Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Скрипкачы Иркә гаиләсе коронавирус белән авырый: «Хәлебез ике көн эчендә катлауланды»

Скрипкачы Иркә Гайнемхаметова якыннарының коронавирус белән авырулары хакында хәбәр итте.

news_top_970_100
Скрипкачы Иркә гаиләсе коронавирус белән авырый: «Хәлебез ике көн эчендә катлауланды»
Рамил Гали

«Ятам! Буш вакытым барлыкка килде. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Зинһар, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!» — дип язган Иркә үзенең Инстаграм битендә.

Тиз арада Иркә белән элемтәгә кердек, хәлләрен белештек. Иркә бер айдан артык әнисе һәм әтисе янында балалары белән үзизоляциядә булуын әйтте. «Якыннарым сөйләмәскә куштылар, тик сөйлисем килә, чөнки күпләр коронавирусның булуына ышанмый», - дип сүзен башлады Иркә.

«Бер көнне әти белән әни хәлсезләнде, кан басымы уйнады, ис һәм тәмне сизми башладылар»

Бу чир сизелми генә килеп керә икән. Сакландык, мин маскалар, перчаткалар киеп йөрдем. Әнием белән әтием беркая да чыгып йөрмәде. Тик чирләдек.

Өлкән кешеләр чирли башлавын аңламый да кала. Картаямдыр, дип уйлыйлар. Әтием дә баянда уйнаганда «нык ардыра», дип әйтте. Көннәрдән бер көнне әти белән әнинең хәле бетә башлады, кан басымы уйнады, ис һәм тәмне сизми башладылар. Бу коронавирусның беренче билгеләре. Бер көнне гөмбә кыздырганда, әнием: «Гөмбә әзерләгәндә исе бөтен өйгә тарала иде, ә моның бер дә исе юк», — диде. Моңа да игътибар бирмәдек. Кем уйлаган бит! Шулай итеп, биш көн югалттык. Игътибарсыз булдык. Һәм бер көнне әнием белән әтием туңа башладылар. Шикләндем. Температураларын үлчәдек, икесенеке дә 38 иде. Әтием йөткерә башлады. Әниемдә ютәл булмады. Икенче көнгә ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык. Ул килгәнче, 2 яшьлек кызымның температурасы 37.3, минем 37.2 гә күтәрелде. Улымда бернәрсә дә юк иде.

«Үзем дә авырыйм - куркума белән каһвә хәлне яхшыртып җибәрә»

Әниемдә ике яклы пневмония булуы ачыкланды, аны хастаханәгә салдылар. Әтиемне температура белән өйгә кайтарып җибәрделәр. Аларга бит 73 яшь. Аның хәле начарая гына барды, температурасы төшми торганга әйләнде. Ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Әтиемдә дә ике яклы пневмония расланды. Ике көн эчендә пневмониягә әйләнгән. Шуңа күрә, озакка сузмагыз! Өлкән кешеләргә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк! Әти-әнием авылдан да бик чыгып йөрмәделәр. Кайдан килгән, аңлап бетерерлек түгел. Шулай да шәһәргә банкка барып килделәр, чөнки пенсияне өйгә алып килмәделәр.

Мин балалар белән өйдә калдым. Бик нык баш, күз алмалары авыртты. Вируслы авырулар белән сирәк авырыйм, 10 ел буена температурам беренче тапкыр күтәрелде. Температура 37 тирәсендә торды, ис һәм тәмне сизмәдем, ютәл булмады. Авызда корылык иде. Шуннан соң җиңелчә ютәл башланды. Томау булмады, шуңа да тәм һәм ис сизмәүне соңрак кына аңлыйсың. Хәлем әле дә җиңелләрдән түгел, кан басымым төшә. Кич һәм иртән куркума белән каһвә эчәм, җиңеләйтеп җибәрә. Көн буена җылы су, үләннәр, лимон һәм имбирь белән чәй эчәм.

«Әтием 10 көн хастаханәдә ята, хәле әле дә яхшы түгел»

Ике атна ятканнан соң, әниемне хастаханәдән чыгардылар. Әтием 10нчы көн ята, хәле әле дә яхшы түгел, кислород җитми. Абыемның да температурасы бар, ул хастаханәдә 9нчы көн ята. Абыйның хәле әле авыр, чөнки дәвалау курсы аның организмына туры килмәгән, хәзер башкача дәвалыйлар. Хастаханәдә яткан якыннарымның сүзләренә караганда, чирләүчеләр күп, килеп кенә торалар. Табибларның күбесе яшьләр, яхшы карыйлар. Гомумән, без үзизоляциядә авылда булсак та, һәрвакыт табиблар, педиатрлар, фельшерлар күзәтүе астында булдык. Аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Күп очракта, үзләрендә коронавирусның беренче билгеләре күзәтелсә дә, өлкәннәр температура белән өйләрендә яталар, үтәр әле дип, хастаханәгә бармыйлар. Тик соңыннан хәлләре тагын да начарланып китүе ихтимал.

Без гаиләбез белән изоляциядә. Өйдән чыга алмыйбыз. Аллаһка шөкер, дусларыбыз, туганнарыбыз, күршеләребез бик булышалар. Бик зур рәхмәт аларга!

Балалар белән мин чирләсәк тә, коронавируска бирелгән тест уңай нәтиҗә күрсәтмәде. Димәк, әлеге тестлар да чын дөресен күрсәтеп бетерми. Чөнки безнең хәлләр начар иде, авыручылар белән турыдан-туры элемтәдә идек. Бәлки без иртәрәк тә авырганбыздыр. Әлеге чир өйрәнелмәгән. Һәрбер чирләүчегә аерым дәвалау курслары эзлиләр, шуңа күрә билгеле бер дарулар да алып куеп булмый, табиб күзәтүе астында гына дәвалану мөмкин.

«Коронавирус белән чирләгәнеңне белгәч, әйләнә-тирәдәгеләр, эштәгеләр гаепли башлыйлар»

Ә иң начары беләсезме нидә? Коронавирус белән чирләгәнеңне белгәч, әйләнә-тирәдәгеләр, эштәгеләр гаепли башлыйлар. Психологик басым ясыйлар. «Менә синнән безгә йокты, хәзер гаиләбез дә авыраячак», — дип кырын карый башлыйлар. Кешегә бит болай да авыр, ул чирли. Усаллыкмы бу, белмим. Бер-беребезгә карата яхшы мөгамәләдә булсак иде. Гаепле кешене эзләргә кирәкми. Кайдан килгән ул чир, беркем дә әйтә алмый.

Минемчә, ул кешедән генә түгел, сату-алу товарларыннан да йогарга мөмкин. Мисал өчен, мин бер тапкыр кибеткә барып килдем. Сатучы ертылып беткән перчаткалар кигән, антисептиклар да кулланмый. Ә бит кеше чирле булырга мөмкин. Акча тоталар, пакетларны тоталар, без шул товарларны өебезгә алып кайтабыз. Бөтен нәрсәне чистартып бетерү мөмкин түгел.

Сакланырга кирәк! Тик иң мөһиме - игътибарлы булсак иде! Башлангыч билгеләрен күреп, сизеп торырга кирәк. Шундый сак кына килә торган чир бу. Әлеге билгеләргә игътибар итмәсәгез, авыру катлаулана гына барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100