Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Арчадан Таһирә Шәрипова: «Әтием Габдулла Тукай белән бер мәдрәсәдә укыган»

Таһирә Шәрипова Арча районы Сөрде авылында яши. Ул Кырлай авылыннан, быел 90 яшен тутырды. Таһирә апа ачлыгын да, авыр хезмәтне дә күргән. «Авыр заманалар иде», - ди ул.

news_top_970_100
Арчадан Таһирә Шәрипова: «Әтием Габдулла Тукай белән бер мәдрәсәдә укыган»
Абдул Фархан

«Үзебез ярлы булсак та, кеше арасында ким булмадык»

Таһирә апа, сез 1931 елгы. Ачлыгын да күргәнсездер?

Ачлыкны күрдек, кызым… Ашаган саен, балаларга: «Ачлыкның ни икәнен белергә язмасын», — дим. Ризыкның кадерен белергә кирәк. Ачлык елларында ипи белән туйганчы чәй эчеп булыр микән дип уйлый идек. Бик күпне күрдек… Бәрәңге бакчалары да кечкенә иде. Шушы бәрәңгене ашап, кышны чыксаң чыгасың, әмма җәйгә калмый иде. Әле сугыш вакытында бер хәл, бу афәт беткәч тә бик авыр булды бит. Әле 1944 елда әнкәй дә безне ташлап китте.

Ничә бала үстегез?

Мин Кырлай кызы. Без гаиләдә җиде бала үстек: дүрт абый, ике апа һәм мин. Мин төпчек бала булып үстем. Абыйларым хәзер юк инде, 55-60 яшьләрендә үлеп киттеләр. Аларның икесе сугыш күрде, икесе дә әйләнеп кайтты. Кайткач та, сугыш турында сөйләми иделәр. Бу афәтне күргәннәрнең күбесе сөйләмәү яклы дип беләм. Әтиемнең бер күзе сукыр иде. Инвалид булгач, ул сугышка бармый калды.

Без гади крестьян идек. Ул вакытта колхозда да акча юк. Эшлисең дә эшлисең… Бер көн эшкә чыксаң, бер таяк язалар иде. Кулак дип гаепләү чоры да булган, әмма ярлы булганга, безгә кагылмадылар. Өебез дә зират каршысында гына иде.

Әле салымы да бар иде. Ничә сыер асрасаң, шуның кадәр сөт бирергә тиешсең. Сарык асраган өчен ит сорыйлар иде. Әткәй каравыл торды, көтү көтте. Көтүче балалары булу ул вакытларда бик дәрәҗәсез иде. Кимсетәләр иде хәтта. Шулай да, абыйларым горур һәм чибәр иделәр. Үзебез ярлы булсак та, кеше арасында ким булмадык. Кеше белән аралаша, дуслаша белү дә кирәк бит әле.

Күрше-күлән арасында кулак дип гаепләнгән байлар бар идеме?

Бездән ерак түгел бер йортта байлар яши иде. Аларны Магнитогорск шәһәренә куган булганнар. Кырлайда шушы ике катлы йорт әле һаман да тора. Анда киткән кеше кире әйләнеп кайтмый инде ул… Бәлки, бу шәһәрдә дә урнаша алганнардыр. Алтыннарын, бар булганнарын, яшереп булса да җыеп киткән булсалар, язмышлары җайлангандыр, бәлки.

Әниегез ни сәбәпле үлде?

Авырды шул. 48 яшендә китеп барды. Миңа әле 13 кенә иде. Әни үлгәч, апаларымның берсе кияүгә чыкты, икенчесе эшләргә китте. Элек «вербовщик»лар килә иде дә яше тулганнарны мәҗбүри эшкә җибәрәләр иде бит. Өйдә хуҗабикә булып үзем генә калдым. 

Аның китәсен алдан белеп тордыгызмы?

Язган булгач… Ул үлгәндә янында идек. Әткәй аның үләчәген белеп торгандыр. Әни үлсә, аны җирләргә акчабыз булмас дип, әти ат җигеп, утын сатарга китте. Әти кайтып җиткәндә, әни җан биргән иде инде. Әни үлде… Зур кайгы. Әнине бик ярата идем. Мин бит төпчек бала!.. Абыйлар да мине бик ярата иде.

Әтиегез өйләндеме соң?

Әнинең үлүенә бер ел үткәч, әти өйләнде. Үги әни өебезгә килде. Алай безне каһәрләмәде, ачуланмады. Бераз гына безнең йортта торгач, алар әти белән үзләренә аерым йорт алды. Шулай итеп, абыйларымның берсе белән өйдә икәү генә торып калдык. Калган ике абый өйләнгән, аерым торалар иде. Апаларның берсе торф чыгаруда эшли иде, икенчесе — кияүдә. Тагын бер абыем ФЗОда иде.

Хуҗалык сезнең өстә калды, димәк.

Маллар тотарлык акчабыз юк иде. Әмма бәрәңгесен утырттык. Шулай ук колхозга да йөрдек. Яшьләрне яшелчәгә эшкә куялар, безгә чүп утарга кушалар иде.

Әтиегез белән ник бармадыгыз?..

Әллә безне алганнармы анда?.. Аерым гына торасылары килгән, күрәсең.

Алай ярамый бит. Сез бит әтиегезнең газиз балалары.

Ярамыйга карамый, кызым. Аерылып чыгып китүләре дә безсез торырга теләүләренең нәтиҗәсе бит. Әле ул апаның үзенең 18 яшьлек кызы бар иде.

Үзенең кызын калдырмаган бит…

Аны алырга теләгәннәр, димәк. Дөрес түгел дә, әмма нишләтәсең…

Әтиегезгә үпкәләдегезме?

Хәзер әйтәм. Бераз вакыт үткәч, әти кайтырга теләвен әйтте. Шуннан соң торфтагы апага: «Әти кайтырга уйлый», — дип хат яздым. Ул: «Сеңлем, әтигә авыр сүз әйтә күрмә. Ул безнең үз әтиебез бит», — диде. Шулай итеп, әти кайтты. Апам да торф чыгару эшеннән кайтты.

Шуннан соң әле өйләнмәгән абыемны шахтага эшкә алдылар. Ул китте. Без әтием һәм апам белән авылда торып калдык. Эх, без күргәннәр!.. Авыр заманалар иде.

«Бүген 11 оныгым һәм 11 оныкчыгым бар»

Авыр заманалар, дисез. Әмма сезнең дә аулак өйләргә йөргән чаклар булгандыр?

Без яшүсмер вакытта клублар эшли иде. Биедек тә, җырладык та, кызым. Әле кинолар да килә иде. Аларны карарга акчабыз булмаганга күрә, тәрәзә аша гына карый идек. Үсә төшкәч, кичке уеннарга йөрдек. Үзенчә бер күңелле иде инде. Хәзер генә бөтенесе телевизор карый, телефонда утыра. Сабантуйларын да гөрләтә идек!..

Гашыйк булган чакларыгызны искә төшерик әле.

Абыемны ФЗОга алдылар, дип әйттем бит. Шахтада эшләгәч, абыемның акчасы да бар иде. Ул авылга кайтып, безнең авыр тормышыбызны күрә иде. Бер көнне уйладык та әти белән абый янына Прокопьевскига барырга булдык. Бу елларда абый үзе дә гаиләле иде инде. Абыемның хатыны да безне яхшы каршы алды.

Берсендә Мәдинә исемле таныш кызым белән кызлар тулай торагына бардык. Гармун белән егетләр килде… Бөтенесе татар иде. Бераз гына җырладык, биедек тә, бер егет минем белән күреште. Көрәк хәтле куллы иде ул. Миңа бу вакытта 20-21 яшьләр. Яшь һәм матур вакытым. Абыем да безнең белән иде. Минем белән танышырга теләгән егет кемнең сеңлесе булуымны белә иде. Абыемнан: «Таһирәне озатыйм әле», — дип сорады бу. «Озат, әмма кара аны!» — дигән абыем. Бу егетнең исеме Мәлик иде. Шуңа кияүгә дә чыктым, кызым. Ул вакытта егетләр тәртипле иде. Аны-моны уйлау юк, башка якка гына каермый иделәр.

Аның белән кайда тордыгыз?

Өйләнешкәч, баракларда гаиләләргә бүлмә бирәләр иде. Шахтада торып калдык. Ул үзе дә Арчаныкы иде. Гармунда шундый оста уйнады. Улыбызны да өйрәтте. Хәзер генә уйнаучы юк… Мәлик үзе дә, улым да үлделәр. Мәлик 1968 елда ук безне ташлап китте. Улым исә 2010 елда эпилепсиядән китеп барды.

Эпилепсия каян барлыкка килде икән?

Улым Казахстанда хезмәт итте. Аның ни белән авыруын озак аңлый алмадым. Бик җәфаланды улым. Хәтта армиядән дә үзе генә кайтып җитә алмады. Аны бер солдат озата кайтты. Улым байтак еллар авырды. Әмма, шөкер, авырса да, өйләнде, балалары туды. Ялгызы китеп бармады… Әмма: «Гомерем кыска, мин үләм», — дип әйткәли иде. Баламны үз кулларым белән җиргә иңдердем. Үзем аны Аллаһ рөхсәте белән бу дөньяга китердем, иң беренчеләрдән булып кулга алдым һәм… үзем җирләдем дә.

Әле өч айлык Зөфәр исемле улым да йөрәк авыруыннан үлде. Аның иреннәре, тырнаклары кара булып көеп тора иде. Барысы биш бала таптым. Шуларның өчесе генә калды.

Өч кызмы?

Өч кызым бар, әйе, шөкер. Берсе — Казанда, икенчесе — Мәскәүдә, өченчесе Арчада яши. Өчесе дә кияүгә чыкты, зарланганнары булмады, «аерылабыз» да димәделәр. Алар бәхетле, шуңа мин шат. Өч кызым да үз дәрәҗәсен белде, алар бервакытта да башкалардан ким булмады.

Гомумән, бүген 11 оныгым һәм 11 оныкчыгым бар! Бик бай әби мин.

Хәзер сез Арча районы Сөрде авылында яшисез. Арчага кире кайчан кайттыгыз?

Алты ел Прокопьевскида яшәдек тә, иптәшем: «Таһирә, туган авылыма кайтыйк. Әти-әнием белән яшисем килә», — диде. Ир әйткәч, кайттык инде.

Кайнана белән яшәдегезме?

6-7 ел яшәдек, әйе. Усал иде ул. Кайтканда, беренче балабыз бар иде, икенчесен көтә идек. Бу 1955 ел. Язмышлар шулай ук артык җиңел түгел. Мәлик сәнәгать комбинатына эшкә урнашты. Балаларыбыз туа торды.

Кайнанам яман шеш белән авырды. Карадым аны, төннәрен саклап утырган чакларым да булды. Мәлик: «Әнине болай карарсың дип уйламый идем», — дигән иде берсендә. Үзен дә, ата-анасын да хөрмәт иттем.

«Кулымны да башкаларга тоттырмадым»

Менә тагын язмыш җиңел түгел иде, дисез. Таһирә апа, моңсуланмыйк. Ул елларда да мәхәббәт булгандыр, ә?

Бар иде!.. Без бер-беребезне бик яраттык. Башта матур итеп йөрдек, аннан соң тигез яшәдек. Үлем генә безне аерды. Әгәр ирем исән булса, әле һаман да «гөр-гөр» килеп яшәр идек. Мин үзем дә яраттыра да, ярата да белдем. Мәлик чибәр иде, бәлки, хәтта арага керергә теләүчеләр дә булгандыр. Мин үзем дә төшеп калганнардан түгел идем анысы (көлә).

Бары тик ихлас мәхәббәттән генә сәламәт һәм матур балалар туа. Без балаларыбызны да яраттык. Аларны укытырга тырыштым. Үзем укымадым бит… Без үскәндә нинди уку инде анда?.. Кияргә киеме дә булмаган чаклар бар иде. Кечкенә кызым медицина көллиятен тәмамлады. Югары уку йортына да керергә тели иде, әмма аны укытырлык акчам булмады. «Укырга бик керәсе килгән иде, әни», — дигән иде берсендә.

Ирегез үлде, итәк тулы балалар калды…

Мәлик 41 яшендә иде. Мин дүрт бала белән калдым. Иремне эшендә товар югалтуда яисә урлауда гаепләделәр. Шуның өчен: «Өйсез дә, малсыз да калам», — дип, бик борчылды ул. «Суд була, эшеңне карыйбыз», — дигәннәр аңа. Товарын да таптылар, әмма соң иде инде… Йөрәк белән китеп барлы ул.

Кенәр авылындагы сәнәгать комбинаты ул вакытта яхшы эш урыннарыннан санала иде. Эшчеләр хәтта галстуклар да ясый иде. Ирем һәм хезмәттәшләре Казаннан тукымалар алып кайталар иде. Кайтышлый Ташчишмә авылына кереп, каравыл өендә йоклаганнар. Шушы төнне чит кеше тукымаларның берсен урлаган икән. Товарын да таптылар, кешесен дә ачыкладылар. Әмма Мәликне генә кайтарып булмады.

Шулай итеп: «Менә, менә авам», — дип торган иске йортта дүрт бала белән торып калдым. Балаларымның иң өлкәненә — 16, кечкенәсенә 3 яшь иде. Акча юк, ашарга да әз-мәз… Бүтән иргә чыкмадым. Хәтта кулымны да башкаларга тоттырмадым. Балаларым чит-ят кешегә кирәк булырмы?.. Әтиләренә дә, балаларыма да хыянәт итмәдем. Бер егет белән йөрдем, шуңа ук кияүгә чыктым һәм шуның янына китеп тә барырмын.

Әле китәсе килмидер?..

Яшь бара… Балаларга авырлык, мәшәкать китермәскә иде, дим. Авырып, газапланып ятасым килми.

Хәзерге өегез искиткеч.

Үлгәнче, ирем өй сала башларга кирәк дип уйлый иде инде. Әмма, әйткәнемчә, ул иртә китте. Үзем генә калсам да, яңа өйгә чыгарга кирәген аңлый идем. Ничек кенә акча эшләргә? Шәл бәйләргә тотындым. Өлкән кызым Әлфияне сәнәгать комбинатына эшкә бирдем. Бер ел эчендә 950 сум акча җыйдык. Әлфия дә бик булышты, бар эшләгән акчасын өйгә алып кайта иде. Ул вакытларда бу акча әз түгел иде. Авыл советы рәисе: «Таһирә апа, өй салырга уйлыйсың. Ничә сум акчаң бар?» — дип сорагач: «1000», — дидем. 50 сум җитми бит. Әлфиянең ике кофтасы бар иде. Югыйсә, ул үсеп килүче матур кыз… Шул кофталарының берсен сатты, җаныем. Акчасын миңа бирде. Үзе бер кофта белән калды. Бу өйне дүрт елда салып чыктык.

Кырлай кызы мин, дисез. Әти-әниегез алай-болай Тукай белән таныш түгел идеме?

Әтием Габдулла Тукай белән бер мәдрәсәдә укыган. Алар күрше булып яшәгән. Әтиемнән язучылар Тукайның тормышын сораштыра иделәр. Ул аны бик шук егет буларак искә ала иде. Тукай яхшы укыган. «Хәзрәтләр, берәр җиргә барасы булып, укыта алмаса, үз урыннарына Габдулланы калдырган», — дип искә ала иде әти. Аллаһ аңа гомер язган булса, бәлки, мин дә аның белән аралашкан кеше булыр идем. Әмма язмышлардан узмыш юк шул. Күпме язган, шуның кадәр яши кеше адәм баласы. Мин дә яшим әле менә!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100