«Күз алдында елмаюлы йөзе»: журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов белән бәхилләштеләр

Йөзендә гел елмаю булыр иде... Бу сүзләр танылган журналист Хөсәен Вәлиәхмәтов турында. 27 гыйнвар көнне 69 яшендә кисәк вафат булган шәхесне бүген соңгы юлга озаттылар. Бәхилләшү чарасы Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә үтте.

Хөсәен Вәлиәхмәтов тормыш иптәше Зилә белән ике бала үстергән. «Татар-информ» хәбәрчесе уллары Ренат һәм Илшат белән аралашты.

— Кем белән генә аралашса да, әти һәрвакыт ачык, ягымлы, мөлаем, чиксез мәрхәмәтле иде. Һәркем өчен кирәкле сүзләрен таба белә иде. Әгәр кеше шатланса, аның өчен сөенә, кемдер моңсуланса, аның хәленә керә белә иде. Аның белән кем генә сөйләшсә дә, сөйләшү өмет белән тәмамлана иде. Әти дөньяда начарлык кына түгел, яхшылык, ышаныч та булуын күрсәтә белә иде. Аның белән тормыш яхшырак, тулырак иде, — диде күз яшьләре аша олы улы Ренат.

«Балаларына карата мәрхәмәтле булды»

Кече улы Илшат әйтүенчә, гомере өзелгән көнне, 27 гыйнварда, Хөсәен Вәлиәхмәтов Республика клиник хастаханәсенә тикшеренергә барган булган.

— 27се көнне РКБ га барып, көне буе тикшеренгән. ФГДС ашказаны җәрәхәте күрсәткән, яшьлегендә булган язва, күрәсең, кабат ачылган. Ул «йөрәк» дип уйлап барган иде, «ашказаны җәрәхәте» дигәч, үзенчә тынычланып кайткан. Әле кичке сәгать 6 да мин аның белән телефоннан сөйләшкән идем. Ул кайткач ике сәгатьтән соң кисәк кенә үлеп тә киткән.

Гадел, намуслы кеше иде. Безгә — балаларына карата мәрхәмәтле булды ул. Беркайчан аннан начар сүз ишетмәдем. Әти белән мөнәсәбәтләр гел яхшы булды, ул гел ярдәм итте, без дә аңа терәк булдык. Бигрәк тә соңгы вакытларда безнең өчен бик борчыла иде. Йөзендә гел елмаю була торган иде. Минем күз алдымда аның елмаюлы йөзе, — диде Илшат.

Хөсәен Вәлиәхмәтов — ике малай атасы гына түгел, дүрт онык бабасы да.

Ренатның хатыны — Хөсәен абыйның килене Ләйсән Зәкиева кайнатасының үлеменнән чын шок кичерүләрен әйтте.

— Бу безнең балаларның яраткан бабасы. Кечкенәсен аеруча бик тә яратты. Шундый тиз китеп барды. Бер ел элек авырган иде ул, ашказан асты бизен алганнар иде. Әле үлеменең төгәл сәбәбен үзебез дә белмибез.

Беркайчан кире какмый иде, гел «нәрсә кирәк, ничек ярдәм итәргә» дип сорап тора иде, — дип искә алды килене «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгәндә.

Матәм чарасын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып барды.

— Кемнәрдер бу дөньядан ашыгыбрак китеп бара, гәрчә әле эшлисе эшләре бик күп иде. Әле бер атна элек кенә Хөсәен әфәнде Язучылар берлегенә керде, бергә көлешеп-сөйләшеп утырдык. «Мир бизнеса» журналында аның шигырьләр тезмәсе чыккан иде, шуларны алып чыгып китте. Һәрвакыт тыныч күңелле, кешегә ярдәмчел иде. Кайчан гына күрсәң дә һәрвакытта кешегә хәер-фатихалы иде. Гомерен укуга багышлаган, ике югары белем алган иптәшебез. Бик күп матбугат оешмаларында, газета-журналларда үзенең көчен куйган. Әдәбиятта эзен калдырган олуг туганыбыз якты дөньядан китеп бара, — диде.

Данил Салихов һәрвакыт аны мәкаләләрдә, әсәрләрдә, телевизион экраннарда, догалар кылып, аны искә төшереп торырга киңәш итте.

«Журналистлар җәмәгатьчелеге өчен бүген кайгылы көн»

«Татмедиа» АҖ агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков агентлык исеменнән туганнарының кайгысын уртаклашты. «Безнең оешма, журналистлар җәмәгатьчелеге өчен бүген кайгылы көн. Хөсәен әфәнде — танылган журналистларның берсе. Газета-журналларга көч керткән кеше. Урыны оҗмахта булсын! Туганнарының кайгысын уртаклашабыз!» — дип мөрәҗәгать итте.

«Намус» дигән олуг төшенчәнең гүзәл үрнәге булды»

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров Хөсәен Вәлиәхмәтовның журналист, язучы, галим буларак та кешелеклелек сыйфатларын беркайчан да җуймаганына басым ясады.

— «Әдәбият әдәптән башлана» дигән гыйбарә бар. Бу чыннан да шулай. Гомумән, кулына каләм алган зат, иң беренче чиратта, Кеше булып калырга тиеш. Бу җәһәттән Хөсәен Вәлиәхмәтов үзендә татар халкының иң күркәм сыйфатларын туплаган зат иде. Каләм хезмәте ул бик тә җаваплы хезмәт, шул ук вакытта кешегә каләм иясенә бик күп кыенлыклар да китерә, әмма ләкин Хөсәен каләмдәшебез һәр постта күркәм сыйфатлары белән Кеше булып калды. Намус дигән олуг төшенчәнең гүзәл үрнәге булды. Кешеләргә бары тик гомере буе яхшылык кына кылып яшәде. Һәрвакыт елмая иде. Чыннан да бары тик кешелекле кешеләр генә үзләреннән елмаю нурларын сирпеп тора. Хөсәен һәрвакытта да тәртип яратты. Үзенең вазифаларын да гасырлардан, ерак бабаларыбыздан килгән тәртип белән корды. Һәрхәлдә ул халкыбызга соңгы көненә кадәр хезмәт итте. Хөсәен туган, синең кебек кешеләрнең урыннары оҗмахның түреннән булыр дип күрәсе килә, — диде.

Спорт журналистикасын үстерүгә өлеш кертте

Казан федераль университетының Милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин ТР Журналистлар берлеге президиумы, университет исеменнән якыннарының кайгысын уртаклашуын белдерде. Ул мәрхүмнең Журналистика факультетын 70 елларда тәмамлаганын, «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында эшләгәнен, 1998 елда «Мәгърифәт газетасы белән җитәкчелекне үз кулына алганын искәртте.

— Хөсәен Вәлиәхмәтов республикада спорт журналистикасын үстерүгә өлеш кертте. Атаклы спортчыларыбыз турында китаплар язып чыкты. Педагогик журналистиканы үстерүгә зур өлеш кертте. «Мәгърифәт» газетасын укытучылар арасында таратып, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнде, гыйльми дәрәҗә алды. Университетларга студентларга белем бирде. Фәнне, журналистиканы үстерүгә өлеш кертте. Милләткә тик файдалы хезмәт итте, — диде Васил Гарифуллин.

«Мин аны һәрвакыт Мөхәммәд пәйгамбәргә тиңли идем»

«Мир бизнеса» журналында бергә эшләгән хезмәттәше Нәкыйп Газизов журналны бергә ачып җибәргәннәрен искәртте.

— Нинди генә эш эшләмәсен, журналда язганда да, китап язганда да, ул һәрвакытта алдынгы адымнарны, яңалыкларны кертергә тырыша иде. Мин аны һәрвакыт Мөхәммәд пәйгамбәргә тиңли идем. Пәйгамбәребез дә һәрвакыт елмаеп кына торган булган. Ул да гел елмаючан, мөлаем иде. Аңа караган кешенең бервакытта кәефе төшмәс иде. Ул шат күңелле, кешеләргә изгелекле кеше иде. Оҗмахта урыны пәйгамбәребез белән бергә булсын иде, — дигән теләген җиткерде.

Журналист Илфат Фәйзрахманов Хөсәен абый белән бик яхшы таныш булганын әйтте.

— Ул һәрвакытта шат күңелле, эчендәгесен чыгарып салмый торган кеше. Эчендә нидер дөрләсә дә, ул аны кешегә сиздермәде. Юлында аны рәнҗетергә тырышучылар да очраштыргалады, ләкин ул берсенә дә үпкә сакламады, гафу итә белде. Шул ягы белән мине җәлеп итте. Тагын бер сыйфаты — ул шулкадәр туган җанлы. Туганнарын барлап, кадерләп, яклап яшәүче кеше булды. Туган ягын бик сагынды, нигезен карап торды. Андый кешеләр бик сирәк була, — диде.

Рифат Фәттахов бу кайгылы хәбәрне ишеткәч, Хөсәен Вәлиәхмәтов белән арлашкан елларны искә төшергәне турында сөйләде.

— Без аралашып тордык, бигрәк тә, миннән соң «Мәгърифәт» газетасын җитәкләгәннән соң. Безнең соңгы очрашу узган елның көзендә Мартын Межлаук урамында булды, офисыбыз шунда урнашкан. Бик озак сөйләшеп утырдык. Ничектер сүз кеше кадере турында кереп китте. Бер-беребезнең кадерен белергә дип… Биргрәк тә бүген, кайгылы минутларда, бу сүзләр тирән символик мәгънәгә ия, — диде.

«Идел журналы баш мөхәррире вазифаларын башкаручы Гөлүсә Закирова шәкертләре исеменнән Хөсәен Вәлиәхмәтов турында җылы сүзләре белән уртаклашты.

— Безгә аталарча кайгыртучанлык күрсәткән, журналистикада юл җибәргән кеше. Биш еллап без аның белән бергә эшләдек, бервакытта каты сүз әйткәнен ишетмәдек, шулкадәр киң күңелле кеше иде. Җитәкче буларак та, язарга да өйрәтте. Иң кыен вакытларда шәкертләренә аталарча кайгыртучан кеше була белде. Тыныч йокла, Хөсәен абый. Эшегезне дәвам итүчеләр бар дип уйлагыз, — дигән сүзләр белән бәхилләште.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе, кодасы Фәрит Зәкиев Хөсәен Вәлиәхмәтовны бик сәләтле журналист, шагыйрь, чын милләтпәрвәр дип атады.

— Бик туган җанлы кеше иде. Кан ягыннан туган түгел, әмма ул миңа чын туган итеп карый иде. Ярдәмчел ул, «нәрсә кирәк» дип торучы. Кеше бит ул синнән сорый, ә ул үзе «нәрсә кирәк» дип торучы, — диде.

«Ул дөньяда безгә күрешергә язсын»

Хөсәен Вәлиәхмәтовның хәләл җефете Зилә ханым да тормыш юлдашына соңгы сүзләрен ирештерде.

— Минем кадерле Хөсәенемнең туганнары, дуслары, шулкадәр зурлап килгәнегезгә минем күңелем дә ышанмый. Әгәр ул бу хәлләрне ишетсә, шуның кадәр шатланыр иде. Бигрәк дөньяны яратты. Дусларын, безне, балаларын, оныкларын үлеп яратты. Кадерле Хөсәенем, урыннарың оҗмахта булсын. Ул дөньяда безгә күрешергә язсын! Балаларыбызга игелекләр, яхшылыклар теләп ят. Рәхмәт барыгызга да зурлап килгәнегез өчен, — диде.

Мин үзем дә 2005 елда университетны тәмамлар алдыннан, Хөсәен абый янына эш белешеп кергәнем хәтердә. «Булыр, сеңелем, булыр, вакансия бушаса, хәбәр итәрмен», — дип елмаеп озатып калган иде.

Зиратка кузгалыр алдыннан гына урамда Хөсәен Вәлиәхмәтовның балалары табиблар экспертизасы нәтиҗәләре турында сүз алышып, үлем сәбәбе йөрәк белән бәйле булуы турында әйттеләр.

Мәрхүм рухына «Ясин» догасы укылгач, Хөсәен Вәлиәхмәтовның җәсәден Самосырово бистәсендәге мөселман зиратына җирләргә алып киттеләр.