Бәрәңге алып бетергәч, мунчага киткәннәр һәм ис тиеп, өчесе дә үлгән: Лениногорск фаҗигасе | intertat.tatar

Бәрәңге алып бетергәч, мунчага киткәннәр һәм ис тиеп, өчесе дә үлгән: Лениногорск фаҗигасе

27 августта Лениногорск районының Петропавловск авылында бөтен районны тетрәндерерлек фаҗига була. 35 яшьлек Надежда Карташкова 9 яшьлек кызы Катяны һәм 5 яшьлек Машаны алып мунчага китә. Әмма якыннарына аларга: “Җиңел пар белән!” - дип әйтү насыйп булмый. Бары тик суынган гәүдәләрен генә алып чыгарга туры килә.

Ике кызы белән яшь әни сөрем исенә буылып, вафат була.


"Надяны бөтен авыл яратты"

– Үрнәк, тәртипле гаилә бу, – диде Глазов авыл җирлеге башлыгы Нурсинә Карабаева. – Бернинди гайбәткә дә урын юк монда. Йорт хуҗалары Валентина белән Валерий да бик әйбәт кешеләр. Ике малай тәрбияләп үстерделәр. Сергей 10 ел элек Киров кызы Надеждага өйләнде. Ике кызлары туды. Сергейның тагын Вячеслав исемле энесе бар. Валентина гомер буе төзелештә эшләде, маляр. Ире шофер. Сергей белән Надежда Лениногорск шәһәрендә гомер иттеләр. Җай чыккан саен авылга кайтып, әти-әниләренә булышалар иде. Надяны килен булып төшкән көненнән үк бөтен авыл яратты. Ул бик ачык, һәркем белән ачылып сөйләшә, ерактан ук исәнләшә иде. Каенанасы белән дә мөнәсәбәтләре яхшы булды. Араларыннан кара мәче үтсә, гел авылга кайтасы килмәс иде аның. Валентина да аңа беркайчан “килен” димәде, “кызым” дип кенә торды. Аларның мөнәсәбәтләрен күршеләре дә яратып һәм сокланып сөйли иде.


"Каенанасы барып кергәндә, өчесе дә үлгән була"

Дүрт кешелек гаилә бу юлы да әти-әниләре янына, ялларга кайта. Якшәмбе көнне алар көне буе бакчада бәрәңге ала. Кич белән, арып-талып эшләгәннән соң, кичке 8дә Надежда ике кызын алып мунчага китә.

– Алар элек тә мунчаны шулай тәмләп, озаклап кергән. Сергей исә кызларны алып чыккач кына керә. Бу юлы да шулай булырга тиеш була. Әмма сәгать ярым вакыт узгач, килен белән оныкларының озак кайтмауларына аптырап, каенанасы мунчага китә. Ишек эчтән бикле була. Иске йозакның биге тотылып кала икән. Ишекне ачып керсә, килене һәм ике оныгының җансыз гәүдәсенә тап була, – дип сөйли авыл җирлеге башлыгы.

Надежда декрет ялыннан соң эшкә чыкмаган, балалар тәрбияләгән. Ә Сергей исә төньякка китеп эшләп кайта. Бик тырыш һәм уңган, үрнәк гаилә була.

– Газ кермәгән, кара мунча иде, – ди Нурсинә Карабаева. – Шул көнне Карташовлар яныннан үтеп киткән кешеләр әйтүенчә, мунчаны инде алар көндез үк яккан була. 3 белән 4 арасында ук морҗадан төтен күтәрелүен күрүчеләр бар. Әмма 5 сәгать эчендә дә сөрем исе бетмәгән була. Ашыгыч ярдәм килгәндә инде, өч кешелек гаилә үлгән була. Аларга сөрем исенә исергәннәр дигән диагноз куелган. Бик авыр һәм аяныч хәл. Бөтен авыл кара кайгыда бездә.


Кайбер ташлар да кызган вакытта ис бүлә

    Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте искәртүенчә, мунчада ис тиюнең сәбәбе берничә булырга мөмкин. Болар: мичнең төзек булмавы яки аны дөрес кулланмау, төтен юлларына корым утыру, мунча миче яки төтен каналы ярылган яки кителгән булуы. Хәтта кайбер ташлар да кайнарланганда ис бүлеп чыгарырга мөмкин.


    Күз яшьләнә башласа, һавага чыгыгыз

    Мунча кергәндә, үз хәлегезгә игътибарлы булыгыз. Сөрем газы белән агулануның билгеләре: күңел болгану һәм косу, авызда баллы тәм тою, чигә тибеше, баш әйләнү, баш авырту, күз яшьләнү, коры ютәл буып алу. Мунчада нашатырь спирты кул астында торсын. Ул аңны югалта башлаганда ярдәм итә.

    Әгәр үзегездә теге яки бу билгене тойсагыз, мунчадан чыгарга кирәк. Саф һава сулагыз, тирән итеп сулыш алыгыз, сулышны чыгарыгыз. Хәл кертү өчен бөтнек белән каты чәй эчәргә мөмкин.

    Сөрем газы (углекислый газ, СО2) – төссез һәм иссез матдә, аның барлыгын тиз арада белеп булмый. Һавада бу газ 0,5 процент кына булса да, кеше исән калмаска мөмкин. Кислород җитмәү нәтиҗәсендә кеше буыла башлый.

    P.S. Лениногорск фаҗигасенә карата, “Саксызлык аркасында, бер һәм аннан артыграк кешенең үлеме” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.