Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Чиктән тыш шатлык!”: Татарстан спортчылары биш Future Skills компетенциясендә һәм бер WorldSkills Juniors компетенциясендә җиңде

Казанда юниорлар өчен компетенцияләр (WorldSkills Juniors) һәм киләчәк һөнәрләре компетенцияләре (Future Skills) буенча ярышлар төгәлләнде. Татарстан спортчылары Future Skills “Мобиль кушымталар эшләү”, “Сәнәгать дизайны”, “Цифрлы модельер”, Juniors “Ресторан сервисы” компетенцияләрендә алтын медаль, шулай ук “Композитлар технологиясе” Future Skills компетенциясендә көмеш медаль яулады.

news_top_970_100
“Чиктән тыш шатлык!”: Татарстан спортчылары биш Future Skills компетенциясендә һәм бер WorldSkills Juniors компетенциясендә җиңде

“Мобиль кушымталар эшләү” компетенциясендә җиңүче: “Ярышларда барысы да килеп чыкты”

“Сәнәгать дизайны” компетенциясендә алтын медаль иясе: “Чемпионатның алтын медален алуыма мин бик шат”

“Ресторан сервисы” компетенциясендә чемпионка: “Үзем өйрәнгән бөтен күнекмәләрне дә күрсәттем"

“Цифрлы модельер” компетенциясе лауреаты: “Чиктән тыш шатлык һәм бераз гаҗәпләнү”

“Композитлар технологиясе” компетенциясендә көмеш откан команда

Татарстан катнашучылары өчен чемпионатның махсус медальоннары

WorldSkills дөнья чемпионаты программасына беренче тапкыр югары технологияле җитештерү һәм цифрлы икътисад шартларында ихтыяҗ булган, перспективалы һөнәрләр буенча - Future Skills ярышлары кертелде. Future Skillsның 25 компетенциясе буенча көч сынашулар дөнья чемпионаты зачетыннан тыш уздырылды. Анда 17 илдән 170 конкурсант катнашты. Аларга россиядән һәм чит илләрдән җыелган 100 дән артык эксперт бәя бирде.

WorldSkills Juniorsда 14-16 яшьлек конкурсантлар катнашты. Юниорлар 13 компетенциядә көч сынашты. Бу аларга киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәчәк. Татарстаннан дүрт мәктәп укучысы “Ресторан сервисы”, “Сәнәгать автоматикасы”, “Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү” компетенцияләрендә катнашты.

“Мобиль кушымталар эшләү” компетенциясендә җиңүче: “Ярышларда барысы да килеп чыкты”

Казаны мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студенты Тимерлан Рәхмәтуллин Future Skills “Мобиль кушымталар ясау” компетенциясендә беренче булды.

“Ярышларда барысы да диярлек килеп чыкты, мин моңа шат. Бу чемпионатта мин 5 килограммга ябыктым, кире җыярмын дип өметләнәм”, - диде Тимерлан Рәхмәтуллин.

Компетенция белгечләре мобиль кушымталар ясады, аларны сынап карады, урнаштырды. Аларның эше iOS һәм Android кебек мобиль операцион платформаларның берсендә каршылыксыз эшли торган, уңайлы интерфейслы һәм күп функцияле продукт булдырудан гыйбарәт иде.

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең инстаграм аккаунтында җиңүченең фотосын урнаштырды һәм шатлыклы хәбәр белән бүлеште.

@worldskillskazan2019 дөнья чемпионатыннан беренче сөенечле хәбәрләр! Татарстан егете - @ktits.ru вәкиле Тимерлан Рәхмәтуллин Future Skills блогында җиңүчеләрнең берсе  булды! Ул “Мобиль кушымталар эшләү” IT-компетенциясендә 2 һәм 3 урын алган Кытай Халык Республикасы вәкилләрен узып, иң яхшысы булды. Лаеклы җиңүен белән тәбриклим Тимерлан!

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Первые радостные новости с мирового чемпионата @worldskillskazan2019! В блоке Future Skills одним из победителей стал татарстанец - представитель @ktits.ru Тимерлан Рахматуллин @e_not_x ! Он стал лучшим в IT-компетенции "Разработка мобильных приложений", обогнав представителей Китайской Народной Республики, занявших 2 и 3 места. Поздравляю Тимерлана с заслуженной победой! Так держать!

Публикация от Айрат Хайруллин (@khayrullinayrat)

“Сәнәгать дизайны” компетенциясендә алтын медаль иясе: “Чемпионатның алтын медален алуыма мин бик шат”

Казан технология көллиятендә укучы 23 яшьлек Никита Барышев Кытайдан һәм Белоруссиядән килгән көндәшләрен узып, “Сәнәгать дизайны” Future Skills компетенциясендә беренче булды.

“Чемпионатның алтын медален алуыма бик шатланам. Көндәшлек бик көчле булды. Без Кытайдан килгән көндәшләр белән ярыштык. Кемнең беренче булуы хәл ителде. Шушылай төгәлләнүенә мин бик шат”, - диде Никита Барышев.

“Сәнәгать дизайны” идеяләр уйлап табудан башлап, прототиплар ясауга кадәр барлык проектларны да үз эченә ала. Ярышларда белгечләр идея эскизларын эшләде, интерактив мохиттә күләмле модельләштерүне башкарды, эшләнелгән конструкциягә гомуми исәп-хисап ясадылар һәм прототиплар ясау өчен файллар әзерләделәр.

Никита Барышев киләчәктә WorldSkills чемпионатында тренер сыйфатында катнашырга теләвен дә әйтте.

“Ресторан сервисы” компетенциясендә чемпионка: "Үзем өйрәнгән бөтен күнекмәләрне дә күрсәттем

Яшел Үзәннең № 7 мәктәбе укучысы, 15 яшьлек Илария Баһаветдинова “Ресторан сервисы” компетенциясендә WorldSkills Juniors алтын медале иясе булды.

“Кичерешләр әйтеп бетергесез. Ярышларда мин киеренкелектән тулысынча котылдым һәм үземә өйрәткән бөтен күнекмәләрне дә күрсәттем. Минем өчен бернинди авырлык та булмады”, - диде Илария Баһаветдинова.

“Ресторан сервисы” компетенциясе кунакларга ризык һәм эчемлекләр әзерләү, аларны бирү белән бәйле югары сыйфатлы хезмәт күрсәтүне үз эченә ала. Ресторан сервисы белгечләре официант, бармен, бариста, пешекче һәм сомелье һөнәрләрен белергә тиеш. Кунаклар белән аралашканда этикет кагыйдәләрен сакларга, аларның үзенчәлекләрен һәм аларның нәрсәгә өстенлек бирүләрен исәпкә алырга тиеш.

Чемпионат вакытында катнашучылар импровизацияләнгән рестораннарда чемпионат кунакларына хезмәт күрсәтергә тиеш иде.

“Цифрлы модельер” компетенциясе лауреаты: “Чиктән тыш шатлык һәм бераз гаҗәпләнү”

Казаны технология һәм дизайн көллияте вәкиле Виктория Малецкова “Цифрлы модельер” Future Skills компетенциясендә беренче урын алды.

“Чиктән тыш шатлык һәм бераз гаҗәпләнү”, - диде кыз сәхнәдән чыкканнан соң үз кичерешләрен тасвирлап.

Чемпионатта цифрлы модельерның төп бурычы проектлау, виртуаль мохиттә киемне демонстрацияләү һәм аның үзлекләрен сынап карау булды. Эш вакытында белгеч махсус программа, шулай ук кием конструкцияләү һәм модельләштерү, материаллар өйрәнү һәм җитештерү технологияләре буенча җиһазлар кулланырга тиеш.

“Композитлар технологиясе” компетенциясендә көмеш откан команда

КНИТУ-КАИ студентлары Никита Сёмин һәм Ренат Әхмәтшарипов “Композитлар технологиясе” Future Skills компетенциясендә көмеш медаль яулады.

“Композитлар технологиясе” – 2016 елда WorldSkills Russia һөнәрләре исемлегенә кертелгән яңа компетенция. Ул инженерия, җитештерү, технология һәм оештыру алымнары, проектлаштыруда, технологик әзерлектә кулланыла торган инструментлар һәм күнекмәләрне, белгечләр командасы тарафыннан композит эшләнмәләрне әзерләү һәм сынап карауны күздә тота.

Татарстан катнашучылары өчен чемпионатның махсус медальоннары

WorldSkills Juniorsда Татарстаннан ике катнашучы Ильяс Хисамиевка һәм Егор Тарасовка чемпионатның махсус медальоннарын тапшырдылар. Медальоннарны аерылып торган, әмма призлы урыннар яулый алмаган барлык катнашучыларга да тапшырдылар.

Юниорлар республиканы “Сәнәгать автоматикасы” һәм “Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү” компетенцияләрендә тәкъдим итте.

Россия спортчылары WorldSkills Juniorsның “Челтәрле һәм системалы администрация”, “Сәнәгать автоматикасы”, “Полимеханика һәм автоматика”, “Мобиль робот техникасы”, “Веб-дизайн һәм эшләү”, “Парикмахер сәнгате”, “Сантехника һәм җылыту”, “Маляр һәм декоратив эшләр”, “Сәнәгать робот техникасы”, “Электромонтаж”, “График дизайн”, “Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү” компетенцияләрендә беренче урынны алды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100