Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пандемияле елда Кыш бабайны өйгә чакыру ничә сум тора?

Яңа елны алып килүче Кыш бабай һәм Кар кызы декабрь башларыннан ук балаларны сөендерә башлый. Быел бу бәхет ата-аналар өчен ничә сумга төшәчәк һәм Кыш бабайның буш вакыты калдымы икән әле? «Интертат»та шул хакта.

news_top_970_100
Пандемияле елда Кыш бабайны өйгә чакыру ничә сум тора?
Владимир Васильев

Сабыйлар янына килергә әзер Кыш бабай һәм Кар кызын эзләп, интернет челтәренә кереп киттем. Алар шактый булып чыкты. Кайберләрендә хәтта Кыш бабайның өс киеменең төсен дә сайлап була: кызылы кирәкме, зәңгәреме…

«Быел балалар бакчаларына чакырулар кимеде»

Бер бәйрәмнәр агентлыгы җитәкчесе Айгөл белән сөйләштек.

«Без Казан буйлап йөрибез һәм якын-тирә авылларга да барабыз. Узган ел белән чагыштырырлык статистика алып барганым юк, әмма бүгенге көнгә заказлар хәтта күбрәк тә. Быел без 5 декабрьдән үк эшли башладык. Үткән елны 12сеннән генә тотынган идек. Иң күбе җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә чакыралар. Үткән атнада ук чакырулар бик күп булды.

Безнең ике пар Кыш бабайның да 31енә тулысынча графигы язып куелган: иртәнге җидедән төнге беренче яртыга кадәр. Ул көнне һәрберсенең 15әр чакыруы бар.

Кыш бабайны ярты сәгатькә чакыру 19 декабрьгә кадәр 1990 сум иде. Хәзер 2500 сумнан башлана. Бәяләр һәр очракта да индивидуаль сөйләшенә, чөнки бу вакытка да, балалар санына да карый. Иң күбе бер сәгатькә чакыралар инде. Аннан да күбрәк булса, Кыш бабай могҗизасы югала башлый, аниматорлыкка әйләнеп кала.

Татар телендә аерым язылган программабыз юк. Шулай да татарча сөйләшүче Кыш бабаебыз һәм Кар кызы бар. Пандемия аркасында балалар бакчаларына чакырулар кимеде быел, бары шәхси бакчалар гына калды. Бәяләр узган елдагы кебек калды», — дип сөйләде Айгөл.

«Сакал эченнән битлек тә киям»

25 елдан артык Кыш бабай булып эшләүче журналист Гамил Нур белән дә шул темага сөйләшеп алдык.

«Балалар бакчаларына барырга ярамый. Быел күбрәк шәхси балалар үзәкләренә, кафеларга чакыралар. Мин декабрьдә Яшел Үзән районындагы бер бистәдә 20 көн эшлим. Анда балаларны үстерү үзәге дә, кафе да бар. Менә шунда ата-аналар билет сатып алалар һәм балалар мин уйнаган чыршы бәйрәмендә катнашалар.

Өйләргә, корпоративларга чакырулар күбрәк быел. Татарча, русча, инглизчә, төрекчә һәм тагын берничә телдә эшлим. Асылда күбрәк русча эшләргә туры килә. Минем бәяләр өч ел буе үзгәрешсез, шулай ук тора.

Быел пандемия аркасында сакал эченнән битлек киеп эшләргә туры килә. Ул тулысынча ак сакал белән капланып бетә, күренми. Минем махсус Кар кызым юк, чөнки мин эшли торган бәйрәмнәрдә тәрбиячеләр бар. Кар кызы булып алар киенә. Кайберәүләр Кар кызы өчен өстәмә түләргә кирәк икәнен белгәч, Кыш бабайга гына да риза була. Миңа ул кирәкми дә, бөтен эшне үзем эшлим: җырлатам, биетәм, шигырьләрен сөйләтәм, уеннарын да уйнатам», — диде Гамил Нур.

«Курыкмыйбыз, антитәнчекләребез бар»

Кыш бабай булып эшләп йөрүче хатын-кызлар да бар. «Мин инде 7 елга якын Кыш бабай ролен үтим. Казанда, Яшел Үзәндә һәм якындагы авылларда йөрибез. Үземнең Кар кызым да бар», — диде бу ханым. Башка сөйләшеп торырга вакыты булмады, бәйрәмгә ашыкты булса кирәк.

Кыш бабайларны эзли торгач, бер Кар кызы белән дә таныштым. «Элек күбрәк мәктәпләргә чакыралар иде, быел котларга күбрәк өйләргә барабыз. Урамдагы бәйрәмнәргә дә чакыралар. Программаларыбыз төрле. 20 минуттан башлап, бер сәгатькә дә бар. Бәяләр 2 мең сумнан башлана. Иң кыска программада Кыш бабай белән килеп баланы котлыйбыз, фокуслар күрсәтәбез, уйныйбыз, биеп-җырлап алабыз. Өч яшьтән алып, 10-11 яшьлек балалар өчен чакыралар, гадәттә.

Олыларны котларга да барабыз, программабызда нәрсә генә юк: фәнни шоу күрсәтәбез, хайваннар белән эш итәбез. Яшь безнең өчен мөһим түгел.

Кайбер кешеләр шалтыратып кисәтәләр, «Без ис тоймыйбыз, безне килеп котлыйсызмы соң?» — диләр. Бу коронавирус аркасында безгә түгел, чакыручыларга кыенрак бугай. Без үзебез җәй көне авырып алдык, антитәнчекләребез бар, курыкмыйбыз. Үткән атнада гына анализлар бирдек», — дип сөйләде шәһәребезнең бер Кар кызы.

«Безгә алар ел да килә»

Казанда яшәүче Гөлнара Гыйләҗиева балаларына өйдә Кыш бабай һәм Кар кызын чакырып, ел саен чын бәйрәм ясый торган булган. «Элек без күршеләр, дуслар белән җыелып, Кыш бабай һәм Кар кызын чакыра идек. Ике ел рәттән бер үк Кыш бабайны чакырдык. Узган елны инстаграмнан табып, танылган Кыш бабайны чакырган идек, бик ошап бетмәде. Гади Кыш бабайның программасы күңеллерәк иде, көтелмәгән сюрпризлары да булды. Танылган Кыш бабайга 4,5 мең түләдек, ә тегесе 3 мең иде. Быел алай чакырып тормаска булдык», — дип сөйләде ул.

Алсу Талипованың да улларын Кыш бабай котлаган чаклар булган. «Кыш бабай белән Кар кызын ике ел элек өйгә чакырган идем. Кечкенә улыма ул чакта — 3, олысына 5-6 яшь чамасы иде. Программалары 15 минутлык, 1500 сум түләдек. Коридорга чыгып, алдан әзерләп куелган бүләкләрне бирдек. Музыка тавышына бик матур булып, Кыш бабай һәм Кар кызы килеп керделәр. Кыш бабае чынга бигрәк тә охшаган иде. Программаны тулысы белән Кар кызы алып барды. Балалар шигырьләрен сөйләделәр, җырлап, бергә чыршы тирәли әйләндек. Башка чакырган булмады, чөнки олысы инде Кыш бабай юклыгын белеп, кечкенәсенә сөйләп куйган иде. Бу персонажларны өйгә чакыруның кирәге калмады», — диде ул.

Альбина Хәкимова кызы өчен 3-4 ел рәттән Кыш бабай чакыра. «Кызыбыз Диана тугач, ел да Кыш бабай чакыра башладык. Аның программасы ел да алышынып тора. Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән уйнап, җырлап, бик күңелле итеп вакыт үткәрәләр. 45 минут чамасы була ул. Кыш бабай ике телдә сөйләшсә дә, программаның күп өлеше русча бара. Декабрьнең 21енә кадәр чакырып өлгерсәң — 1500 сум, аннары 2 мең сум, ә инде 27-31 декабрьдә 2500 сум түләргә кирәк булачак. Кызым туган елны заводның профсоюз Кыш бабаен чакырган идем, анысы бушка булды. Ул бик тиз кереп котлап кына чыга, шуңа аннары үзем башканы чакыра башладым. Быел 27 декабрь көнне киләчәк безгә Кыш бабай», — дип сөйләде Альбина.

«Каравылчы киенеп керәчәк»

Балалар бакчасындагы тәрбияче белән дә элемтәгә кердем. «Быел Кыш бабайны читтән чакырырга рөхсәт итмәделәр. Кечкенә төркемнәрдә үзебез арасыннан бер тәрбияче булачак, ә инде олырак төркемнәргә каравылчы Кыш бабай булып киенеп керәчәк. Башта, гомумән, Кыш бабай онлайн була дигәннәр иде әле. Аннан соң бу хәлләрдән менә шулай чыгарга булдык», — дип аңлатты Казандагы бер тәрбияче.

«Бездә ата-аналардан Кыш бабай чакыруга рөхсәт кәгазенә кул куйдырдылар инде. Менә шушы көннәрдә була бәйрәмнәре, Кыш бабай да килергә тиеш», — дип сөйләде кызын балалар бакчасына йөртүче Ләйсән ханым.

Ничә сумга төшә?

Узган ел белән чагыштырганда, бәяләр артмаган. Шулай да, Кыш бабайның иң арзан вакыты инде үткән — 21 декабрьгә кадәр булган. Бу көннәрдә бәйрәм кәефе өчен ким дигәндә 2000-2500 сум түләргә кирәк булачак. Яңа ел көне якынлашкан саен бәяләр арта.

Кайбер бәйрәм агентлыкларында Кыш бабайның экспресс котлавы өчен 31 декабрь көнне кичке сәгать 6га кадәр 2800 сум, ә аннан соң 3500 сум түләү каралган. Премиум котлауларның бәяләре бу сәгатьләрдә 8 мең сумга кадәр җитә. 2 гыйнвардан соң, күрәсең, Кыш бабайның кадере югала, бәяләр 1200 сумга кадәр төшә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100