Китапханәче Альбина Бәширова: «Беренче өч бите кызык булмаса, китапны укымыйлар» | intertat.tatar

Китапханәче Альбина Бәширова: «Беренче өч бите кызык булмаса, китапны укымыйлар»

Авыллардагы өлкән буын кешеләре нинди китаплар укый, кайсы жанрга өстенлек бирәләр? Авыл китапханәчесе булу авырмы? Апас районы Карамасар авылы китапханәчесе Альбина Бәширова белән шул турыда сөйләштек.

Хәзер күбебез көнне смартфон, планшетларсыз күз алдына да китерә алмый. Ярты сәгатькә ут кына бетсен, шунда ук паника башлана. Ә бит күптән түгел, берничә ел элек кенә тормыш бөтенләй башка иде. Без яңа телефон алыр өчен түгел, ә китапханәдә яңа китап алыр өчен чират тора идек. Хәзер дә китап сөючеләр, аның һәр битен укып ләззәт алучылар бар әле.

Апас районы Карамасар авылы китапханәчесе Альбина Бәширова белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

«Китапларда миллилекне ассызыкларга кирәк түгел»

Альбина ханым, өлкәннәр нинди әсәрләргә өстенлек бирә, кайсы китапларны яратып укыйлар?

Иң беренче шуны әйтәсем килә, хәзер өлкәннәр дә, балалар да китапларны аз укый. Ләкин шулай да, өлкәннәр арасында даими рәвештә китап укучылар бар. Кешеләр төрле: кемдер детектив ярата, башкалары әдәби әсәрләр яратып укый, тарихи китаплар сорап алучылар да бар.

Хәзер китапханәгә яңа китаплар кайта, әмма алар арасында әдәби әсәрләр аз. Шуңа борчылам, бу бик зур минус. Әдәби әсәрләр күбрәк булсын иде. Халык кыска хикәяләр, повестьлар түгел, озын, кереп китеп укый торган романнар ярата. Аннан, дөрес аңларлармы икән инде, китапларда миллилек ярылып ятса, укымыйлар. Хәтта балалар китапларында да миллилек, милләтчелекне ассызыклау азрак булган саен, ул укучыга күпкә аңлаешлырак һәм кызыклырак була. Гади, маҗаралы, җиңел укыла торган әсәрләр кирәк. Аларның миллилеге татар телендә язылуында, татар мохитен тасвирлавында чагылыш тапкан була инде. Әсәрдә авыл, татар тормышы турында язылса, ул шуның белән милли була. Тагын нәрсәләрдер өстәргә, байраклар асарга кирәк түгел.

Башта без әлифба укырга өйрәнәбез, аннан соң гына төрле жанрларга күчәбез. Иң беренче — укырга өйрәтергә кирәк. Башта гади китаплар укырга, аннан соң гына фәлсәфиләренә күчәргә. Баламы ул, өлкәнме, башта аларга укуы кызык икәнен исбат итәргә кирәк. «Укыгач, милли хисләрең арта», — дигәч сүзләр язылырга тиеш түгел дип саныйм. Укыгач, кызыгып калырга тиеш кеше. Ә бездә язучылар укучыларның милли хисләрен тәрбияләргә тиеш дип уйлыйлар. Юк, башта кешене укырга өйрәтергә кирәк. Элек, интернет булмаган заманда, бик әйбәт укый иде безнең халык. Ул вакытта идеологик әсәрләр дә яраган, ә хәзер гади, бик җиңел укыла торган әсәрләр кирәк. Аның фаҗигасе дә, кульминацияле җирләре дә, кызык эчтәлеге дә булырга тиеш.

Буталчык әсәрләр дә бар — монысы башлана, тегесе бетә. Андыйларны да укымыйлар. Язучыларны да аңлыйм, аларга һаман гади сюжетлы әйберләр язу кызык та түгелдер, алар яңа формалар эзли. Ләкин укучыга бу яңа формалар кирәк түгел. Ни өчен укучыга кызык әсәрләр кирәк? Бүген аларның тормышлары болай да катлаулы, әдәбият ял иттерергә тиеш. Ә фәлсәфи, сәяси әдәбиятның үз укучысы һәм үз урыны бар — моны авыл китапханәчесе буларак әйтәм. 

«Беренче өч бите кызык булмаса, китапны укымыйлар»

Китаплар төрле: мәхәббәт, гаилә, тормыш турында. Бөтен әсәрне дә гади тел белән язып була, хәтта шул ук сәясәтне дә. Авыл кешесе гади итеп язылган нинди тематиканы укый?

Кызык һәм җиңел тел белән язылган бөтен сюжетны да укытып була дип уйлыйм. Әсәргә кертеп җибәрергә кирәк — бу язучының төп максатларының берсе. Беренче өч бите кызык булмаса, аны укымаячаклар. Теләсә нинди теманы да артык катлауландырмыйча язарга була. Мәхәббәт — мәхәббәт инде ул, әгәр дә роман язалар икән, анда тоташ мәхәббәт турында гына да язып булмый. Ул мөмкин кадәр халыкка якын булырга, әсәр кешене ышандырырга тиеш.

Сезнең авыл китапханәсенең иң өлкән укучысына ничә яшь?

Әүхат абыебызга 80нән артык. Тормыш иптәше килеп, «Матур китап бир», - дип сорап ала. Кайчак китапның тышлыгы ялтырап торса да, эчтәлеге матур булмаска мөмкин. Аның матур дип әйтүе матур рәсемле түгел, ә укырга рәхәт булган әсәр диюе инде. Укыгач, күңелдә җиңеллек, рәхәтлек хисе калса, шундый китап матур буладыр дип аңлыйм аны.

Гаиләләре белән китап укучылар да бардыр?

Бар-бар. «Рәшит абыеңа бер матур китап бир әле», «Миңа да бир әле берне», «Әти сорады, әни сорады», - дип килеп алалар. Мин килгән кешенең кемгә китап алганын беләм.

Хәзер кайбер кешеләр кулына чын китап алып утырганчы, интернеттан укуны кулайрак күрә. Сездә шундыйлар бармы?

«Интернеттан гына укыйм әле китапны», - дигән өлкәннәрне белмим, алар юктыр дип уйлыйм. Яшьләр арасында бардыр бәлки.

«Бездә китапханә — күрешү, күңел ачу урыны»

Сез китапханәче булып эшли башлаган вакыт белән чагыштырганда, бүгенге көндә китап укчылар саны арттымы, яисә, киресенчә, кимүгә таба барамы?

Дөресен генә әйткәндә, элек китапханәгә бөтенләй йөрмәгәннәр. Хәзер әле йөриләр, Аллага шөкер. Кызык та эзләп киләләрдер инде.

Шәһәр җирендә барыр урыннары күп: балаларны йөртәсең, теләсәң кинога барып кайт, теләсәң концертка, кибеттә дә нәрсә генә юк. Ә авыл җирендә барырлык өч урын бар: мәчет, кибет һәм клуб белән китапханә. Бездә китапханә белән клуб икесе бер инде. Аларның урнашуы уңайлы җирдә. Ипи килгән көнне безнең янга кереп: «Нихәл?», «Бу гәҗит юкмы, теге китап кайтмадымы?» — дип сорашып булса да чыгалар. Килеп китап алмасалар да, шулай дип керәләр. Бездә китапханә — күрешү, күңел ачу урыны. Бездә җыелыш булса да, анда бәйрәм дип әйтәләр. Берәр нәрсә язып элсәң, «Апай, бүген бәйрәм буламыни клубта?» — диләр.

Коронавирус вакытында китапханәгә килүчеләр бераз кимеде. Алай да, без карантинны артык сизмәдек тә шикелле.

Авылда эшләгәч, сез бөтен кеше белән таныш. Китапханәгә керүченең нинди китап сорыйсын алдан ук беләсездер?

Әйе, һәр кешенең үзенең яраткан жанры була. Мин аны беләм. Әүхат абыйга, әлбәттә, тарихи әсәрләр биреп җибәрә алмыйм, чөнки ул мәхәббәт, тормыш турында әсәрләр укырга ярата. Минем әти детективлар укый. Балаларның нәрсәләр белән кызыксынганын да беләм. Аннан соң, балаларны китап белән тәрбияләп була, басманы характерына карап бирәсең. Мисал өчен, бала романтик икән, аңа күңеленә туры килгәнрәк китап бирәм. Алар бит үзләре килеп эзләп алмыйлар, «Берәр матур китап бирегез әле» — диләр. Мин аны эзләп табып бирәм.

Нәрсә бирәсең, халык шуны укый. Кызык булмаса, «Булмады әле бу, наным, ике битен генә укыдым», – дип кире китереп бирәләр. Кешеләрне белгәч, эшләү җиңел.

Кешеләргә тәкъдим итәр өчен китапларның эчтәлеген белергә кирәк бит…

Аларны укмыйча булмый. Мин элек күп укый идем. Мондагы бөтен китапны укып бетердем дип уйлый идем. Калганнары да бар икән әле, инвентаризация вакытында укылмаган китаплар очрый. Яңа кайтканнарын да укырга тырышам. Чөнки аларны тәкъдим итәргә кирәк. Аны үзең укып чыгып, кызыктырып бирмәсәң, «Начар булды», - дигән сүз була. Әйбер сатып җибәреп, саткан әйберең яхшы булмаса, син үзең начар булып чыгасың. Бу шуның шикелле. Шуңа күрә укырга кирәк.

 «Китапның исе дә тәмле»

Ни өчен нәкъ менә китапханәче һөнәрен сайладыгыз? Балачак хыялыгызмы ул, укырга ярату монда китердеме?

Хыял дип әйтсәң, аңа кеше ышанмый инде. Безнең китапханәдә Миләүшә апа эшли иде. Хәзер дә күрше авылда китапханәче булып эшли. Ул җайлап-җайлап миңа бөтен китапларны укытып бетерде. Кызыктырып укытуын хәтерлим. Мине китап укырга өйрәткәне өчен аңа бик рәхмәтлемен. Авыл баласына элек китап укып утыру — бернәрсә эшләмичә утыруга тиң иде. Аңа бик тә кызыга идем, эшең китап уку булгач кызык бит инде.

Авылга кайткач, эш урыны да булды. Минем өчен, чыннан да, хыялларымның берсе бу. Монда исе дә тәмле, тыныч та. Авторларның күбесен шәхсән беләм, аралашабыз.