Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Васил Гарифуллин: «Илдар Низамов — тел чишмәсе сагындагы үткен каләмле шәхесебез»

Бүген тел галиме, журналистика ветераны Илдар Низамов вафат булды. Шул уңайдан, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллинның 2021 елда, Илдар Малик улының китабы чыгу уңаеннан язылган мәкаләсен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Васил Гарифуллин: «Илдар Низамов — тел чишмәсе сагындагы үткен каләмле шәхесебез»
Солтан Исхаков фотосы

Язучы Һәм галим Илдар Низамов белән язмыш мине сиксәненче еллар башында Казан дәүләт университетында укыган елларымда очраштырды. Ул чакта ук әдәби мәйданда зур танылу алган бу шәхес безгә практик стилистика буенча дәресләр бирде, җурналистика дигән катлаулы хезмәт юлын сайлаган яшьләрдә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә бөтен күңелен биреп тырышты, кайберәүләр тарафыннан белер-белмәс тәнкыйть ителә торган «газета теле» дигән зур бер сөйләм катламының закончалыкларына төшендерде, аның матур якларын күрсәтеп бирә белде, зур аудиториягә тел чаралары белән тәэсир итүнең нечкәлекләрен ачты.

Ул вакытта без, студентлар, Илдар абыйның телебез сафлыгы өчен җанын бирердәй булып көрәшүенә гаҗәпләнә дә, соклана да идек. Милләтләрне бердәм совет халкы итеп берләштерүгә юнәлдерелгән сәясәткә, аның телгә гаять тискәре тәэсиренә бигрәк тә ачына иде ул. Соңрак, туксанынчы еллар башында татар теле яңарыш кичерә башлаган чорда, остазыбыз тәкърарлаган фикерләрнең, аның фаразларының гаять төгәл һәм дөрес булуын күрдек.

Кадерле остазыбызның без белмәгән яңа кызыклы якларын да ача бардык. Гаять күпьяклы һәм киңкырлы шәхес булып чыкты ул. Иң гаҗәпләндергәне — гомеренең күпчелек өлеше шәһәр хезмәте белән бәйле булса да, авыл белән береккән кендеге бер генә мизгелгә дә өзелми аның. Бигрәк тә җәйге ялларын туган ягында, Әтнә районының Чишмәле Сап авылында уздырырга ярата. Биредә ул авыл кешесенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән мәшгуль була, бәрәңгесен яшелчәсен үстерә, үзе өчен генә түгел, туганнары, дуслары өчен дә күпләп хәзерләп куя. Күпләрне көнләштерерлек бакчасы бар. Җиләк-җимешнең төрлесе елның-елында мул уңыш бирә. Гөмбә җыю һәм хәзерләүнең нечкәлекләрен дә аның кадәр дәрәҗәдә белүчеләр якын-тирә авылларда юктыр. Оста балыкчы да үзе: Шушма елгасының иң дәү һәм иң хәйләкәр балыклары да аның кармагыннан кача алмый.

Ә инде Чишмәле Сапка терәлеп үк беткән мари урманнарының бетмәс-төкәнмәс байлыкларын хәтта шул урманны җәй буена аркылыга-буйлыга иңләүче Илдар ага да белеп, үзләштереп өлгерми. Хәер, урманга аның байлыгы артыннан түгел, күбрәк гүзәллек белән хозурланырга бара бугай ул. Туган як табигатенә багышланган йөзләрчә парчалары — нәкъ әнә шул сәяхәтләр җимеше. Әнә шулай Әтнә якларында яңа парча-хикәяләр, повесть-романнар туа, чираттагы фәнни хезмәтләр иҗат ителә…

Мөгаен, шушында ук узган сабый вакытларын искә төшереп тә юанадыр ул. Балачагы исә китаптагыча бик озын-озакка сузылмый: унбиш яшендә үк бәхет эзләп авылдан чыгып китә. 1951-1955 елларда Казан елга техникумында укый. Әдәби иҗат эше белән шул чорда кызыксына башлый, «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасы карамагындагы әдәби түгәрәккә йөри. Беренче әдәби парчалары, очерклары да шул газета битләрендә дөнья күрә. Ерак Көнчыгышта солдат хезмәтен тутырып кайткач, ул Агыйдел елга пароходчылыгында эшли. Иҗади сәләтен күреп, 1960 елда аны Уфада татарча чыга торган «Кызыл таң» газетасына әдәби хезмәткәр итеп чакыралар. Шунда эшләгән чорда, хезмәтеннән аерылмыйча укып, Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.

1968 елда И.Низамов Казанга күчеп кайта һәм 1974 елга кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары бүлек мөдире вазыйфаларын башкара, ә 1976 елдан — Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлап кайтканнан соң — Татарстан китап нәшриятендә иҗтимагый-сәяси әдәбият редакциясе мөдире булып эшли. Бер үк вакытта фәнни-педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Казан дәүләт университетында эштән аерылмыйча аспирантура тәмамлап, 1981 елда филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый, 1987 елдан Казан дәүләт университетына күчә — биредә ул чирек гасырдан артык студентларга белем бирде, соңгы елларга кадәр татар журналистикасы кафедрасында профессор вазыйфаларын башкарды.

Аның кыска әдәби парчалардан торган «Күңелеңдә ниләр бар?» исемле беренче китабы 1970 елда чыга. Хәзер Илдар ага — кырыклап әдәби һәм публицистик китап авторы. Алар арасында «Дәрья күзе», «Өмет» кебек повестьлар да, «Бер карадым…» кебек нәсер, парча җыентыклары да бар. 1986 елда дөнья күргән «Мәхәббәт хакы» җыентыгы аеруча яратып укыла. Идел-Урал төбәгендә яшәүче халыкларның дуслыгын, казанышларын чагылдырган «Ул кабызган маяклар» дигән публицистик китабы исә Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге республика бүләгенә лаек булды. 1985 елда ул Идел буенда гражданнар сугышы вакыйгаларын сурәтләгән «Иделем…» документаль повестын бастырып чыгарды. Шулай ук халкыбызның күренекле уллары Мулланур Вахитов, Фәйзрахман Хәкимов, Гыйлемдар Баембәтов турындагы документаль повестьлары да укучыларга яхшы таныш.

Илдар Низамовның иҗат кыйбласы — публицистика, яраткан темасы — табигать, Идел, елгачылар тормышы, халкыбызның күренекле шәхесләре. Аның табигать күренешләрен кеше рухияте белән нечкә, зәвыклы нәкыштәй сурәтләгән парчалары бүгенге татар әдәбиятендә үзенә бер урын алып тора. Ул — парча жанрында иң оста иҗат итүчеләрнең берсе, әлеге жанрның теоретигы да әле. Илдар Низамов раславынча, парчада, башка жанрлардан аермалы буларак, табигать ягы аерылыбрак тора. «Бер үк вакытта бу жанрда да табигать үзмаксат түгел, ул кеше язмышы, аның җәмгыятьтәге урыны, эшчәнлеге, яшәеше белән аерылгысыз, — дип яза галим. — Ягъни табигать тә иҗтимагый мохит-ситуацияне тасвирлауга җигелә, кеше халәтен тасвирлау чарасы була.»

Илдар Низамов узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында очерк остасы буларак танылды. Аның ул чордагы күпчелек очерклары эшчеләр, колхозчылар турында. Язма геройларының күпләргә үрнәк булырлык яшәү рәвешләре, хезмәт уңышларына ирешү серләре автор тарафыннан кызыклы ситуаңияләр аша, җанлы тел белән ачып бирелә. Илдар аганың мондый очерклары тупланган җыентыгы заманында Татарстан китап нәшриятында «Кул җылысы» дигән җыентыкка да туплап бирелде. Флорид Әгъзамов әлеге авторның юлъязма очеркларына бәя биреп болай язган иде: «Илдар Низамов кайда гына сәяхәт кылмасын, шул төбәкнең, анда яшәүчеләрнең Татарстан һәм аның кешеләре белән элемтәләрен эзли. Һәм таба. Гомуми сүзләр, абстракт төшенчәләр белән түгел, ә конкрет фактлар һәм конкрет язмышлар аша».

Соңгы елларда танылган сүз остасы Илдар Низамов, галим буларак, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү, үстерү юнәлешендә актив эшли — тел куллану мәсьәләләрен махсус өйрәнүче сөйләмият һәм социолингвистика фәннәрен җанландыруга зур өлеш кертә. Аның күп санлы монографияләрендә, уку ярдәмлекләрендә, фәнни-публицистик язмаларында татар телен аерым жанрларда, сөйләм төрләрендә куллану мәсьәләсе үзәк урында тора.

Өлкән язучы-публицист һәм педагог буларак та Илдар Мәлик улы яшьләрне тәрбияләүгә, иҗади үстерүгә күп көч сала. Шәкертләре — республиканың күренекле журналистлары һәм яшь галимнәре. Аның җитәкчелегендә дистәләрчә студент диплом яклап, белгеч булуга иреште. Ул Казан университетының диссертацияләр яклау советлары әгъзасы буларак та яшь галимнәргә булышлык күрсәтте. Илдар Низамов татар телен дәүләт теле хәленә үстерү юнәлешендәге җәмәгать эшләрендә актив катнашып килә, «Мәдәни җомга”да озак еллар чыгып килгән «И туган тел…» кушымтасының мөхәррире, Татарстан радиосының «Тел күрке — сүз» тапшыруында даими автор буларак танылды. Соңгы елларда ул «Матбугат.ру» порталында телебез үсешенең иң мөһим проблемаларына багышланган «Ана теле» рубрикасын алып бара. Менә шундый гамәлләре белән ул туган телебезне тагын да баету һәм үстерү, аның сафлыгын саклау өчен көрәшнең иң алгы сафларында баруын дәвам итә.

Чишмәле Сап чишмәләре аңа иҗат дәрманнары бирсен, тел дигән чишмә-дәрьябызны гел шулай чистартып һәм сафландырып торырга бетмәс-төкәнмәс көчләр өстәсен иде. Туры сүзле, үткен каләмле, тирән гыйлемле хезмәттәшебезгә алга таба да милли әдәбиятыбыз, публицистикабыз һәм туган телебезне үстерү юлында шулай нәтиҗәле эшләвен телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100