«Йөрәк белән күрәбез». Күзе күрмәүчеләр ашарга ничек пешерә?

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәгендә бер айлык курслар оештырды.

Автобус тукталышы. Кар ява. Салкын. Автобус көтеп торам. Янымда таяк тоткан бер ир-ат басып тора. «Ярдәм кирәкме?» — дим. «Ярый әле килдегез. Нинди автобуслар бар, кайсылары килә?» — дип сорап куйды ул миннән. Аны автобуска утыртып җибәрдем.

Үземнең автобуска утыргач та, юл буе уйланып кайттым. Күрмәүче кешеләр, ничек кенә авыр булса да, тулы тормыш белән яшәргә тырыша. Урамдагы кешеләрнең күпчелеге алар янына килми, ярдәм кирәкмиме, дип тә сорамый. Үз эшләренә чумып: «Кем булса да булышыр әле», — дип узып китәләр. Шулай да, күрмәүчеләргә ярдәм итүчеләр дә бар…

«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез»

Казандагы «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты кысаларында айлык тернәкләндерү курслары уза. Хәйрия фонды 2018 елда Россия Президенты грантын ота, әлеге грант проектны күләмле итеп башкарырга ярдәм итә.

Бу курсларга Россиянең 40тан артык төбәгеннән күрмәүче кешеләр килә. Ростов, Оренбург, Саратов, Ульян, Пермь, Ставрополь, Мәскәү, Екатеринбург, Самара шәһәрләреннән, Башкортстан, Карачай-Черкес, Дагыстан һ.б. яклардан кабул итәләр. Арада тумыштан күрмәүчеләр, картайгач күрми башлаганнар һәм начар күрә торганнар бар. Төрле милләт, төрле дин вәкилләренә ярдәм күрсәтелә, иң мөһиме - тернәкләнергә килүчегә 18 яшь тулган булырга тиеш.

Күрмәүчеләрне биредә укыталар, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтәләр, урамга чыгып йөрергә өйрәтәләр. Дәресләрдә тернәкләнүчеләр Брайль системасы буенча язуны һәм укуны үзләшетерә. Русча һәм гарәпчә укыйлар.

Мин үзәккә килгәндә иртәнге тугызлар тирәсе иде. «Ярдәм» фондының матбугат үзәге җитәкчесе Римма Гатина безне җылы каршы алды. Дәресләрнең ничек узуы турында сөйләп, барысы белән дә таныштырып чыкты ул.

Гамәли-сәнгать һәм йорт эшләре бүлмәсе буеннан-буена матур кул эшләнмәләре белән тулган. Монда нәрсә генә юк: энҗе-мәрҗәннән үрелгән агачлар, буялган тәлинкәләр һ.б.

«Кул эшләрен күрмәүчеләр үзләре шулкадәр матур итеп ясадымы?» — дип сорадым Римма Гатинадан.

«Әйе, барысын да тернәкләнергә килүчеләр эшләде. Мондый дәресләр бармакларының сизү сәләтен арттырыр өчен алып барыла, — диде дә, әңгәмәдәшем кулына мәрҗәннән эшләнгән ак каенны алып күрсәтте. — Бу гадәти генә каен түгел. Моны Чечнядан килгән реабилитантыбыз ясады. Ул күрми башлагач, төшенкелеккә бирелгән. Бервакыт аның башына: „Тәрәзәдән сикереп үләргәме икән әллә?“ — дигән уй килгән. Тик өе кырыенда шундый каен үсеп утырган булган. Шуны исенә төшереп, агач өстенә төшәрмен дә имгәнеп калырмын дип, кире уйлаган, аннары безгә килергә булган. Биредә ул шушы агачны үреп китте».

Тыңлаганда тамагыма төер утырды…

Бәлеш пешерәләр, компьютер өйрәнәләр

Тернәкләнү узучы хатын-кызлар йорт эшләре дәресендә бәлеш пешерергә җыена иде.Ул арада хатын-кызлар бәлеш эчлеген ясарга кереште. Вак итеп тураганнар, бер эре бәрәңге кисәге дә юк. Камыр басу кебек җаваплы эшне Рахилә Мәүлетовага тапшырдылар, ул 39 ел аш-су остасы булып эшләгән икән. Калган хатын-кызлар бәлеш өстен бизәргә камырдан кош, чәчәк, яфрак ясап куйды. Искитмәле бәлеш килеп чыкты.

Рахилә Мәүлетова белән сөйләшеп киттек. Ульян өлкәсеннән килгән ул. «Күрми башлагач, «Ярдәм»гә килергә булдым. Юл чыгымын капладылар, җылы каршы алдылар, монда намаз укырга өйрәндем. Брайль графикасында укый беләм. Бәлеш, пироглар, салатлар ясыйбыз. Сәйләннән төрле әйберләр эшлибез. Үземә яңа дуслар таптым, алар белән бергә театрларга, төрле чараларга йөрибез», — дип сөйләде Рахилә апа.

Башка дәресләр белән дә танышып чыктым. Фәнис Мингәрәев тернәкләндерү үзәгендә компьютерга өйрәтә.

«Брайль системасы буенча уку алып барам, күрмәүче шәкертләребезгә компьютер өйрәтәм. Компьютер гыйлеме өйрәткән вакытта ике төрле җайланма ярдәмгә килә. Беренчедән «Jaws» дигән программа. Ул программа экрандагы язылган текстны сөйләп бара. Күрмәүче кешеләр һәм начар күрүчеләр әлеге программа ярдәмендә интернетка керә, төрле кушымталар белән эшли ала. Моннан тыш, «Брайль дисплее» дигән икенче җайланма бар. Клавиатура һәм тычкансыз да эшләргә мөмкин, кул белән йөртеп кенә укыйсы. Беренче программа күрмәүчеләр өчен булса, икенчесе күрми һәм ишетми торган кешеләр өчен кирәк. Шәкертләребез компьютер өйрәнгәч, яңа кешеләр белән аралаша, үзләренә дуслар таба ала», — дип сөйләде Фәнис Мингәрәев.

«Күрмәүче кешенең дөньясы кап-караңгы. Ләкин аның да безнеке кебек ихтыяҗлары бар. Театрга барасы, белем аласы килә, — ди Римма Гатина. — Аларны көнкүрештә кирәк булган эшләрне башкарырга өйрәтергә тырышабыз. Мәсәлән, чәй куеп эчәргә. Театрга, концертка алып барабыз. Җәен велотандемда йөриләр. Алда күрә торган кеше утыра, артта күрмәүче. «Күргән чакта велосипедта йөргән идем, мин шундый бәхетле», — диешәләр. Монда күрмәүчеләр үзләре кебекләр белән аралаша, бер-берсенә психологик ярдәм күрсәтәләр. Алга таба яшәргә көч алып китәләр».