Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ипотека кыйммәтләнә»: Казандагы фатирлар бәясе тагын артырмы?

Үзәк Банк быел алтынчы тапкыр төп ставканы күтәрде. Моның нәтиҗәсендә, ипотека кыйммәтләнәчәк, ә ул милек базарына тәэсир итми калмый, дип саный белгечләр.

news_top_970_100
«Ипотека кыйммәтләнә»: Казандагы фатирлар бәясе тагын артырмы?
Ильяс Фәттахов фотосы

22 октябрь көнне Россия Банкы алтынчы тапкыр төп ставканы 0,75 процентка (6,75% тан 7,5% ка кадәр) күтәрде. Шул рәвешле, әлеге күрсәткеч 2019 елның июнь–июль айларындагы шартлар белән тиңләшә. Үзәк Банк әлеге карарын бәйдән ычкынган инфляция үсеше белән бәйли.

— Үзәк банк төп ставканы арттыргач, барлык кредит төрләре дә кыйммәтләнә. Ипотека кыйммәтләнәчәк, бу милек базарына тәэсир итәчәк. Бәяләр төшмәс, ләкин сорау кимү аркасында, милек базары туктап калачак, — дип сөйләгән «Снег» журналистына милек сатып-алу буенча белгеч Антонина Дарчинова.

Төп ставканың кинәт 0,75 проценка артуы көтелмәгәндә булды, чөнки моңа кадәр белгечләр бу күрсәткечнең 0,25-0,5 процентка гына артуын фаразлый иде, дип яза «РБК — Недвижимость».

Аналитиклар фикеренчә, ипотека ставкалары тагын 0,5-1 процентка үсәчәк. Бу юлы банклар процентларны гадәттәгедән тизрәк вакытта күтәрергә мөмкин. Элегрәк ипотека процентлары төп ставка күтәрелгәннән соң, ай ярым-ике ай эчендә күтәрелгән. Ә бу юлы ставка үзгәрешләрен берничә атна эчендә дә күрергә мөмкин булачагын әйтәләр.

«Бу юлы без яңа күренешне күзәтәбез: инфляция һәм торакка бәяләр коточкыч темплар белән үсә, Үзәк банкның төп ставкасы артты. Шуңа күрә ипотека ставкалары тиз арада үсәчәк һәм яңа шартларның кайчан билгеле булуы банкларның техник мөмкинлекләренә бәйле. Берничә атнада билгеле булачак дип уйлыйм», — дип белдерә «Финам» финанс порталы аналитигы Алексей Коренев. Белгеч декабрь аенда тагын төп ставканың артуын фаразлый: «Шулай булыр да, чөнки инфляцияне — бәяләр артуны йөгәнли алмыйлар».

Процентлар - сумнарда

Төп ставка арту - 2021 елда барлык төр кредит, шул исәптән, ипотека кредитлары да алтынчы тапкыр кыйммәтләнә дигән сүз. Мисал өчен, апрель аеннан октябрь аена хәтле кайбер эре банклардагы ипотека процентларының үсешен карыйк. Исемлектәге процентлар «ДОМ РФ» сайтындагы архив мәгълүматларына нигезләнә һәм 4 миллион сумлык бер бүләмле фатир өчен исәпләнелгән. Ипотека шартлары: 1,4 миллион сум беренчел кертем белән 15 елга.

                2021 ел  2 апрель     1 октябрь

Сбербанк                8,00%          8,80%.          

ВТБ                         7,90%          8,60%

Россельхозбанк     8,35%         8,75%

Газпромбанк           9%           9,80%

АК Барс                  7,99%           8,79%

Ярты ел эчендә икенчел торакка уртача ипотека проценты күләме 1 процентка арткан дигән сүз. Октябрьдәге төп ставка артуы аркасында, ипотека процентларының артуы тагын шуның кадәр көтелә килеп чыга.

Бер процентның акча ягыннан күпме булуын мисалда карыйк:

4 млн сумлык фатирны (30 процент беренчел кертем — 1,4 млн белән) 15 елга алдыгыз, ди. Апрель аенда ипотека проценты 8% булганда, банкка ай саен 29,6 мең түләргә кирәк булган. Ә инде 9%лы ипотека булганда, айлык түләү — 31,4 мең чыга. Алган кредит, беренче очракта, 15 елга 2,2 млн га арта. Ә 9 процент шарт белән, 2,6 млн га артык түлисе дигән сүз.

Казанда яңа төзелүче йортлардагы фатирларга ипотека проценты бераз түбән. Бу күрсәткеч апрельдән октябрьгә кадәр уртача 8дән 8,7%ка артты.

 2021 ел    2 апрель    1 октябрь

Сбербанк  7,6%      8,40%

ВТБ  7,90%        8,60%

Россельхозбанк 8,40%  8,80%

Газпромбанк  9%          9,80%

АК Барс  7,99%          8,39%

Дөрес, торак төзүчеләргә дүләт субсидияләр бирә. Шул хисапка, 0,1%лы ипотека кредиты да алырга мөмкин. Ләкин мондый түбән ставка шартлары беренче елларда гына гамәлдә һәм кайбер категория гаиләләргә генә бирелә. Мисал өчен, гаиләдә 2018 елның 1 гынварыннан соң бала туган икән, гаилә ипотекасы алырга мөмкин. Аның буенча, 6 млн сумлык ипотеканы 7%ка хәтле ставка белән алып була.

Казанда яшәүче Лилия Абдуллинаның гаиләсе 2020 елда, дәүләт программасы ярдәме белән, ташламалы ипотека кредитын алып калырга җитешкән.

Узган елның ноябрендә әле фундаменты да эшләнмәгән йорттан өч бүлмәле фатир алдык. Ул вакытта, икенчел базарда, 75-100 квадрат мәйданлы фатирларны 7 миллион тирәсенә алырга була иде. Без, нигездә, Казанның Совет районында 2-3 ел элек төзелгән яңа йортлардан эзләдек. Ә шул елның җәендә андый фатирлар 5,7– 6,3 миллион тирәсе иде. Көзгә фатирлар 1,2 миллионга кыйбатланды, чөнки кешеләр фатирларны кырып алды. Без акча юллап җитешкәнче ноябрь җитте, 7 миллион 300 мең тирәсенә уртача мәйданлы фатир алып калырга өлгердек. Әле йортны тапшырмадылар, ә инде шул фатирлар хәзер 10,8 миллион сум тора. Ипотеканы да бик тиз бирделәр, хәзерге заманда бөтен кешегә кредит бирәләр бит. Безнең ипотека беренче ике елда 2,3 процент, калган елларда 5,9 процент булачак. Алла шөкер, без җитешеп калдык, - дип сөйләде Лилия Абдуллина. 

«Ставкалар кимүен көтәргә кирәкми»

Татарстанда яңа төзелгән йортлардагы фатирларны сирәк ала башлаганнар.

— Сорау июль ахырында кимеде. Ул вакытта ипотекага субсидияләр бирү шартлары үзгәрде — күләме 3 миллионга төште. Ә Казанда яңа йортлардагы бер бүлмәле фатирларның иң түбән бәясе — 4,5 миллион сум. Мондый фатир сатып алу өчен кесәңдә кимендә 1,5 миллион сум акча булырга тиеш, — ди Казанның «Счастливый дом» агентствосы директоры Анастасия Гыйззәтова «Снег» басмасына.

Аның сүзләрен Росреестр мәгълүматлары да раслый. Август аенда 266 гына ташламалы кредит теркәгәннәр. Бу соңгы елларда иң түбән күрсәткеч, 2020 елда фатир алучылар, озын-озак чират торып, милек рәсмиләштерә иде.

— Быел, 2021 елның августында торган урынымны алыштырырга булдым. Үземнең бер бүлмәле фатирымны сатып, балалар янына якынрак җирдән фатир карап куйдык. Документлар, ипотека белән йөргән арада, теге фатирны алып киттеләр. Башкаларына бәя бик тиз үсте. Хәзер теге акчага элеккеге фатирымнан начаррак хәлдәге, иске йорттагы торак кына тия. Бәяләр ике айда гына да бик тиз артты, - дип сөйләде Казанда яшәүче Гөлчәчәк ханым.

Аның сүзләренә караганда, хәзер гаиләгә кредитка керергә туры киләчәк, ә кулдагы акчаларының бәясе көннән-көн төшә.

Күчемсез милек өлкәсендә белгеч Анастасия Гыйззәтова сүзләренә караганда, ипотека процентларының кимүен көтәргә кирәкми. «Милек сатып алырга теләүчеләр сезоны якынлаша. Ипотека ставкалары арту аркасында базар туктап калыр дип уйламыйм. Сорау арткач, хәл гадәттәгечә булыр», — дип өметләнүен әйтә ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100