Судья Роза Шәйхәйдәрова: «Төрмәдән кайтып, миңа рәхмәт әйтүчеләр булды»

Актаныш районы суды тарихында зур вакыйга: 15 ел судья булып эшләгән Роза Шәйхәйдәровага 90 яшь. Истәлекләр яңара, елларны артка чигереп, вакыйгалар җанлана торган туган көн булды бу. Тулырак Ләйсән Газизова язмасында.

— Аллага шөкер, күңелем тыныч! Нахакка беркемне дә рәнҗетмәдем! — дип хатирәләрен уртаклаша лаеклы ялдагы судья ханым.

Бүген Роза Шәйгәрдән кызы, исеменә җисеме туры килеп, чәчәк гөлләмәләренә күмелде. Олуг юбилее — 90 яше тулу уңаеннан өй тулы кунаклар. Балалары, оныклары, оныкчыклары ерак араларны якын итеп кайтып җиткәннәр. Район җитәкчелеге дә юбилярны котларга килде. Башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикнамәсен һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның махсус открыткасын, күчтәнәч кабын тапшырды. Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов Роза апага чәчәк гөлләмәсе бүләк итте.

Роза — Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. 22 июньдә — җәйге каникулның иң матур бер көнендә, мәктәп лагерена ял итәргә әзерләнеп йөри кыз. Мәктәп директорының, «Лагерь булмас инде, кызым, сугыш башланган» — дигән сүзләрен әлегәчә хәтерли Роза апа. Шушы көннән илнең тынычлыгы белән бергә балаларның балачагы да юкка чыга.

— Авыл тулысынча диярлек хатын-кыз, картлар һәм балалар кулына калды. 11 яшьтән колхоз эшенә, басуга чүп утарга чыктык. 13 яшьтә 20 килограммлы чәчүлек орлык салынган капчыкларны күтәреп, Әҗәкүлдән Актанышбаш авылына бара идек. Ашлык сугу, печән чабу, урак уру — сугыш чоры балалары бик иртә олылар гына башкара торган эшкә тотындык. Әгәр кеше эштән баш тартса, «Сез дошман тегермәненә су салучы», — диделәр. Кич өйгә кайткач, солдатларга кулъяулык чиктек, оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Бияләйне, сугышчыларга автоматтан атарга җайлы булсын дип, ике бармагын аерып бәйли идек.

Никадәр авыр булмасын, Роза апа укырга омтыла. Куян җидееллык мәктәбен тәмамлый. Сигезенче сыйныфны Әҗәкүлдән көн дә Актанышка җәяүләп килеп укый. Җәен дә, кышын да аягында чабата була кызның. Тугызынчы сыйныфның бер чиреген генә укый ала.

— Мәктәптә салкын, мичкә яксалар да, җылынмый. Аяктагы кар да эри алмый иде, суык партага утырмадык, укытучыны басып тыңлый идек, — ди ветеран ул чакларны искә төшереп.

Укудан туктаган кыз янә хуҗалык эшенә керешә, үз бакчаларын эшкәртү, яшелчә үстерү тулысынча аның җилкәсендә була. Шушы елны 500 баш кәбестә үстерә ул. Эштән курыкмау, эш рәтен белү ачлыкны җиңелрәк кичәргә, авылдашларына өлеш чыгарырга ярдәм итә. Менә шушы хезмәттәге батырлыклары эзсез югалмый Роза Шәйхәйдәрованың. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны исеменә һәм медаленә лаек була.

Фронтовик абыйсы армиядән кайткач, 1947 елда кабат укуын дәвам итә кыз. Тугызынчы сыйныф буенча имтихан тапшыра, унынчыга керә. Мәктәпне тәмамлагач, аттестатны раслатырга нотариус янына килә. Бик яхшы билгеләрне күргән нотариус Трегулов кызга Казандагы юридик мәктәпкә укырга керергә киңәш итә, уку йортыннан районга кайткан юлламаның берсен Розага бирә. Менә шуннан Розаның тормышы хокук саклау белән бәйләнә дә инде.

Социаль-тәэминат бүлегендә инспектор, аннан соң Актаныш юридик консультациясендә адвокат булып та эшли. Роза апа, улы беренче сыйныфка барганда, Казан дәүләт университетының юридик факультетына читтән торып укырга керә. Бу вакытларда аңа тормыш иптәше Митфак абый нык ярдәм итә. Балаларны да карый, йорт эшләрендә дә булыша. Югыйсә, Митфак абыйның да эше тынгысыз, «Милиция отличнигы» билгесенә лаек булган хокук сакчысы Митфак Фәррахов район эчке эшләр бүлегендә озак еллар хезмәт куя.

Югары юридик белемле Роза Шәйгәрдән кызына Актаныш җитәкчелеге район Суды рәисе вазыйфасына алынырга тәкъдим ясый. Башта ризалык бирми әле Роза апа. Бу вазыйфа бик җаваплы, булдыра алырмынмы, дип уйлый… Суд рәисе булып 15 ел эшли Роза ханым. Аның тарафыннан чыгарылган карарларны Татарстан Югары суды беркайчан да үзгәртми.

— Иң истә калганы — гаиләдәге ир белән хатынны аермау, татулаштыру өчен озын көннәр үткән вакытлар бар иде. Яшьләргә сынау вакыты бирә идек. Билгеле бер вакыттан соң гаризаларын кире алучылар да булды. Олы яшьтәгеләр исә бер дә килешүгә бармадылар, гафу итмиләр иде. Бабай, син олыгаеп барасың, берүзең, авыр булыр ялгыз яшәүләр, дип үгетли идем. «Идәнеңә егылам да, тормыйм!» — дип куркытучылар булды, — дип суд залындагы вакыйгаларны хәтереннән яңарта Роза апа.

Судья Роза Шәйгәрдән кызы янына иректән мәхрүм ителгәннәр дә, төрмәдән кайткач, килеп рәхмәт әйтә. «Минеке кебек маддә буенча хөкем ителгәннәр әле дә тегендә калды. Җәзаны артык каты бирмәвегез өчен рәхмәт!» - диючеләр дә була.

Роза Шәйхәйдәрованың эшчәнлеген Мәгъсум Насыйбуллин «Йөрәк таш түгел» китабындагы «Дөреслек эзләп табыла» очеркында сурәтли. Хөкүмәт бүләкләре хокук саклау өлкәсендәге хезмәтләренә зур бәя судьяның. «Хезмәт ветераны», РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментының «Мактауга лаек хезмәте өчен» медальләре белән бүләкләнә. Иң мөһиме - район халкы алдында йөзе якты Роза Шәйхәйдәрованың.

— Судья - дөреслек эзли торган һөнәр. Нинди генә эшне карасам да, җинаять эшеме, гражданлык эшеме, гаделлек эзләдем. Беркайчан да канәгатьсезлек белдермәделәр.

Әти-әни үрнәге балаларга да тәэсир итә. Уллары Филүс КДУның юридик факультетында укып, Сабада тикшерүче, Мөслим һәм Түбән Камада прокурор ярдәмчесе, Мөслим районы прокуроры булып эшли. Түбән Камада шәһәр суды рәисе ярдәмчесе вазыйфасын башкара, федераль судья итеп билгеләнә.

— Бүген әниебез яшенә күрә сәламәт, акылы камил. Әгәр күңелен үткәндәге борчулары, үзенең эшеннән канәгать булмавы ашап торса, ул болай тыныч булмас иде. Димәк, әни намусына хыянәт итмәгән - бу яклап ул безгә нык үрнәк, - ди озак еллар хөкемдар булып эшләгән улы Филүс абый.

Ә менә кызы Ләйлә никадәр генә әнисе эзеннән китәргә теләсә дә, Роза апа каршы төшә: нәфис күңелле зат - кыз бала өчен бу өлкә авыр дип саный. Ләйлә апа озак еллар китапханәче булып эшли. Кешеләрне матур әдәбият аша тәрбияли:

— Әни - чын кеше үрнәге, безгә генә түгел, башкаларга да. Ялганны, гаделсезлекне тиз тотып ала. Байлык артыннан кумады. Әнинең кушканын вакытында үтәргә өйрәнеп үстек. Бик матур җырлый, әти Саратский гармунда уйный иде. Әти-әни эш кешеләре булсалар да, безгә матур тәрбия бирделәр. Лаеклы ялга чыккач, әни үзенә яңа шөгыль тапты: бәйләм бәйләүгә тотынды. Җылы кофталар, киемнәр, башмак, оекбашларны яңадан-яңа бизәкләр белән баета иде. Хәзерге көнгә кадәр китаплар укый, район китапханәсендә татар телендә ул укымаган китап калмагандыр да.

Ләйлә апа - әнисенең төп караучысы. Күрше подъезда гына яши. Оныклар Актанышка кайткач, туп-туры әбиләре янына керәләр. Хәзер кызлар үзләре әни инде. Шунысын искәртик, оныклар Роза әбиләре юлын сайлаган: Филүс абыйның Ритасы - адвокат, Ләйлә апаның Эльза белән Ленасы да юридик белем алып, шушы юнәлештә эшлиләр.

Гаделлек эзләү дәвам итә…