексты, ноталары бар. Әмма болай гына кызык түгел, QR-код аша рәсемдә сурәтләнгән малай шушы җырны уйнап һәм җырлап күрсәтә. Әйтик, җырчы Лилия Муллагалиева кызы белән тәмле ризык пешерә. Рецепты бар. Ә ничек итеп пешергәнен QR-код аркылы карап була. Шуңа күрә дә мин әлеге студиягә зур өметләр баглыйм. Рәхмәт Президент абыйга!

Студия ачылган, ә балалар күренми…

Монда әле бер баланың да булганы юк. Баштан утырып елыйсыларым килде. «Барысы да җиренә җиткереп эшләнгән, студиядә бер бала да юк», — дип уйландым. Бернәрсә дә болай гына түгел, диләр. Редакциягә өйрәнергә бирелгән вакыт бу. Аллаһы боерса, карантиннан соң, җәй яисә көз айларында студиянең мөмкинлекләрен исәпкә алып, балалар белән эшли башларбыз.

Редакция урнашкан 9нчы катта һәрвакыт шау-шу булсын иде. Минем балалар тавышы ишетәсем килә. Алар бу бүлмәдә үз дөньяларын булдырсыннар иде.

Балаларга аларның яшьтәшләре кызыклы. Аларны әзерләргә, табарга кирәк. Камера каршында басып сөйләрлек, әзер балалар әлегә сирәк. Шуңа күрә без махсус кече яшьтәге балалар өчен татар телендә төрле юнәлешләр буенча медиа мәктәп башлап җибәрергә ниятлибез.

Ата-аналарга балаларын журналга җәлеп итү турында киңәшләр бирә аласызмы?

  1. Балалар бүген башка төрле, аларны кызыксындырып булмый, дибез. Ә без үзебез нинди соң? Әгәр дә үзең китапны алып, кызыксындырып укып утырсаң, балаң да кабатлар. Моның өчен китапны үзеңә алып кайтырга түгел, ә китап кибетенә бергәләп барып, сайлап, ошаганын алып, хәзер без аны укыйбыз, дип тәмләп җәлеп итәргә кирәк. «Салават күпере» килде, бүгенге кич шушы журнал белән узачак, дип әйтергә була.
  2. Әгәр дә яшь әни «Сөембикә» журналын укымаса, балам ни өчен «Сабантуй» журналын укымый икән дип, аптырап утырырга кирәкми. Бала нәрсә күрә — шуны кабатлый. Әти-әниләр — балага бердәнбер үрнәк.
  3. Минемчә, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары аша баланың талантын үстереп була. Әгәр дә бала матур рәсем ясый яисә хикәя, шигырь яза икән, ата-аналар безгә җибәрсен иде. Баланың эше бер генә тапкыр басылып чыкса да, бала үзенә «мин булдырам, минем килеп чыга икән», дигән нәтиҗә ясаячак һәм, ышанып, эшен дәвам итәчәк.
  4. Бала белән уртак тел табуның тагын бер ысулы — ул укыган яисә караган нәрсәне ата-ана да карап бару. «Бу буын башка төрле, мин хәзерге балаларны аңламыйм» кебек сүзләр булырга тиеш түгел. Гарри Поттерны карый икән, сез дә карагыз һәм кичен шул хакта сөйләшегез.
  5. Журнал белән бала үзе генә утырмаячак! Әгәр дә ата-ана аена берничә тапкыр «әйдә, бу ребусны чишеп карыйк әле» дип бала янында утырмаса, булмый. Әти-әнигә әкият укып чыгып, ахырдан без тәкъдим иткән сорауларны бирергә генә кала, баш ватып утырасы юк. Әмма моның өчен телефонны читкә алып куеп, 20 минут тынлык булсын. «Салават күпере» дөнья куып арыган ата-анага әзер милли әсбап. Шулай итеп, балаларыбыз белән элемтә югалмаячак.

«Милләтпәрвәр балалар тәрбияләп үстерәсебез килә»

Хәзерге буын башкача фикерли, уйлый…

Килешәм, алар Ютуб видеоларын карап үсә. Бу — яхшымы, начармы дигән сорау мәгънәсез булыр иде, чөнки бу бар, бу — чынбарлык. Йә без яхшы Ютуб контент булдырып, үзебез үстерәбез, йә булганнан зарланып утырабыз. Әмма зарланасы килми. Минем үз милләтен яраткан балалар үстерәсем килә.

Татар телен мәктәпләрдә, балалар бакчасында кысып бетерделәр. Гомумән, саф татар телендә сөйләшүче укучы калды микән? Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары буенча өй эшен бирәләр. Мәсәлән, бер хикәядән укучы текстның ия һәм хәбәрләрен табып килә. Телиме-теләмиме, бала текстны укып чыга. Ә ата-ана журналны яздырта, чөнки ул дәрес өчен кирәк. Бу — шәп алым! Бу алымны башка укытучылар да куллансын иде. Без дә, үз чиратыбызда, укытучыларны кызыксындырырга тырышабыз, сертификатлар, дипломнар бирәбез.

Төп максат — балалар санын төшермәү. Әгәр дә кечкенә балада уку теләге барлыкка килмәсә, ул аннан соң «Ялкын», «Идел», «Казан утлары» кебек журналларны укымаячак. «Салават күпере»нә ярты елга язылу бәясе нибары 294 сум, бер журнал хакы 49 сум булып чыга. Дәүләт ярдәме булганга күрә, журнал ташлама белән чыга. «Сабантуй» бәясе дә бер кило конфетныкыннан артмый — 494 сумга 6 ай буе өегезгә шәп журнал киләчәк.

Элеккеге «Салават күпере» хәзергесеннән аерыламы?

Аерыла. Хәзер таләпләр үзгәрде. Текст рәсем астында калырга тиеш түгел, аз гына чыгып китсә, штраф каралган. Балага акка кара белән текст язып бирү — кызыклы түгел. Шуңа яңа алымнар уйлап чыгарабыз.

Элек мин һәм син укып үскән журналның тексты әдәби иде. Ә бүгенге көндә балаларга әдәбилек кирәкми. «Салават күпере» соңгы елларда методик әсбапка әйләнеп бетте. Бер санда сәгать, икенчесендә саннар, өченчесендә юлда йөрү кагыйдәләре һ.б. өйрәнәбез.

Бала үссен, уйнасын, урамда йөрсен, дибез. Хәзер кайсы ата-ана баласын үзен генә урамга чыгара икән? Хәзер ул аны инглиз теленә, бию, рәсем, вокал һ.б. түгәрәкләргә бирә. Дүрт яшькә бала бөтен әйберне белә. Шуңа да без бүгенге әти-әнигә файдалы булырга тырышабыз. Заманасы шундый. Без дөрес юлдан барабыз, монысына иманым камил…

«Сабантуй» журналына шушы сылтама буенча кереп язылып була.

«Салават күпере» журналына шушы сылтама буенча языла аласыз.

«Сабантуй» журналына sabantui@bk.ru адресы буенча хат язарга мөмкин.

«Сабантуй» журналының инстаграм бите.

Ютуб-каналларына шушы сылтамадан керергә була.

Тик-ток битенә сылтама.