Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүзә Илдарская: «Мин ризыкны фотога төшермичә, безнең гаилә ашарга утырмый»

Арчаның беренче блогеры Илүзә Илдарская инстаграмын ничек алып бара башлавы, нинди кыенлыклар белән очрашуы турында сөйләде.

news_top_970_100
Блогер Илүзә Илдарская: «Мин ризыкны фотога төшермичә, безнең гаилә ашарга утырмый»
Илүзә Илдарскаяның шәхси архивыннан

Илүзә, блогыгызны ничек башлап җибәрергә булдыгыз?

Мин блогны уйламаганда гына башлап җибәрдем. 2016 елда инстаграм битемне алып бара башлаган идем, ләкин ул вакытта блогер булырмын дигән уйлар юк иде әле. Тиздән тырнаклар ясый башладым. Ул ясаган тырнакларны үземнең биткә куя идем, клиентларга күңеллерәк булсын өчен бүләкләр уйнатуны оештырдым. Аудитория шулай җыелды. Шулчак 3-4 мең кеше барлыкка килде.

Аннан соң тортлар пешерергә керештем, җиләк-җимеш букетлары ясадым, рецептлар куйдым. Әле күптән түгел генә үземне дә төшерә башладым. Үземне төшереп сторислар кую, йөземне күрсәтеп сөйли башлау куркытты мине. Язылучылар арасында белгән кешеләр бар, аларның да: «Нишләдең син, Илүзә?», «Нигә син шулай төшерәсең?» — диючеләр булды. Ләкин шулай башланып китте дә инде…

Теләче блогеры Рәфилә белән таныштым, ул да үзенең киңәшләрен бирде. Бүген язылучыларыма бүләккә төрле бокслар, сабыннан ясалган розалар, яктырткычлар ясыйм, тортлар пешерәм. 

Башта күпме язылучыгыз бар иде?

Минем 3-4 мең язылучым бар иде. Алар, гомумән, үземнең көчем белән җыелган язылучылар. Төрле «накрутка» дигән нәрсәләрне эшләмәдем. Аннары әкренләп 6 меңгә кадәр үсте.

Язылучылар арасында хейтерлар бармы? Күпме?

Язылучылар арасында хейтерлар булмыйча калмыйдыр. Башта андый кешеләр юк иде, башка блогерлар хейтерлар дип сөйли башлаганда аптырый идем. Ничек инде аларга язалар, ә миңа юк дип тә уйладым. Ләкин хәзер андый кешеләр бар. Ул башта булмый икән, ә бераз үсеп киткәч барлыкка килә. Кемдер синең алга китүеңне ошатмый, кемдер ачуны чыгарырга ярата, кемдер начар сүзләр яза. Төрле хейтер бар.

Тырнак ясату - хәрәм, ясаган кеше үзенең өстенә гөнаһ ала дип әйтүчеләр булдымы?

Юк, мин тырнаклар ясаганда берәү дә берни әйтмәде, чөнки ул вакытта популяр түгел идем, ә хейтерлар популярлашып киткәч кенә барлыкка килә бит.  

Тырнак ясау хәзер онытылды инде. Аның белән студент вакытта гына шөгыльләндем, өч еллап ясаганмындыр. Миңа ул эш бик ошый иде, әмма хәзер тырнак ясамас идем.

Дингә күбрәк кереп китү теләге бармы?

Булыр, бәлки. Белмим. Булачак ирем Илназга кызыгып, мин дә намаз укый башладым. 2015 елда яулык яптым. Өйдә алай киенеп йөрүчеләр юк.

Ә яулык ябуны гаиләгез ничек кабул итте?

Әти-әни сүз әйтмәде, үзләре дә мөселманнар. Алар диннән ерак түгел, киенеп йөрмәсәләр дә. Әти җомгаларга йөри.

«Бер кигәч, аннары салмыйсың инде», — диде әни, мин яулык япкач.

Мин уйлап бетермичә генә ябам дип курыктылар, ә болай сүз әйтмәделәр, шатландылар гына. Ул вакытта 15 яшь кенә булгач, курыкканнардыр инде.

 «Арчаның беренче блогеры», — дигән сүз каян килеп чыкты?

Ул сүз блогымны алып бара башлагач ук килеп чыкты. Үсә бара төрле блогерлар белән аралаштым, очрашуларга йөрдем. Кешеләр белән аралашканда үземнең Арчадан икәнемне белдерсәм, «Абау, Арчада да блогерлар бар икән», — дип гаҗәпләнәләр иде.

Аннары блогны алып бара башлагач, реклама кирәк булды. Мин шулчак Арча ягының блогерларын эзли башладым. «Арча хәбәрләре»нә дә сорап язып карадым андый кешеләр юк микән дип, ләкин берәү дә Арчада блогер бар димәде. Танышлардан сораганда да белмибез генә дияләр иде. Нәтиҗәдә, мин беренче блогер булып чыктым.

Инстаграмда язылучыларны ничек җәлеп итәсез?

Мин изолоннан зур гөлчәчәк яки лилия чәчәге рәвешендә яктырткычлар ясыйм, язылучылар шуны яраттылар. Шул яктырткычлар ясау буенча мастер-класслар сорап язалар, хәзер шуларны төшерәм. Аның белән дә кеше бик кызыксынды.

Беренче мең язылучыны ничек җыйдыгыз?

Башта язылучылар саны артса, кызык иде. Тагын шуның хәтле арткан дип карый идем. Башта санга карадым, ә хәзер сыйфатына игътибар итәм. Миңа аларның күп булулары мөһим түгел, ә сыйфатлы контент караулары әһәмиятле.

Минем 36 мең язылучым булыр иде инде, ләкин җиде мең кешене битемнән алып аттым.

Хәзерге аудиториягезне ничек саклап калырга уйлыйсыз?

Мин аудиторияне тотып тормыйм. Киткән кеше китә, калганы кала инде. Берәүгә дә охшарга тырышмыйм. Үземне ничек бар, шулай күрсәтәм һәм күрсәтәчәкмен. Алар китмәсен дип берни дә эшләмим. Яхшы һәм файдалы булырга тырышам.

Блогтан күпме акча керә?

Менә шуның кадәр чыкты дип әйтә алмыйм, санаган юк… Ләкин квартплата түләргә җитә.

Мең язылучыдан бер мең акча керә, диләр. Димәк, бу дөрес түгел?

Белмим… Санап караганым юк. Ләкин челтәрле бизнеста акчаны күбрәк эшлим. Башка блогерлар кебек бүләкләр дә күп уйнатмыйм. Рекламаны да сайлап кына куям. Иң мөһиме — аның хәләл һәм үзем куллана торган булуы. Күп рекламалардан баш тартам, бәлки, шуңа күрә дә блогтан күп акча кермидер…

Киләчәктә дә блогны алып барырга уйлыйсызмы?

Әйе, киләчәктә дә блогны алып барасым килә. Яхшыртасым, үстерәсе килә… Гел эзләнәм, кеше һаман бертөрлене карап туя, шуңа күрә нинди дә булса яңалык күрсәтәсе килә.

Яңа планнар, яңа уйлар бар, ләкин аларны хәзер сөйләп бетереп булмый әле.

Блогер булу сездә нинди яңа сыйфатлар ачты?

Блог алып бара башлагач, камерага карап сөйләргә өйрәндем. Сөйләм телем алай әйбәт түгел иде. Элегрәк үземнең тавышымнан да ояла идем, ә хәзер үзгәрдем.

Кайсы блогерлар белән аралашасыз?

Балтач районының Борбаш авылыннан Җәлил хәзрәтнең килене, блогер Альбина Фазлыева мөселман хатын-кызлары өчен «Ямьле кичәләр» үткәрә, шунда катнашабыз. Чарада төрле файдалы мәгълүмат алып һәм яңа кызыклы кешеләр белән танышып була.

Яшь блогерларга нинди киңәшләр бирер идегез?

Үзең булып калырга киңәш итәр идем. Нәрсә бар, шуны күрсәтергә.

Курку хисе булса, ни эшләргә?

Курку хисе башта бөтен кешедә дә була. Аны ничек тә җиңәргә кирәк. Мин кешеләргә куркуымны күрсәтмәскә тырыштым. Язылучылар безне ничек бар, шулай яратырга тиеш.

Гаилә белән блогерлыкның икесенә дә ничек җитешәсез?

Вакыт җитмәгән көннәр дә була. Кайвакыт сторислар төшерергә өлгермим. Кайчак көндез бала йоклаганда яки ул шыпыртырак булганда, тик торган вакытта төшерәм.

Ирегез блог алып баруыгызга каршы килмәдеме?

Ул канатландырып торучым иде. Каршы килмәде.

Ә әти-әниләрегез моңа ничек карый?

Әти-әниләргә сәеррәк булды инде башта. Алар төшерүемне кабул итеп бетермәделәр. Моны төшермә, тегене төшермә, болай итә күрмә, тегеләй итә күрмә дип тордылар. Ә хәзер инде алай түгел, камерадан курыкмыйлар, ияләнделәр. Киресенчә, инстаграмга куярга кызыграк әйбер күрсәләр, үзләре дә чакырып алалар. Мәсәлән, берәр төрле ризык пешерсәләр. Мин фотога төшермичә ашамыйлар да хәзер.

Авыл җирендә яшисезме?

Юк, без әлегә авылда тормыйбыз. Казанда фатирыбыз бар, шунда яшибез. Ирем читкә китеп эшләгәндә генә без авылда. Эшләр чыкса, заказлар булса, мин берничә көн Казанда торып китәм. Иремнең әти-әниләренә, үземнекеләренә кайтып киләм. Һаман йөреп торам дисәм дә була. Әти-әниләр маллар тоталар, бакчалары да бар, эш күп.

Һөнәрегез буенча кем сез?

Белемем буенча мин шәфкать туташы, әмма ул һөнәр буенча эшләмәдем. Дөресен генә әйткәндә, эшлисем дә килми. Ходай ничек куша инде, эшләргә дә туры килергә мөмкин. Интернетта гына берәр ничек эшләп булыр, бәлки…

Кондитерлык буенча уку теләге бар.

Мотивацияны каян аласыз?

Якын-тирәмдегеләрнең, язылучыларымның матур һәм җылы хатларныннан.

Блогерлыкның киләчәге бар дип уйлыйсызмы?

Белмим. Киләчәге, бәлки, бардыр, тик мин аңа гына таянып яшәмим. Чөнки ул бүген бар, ә иртәгә булмаска да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100