Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кыен хәлгә тарыдык»: Грузиягә баручы татар гаиләсе Истанбулда урамда кала

«Хәзер ике балабыз белән Истанбулда калдык, Грузиягә кертмәделәр. Бик кыен вакытка эләктек, ярдәм итегез», — дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте Зөлфия ханым. Бөгелмәдә яшәүче татар гаиләсе ни өчен урамда калган? Бәлага юлыккан Зөлфия Хәсәнова белән элемтәгә кереп, бу сорауга «Татар-информ» хәбәрчесе ачыклык кертте.

news_top_970_100
«Кыен хәлгә тарыдык»: Грузиягә баручы татар гаиләсе Истанбулда урамда кала

Зөлфия Хәсәнова гаиләсе, ягъни ире, җиде һәм унбер яшьлек балалары белән бер атна элек Казаннан Төркиягә оча. Барысы да яхшы үтә, Истанбулга исән-сау барып җитәләр. Грузия рейсына билетлар сатып алалар, әмма очкычка утырганда татар гаиләсен кертмичә калдыралар.

Зөлфия ханым сөйләвенчә, моның сәбәбе — аларның Грузия гражданнары булмавында. Шулай итеп, Грузия рейсына сарыф ителгән акчаларны гаиләгә кайтармыйлар. Билет хакы — илле ике мең сум. Татар гаиләсе Истанбулда, ятим бала кебек, урамда кала.

«Грузиягә баруны кичектереп булмый иде»

Зөлфия ханым, ни өчен Татарстаннан Грузиягә юл тоттыгыз?

Грузиягә бару мәҗбүри, чөнки анда эшләнеп бетмәгән эшебез бар. Ул сатып алган фатирыбыз белән бәйле. Әгәр дә шуны эшләмәсәк, күчемсез милектән колак кагачакбыз.

Безгә хәзер үк барып җитәргә кирәк дип хәбәр иттеләр. Шуңа күрә бар эшебезне ташлап очтык. Әмма кыен хәлгә калдык.

Россиядән генә Грузиягә эләгеп булмадымыни?

Россиядән Грузиягә туры эләгеп булмады, Казан — Тбилиси юлларын узган елның маенда ук бетергәннәр. Карантин башлангач, чикләрне дә яптылар. Шуның өчен Истанбул аша очарга туры килде.

Әлеге очуны берничек тә күчерә алмадыгызмы? Җитмәсә, дөнья буйлап коронавирус та таралды бит…

Грузиягә баруны күчереп булмас иде. Очкычка утыргач та, беркем битлек кимәде, бернинди паника купмады, саклану чаралары да юк иде. Барлык пассажирлар да вәзгыятьне нормаль кабул итте. Очкычка курыкмыйча утырдык. Без, иң беренче чиратта, планлаштырган урынга исән-сау барып җитү турында гына уйладык.

Ягьни сез коронавирус турында бер дә уйламадыгызмы?

Коронавирус белән бәйле мәсьәлә безне бер дә борчымый. Ул вирусның барлыгын беләбез, барысы да тыныч кына урап узар дип ышанабыз, безгә ул зәхмәт, Алла теләсә, тимәс. Яхшы булачагына, күпчелек халык кебек үк, ышанычыбыз зур.

Үзегезне хәзерге вакытта ничек хис итәсез?

Балаларыбыз исән-сау, без дә үзебезне яхшы хис итәбез. Акчаларыбыз бетеп, урамда калырбыз дип куркабыз. Башка беркая да мөрәҗәгать итмәдек. Төрек телен белмибез.

Истанбулда яшәүче милләттәшләребез дә бар бит, алар белән элемтәгә кермәдегезме?

Әлбәттә, Истанбулда яшәүче җирле татарларның барысы да ярдәм кулын суза. Яшәү өчен иң кирәкле әйберләр: кемдер сөлге, кемдер мендәр, кемдер чәйнек бирде. Аларга рәхмәтем чиксез. Төркиядәге Россия консуллыгына мөрәҗәгать итәргә җыенмыйбыз, үзебезнең көчләребез белән ерып чыгарбыз дип уйлыйм.

«Теләсә кайсы вакытта урамда калуың бар»

Сез чыннан да урамда калдыгызмы? Кайда яшисез?

Әлегә отельдә яшибез, очсызракка фатир арендаламакчы идек, әмма барып чыкмый әле. Барысына да вакыт кирәк. Фатирга керәм дисәң, үз авырлыклары бар: савыт-саба, урын-җир, җылы әйберләр һ.б. юк. Соңгы акчаларыбызны билет алу өчен сарыф иттек. Берникадәр запасыбыз булса да, мөгаен, эш эзләргә кирәктер, чөнки бер ай дәвамында Төркиядә яшәргә кирәк. Бер айдан соң Грузиягә очкычлар оча башлар дип өметләнәм. Иншәаллаһ, фатирыбызга барып җитәрбез.

Урамда калгач, шушы проблема белән капма-каршы очраштык. Бу арада кызыбыз авырып тора, шуңа күрә бер җирдән икенче җиргә таксида бару да зур суммага төшә. Дәвалану да очсыз түгел. Аллам сакласын, әмма теләсә кайсы вакытта урамда калуыбыз бар…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100