Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сөйләшәсе булган, чибәр иде...» - Бүгенге яшьләр кайда таныша?

Тормышыбызда телефоннар барлыкка килү белән яшьләр арасында танышу-аралашу проблемасы да туды. Транспорт чараларындамы, кафеда, урамда булсынмы – һәр кеше экранга төбәлгән. Без бер-беребезне күрмибез, тирә-юньдәгеләргә игътибар бирмибез. Шуңа күрә яшьләр арасында бик мөһим бер мәсьәлә калкып чыга: кайда танышырга?

news_top_970_100
«Сөйләшәсе булган, чибәр иде...» - Бүгенге яшьләр кайда таныша?
Рамил Гали

Бүген татар яшьләре кайда таныша? Шул турыда сораштыру уздырдым.

Айсылу, 23 яшь:

Күп очракта интернетта язалар. Урамда танышучылар бар, ләкин аларның барысы да адекват булмаска мөмкин. Бервакыт Бауман урамы буйлап барганда бер егет туктатты да «Твин-пикс» бары турында сорады. «А вы любите пиво? Давай, пойдём пить», — ди соңыннан үзе. Менә шулай килеп эндәшсәләр, ул кеше адекватмы, юкмы дип анализ ясыйм. Бер караганда мондый танышулар кызык та кебек тоела.

Танышу сайтларында утырганым юк, ләкин дус кызларым киң куллана. «Тиндер», «Анаем» сайтлары бик актуаль.

Иң популяр очрашу урыны — Бауман урамы. Үземнең беренче булып танышканым булмады.

Егетләр белән танышыр өчен махсус урын юк. Насыйп булса, үзе табыла ул.

Регина, 20 яшь:

Егетләр күбрәк интернетта язалар. Иң популяр социаль челтәр — инстаграм. Беренче эш итеп фотога карап бәя бирәләр. Урамда килеп танышканнары юк. Бер генә очракны хәтерлим. Кабан буенда ачык һавада кино күрсәткәннәр иде. Шунда бер егет килеп танышмакчы булды. Безнең йөрәкне яуларга тырышыптыр, мөгаен, шигырь сөйли башлады. Соңыннан интернетта бер блогер ул егет турында язып та чыкты.

«Badoo» сайтында кызык өчен генә теркәлеп караганым бар. Егет табу максаты белән түгел. Андагы егетләрнең күп өлеше җитди булмаган мөнәсәбәтләр эзли.

Очрашканда егетләр йә кафега, йә кинога чакыра. Үземнең беренче булып танышканым юк. Интернетта да беренче булып яза алмас идем. Андый кыю түгелмен. Ләкин башка кызлар беренче булып танышалар икән, моңа яхшы карыйм.

Егетләр белән һәр җомга көнне уза торган «Форум» дискотекасында танышырга мөмкин. Татар егетләре анда, гадәттә, еш йөри. Яисә уку йортында танышырга була.

Динислам, 19 яшь:

Әлбәттә, кызлар белән беренче булып танышканым бар. Аралашу өчен беренче адымны егетләр ясарга тиеш дип уйлыйм. Әгәр нәрсә белән булса да кызыксындыра алсаң, кызлар танышуга каршы килми. Урамда танышканым юк. Бар кеше дә каядыр ашыга, һәркемнең үз эше. Шуңа күрә бу юлны бик уңайлы дип санамыйм.

Интернетта беренче булып язган очраклар булды, ләкин миңа күзгә-күз карашып сөйләшү уңайлырак. Танышу сайтларын файдаланганым бар, ләкин үз кешемне табу максаты белән түгел. Махсус сайтларда бу авыррактыр. Миңа яңа танышлар табу, уйлар, хис-кичерешләр белән уртаклашу мөһим.

Танышу өчен иң шәп өч урынмы? Кремльдер, мөгаен. Анда бик матур, кеше дә һәрвакыт күп була. Туристларны очрату да бик җиңел. Икенчесе — Бауман урамы. Өченчесе — Казансу буе.

Индира, 20 яшь:

Бүгенге көндә егетләр ешрак инстаграм челтәрендә танышырга тәкъдим итә. Бер яктан караганда, бу бик уңайлы, әмма күзгә-күз карашып торудан кабынып киткән мәхәббәтне бернәрсә дә алыштыра алмый, минемчә.

Егетләрнең урамда килеп эндәшкәне булды. Берсендә ашык-пошык каядыр йөгергән арада танышырга теләген белдерделәр. Бәлки, барасы җиремә соңарып ашыкмаган булсам, танышыр идем, чибәр иде үзе. 

Яшьләр җыела торган җәмәгать урыннарында егетләр яныма килеп танышу теләген белдерә. Мондый очракларда үземне, гадәттә, иркен тотам.

Танышу сайтларын үземнең кулланып караганым юк, шуңа күрә анда үз кешеңне табу җиңелме, авырмы икәнен әйтә алмыйм. Виртуаль танышуларга мин бик ышанып бетмим. Андый сайтларда потенциаль парны, кибеттәге товарны сайлаган кебек, йөз-кыяфәте, ягъни фотографиядәге сынына карап сайлыйлар. Ләкин танышларымның күбесе андый платформаларны бик теләп куллана. Яхшы танышымның күптән түгел хәтта туе булды. Алар пары белән «Badoo» сайтында танышканнар.

Беренче очрашу урыны итеп егетләр, гадәттә, кафе яки ресторанның яшьләр версиясе — «кальянная”ны билгели.

Стереотипларга каршы чыгып, феминизм позициясендә торсам да, танышканда үземнең беренче адым ясаганым юк. Батырлыгым җитә, ләкин минем тәрбия башкачарак. Беренче адымны егетләр ясарга тиеш, дип уйлыйм.

Казанда танышу өчен иң яхшы урыннар: «Сәләт» даирәсе, «Кырлай» паркы, «Surf coffее» кофейнясы.

Наилә, 19 яшь:

Егетләр күбрәк интернет аша таныша. Иң популяр социаль челтәр — Инстаграм. Урамда килеп эндәшүчеләр сирәк, ләкин шулай да очратырга мөмкин. Андый очракта ничектер уңайсыз һәм сәер булып китә. Ә үземнең беренче булып танышканым юк.

Танышу сайтларында утырганым булмады, әмма кайбер дусларым арасында алар бик популяр. Анда үз кешеңне табу бик җиңел түгел, чөнки интернеттагы күренеш еш кына чынбарлыктан аерыла.

Егетләр кая чакыралармы? Гадәттә, берәр кафе яки кинога. Яисә классика буенча Бауман урамына.

Катя, 20 яшь:

Егетләр танышуны иң күбе тулай торакта тәкъдим итәләр. Танышу сайтларында бар. Бик яхшы мөмкинлекләр ачыла дип уйлыйм. Анда чынлап та яхшы кешене табарга була.

Беренче очрашу урыны итеп егетләр, гадәттә, «Горки-Әмәт урманы» паркын сайлыйлар. «Мәхәббәт» дигән сүз яныннан үтеп китү мәҗбүри инде (көлә).

Үзем беренче булып барып эндәшә алам. Мәсәлән, тулай торакка урнашкач, бер егетне ошаттым. Кайсы бүлмәдә яшәгәнен белдем дә сылтау табып ишеген шакыдым. Каушауны җиңеп: «Сездә „открывашка“ юкмы?» – дип сорадым. Шуннан соң танышып, аралашып киттек.

Егетләр белән Милли китапханәдә, «Урам» паркында, төнге Бауман урамында танышырга мөмкин.

Айназ, 20 яшь:

Кызлар белән танышканда күп очракта беренче адымны үзем ясыйм. Кызлар белән генә түгел, гомумән, кешеләр белән аралашу җиңел бирелә. Төрле чараларда катнашканда урамда кызлар янына килеп эндәшкәнем бар. Эндәшкәч, сөйләшеп, танышып китәбез инде. Андый очракта танышу түгел, ә аралашу максаты белән эндәшәм. Алар, гадәттә, аралашырга каршы түгел. Интернетта танышканда да күп очракта беренче булып язарга туры килә. Ләкин танышу сайтларын кулланганым юк. Күзгә-күз карап аралашу күбрәк ошый.

Иң популяр очрашу урыны — Бауман урамы. Үзәктә урнашканга күрәдер, бәлки.

Танышу өчен билгеле бер урыннар юктыр. Казанның һәр почмагында үзеңә ошаган кешене табарга була.

Азат, 23 яшь:

Кызлар янына барып танышырга теләк белдергәнем булды. Ләкин элек кызлар оялчанрак иде. Танышу максаты белән беренче булып язганым, махсус сайтларны да кулланганым бар. Казанда үз кешеңне очратырга мөмкин булган урыннарны аерып әйтә алам: Бауман урамы, Кремль яр буе яки нинди дә булса парк, кафе.

Әдилә, 20 яшь:

Егетләр бик еш интернетта танышу тәкъдим итәләр. «Ватсап”та язучылар бик күп. Номерны уртак чатлардан алалардыр дип уйлыйм. Тукталышта басып торганда килеп танышканнары бар. Шунда ук кистереп әйттем, танышмыйм, дидем. Андый танышуларны өнәмим чөнки.

Танышу сайтларын кулланганым юк, ләкин анда чынлап та үз кешеңне табарга була. Мәсәлән, минем апа «Badoo» сайтында бер егет белән танышты. Алар яхшы гына аралашып киттеләр. Тугыз ай бергә йөргәннән соң өйләнешеп тә куйдылар.

Алсинә, 20 яшь:

Егетләр бик еш тулай торакта килеп танышалар. Ә болай гомумән егетләр белән ниндидер сөйләм клубларында, студентлар отрядында танышырга мөмкин. Бездә яшьләр җыелган җирдә танышалар. Кемнедер армия хезмәтенә озатканда, күрше авыл клубына баргач…

Әгәр егет белән кыз күптән таныш икән, кызның якыннан аралашуга беренче адым ясавын өнәмим. Бу, гадәттә, яхшы тәмамланмый. Ләкин әгәр кыз кеше таныш булмаган егеткә килеп эндәшә икән — бу очракта нормаль карыйм.

Сораштыру нәтиҗәләре

Ничек кенә гаҗәп булмасын, күпләрнең җаваплары буенча танышу-очрашу өчен яшьләр арасында иң популяр урын — Бауман урамы дигән фикергә килергә мөмкин. Шулай ук егет-кызлар танышу сайтларын бик киң куллана. Кемдер чынлап үз парын тапмакчы, кемдер гади кызыксыну аркасында…

Сораштыру шуны ачыкларга ярдәм итте: «Tinder», «Badoo», «АНАЕМ» кушымталары бик киң кулланылышта. Беренче икесе бөтен дөньядагы яшьләр арасында популяр булса, соңгысы нәкъ менә татарларны таныштыру-кавыштыру максатыннан оештырылган. Проектның Вконтакте челтәрендәге битендә 40 меңнән артык катнашучысы бар. Теркәлүчеләрнең барысы да диярлек татар икәнлеген исәпкә алсак, бу шактый зур сан.

Алда саналган җайланмалар бер төрле алгоритм буенча эшли: теркәлгән вакытта кызыксындырган темаларны, өлкәләрне билгелисең, уңышлы дип тапкан берничә фотоңны беркетәсең һәм кушымта сиңа туры килергә мөмкин кешеләрне тәкъдим итәчәк. Экранда килеп чыккан потенциаль парны уң якка «сыйпасаң» — ошаттым, сул якка «сыйпасаң» — ошатмадым, дигән сүз була. Ләкин моның белән генә эш бетми. Син ошаткан кеше синең үзеңне дә «ярыйсы» дип тапса гына аралашу өчен чат ачыла. Ләкин, кайберәүләр әйтүенчә, андый кушымталарны кулланганда сак булырга кирәк. Экранның теге очында кем утыруын фаразлап та белеп булмый. Егетләрнең рәттән бар кызларны да «ошата» һәм соңыннан ачылган чатлар арасыннан иң-иңнәрен генә калдыра торган гадәте дә бар икән.

Гомумән, «комедия жанрын һәм суши ярата» дигән кыса буенча гына сайлап алынган кешеләр арасыннан нәкъ менә үзеңнекен эзләп табу өчен шактый күп көч кирәктер.

Кем белә, бәлки, кемнең кем белән очрашасы-кавышасы икәнлеге күкләрдә инде язылып куелгандыр. Сиңа дигән кеше, үзең көтмәсәң дә, урау юллар белән эзләп табарга мөмкин. Язмыштан әллә нинди сюрпризлар да көтәргә була!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100