Туфан Миңнуллин белән Марсель Галиевнең 2007 елгы әңгәмәсеннән: "Тиздән халык, маймылга әверелеп, китап-газеталарга баса-баса кара урманга кереп китмәс микән?"

Танылган драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның һәм язучы Марсель Галиевнең 2007 елда "Шәһри Казан" газетасында басылып чыккан әңгәмәсен тәкъдим итәбез. Анда татар матбугаты, хәзерге буын язучылары, укучылары турында әйтелгән фикерләр бүгенге көн өчен дә актуаль. 

Әңгәмәдәш – Гөлнара Җәлилова

Мин бүген татар газеталарын укырга яратмыйм, - диде Марсель Галиев. – Туксанынчы еллардан башлап унбиш еллап укыдым. Бүген анда минем өчен кызыклы булган бер нәрсә дә юк. Яңалык булса, телевидениедән карыйм.

Туфан Миңнуллин: Марсель белән гомумән килешмим. Минем өчен татар газеталарында укырдай әйбер бар! Бөтенесен диярлек укып барам. Бер-ике ел элек минем дә күңел кайта башкалаган иде. Укырдай әйбер кимегән иде ул чакта. Бүген исә татарның әйбәт журналистлары да җитәрлек. Ничек кызыклы әйбер юк, дип әйтеп була инде аны укымагач! Фикерле, саллы әйберләр чыгып бара!

М.Г.: Хәзер техник ягы, база көчле – ә каләм кыюлыгы ягыннан татар матбугатын көчле дип әйтмәс идем. Кыюсызлыкмы ул, куркаклыкмы икән – әмма татар журналистлары бөтен потенциалына эшләми. Кеше баш миенең бары тик 10-15 проценты гына эшли диләр бит - матбугат та шул хәлдә.

- Башка милләт матбагасы кыюрак дип әйтмәкче буласызмы?

М.Г.: - Рус журналистлары кыюрак. Кызыгып та куясың. Ә бит аларга башка милләт вәкилләре, шул исәптән татарның “каймагы” хезмәт итә. Татар журналистлары да язган әйберләрен рус матбугатына бирергә тырыша – чөнки аларны күбрәк укыйлар, алар кыю.

Т.М.: Кайсы рус газетасын әйтәсең син? Мин Мәскәү газеталарында шәрә хатыннан кала әйбер таба алганым юк. Кискен бәя белән килешмим. “Татарстан яшьләре”, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан” кыю язмалар басмый мәллә? Турыдан бәреп язган усал мәкаләләр шактый бит. Бөтен нәрсәне себереп ташлап сөйләшергә кирәкми.

М.Г.: Ә кая алайса республика тормышына караган, аның бөтен нечкәлекләрен ачып биргән тәнкыйди язмалар? Килер шундый вакыт – бу чорның аяныч хакыйкатьләре ачылгач, без нишләп күрмәдек икән, дип уйланырбыз. Мин журналистларны гаепләмим, өстән ирек кысылгач, публицистиканың кыю булмавы табигый күренеш.

- Каты итеп кычкырган күкенең башына сугалар – халык әйтеме...

Т.М.: Бөтен җирдә сугалар, кайбер җирдә атып та үтерәләр әле. Сәясәт булган җирдә дөреслек юк инде ул. Әлбәттә, гел сүгенеп кенә дә яшәп булмый. Милләт язмышы, милли проблемалар җитәрлек. Аларны яктыртканда, безнең газеталар юаш түгел. 

Сүз әйтсәм, нәрсә булыр икән дип куркып яшисең икән, килмә журналистикага, димәк, бу өлкә синеке түгел. 

Киләсең икән – кыю булырга өйрән! Тәнкыйди язмаларга килгәндә, яза белеп язарга кирәк – басмаларның берсенең дә андый язмаларны борганы юк. Минем бер генә әйберемне дә кисмиләр. Үземне юаш язучылар рәтенә кертмәс идем.

М.Г.: - Башка сугу дигән нәрсәгә килгәндә – бөтен кешенең дә башына сугып бетереп булмый. Берсенә суксаң икенчесе, өченчесе калкырга тиеш. Мин “Шәһри Казан”, “Аваз” газеталарында эшләдем. Үзгәртеп кору чорында шактый нәрсәләрне тәнкыйтьләдек, сүктек. Ул вакытта көндәлек матбугатны укырга кызык иде – бөтен кеше үз сүзен курыкмый әйтте.

- Нишләп хәзер тәнкыйди публицистика язмыйсыз соң?

М.Г.: - Мин лирик-философик әйберләр яза торган кеше. Вазифам башка – мин әдәбият кешесе. Эт кебек өреп утыра алмыйм. Аның өчен аерым кешеләр – журналистлар булырга тиеш.

Т.М.: - Шәхсән мин татар матбугатын кыюсыз һәм мескен дип әйтмим. Яраткан журналистларым да җитәрлек. Аларны санап тору урынсыздыр. Татар матбугаты миңа кызыклы һәм якын әйберләрне яктырта. Мәскәү газетасында авыл язмышы – ашлык чәчү-уру турында укыганым юк. Илнең тамагын кайгыртучы авылның аяныч язмышы, аның проблемаларын татар матбугаты яктырта. Мин авыл баласы – миңа авыл язмалары кирәк.

- Тәнкыйть, дөреслекне ачып күрсәтү дигәннән, нишләп язучылар матбугатта үзләренең кыю сүзләрен әйтергә атлыгып тормый? Бу бит сезнең дә милләт каршындагы турыдан-туры бурычыгыз.

М.Г.: - Хәзер сүзнең тәэсире юк. Элегрәк тәнкыйть угы тигән кеше халык каршысында рисвай ителде. Урыннарга чакыралар – тикшерәләр, проблеманың очына чыгалар иде. Хәзер матбугат әйткән сүз – әйткән ук кебек, кайда барып төшкәне генә күренми. Әйтүнең файдасы юк. Ә тәнкыйть сүзе каядыр төшеп ярылырга – шартларга тиеш. Ул шартламаганга күрә язучылар дәшми-язмый. Бөтен кеше битарафлык позициясен алды.

Т.М.: - Язучыларның язмавы ялкаулык белән бәйле, өйләрендә генә кайберәүләр. Икенче сәбәбе – бөтен язучы да публицистикага алына алмый. Мин ялкау түгел. Минем һәр әйбердә эшем бар – бөтен нәрсәне укып, тыңлап, язып калдырырга тырышам. Дөресен язам.

- Татар матбугатының бәһасен бәлки “шәрәлек”не рекламалаучы кайбер басмалар төшерәдер. Яңгырдан соң калыккан гөмбәләр кебек үрчиләр бит.

Т.М.: - Мин үзем аларның үрчүеннән зыян күрмим. Алар никадәр күбрәк – шулкадәр яхшырак, күпчелеген карап барырга тырышам. Үз укучысын таба ала икән – артсын. “Шәрәлек” дип, татарның порнографиясе дә кыска итәк кенә инде ул. Гайбәте дә, аш пешерүе дә кирәк.

- Алар безнең менталитетка яраклашкан, милләт зәвыгына зыян салмый, дисезме?

Т.М.: - Алай димим. Яшәсеннәр дим. Ә дәүләт басмалары алар дәрәҗәсенә төшмәскә тиеш. Халыкка илдә барганны яхшы мәгънәсендә усал, дәлилләп язган фикер кирәк.

М.Г.: - Мәгънәсез газеталар, уйнаштан туган радиолар халыкны аңгырайта. Шунысы кызганыч, андый очсызлы матбугатны егылып укучы катлам артык күп. Безнең милләтнең өске катламы юка. Дәүләт матбугат системасында үзгәреш булмау сәбәпле, әнә шул “ястык, түшәк” кебек чәберчек газеталар чәчәк ата.

- Егылып китеп гайбәт укырга да яратабыз әле – ул гадәт ябышкак сагыз кебек...

Т.М.: - Тормыш булгач, анысы да кирәк. Әмма чын журналист гайбәтне түгел, дөньяның яхшы һәм яман ягын күрсәтә белергә тиеш. Бүген милли матбугатка сәнгать тәнкыйте, сәнәгать-сәясәт өлкәсендә махсуслашкан белгечләр кирәк. Бер барып кайтып кына язу дөрес түгел, журналист үзе язган тармагында “яхшы йөзәргә” тиеш. Шул очракта гайбәт тә кимер иде.

М.Г.: - Гайбәтне патшалар да яраткан. Бөтен дөнья гайбәт эчендә кайный – ул яшәүнең бер рәвеше.

- Татар матбугатының киләчәген ничек күзаллар идегез?

М.Г.: Андый фаразлар ясыйсым килми. Халык озакламый укый белми торган маймылга әверелеп, маймыл дусты белән култыклашып, китап-газеталар өстенә баса-баса кара урманга кереп китмәс микән – шундый тәшвишле уем бар.

Т.М.: Марсель белән бу очракта килешәм. Матбугат кешене маймылга әйләндермәсен, киресенчә, маймыл дәрәҗәсенә төшкән кешене иманга кайтарсын иде.