«Шикәр вакланды, әти сугыштан кайтмады» — «Баулы-информ» сугыш чоры баласы турында | intertat.tatar

«Шикәр вакланды, әти сугыштан кайтмады» — «Баулы-информ» сугыш чоры баласы турында

Сугыш чоры баласы диюгә, күз алдына сәләмә генә киенгән, моңсу карашлы, сабыйларга хас булмаган уйчан йөзле, нарасый яки яшүсмер килеп баса.

Сугыш һәм бала — әлеге сүзләрне берничек тә янәшә куеп та, аңлап та булмый. Ничек кенә булмасын, 1941 нче елда башланган Бөек Ватан сугышы бик күп корбаннар китергән, ул гына да түгел, күпме кешеләрнең бәхетләрен урлап, язмышларын үзгәртеп, ятимлек белән сугарган.

Итәк тулы бала, ничек үлдең, оялмыйча!

Тыл һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары хакында газета битләрендә еш язабыз. Бу чорны кичкән кешеләр белән аралашкан саен хәтер сандыкларында хатирәләр яңара. Моңа кадәр бер кайда, беркемгә сөйләнмәгән серләр ачыла. Бу юлы минем әңгәмәдәшем Баулы шәһәрендә гомер итүче сугыш чоры баласы Мөбәширә апа Исаметова булды, дип яза «Баулы-информ» газетасы.

Мин килгәнче Мөбәширә апаның дулкынлануы йөзенә чыккан иде. Шулай да фатирын бизәп торучы үз куллары белән ясаган курчаклары, бәйләгән чәчәкләрен күрсәтеп сөйләгән арада бераз тынычланды ул. Зал бүлмәсендә эленеп торган зур фоторәсемгә күзе төшеп, анда үзенең яшь чагы икәнлеген әйтеп авыр сулап куйды.

– Менә шундый чакларым да бар иде бит, — диде ул фоторәсемне бармак очлары белән кадерләп сыпырып.

Мөбәширә апа Исаметова Башкортстанның Туймазы районы Уязы Тамак авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа сигез яшь була. Алга таба укучыма Мөбәширә апа сөйләгәннәрне хикәяләп тәкъдим итәм.

Әти китте

Сугыш чыкты дигән сүзне без — балалар башта бик аңламадык та. Шул ук елны август аенда әтиебезне дә сугышка алдылар. Әти Хәйруллин Сәлих Шәйдулла улы 1905 нче елгы, күкрәп торган 36-37 яшьлек чагы иде. Өйдә әни кочагына сыенып дүрт бала калдык. Ул вакытта иң өлкән бала — апама 11, миңа-сигез, энемә — алты һәм иң кечкенә сеңлебезгә унтугыз гына көн иде.

Әтинең сугышка чыгып китәргә җыенуы бүгенгедәй күз алдында. Әти белән әни берсен-берсе бик яратып яшәделәр. Аларга аерылу авыр булгандыр инде. Ул көнне әти үз-үзенә урын таба алмагандай, өйгә бер керде, бер чыкты. Озак итеп без — балалары уйнаганын карап торганы истә. Нәрсә уйлады икән? Боек иде. Әллә соңгы тапкыр икәнен күңеле сизендеме?

Бәллүдә яткан бәбине бер алды, бер куйды. Күкрәгенә кысып кочаклап, аны иснәп-иснәп күз яшьләре белән саубуллашканы күңелемнән беркайчан да китмәде.

– Әй, кызым, әгәр дә кайта алмасам, син бит минем йөземне дә күрми калдың. Ничекләр калдырып китим, күңелем сизә, соңгысы бу, соңгысы…– дип елаганын ничек онытылсын.

Сеңлемне кире бәллүгә куйды да, без — зуррак балаларны берәм-берәм алдына алып сөйде, битләрдән, чәчләрдән үпте. Ул вакытта кечкенә балаларга иң тәмле булып тоелган әйбер — шикәр иде. Һәрберебезгә зур-зур итеп ватылган кисәкле шикәрләр тоттырды.

Әти белән бер үк вакытта авылдан тагын ике ир-ат киткәне хәтердә. Алар атка утырып гармуннар тартып авылны уратып чыгып, саубуллашып киттеләр. Әтиемнең кычкырып җырлаганы хәтердә

Без авылдан киткән чакта,

Өйнең капкаларын япмагыз.

Балаларым ятим кала

Сез аларны читкә какмагыз.

Без китәбез ахыры

Бөгелмәләр аркылы,

Өстемдәге ак күлмәгем

Кәфен булыр ахры…

Шулай булды да… Шул сүзләр мин –сигез яшьлек баланың кечкенә генә йөрәгендә урын алып, гомерем буе колагымда яңгырап йөрде. 

Шикәр

Әти китте. Мин ул биргән шикәрне ашамадым. Кечкенә генә чүпрәк кисәгенә төрдем дә, мичнең бер аралыгына яшереп куйдым. Сабый күңелем белән бик күп тапкырлар зур табынга җыелып, шул шикәр белән барыбыз бергә җыелып, тәмләп чәй эчкән вакытларны күз алдына китерә идем.

Ләкин алай булмады шул. Әтине көтә-көтә ул шикәр кисәген ачып карый идем. Бер-ике елдан шикәрем сары төскә керде, аннары вакланды.

Шулай да аны ачып ашарга кулым бармады. Чөнки без әтине көттек. Кемнәрнеңдер әтиләре кайта да башлады. Андый яңалыкларны ишеткәч, күңел тагын алдана иде. Бәлки безнең әти дә исәндер, кайтып керер кебек иде. Кайтмады, шикәр тузан кебек вакланып, ачып караган саен коелып, юкка чыкты.

Әти кайтмады. 

Тишек арба

Август. Урып-җыю вакыты. Ир-егетләр дә, атлар да сугышка озатылган. Шулай итеп, тормыш ачысы — авырлыклар башланды. Бөтен эш безнең җилкәдә калды. Колхоз эшенә йөри башладык. Унтугыз көнлек сеңлемне гел мин генә карадым. Әни һәм миннән олы апам, энем — өчесе дә басуда. Әни балага дип шешәгә су салып калдыра. Соң ул кечкенә бала су эчеп күпме торсын инде? Елый башлый да, әни янына басуга китәбез.

Ә басу авылдан җиде чакрым ерак. Анда барып җиткәнче өч кечкенәрәк инеш аша узасы бар. Кабык арба бар иде, шунда мескен баланы мендәр белән салам да, тартып китәм. Бер тапкыр шулай бик елады апаем. Нишләтергә белгән юк бит. Тагын әни янына киттек. Юлда елый-елый барып, йоклап та китә иде инде сабыкай. Тартып барам шулай арбаны, үзем никтер артыма борылып карамыйм, сеңлемне йоклый дип уйлаганмын ахры.

Карасам, арбада мендәр дә, бала да юк! Бик курыктым. Ул үлсә, үзем дә үләм, дип уйлыйм. Елый-елый кирегә чабам. Арбаны да алдым. Үзем уйлыйм, апаемны югалттым, хәзер калдырып, арбаны да югалтсам, әнигә нәрсә диярмен! Хәзер искә төшсә дә, йөрәгем «жу» итеп куя. Уйласаң, апай булмагач, ул арбаның ни кирәге калган булыр иде инде. Шактый гына юл үтелгән булып чыкты. Йөгерә торгач, юл уртасында ак мендәр белән сеңлем ятканын күреп алдым. Ярый әле беркем дә, бер нинди җанвар да очрамаган. Берәр эт — мазар алып киткән булса?.. Ходаем саклаган инде. Шул вакытта сөенгәннәремне белсәгез!

Хәзер әни янына барырга кирәк бит инде. Арба тишек. Нишләтергә дә белмим. Бәбәйне арбаның кырыенарак куеп, тишеккә елга буеннан чыбык-чабык салып, көч-хәл белән барып җиттек. Әнигә бу хәл турында беркайчан да әйтмәдем. Ә сеңлем бүгенге көндә вафат инде, ул 67 яшькә кадәр яшәде.

Соңгы күрешү

Бервакыт шулай әнигә бер кеше килеп, безнең әтиләрнең әле сугышка ук озатылмаганлыгын, Туймазы янындагы полигонда укулар үтүен әйтеп киткән булган. Бу сентябрь ае кергән вакыт иде. Әле икмәкнең бар чагы, әни күп итеп ипи пешерде дә, ваклап кисеп, киптереп сохари ясады. Бер капчыкка тутырды да, бер иртәдә, көтү куу белән, тагын шул бишеккә апайны салып, сохарины асып, мине ияртеп, кырык чакрым юлга җәяүләп чыгып киттек. Яктыда барып җитәргә кирәк, диеп сөйләнгәне истә. Юлда туктап, вакыт уздырмас өчен, апаемны атлап бара-бара имезгәнен хәтерлим.

Туймазыга барып җиткәндә кояш байый башлаган иде инде. Әтиемнәрнең хәрби полигоны аннан тагын ун чакрым ераклыкта, читтә булып чыкты. Шулай да караңгы төшкәнче, барып таптык. Полигон ике рәт чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган иде. Андагы солдатлар барысы да яшел төстәге хәрби киемнән, кырмыска оясы кебек. Беркемне дә танырлык түгел. «Ложись, стреляй!» дигән тавышлар гына ишетелеп тора.

Бер кеше килде дә, безне куа башлады. Шулай да, ни өчен килүебезне аңлагач, көтәргә кушып, китеп югалды. Безне казарма кебек җиргә кертеп урнаштырдылар. Ул кичне әтине күреп булмады. Безнең янга кертмәделәр. Таң алдыннан бер-ике сәгатькә генә очраштырып алдылар. Шуннан соң ничек кайттык, хәтерләмим. Югыйсә, килгән юлдан җәяү кайтканбыздыр инде.

Кайтып бераз вакыт үткәч, әнинең түземлеге калмады. Әйтеп үткәнемчә, бик яратышып, күзләренә генә карашып яшәделәр бит алар. Әни тагын әти янына җыена башлады. Хәтеремдә, безгә авылдан тагын бер хатын да иярде. Тагын мине җитәкләп, апаемны арба белән тартып юлга кузгалдык. Барып җиттек. Әтиләрне сугышка алып киткәннәр иде инде. Соңгы күрешү тегесе булган икән. Шундагы бер офицер гына әйткән әнигә, әтинең кавалериягә эләккәнен. 

«Итәк тулы бала, ничек үлдең, оялмыйча!»

Сугышка озатып җибәрү бер авыр булса, үле хәбәрләре китергән хатларны алу — халык өчен тагын да авыр сынауга әверелде. Андый хатлар һәр йортка диярлек килде, 1941 нче елның кышкы бер көнендә безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде.

Ул иртәне яхшы хәтерлим. Әни мичкә ягып җибәргән иде. Үзе мич алдында нидер пешереп йөри. Ә мин баздан бәрәңге алып чыгып маташа идем, яртылаш чыгып җиттем дигәндә, безгә кемдер керде. Әнигә ниндидер кәгазь кисәге тоттырды да, кире борылып чыгып та китте. Әнинең шул кадәрле сыгылып төшеп, үксеп-үксеп елаганын беренче тапкыр күрүем иде. Хатны кулында озак тотып тора алмады. Әйтерсең лә ул аның кулларын пешерә иде. Калтыранган куллары белән хатны ачуга ук белән уч төпләрендә бөгәрләде. Шул кәгазьгә ярым пышылдап, үпкәләп нидер әйтте дә сыман: «Ничек оялмыйча, итәк тулы кечкенә балаларны миңа гына калдырып, оялмыйча үлеп ятасың! Мин янганчы, син дә ян!» - диде дә хатны янган мичкә ыргытты...

Еллар узды, әтинең сугышта йөргән маршрутын да беләсебез килде. Бергә сугышкан кешеләр сөйләве буенча, алар сугышның иң кайнар нокталарына эләккән, камалышта калганнар. Безнең әтинең атына атканнар да ат егылып калган, ә үзе шуышып сугышчан дуслары янына килгән. Анда безнең авылдан Сәях исемле абзый да булган. Аткан тавышлар тынганчы окопта ятканнар. Әти мескенкәем, мал җанлы кеше иде, атын бик ярата иде. Атышулар тынгач, атны карап киләм, бәлки исәндер, дип кире аты янына киткән. Ат янына барып җитү белән, фашистлар күреп алып, өсләренә граната ыргытканнар. Авылдаш абзый сөйләве буенча, ат та, әти дә 3-4 метр биеклеккә күтәрелгәннәр һәм… әтиебез шул чокырда калган.