Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рухи гонорар бирде ул безгә» — Казанда Рәшит Әхмәтов хөрмәтенә Коръән ашы узды

26 октябрьдә Нариман урамында урнашкан Милләт йорты бинасында «Звезда Поволжья» газетасының баш мөхәррире, күренекле журналист Рәшит Әхмәтов истәлегенә Коръән ашы узды. Кичәдә Рәшит абыйның туганнары, дуслары аның рухына багышлап дога укыды һәм хатирәләрен сөйләде.

news_top_970_100
«Рухи гонорар бирде ул безгә» — Казанда Рәшит Әхмәтов хөрмәтенә Коръән ашы узды
Владимир Васильев

Рәшит Әхмәтовка багышланган кичәне мәрхүмнең дусты, фикердәше, Мәскәү татарлары штабы рәисе Рөстәм Ямалиев оештырды.

Мәүлид ае башлану уңаеннан Коръән сүрәләрен һәм Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәрне зурлап, салаватларны «Иске Таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс укыды. Кичә башланганчы, мәрхүмнең улы — Руслан Әхмәтов «Татар-информ» хәбәрчесенә үзенең әтисе һәм газетаның эшчәнлеге турында сөйләде.

Руслан, «Звезда Поволжья» газетасы хәзер нихәлдә?

Газета, гадәттәгечә, нәшер ителә. Хәзер иң авыры — сәяси мәкаләләр бастыру. Мөгаен, газетада сәяси темаларга кагылышлы мәкаләләр азрак урын алыр. Шуңа да карамастан, материал туплана бара. Яңа елга кадәр шушы юнәлешне алып барырбыз дип уйлыйм.

Рәшит абый авырып киткәч, үз-үзегезне кулга ала алдыгызмы?

Әти бу кадәр авырып ятар дип һич кенә дә күз алдына китермәдем, чөнки ул күп авыруларны җиңел генә үткәреп җибәрә иде. Янына килгәч, хәлен күреп шаккаттым: әти тәмам хәлсезләнгән иде. Авыруны җиңеп чыгар дип өметләндек, ләкин пәнҗешәмбе көнне аңа шалтырата алмадык, икенче көнне янына баргач, реанимациядә ятканын күрдек.

Әти вафатыннан соң дөньям ике халәткә үзгәрде. Әлбәттә, син бу күренешкә алдан әзер була алмыйсың. Беребез дә мәңге түгел, әти, әйтик, бер 20 елдан соң гына китәр дип уйлаган идем.

Алдалыйсым килми, әтинең үлемен җиңел кичермәдем, стресс та, шок та булды. Әмма әти мине «җан ул — үлемсез» дип, өйрәтеп калдырды. Дини китаплар укып, тынычлана алдым. Үлем — гадәти хәл түгел.

Әтиегез дингә ышана идеме?

Әйе. Дин аның өчен терәк иде. Суфичылыкны үз итте. Әти мине дөрес юлга юнәлтмәсә, начар хәлгә калган булыр идем.

Рәшит абыйның өлгерми калган эшләре булдымы?

Әти газетаның контентын эшләде, мин версткасын ясадым. Шулай да әтинең идеяләреннән тайпылмаячакбыз. Аның мәкаләләре тулы бер фәлсәфәгә әйләнде. Ул хастаханәдә ятканда татар медицинасының күренешләрен тасвирланган мәкалә чыгарырга теләде. Аның бу теләген тормышка ашырырбыз дип уйлыйм.

Әти татар телен камил дәрәҗәдә белмәсә дә, мине татар телендә белем бирүче 2нче гимназиягә укырга бирде, татар теленә ихтирам белән карарга өйрәтте.

«Үз вакытында авызыңны ачып рәхмәт әйтә белү безнең традициядә юк»

Искә алу кичәсендә дога кылынды. Кичә вакытында Рәшит Әхмәтовка вафатыннан соң «Роза мира» Халыкара алтын медале тапшырылды.

«Югалткан кешеләрнең бәясен белү өчен йөз ел вакыт кирәк. Рәшиткә бәя бирү әле башланды гына. Үз вакытында авызыңны ачып рәхмәт әйтә белү безнең традициядә юк. „Роза мира“ медале Рәшит Әхмәтовка үз вакытында бирелми калды. Шушы бүләк аның исемендәге музей ачылуга бер этәргеч булыр», — диде Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры Энгель Таһиров, бүләкне улы Русланга тапшырып.

Әлеге бүләк Рәшит Әхмәтовка заманча журналистикада, фәнни-публицистик «Звезда Поволжья» газетасын чыгаруда эшләнгән интеллектуаль-гражданлык-әхлакый батырлыгы, шулай ук кешелеклелек, толерантлык, халыклар, мәдәниятләр, цивилизация идеяләрен һәм кыйммәтләрен раслауга зур өлеш керткәне өчен бирелде.

«Төньяк Европаның күркәм гуманизм идеяләрен Татарстанга кайтарды»

Алга таба кичә барышында Рәшит Әхмәтовның фикердәшләре аның турында истәлекләре белән уртаклашты.

Кичәнең алып баручысы, тамада Гамил Нур Рәшит Әхмәтовны Идел буенда яшәүче күпмилләтле халыклар арасында сирәк очрый торган иң зыялы шәхес дип санавын әйтте:

Аның ярдәмендә халыкларыбыз онытып бетерә язган һәм Совет чорында югалткан күркәм сыйфатлар кире кайтты. Бу — демократия, кеше хокукларын яклау, гаделлек принциплары һәм шул ук вакытта туган җирне хөрмәт итү.

Гадәттә, Россия халыклары үзләрен кимчелекле яки икенче сортлы халыклар дип сизә. Рәшит Әхмәтов - татар халкына бар халыкның француз, инглиз, яһүд, рус милләте кебек үк бер дәрәҗәдә акыллы, белемле, мәдәниятле һәм бар хокукларга лаеклы икәнлеген исбат итә алган кеше. «Идел буе йолдызы» термины гына да толерантлык, милләтара дуслык, хезмәтне хөрмәт итү кебек сыйфатларны үз эченә алды. Ул Төньяк Европаның күркәм гуманизм идеяләрен Татарстанга кайтарды.

«Күптөрле фикерле кешеләргә газетасында урын бирде»

Татарстан мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин Рәшит Әхмәтовны 1980 еллар ахырыннан белүен сөйләде:

Талантлы журналист: аналитик материаллар бирә иде, кызганыч, бездә башка андый журналистлар юк. Аның кебек популяр һәм актуаль булган татарларны күрсәткән рус телендәге мәгълүмат чаралары булмады. Кызганыч, әле дә юк. Газетаны чыгарырга булышу өчен аңа дәүләт бер тиен акча бирмәде. Рәшит Әхмәтов дәүләттән бер бүләк тә алмады, ә ул татар халкына искитәрлек зур хезмәт күрсәтте.

Татарстанга һәм татарларга Россиядә хокукларын тәэмин итү өчен, рус халкы белән мөнәсәбәтне яхшыртырга һәм аларга Россиядәге халыкларның хәлен аңлатырга кирәк булды. Рәшит Әхмәтов бу эшне бик оста башкарды. Күптөрле фикерле кешеләргә газетасында урын бирде.

Шәхси газетаны алып бару хәзерге заманда җиңел эш түгел, киләчәктә аның улы бу эшне уңышлы дәвам итәр дип уйлыйм. Ул татар халкын конкурент була алырдай халык итеп күрсәтүгә иреште.

«Һәр татар журналисты һәм галиме „Звезда Поволжья“ газетасында басылуны дәрәҗәгә санады»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Рабит Батулла:

«Звезда Поволжья» газетасын иң беренчеләрдән булып өстәгеләр: «Минем турында язмадылар микән?» - дип укый. Рәшит кара шовинистларның мәкаләләрен дә, татар милләтчеләренең язмаларын да бастыра иде. Шуннан чыгып, укучы кайсы хаклы икәненә үзе нәтиҗә ясый белде, Рәшит шуның белән отты. Ул татарларны яклыйм әле дип, кычкырып, шигарь дә ташламады, дөресен әйткәндә, үзебезнең кеше иде.

Аны күп мәртәбәләр хөкемгә тарттылар, суд юлын күп таптады. Барыбер җиңеп чыкты. Ул халык арасында ыгы-зыгы кузгатмады, ә дөреслекне сөйли һәм эзли иде. Улы Русланны гаделлек яклы булырга өйрәтеп калдыргандыр дип уйлыйм. Һәр татар журналисты һәм галиме «Звезда Поволжья» газетасында басылуны дәрәҗәгә санады, горурланды. Бассын гына, гонорар өмет итеп йөрмәдек. Рухи гонорар бирде ул безгә.

«Ихтыяри көче булган күпчелек шәхесләргә сүлпәнәергә ирек бирмәде»

Татарстан һәм Россия сәясәтчесе Фәндәс Сафиуллин үзенең эшчәнлеген «Звезда Поволжья» газетасы аркылы дәвам иттерә алуын билгеләп үтте:

14 ел сөйләп күнеккән трибунаны шушы газета алыштырды. Милли аңы, дәрте, көрәш тойгысы һәм ихтыяри көче булган күпчелек шәхесләргә сүлпәнәергә ирек бирмәде. Шушы газета аша фикерләрне җиткерә алу аркасында, җәмәгатьчелегебез сүнмәде. «Здезда Поволжья» — телебезне саклап калучы газета булыр дип уйлыйм.

Чарада шулай ук татар галиме Индус һТаһировлар, Милләт йорты директоры Рәүф Хәсәнов, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, «Аксу» студиясе җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров һәм башка татар зыялылары катнашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100