Җиләк бизнесы: «Улыма велосипед алам, авыру балаларга акча күчерәм»

Җиләк җыям, как коям дигәндәй, бу көннәрдә халык мәш килеп каен җиләге җыя. Күпләр бу чорны зарыгып көтеп ала. Кемнәрдер урман-болыннарга җиләкнең хуш исен иснәп, саф һавада ял итәргә, ә кайберәүләр җиләкне җыеп сатып, акча эшләп калырга ашыга.

Быел җиләк бик күп! Мөлдерәп пешкән эре-эре җиләкләр белән тулы чиләкләрне фотога төшереп, күпләр интернетка да куярга өлгерде инде.

Декрет ялында булгач, быел җиләккә барып булмас, мөгаен. Дөресен генә әйткәндә, эсседә әлсерәп, кигәвен-черкиләргә үземне «ашатырга» теләгем дә юк. Аннан соң хәзер җаның ниндиен тели, шунысын сатып алырга да була бит.

«Рәхәт тормыштан яки эшсезлектән җиләк сатмыйм»

Каен җиләге җыеп сатучы Гөлсем Хафизованы интернет аша эзләп таптым. Ул Арчадан, җиләк сату белән 15 елдан артык шөгыльләнә.

 — Каен җиләгенең бәясе арзан, кыйммәткә саткан юк. Бер литрлы савыттагысы - 500 сум. Ә инде чиләк белән булса, ике мең ярымга чыгарга мөмкин. Алучылар күп үзе. Җыя барабыз, сатып торам. Иң авыры җыю түгел, күп очракта сату. Билгеле, сатулашкан һәм бәя төшерергә теләгән кешеләр дә очрый. Сүз көрәштереп тормыйм. Нигә әле мин үз хезмәтемне арзанга сатарга тиеш? Мин дә бит рәхәтлектән яки эш юклыктан җиләк сатмыйм. Барысы да акча юклыктан.

Ялгызым гына ике ул үстерәм. Аталары исән булса да тормыш алып бара торган кеше түгел, эчәргә ярата. Олы улыма - 14, кечкенәсенә 9 яшь. Аларны иптәшләре арасында ким-хур итәсем килми. Башкаларга кызыгып яшәмәсеннәр дим. Кечкенәсе велосипед сорый, шушы «җиләк акчасы»на аласы булыр инде. Аннан соң икесен дә мәктәпкә әзерлисе бар. Кредитларым да бар.

Каен җиләге сезоны озак бармый, тиз бетә шул. Шуның өчен ничек тә күбрәк җыеп, акча эшләп калырга кирәк. Җиләк вакытын көтеп торам. Зур керем кертә торган эш минем өчен.

 Әле күпмелек саттыгыз соң?

 Җиләк сезоны башланды гына әле, төгәл сумманы әйтергә иртәрәк. Башка елларны 50-60 мең эшли идек. Быел сату яхшы бара, хәзер даими сатып алучыларым да бар. Җиләк тә күп.

 Бар җыйган җиләкне дә сатып бетереп барасызмы?

 Сатылмый калган җиләкне икенче көнне сатып булмый. Җиләкне суыткычка куеп та саклап кала алмыйсың, ул бик тиз бозыла. Шул ягы кыенрак. Кешегә алдап сата алмыйм, яңасын җыябыз. Сатылмаганы үзебезгә кала инде. Шикәр комы белән туглап, суыткычка куям. Әрәм булмый, акчасы гына керми.

Шөкер, сатылмый калганы бик юк әле. Җиләкне интернет аша сатабыз, җан рәхәте. Хәзер юл буена яки базарга чыгып сатып утырасы юк. Олы улым Инстаграмда төрле сату-алу төркемнәренә белдерү җибәрә, күп вакыт безне шулай эзләп табалар, — дип сөйләде Гөлсем.

«Бер атна эчендә 52 меңнән артык акча эшләдек»

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында яшәүче Нурсинә һәм Марат Яфизовлар өч ел рәттән җиләк җыеп саталар. «Авырлыгы сизелми, бу эшне яратып башкарабыз. Мөлдерәмә тулган чиләкләрне күргәч, ару-талулар да юкка чыга. Өстәвенә, шактый гына акча да эшлибез», — ди алар.

 — Тамчыдан күл җыела, диләр. Җиләкле бизнес начар түгел, каен җиләген 500-800 сумга сатарга була. Бер атна эчендә каен җиләге сатып, 52 мең 400 сум акча эшләдек. Былтыр 80 меңнән артык табыш алдык, — ди Нурсинә.

Яфизовларның өч балалары бар. Бу вак эшкә хирыс икән үзләре. Бер-берсен уздырып, оста итеп җыялар. Гаилә башлыгы Марат Яфизов колхозда механизатор булып эшли.

 — Бергәләшеп көнгә 15-16 чиләк каен җиләге җыябыз. Балаларны да кечкенәдән эшкә өйрәтәбез, акча эшләүнең ни икәнен белеп үсүләрен телибез. Күрше йортта гына әти-әнием тора, алар да бик нык ярдәм итәләр, — ди Нурсинә. — Җиләк җыярга иртәнге өчтә-дүрттә үк чыгып китәбез. Марат эшкә киткәнче җиләк җыябыз, ул кайткач тагын чыгып китәбез. Ир-ат эше түгел бу, дип тормый. Ирем миннән дә оста һәм тиз җыя.

Җиләк җыю — бер хәл. Аны сату да бар бит әле. Сатуда кыенлыклар юк, тиз алалар, ди Яфизовлар.

 — Элек олы юлга чыгып сата идек. Хәзер бу эш көйләнгән, үз клиентларыбыз бар. Әлмәт, Кукмара, Арча, Саба, Теләче, Биектаудан килеп алучылар да бар. Черегән, бозылган җиләк сатканыбыз юк. Җиләкне чиләккә чүп кертмичә җыябыз. Кеше акчасын түләп ала икән, яхшы товар бирергә кирәк. Аннан соң экология ягыннан да бик чиста, завод-мазар, химия ише нәрсәләр булмаган җирдән җыябыз, — ди Нурсинә.

 — Җиләкне кайсы якларда җыясыз? — дип сорадым.

 — Авылдашлар да, танышлар да җиләкле урыннар турында еш сорыйлар. Әйтмим, чөнки бу минем табыш алу ысулы.

Җиләктән кергән акчаны нәрсәгә сарыф итүләре хакында да сорадым гаиләдән. Эшләп тапкан акчалары йорт-җирне яхшыртуга, каралты-куралар салуга, малларның баш санын арттыруга, терлек азыгы алуга китеп баруы хакында әйтте алар.

«Эре җиләк кырмыска оясы күп булган урында үсә»

81 яшьтә булуына да карамастан, Арча районы Субаш Аты авылында яшәүче Нәзирә Бикбаева да балалары белән җиләккә йөри. «Әни чиләген бездән дә тизрәк тутыра. Җиләк җыю — аның иң яраткан шөгыле. Ирек куйсаң, кичкә кадәр җыярга әзер ул», — ди аның хакта балалары.

 Җиләк пешкәнне түземсезлек белән көтәм, аны җыю минем канга сеңгән. Әнием дә җиләкче иде. Бу гадәт аннан күчкәндер. Мин җиләкнең барысын - курасын да, җир җиләген дә, каенын да җыярга яратам.

Җиләк вакыты җитүгә, әни апай белән мине ияртеп чыгып китә иде. Җиләк саткан акчага безгә чәчәкле күлмәк тектергәне истә калган. Бөртекләп җыйгач, акчаның кадере тагын да арта бит. Бу хакта балаларга да әйтәм.

Җиләк сезоны бик кыска шул, вакытында өлгерергә кирәк. Быел җиләк уңышы былтыргы белән чагыштырганда яхшырак та. Без Арча ягында җыябыз, үзебез генә белгән урыннар бар. Күп кеше җиләкне тигез җирдән җыя, мин яр кырыйларыннан җыярга киңәш итәм. Анда җиләк күп һәм эре була. Бу урынга кеше дә керми. Аннан соң эре җиләкләр кырмыска оясы күп булган урында үсә. Шулай ук каен җиләге көтү йөргән җирдә яхшырак үсә. Сыер тизәге - җиләккә иң яхшы ашлама, — дип сөйләде Нәзирә Бикбаева.

«Җиләк җыюдан тәм табам»

Кәсеп итеп түгел, күңел өчен җиләк җыючылар да шактый. Әгерҗедән Эльвира Закирова әнә шундыйлардан.

 Җиләк җыярга бик яратам, бу эштән тәм табам. Гадәттә, җир җиләген күпләп җыя идек, быел каен җиләген күп җыярга туры килде. Иртәнге сәгать биштә җиләккә барам, сигезгә кадәр җыям һәм аннан соң эшкә йөгерәм. Кич белән эштән соң тагын барып кайтам. Бер сәгатьтә 1 литр җыела. Көнгә берүземә 4 литр җыям. Әни белән җыябыз, соңгы көннәрдә безгә улым Булат та кушылды. Барлыгы 26 литрдан күбрәк җыйдык. Урынын белсәң, җиләк бик күп, Аллага шөкер.

Мин Иж-Бубый авылыннан, Әгерҗедә урнашкан балалар бакчасында мөдир булып эшлим. Җиләкне дә үзебезнең як урманнарыннан җыйдым. Еланнар йөри дип куркып торган юк, очратканым да булмады.

Җыйган җиләкне шикәр белән изеп катырдык та, кайнаттык та, савытларга салып туңдыргычка да куйдык, — ди ул.

«Каен җиләге күләгәле урынны ярата»

Каен җиләге төнлә кызара, дип әйтә иде әбием. Шуңа күрә аның иң өлгергәнен, бөтенләй үк йомшарып беткәнче, иртә таңнан җыярга тырышам. Каен җиләге күләгәле урынны ярата, шунда күпләп үсә, — ди Арча кызы Рүфинә. - Минем өчен җиләк җыю үзе бер рәхәтлек. Барлык эшләрне читкә куеп, табигатьнең матурлыгына сокланып җыям. Сатып алучылар күп булганда әни дә ярдәмгә килә.

Башта үзебез өчен җыям, аннан соң гына сатуга. Көнгә якынча 15-20 литр җыям.

Ел саен Арчаның Яңа Ашыт авылы янында урнашкан болыннан җыям. Анда каен җиләге күп, һәркемгә дә җитә.

«Җиләк саткан акчаның яртысын авыру балаларга күчерәм»

 Җиләк акчасын изге эшкә тотучылар булуы да куандыра. Мамадышта яшәүче Ландыш Галләмова сатудан кергән акчаның яртысын авыру балаларга күчерә.

 — 2018 елда иптәш кызымның улы авырый башлады. Табиблар операция ясау өчен шактый зур суммада акча кирәк булачагын әйтте. Билгеле, мин авыр вакытта ничек тә булса ярдәм кулы сузарга теләдем һәм җиләк җыеп сата башладым. Ул вакытта әлеге сабыйга әзме-күпме ярдәм итә алдым.

Менә шулай хәйриячелек белән шөгыльләнә башладым дияргә була. Ярдәмгә мохтаҗ, авыру балалар бик күп. Интернетта көн саен алар өчен акча җыялар. Табигать биргән байлык белән аларга ярдәм итә алам икән, мин бик шат, — ди Ландыш. — Җиләк сатып, азмы-күпме акча эшләп калырга тырышабыз. Бу кәсеп белән сигез еллап шөгыльләнәбез.

Каен җиләген җыю бер дә җиңел түгел. Көннәрнең җилле булуы ярдәм итә безгә. Көне-көне белән 20шәр литр каен җиләге җыябыз. Заказлар күп.