Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

COVID-19 белән бәйле рәвештә Татарстандагы волонтерлар өлкәннәргә ничек ярдәм итә?

Коронавирус пандемиясе чорында республикадагы 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә өйләреннән чыкмаска, чит илдән кайткан кешеләр белән аралашмаска, позитив фильмнар карарга һәм кулларны ешрак юарга киңәш ителә. Экспертлар биргән киңәшләрне «Татар-информ» язмасында укырга була.

news_top_970_100
COVID-19 белән бәйле рәвештә Татарстандагы волонтерлар өлкәннәргә ничек ярдәм итә?
"Татар-информ" архивы

COVID-19 коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Татарстандагы өлкән яшьтәге кешеләргә өйләреннән чыкмаска киңәш ителде. Аларга кеше күп җыела торган урыннарда: азык-төлек кибетләренә, даруханәләргә барудан, җәмәгать транспортында йөрүдән тыелып торырга кирәк. Ә бу вакытта азык-төлекне һәм кирәкле даруларны 65 яшьтән өлкәнрәкләргә туганнары, таныш-белешләре, күршеләре алып киләчәк. Ә ялгыз картларга волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр китерәчәк.

Ни өчен өлкән кешеләргә куркыныч яный?

65 яшьтән өлкәнрәкләр, тәмәке тартучылар һәм җитди хроник чирләре булган кешеләр яңа төрдәге коронавирус белән авыру буенча риск төркеменә керә. Бу хакта коронавирус инфекциясен кисәтү турында туры эфир вакытында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эпидемиология һәм иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

«Коронавирус йоктыру һәм авыр өзлегүләр янаган төп төркем — 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Хәзер барлык төп тырышлыклар шуларга юнәлгән», — диде Дмитрий Лопушов.

Шулай ук ул хәзерге вакытта олы кешеләргә үзлектән изоляциядә булу, кирәксә-кирәкмәсә өйдән чыгып йөрмәү мөһим, диде ул. Лопушов яшьләрне өлкән яшьтәге туганнарына аеруча игътибарлы булырга, аларны азык-төлек һәм кирәкле дарулар белән тәэмин итәргә өндәде. Чит илләрдән кайткан кешеләргә, куркыныч инфекция йоктырмас өчен, пенсионерлар белән барлык элемтәләрне вакытлыча туктатырга кирәк.

Татарстан Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр риск төркеменә керә, чөнки алар коронавирус инфекциясе өзлегүләренә аеруча нык бирешүчән. Гомуми халык төркеменә караганда алар арасында вафат булучылар проценты күбрәк.

Өлкәннәргә нинди оешмалар ярдәм күрсәтә?

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең мәҗбүри изоляциясен җайга салу өчен, республиканың муниципаль районнарына Роспотребнадзор хезмәткәрләре һәм муниципаль хакимиятнең барлык структуралары белән тыгыз бәйләнешне җайга салу йөкләнде. Өлкәннәргә ярдәм итү өчен берничә оешма һәм ведомство җәлеп ителде. Болар Татарстан территориясендә эшли торган ОНФ вәкилләре, Татарстан Яшьләр министрлыгының волонтерлар командасы, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге. 

«Кайнар элемтә эшли. Анда үзлектән изоляциядә яки карантинда булган 65 яшьтән өлкән һәркем мөрәҗәгать итә ала. Кайнар элемтә телефоны: 8-800-200-34-11. Моннан тыш, һәрбер социаль яклау бүлегендә җаваплы кешеләр билгеләнгән. Алар республика җирлегендә яшәүче халык белән эшли. Бу чара кертелде һәм эшләнә. Безгә килгән барлык мөрәҗәгатьләр дә карала. Без коммерцияле булмаган оешмалар белән дә эшлибез. Бу катлаулы эш һәм моңа адреслы сыйфат хас. Аның күп өлеше муниципалитетларга йөкләнгән», — диде Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. 

Казанда һәм республика районнарында волонтерлар штабы булдырылган. Иҗтимагый оешма волонтерлары да өлкәннәргә актив ярдәм итә.

Карантин һәм социаль җаваплылык

Эпидемия чорында өлкәннәр соңгы вакытта чит илдә булып кайткан кешеләрдән изоляцияләнергә тиеш. Татарстан Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда мондыйлар республикада 14 меңнән артык һәм алар үзлектән изоляциядә.

«Үзлектән изоляция режимындагы кешеләр 65 яшьтән өлкәнрәкләрдән изоляцияләнергә тиеш. Әгәр кешеләр изоляциядә булырга тиеш икән, бу фатирдан өлкән яшьтәге якыннарын башка җиргә күчереп торуны яки үзләренең икенче фатирга күченеп торуларын үтенәм. Бу бик җитди мәсьәлә һәм бу очракта кешеләр аек акыл белән эш итәргә тиеш», — диде Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина.

Россия Федерациясе Президенты указы буенча, бу атна Россиядә һәм Татарстанда эш атнасы булмаячак. Әмма ул бәйрәм атнасы булып саналмый. Бу хезмәт коллективларында контактларны киметү, республикада вирус йоктыруның яңа очракларын киметү өчен мәҗбүри чара булып тора. Карантин аркасында буш вакытлары арткан кешеләр социаль җаваплылык турында онытырга тиеш түгел.

«Һәрберебез дә якыннарыбыз өчен инфекция чыганагы булырга мөмкин. Шуңа күрә үзегезне куркыныч астына куймагыз: эшләвен дәвам итә дип фитнес-үзәкләргә йөрмәгез. Безнең социаль бурыч — бер-беребезне саклау, балаларыбызны, ә иң мөһиме — бүген куркыныч астында булган әти-әниләребезне саклау», — диде Ләйлә Фазлыева.

Электрон ташламалар һәм айлык түләүләр

COVID-19 таралу куркынычы янау сәбәпле, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне торак-коммуналь хезмәтләргә субсидияне һәм юл өчен айлык акчаны электрон рәвештә рәсмиләштерергә өндәде.

«Өлкән яшьтәгеләр вируска аеруча бирешүчән. Бу 65-70 яшьлек кешеләр, алар сәламәтлекләренә бигрәк тә игътибарлы булырга тиеш. Бүген пенсионерлар тарафыннан ташламаларга, субсидияләргә һәм компенсацияләргә ихтыяҗ бар. Алар электрон рәвештә тәкъдим ителә. Сигез төр хезмәткә бигрәк тә ихтыяҗ зур, алар арасында пенсионерларга юл өчен айлык түләү һәм инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия актуаль», — диде ул.

Татарстанда юл өчен айлык түләүне 350 меңнән артык кеше ала, ә торак-коммуналь хезмәтләр буенча субсидияне аз керемле 250 мең кеше рәсмиләштерә, нигездә болар өлкән яшьтәгеләр. Әгәр бу хезмәтләр электрон рәвештә теркәлгән икән, социаль яклау бүлекләренә килеп йөрү мәҗбүри түгел. Моны читтән торып, «шәхси кабинет» аша эшләргә була, ә барлык сорауларны дистанцион рәвештә бирергә мөмкин.

Хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен Татарстанның Дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) теркәлергә, «шәхси кабинет» ачарга һәм тиешле гаризаны язарга кирәк. Шушында ук торак-коммуналь хезмәтләргә квитанцияне түләргә яки ташламалар буенча акчаны карарга, түләү турында мәгълүматны — субсидияләр, пособиеләр һәм компенсацияләр түләнә торган банк реквизитлары һәм түләү ысулларын үзгәртергә мөмкин. Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталын куллануда пенсионерларга туганнары, волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләр ярдәм итә ала.

Россия Президенты 25 мартта ясаган телемөрәҗәгатендә COVID-19 коронавирус инфекциясе таралу аркасында гражданнарга ярдәм чаралары турында игълан итте. Шулай ук барлык соцпособиеләр һәм ташламалар алты ай дәвамында автомат рәвештә озайтылачак.

Волонтерлар штабы булдырылды

Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, Татарстанда ялгыз картларга ярдәм итү өчен волонтерлар штабы булдырылды. Алар өлкәннәргә кирәкле азык-төлек һәм дарулар алып килә.

«Без үз арабызда 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүчеләрнең шактый күп булуын аңларга тиеш һәм бу ситуациядә алар иң нәзберек кешеләр. Шуңа бәйле рәвештә, республика штабы (коронавируска каршы көрәш буенча) карары нигезендә, барлык муниципаль районнарга да социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында урыннарда волонтер отрядларын һәм төркемнәрен булдыру йөкләнде», — дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Моннан тыш, төбәктә ветераннар оешмалары да актив эшли. Республикадагы пенсионерлар элек нинди дә булса оешмаларда хезмәт куйган. Анда ветераннар советы һәм профсоюз оешмалары бар, алар ситуацияне тикшереп тора. Республика профсоюзлары белән килешү төзелгән: яшь хезмәткәрләр волонтерлык эшчәнлегендә актив катнашачак һәм оешмаларның элекке эшчеләренә ярдәм күрсәтәчәк.

«Бу ситуациядә мин яшьләргә мөрәҗәгать итәргә телим. Хөрмәтле республика халкы, барыбызның да әти-әниләре, әби-бабалары бар. Еш кына яшьләр башкалага китә, ә өлкәннәр авылларда кала. Әти-әниләрегезгә шалтыратыгыз, сәламәтлекләрен белешегез. Бу элемтәне даими сакларга кирәк, өлкәннәр контрольдә булырга тиеш», — диде Эльмира Зарипова республика халкына мөрәҗәгать итеп.

Спикер Татарстанда мәрхәмәтле кешеләр яшәвен, өлкән яшьтәге күрше-күләнне кайгыртып тору гадәти хәл булуын да әйтте. Шуңа күрә интернат-йортлар да монда артык күп түгел. 

«Кешеләр карт, ялгыз күршеләренә игътибарлы булырга тиеш. Алар янына керегез, дарулар, азык-төлек кирәкмиме дип кызыксыныгыз. Бу әллә нинди авыр эш түгел, игътибар һәм хөрмәт күрсәтик. Социаль хезмәтләр бу ситуациягә әзер, волонтерлар оешмасы булдырылды, эш күләме билгеләнде», — диде министр.

Казанда волонтерлар эше ничек оештырылган?

Татарстан башкаласында бу атнада волонтерлар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге казанлыларга беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм медикаментлар китерә башлады. Гаризалар кабул ителә торган «кайнар линия»ләр шәһәрнең барлык район администрацияләрендә дә ачык. Волонтерлар ашамлыкларны һәм даруларны пенсионерлар акчасына сатып ала. Сатып алырга кирәкле әйберләр исемлегендә дарулар һәм беренче чиратта кирәкле товарлар — ярмалар, сөт, икмәк һәм башка кирәк-яраклар гына булырга мөмкин.

«Ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итү өчен волонтерлар штабында 30 кеше эшли. Волонтерлар җыю дәвам итә — бу эшкә шәһәрдә яшәүче, 18 яшьтән өлкән, бернинди респиратор авырулары булмаган барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Моның өчен сайттагы яки социаль челтәрләрдәге төркемдә гариза һәм контакт мәгълүматларын калдырырга кирәк», — дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Казанда ялгыз картлар һәм үзләре генә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар өчен азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә телефоннары эшли. «Кайнар линия» телефоннары 9.00дән 18.00гә кадәр (тәнәфес 12.00дән 13.00гә кадәр) эшли. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнардан шалтыратулар түбәндәге телефон буенча кабул ителәчәк: 7 (843) 519-34-06; Вахитов һәм Идел буе районнарында: 7 (843) 264-30-86; Киров һәм Мәскәү районнарында: 7 (843) 557-76-10; Совет районында: 7 (843) 272-17-97.

Азык-төлекне «Душа России» волонтерлары китерәчәк

Санитар-эпидемиология режимы чорында Татарстан волонтерлары ялгыз пенсионерларга максималь ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта «Душа России» волонтерлар хәрәкәтенә нигез салучы Юлия Хәкимова социаль челтәрләрдә хәбәр итте. 

«Санэпидрежим чорында без ялгыз пенсионерларга максималь ярдәм күрсәтергә тырышачакбыз. Әгәр берәр ялгыз әби-бабайга азык-төлек яки башка ярдәм кирәк икән, алар +7 987 296-33-73 телефонына шалтырата ала. Шулай ук барлык дусларымнан, танышларымнан һәм язылучыларымнан өлкән яшьтәгеләргә игътибар бирүләрен сорыйм. Әгәр сезнең янәшәдә ялгыз әби-бабайлар бар икән, һичшиксез алар янына керегез, ярдәм тәкъдим итегез һәм кирәк булганда ярдәм сорый алсыннар өчен телефон номерыгызны калдырыгыз», — диелгән хәбәрдә.

Юлия Хәкимова социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтларында өлкәннәргә ярдәм итү турында өндәмә дә урнаштырды. Кулланучылар моның белән кызыксына, нинди ярдәм кирәк булуы турында сораулар бирә, белдерүгә репостлар ясый.

Профилактик сөйләшүләр

Татарстан территориясендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә, социаль хезмәткәрләр өлкән гражданнар белән грипп, ОРВИ профилактикасы, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрә.

Белгечләр өлкән яшьтәге кешеләрне төп профилактика чаралары турында искәртә: кулларны ешрак юарга, борынны юдыртырга, бүлмәләрне җилләтергә, җәмәгать урыннарында медицина битлеге киеп йөрергә кирәк. Шулай ук өлкәннәргә кеше күп җыела торган җирләрдә һәм җәмәгать урыннарында йөрмәскә кушалар. Социаль хезмәткәрләрнең үз карамагындагы кешеләр янына баруы шушындый профилактик әңгәмәләрдән башлана.

Өлкән яшьтәгеләр өчен фильмнар

Көн саен 11:00 сәгатьтә «Яңа Гасыр» һәм «ТНВ-Планета» каналларында тамашачылар яраткан фильмнар, спектакльләр һәм концертлар күрсәтеләчәк. Проект «ТНВ — өлкәннәр өчен» дип атала, ул Хөкүмәт коронавирус таралуга бәйле рәвештә өйдә торырга киңәш иткән кешеләргә буш вакытларын күңелле уздырырга ярдәм итәчәк.

Статистика һәм кайнар элемтәләр

Коронавирус белән авыру очраклары буенча көнлек рәсми (РФ Хөкүмәте штабы тарафыннан расланган) статистика стопкоронавирус. рф сайтында чыгып бара.

Татарстан Республикасы буенча статистика — rt-covid19.ru

Россия Сәламәтлек саклау сайтында коронавирус турындагы бүлек: https://www.rosminzdrav.ru/ministry/covid19

Татарстан буенча кайнар элемтә: 8-800-222-59-00 (шалтыратулар көн саен с 7.30-20.00 сәгатьләрдә кабул ителә).

Россия буенча бердәм кайнар элемтә: 8-800-2000-112.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100