Шагыйрә Дилә Булгакова: «Ирем 16 яшькә олы, кем икәнен белми кияүгә чыкканмын» | intertat.tatar

Шагыйрә Дилә Булгакова: «Ирем 16 яшькә олы, кем икәнен белми кияүгә чыкканмын»

«Син онытма җирдә мин барын», «Учларыма сал син йөрәгеңне», «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җырлары авторы «Интертат»ка язмышы хакында сөйләде.

«Яшьләр кесәгә — машинасына, башкасына карый»

Кеше үзенең яшь чагында киләчәктә билгеле шәхес булырмын дип күз алдына китерә ала микән?

Мин гомер буе рәссам булырга хыялландым. Әнием дә рәсемнәрне матур төшерә иде. Үзем 40 ел Эчке эшләр министрлыгы структурасында медицина өлкәсендә эшләдем. Пенсиягә чыгарга алты ел кала төрмә больницасына эшләргә киттем. Менә шунда «Давыллар йөгәнләдем» китабын чыгардым. Төрмәдә миңа «Мать» диләр иде. Мин төрмәдә утыручыларга балаларга караган кебек карый идем, алар да бит кеше баласы. Ирем шушы өлкәдә эшләде, белеме буенча юрист. Ул утыртканнарга мин ярдәм иттем.

Кеше ялгыша, әйе. Әмма араларында алдан ниятләп кеше үтерүчеләр дә булгандыр…

Бар иде. Аллаһ Тәгалә бар бит. Кеше үтергән бер егеткә ярдәм иттем… Ул хатынын көрәк белән сугып үтергән иде. Үлде ул үзе. Андыйлар күп булды. Барысы да минем йөрәгем аша үтте.

Кешенең киләчәктә кем булуы тәрбиядән, нинди гаиләдә үсүеннән тора.

Нәселемдә укыган кешеләр генә, уңганнар гына.

Сезгә тәрбия бирә алганнар, димәк. Ә калганнарга нишләргә?

Язмыш, сынау… Без җиде бала үстек. Хәзер дүртәү калдык.

Әтием сугышта катнашты. Ипинең кадерен белдек. Бер сыерыбыз бар иде, безгә бер стакан сөт бирәләр иде. Сумкасын алып, мәктәпкә барыр өчен апамның өйгә кайтуын көтә идем. Әле ул такта сумка. Кайтышлый шул сумкага утырып таудан чана шудык та, сумка ярыла иде. Кайткач энекәшләр кадаклап куя иде аны.

Ашарга булмаганда, безне юатыр өчен әти сөйләштерә иде. Исемдә: миңа дүрт яшь булганда әти сугыштан кайтты. Анда солдатлар күп иде, кайсысы минем әти икән, дим. «Кызым үскән икән», — диде әти. Бу — 1942 ел.

Чәчем озын иде. Шул чәчемнән тартып: «Әтисез кыз», — диләр иде миңа. Әти кайтканчы бу… Ә әти кайтты! Шуннан соң беркем берни дәшмәде. Әле аларның кайберләренең әтиләре кайтмады да. Ә минем әти 90 яшенә кадәр яшәде.

Әниегез?

Әнкәем 74 яшендә китте. Аягын сындырды. Укымышлы иде әнкәй. Энем берсендә ручка тапкан да шуны өйгә алып кайткан. Ул ручка мәктәптә, идәндә яткан булган. Әни: «Балам, кемдер төшергән, аңа әнисе алган булган», — диде. Энем төнлә ручканы урынына илтеп куйды. Кешенекенә тотынырга ярамый иде. Әле бу энем исән, шөкер.

Теге соравыма әйләнеп кайтыйк. Тиешле тәрбия алмаган балалар…

Кеше балалары сугышып йөри иде. Әмма без бер ипине бүлешеп үстек. Изгелек бар иде. Бергә уйнадык, бергә ашадык. Бәрәңге чәшешергә (урларга) бара идек. Күршеләр белән безнең арада киртә, читән юк иде.

Мин балалар йортындагылар белән укыдым. Алар конфет ашый. Кәгазьләре матур, рәсем төшкән иде. Шул рәсемне алар миңа алып киләләр иде, мин аларга әнкәй салган ипи алып киләм. Балалар йорты турында «Бүләк» дигән әсәр яздым.

Хәзер заманасы үзгәрә. Заманасы гына түгел, җырлары да башка. Элекке халык җырларының матурлыгы, әйе бит?! Ә хәзер, сикереп биеп, җырлыйлар. Бигрәк, Ходаем…

Нишләп балалар йортлары тулып тора икән?

Аракы, тәртипсезлек… Сабыйларның бер гаебе юк. Алар елыйдыр инде. «Нигә минем әнием мондый?!» — дип ялварадыр ул балалар.

Хатын-кыз өчен ни мөһимрәк икән: хатын-кыз бәхетеме, яисә шәхес буларак танылумы?

Хатын-кыз һәм гаилә бәхете. Балалары янында булу, йөзенә кызыллык китермәүләре, иптәшенең санга сугып яшәве — иң зур бәхет. Өйнең җылылыгы!.. Хәзер, гафу ит, бер атна тормыйча, хыянәт итәләр. Яшьләр кесәгә — машинасына, башкасына карый. Гарип булса да, олы һәм ямьсез булса да ярый — бай гына булсын. Европадан килә микән бу? Мәгънәсезлек! Аннан соң эчүче хатын-кызлар да күп бит хәзер.

Сез үскәндә укытучыларга карата мөнәсәбәт үзгә булгандыр?

Укытучылар турында «ашыйлар микән» дип уйлый идем. Аларга хөрмәт зур иде. Ә хәзер…

Кияүгә яратып чыктыгызмы, Дилә апа?

Өйрәнеп китәсең инде. Ирем әйбәт кеше иде, игезәк кызларыбыз булды. Ир балам булмады. Кызларыма балалар йортындагы сабыйларның исемен куштым — Роза һәм Римма.

Мин бик көнчел. Безнең арада хәзерге кебек: «Мин сине яратам», — дип асылыну булмады. Хөрмәт яратуга керә. Юрист иде ул, гел чиста йөрттем, вакытында ашаттым, дусларын да каршы ала белдем. Ул миннән 16 яшькә өлкәнрәк иде. «Юрист», — дигәнен: «Турист», — дип ишеткән идем башта. Кем булуын белмичә кияүгә чыктым дияргә була.

Иремнең агасы берсендә түгәрәк өстәлдә утырганда үз кызларына: «Менә сезгә җиңгә була инде», — диде. Елап җибәрдем — мин җенгә охшаганмыни? Миңа кияүгә чыкканда 20 яшь иде.

16 ел, ай-һай. Авыр булмадымы?

Әллә инде, язмышым бит. Без бит җиде бала үстек, авыр еллар туры килде, җитәр-җитмәс кенә…

Сез хатын-кыз буларак бәхетлеме?

Әйе, чөнки әниле-әтиле үстем, ана булдым, иҗат итәм. Хикәяләр дә басылып килә.

Оныклар?

Биш оныгым бар, Аллага шөкер.

Татарча сөйләшәләрме?

Әйе, хикәяләр язучы оныгым да бар. Америкадан кайткан кеше кебек сөйләшүләрен ишеткәлим. Хәзерге балалар күбрәк русча аралаша, чөнки балалар бакчасында, мәктәптә татар теле кыскартылган. Ике сәгать татар теле белән генә бала телне ничек өйрәнсен? Акча җитмәгәч, әти-әнисе көне-төне эшли инде. Әле ата-анасы да, шәһәрдә үскән булса, әйбәт белмәскә мөмкин. Шулай да һәрбер көнгә рәхмәт әйтеп, шатланып яшәргә кирәк. Мине урап алган кешеләр акыллылар, алар изгелек кенә кылып яши.

Шулай да яныгызда гел изгелек кенә түгелдер…

Тормыш бит бу, балам. Кыен булса да, игътибар итмәскә кирәк. Тәртипсезлек тумыштан була, аларга тәрбия бирелмәгән. Көнләшү, нитү… Миңа көнләшергә инде. Сиксәннән уздым. Әмма миңа яшем беркайчан да комачау итми. Күңелем бик яшь әле. Үземне утыз тирәләрендә кебек хис итәм!..