Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Табибларны күрүгә калтырый башлый» - тәненең 80 %ы пешкән Тәлгать тернәкләнә алмый

Тәлгать Каюмов инде елдан артык урын өстендә ята. Хастаханәдә терелә алмагач, әнисе аны өенә алып кайткан. Бүгенге көндә Каюмовлар гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ.

news_top_970_100
«Табибларны күрүгә калтырый башлый» - тәненең 80 %ы пешкән Тәлгать тернәкләнә алмый

Тәлгать Каюмов белән узган елның җәй аенда күңелсез хәл килеп чыга. Алар шашлыкка баргач, ут үрләтә торган сыекча учак янында торган була һәм шартлап, Тәлгать өстенә ут каба. Менә шунда егетнең тәненең 80 %ы пешә һәм ул 1,3 ел хастаханәдә ятып чыга. Әмма 26 яшьлек егет һаман тернәкләнә алмый…

Бу егет турында бүген бөтен социаль челтәрләр сөйли.

Яңа тире яраклашып китә алмаган…

«Без инде кемгә генә мөрәҗәгать итеп карамадык! Ул гаиләгә ярдәм кирәк бүген», — дип сөйли башлады Каюмовларның танышлары Ләйсән ханым. — 16 ноябрь көнне Тәлгатьнең әнисе Фәнзия, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, улын хастаханәдән алып чыкты. Аңа кадәр Фәнзия гел Тәлгать янында булды, аны карап торды. Соңгы анализлары ковидка уңай нәтиҗә күрсәткәч, Фәнзияне хастаханәгә кертмәгәннәр. Ул бала анда өч атна караучысыз яткан.

«Палатада без бишәү яттык. Тәрәзәне дә, ишекне дә ачык калдыралар иде, дер-дер калтырап яттык без анда», — дип сөйләгән ул әнисенә. Куллары да төзәлеп килгән, тик тиешле карау булмагач, барысы да элекке хәленә кире кайткан. Аның анда астын да җыештырмаганнар. Безнең моңа дәлилләребез юк шул, прокуратурага да чыга алмыйбыз», — ди Ләйсән ханым.

Тәлгатькә биш тапкыр операция ясап, тире күчереп утыртканнар. Тик тире яраклашып китә алмаган, егетнең яралары төзәлмәгән.

«Табиблар бу хәлне аның гемоглобины түбән булу белән аңлата. Тиресе тәнендә үк үлекли башлаган. Мәскәү табибларына да чыгып карадык. Шуннан Вишневский исемендәге хастаханәдәге бер табиб белән элемтәдә торабыз. Ул безгә хәзер үзенең киңәшләрен биреп бара. Мәскәү табибы аны көн дә ваннага салып юындырырга куша һәм гемоглобин күтәрелсен өчен бик әйбәтләп ашатырга кирәк. Балага авыр булса да, торып утырырга тиеш, ди. Ул табиб безне дәвалауга алырга да әзер, тик мондагы табиб юллама язып бирергә тиеш. Ә алар моны эшләми. Бу хәлләр бөтенесе дә бирелгән квоталар белән бәйле дип аңлатты безгә юрист.

«Тәлгать табибларны күргәч, калтырый, елый башлый»

Бу вакыйганы дөньяга чыгаруыбызның да төп сәбәбе — Тәлгатькә ярдәм итүче кешеләр табу», — ди Ләйсән ханым. 

Хәзерге вакытта әнисе һәм улы психологик яктан да бик авыр хәлдә икән.

«Хастаханәдән чыкканда, Тәлгать: «Өйнең бер почмагында гына булса да үлим», — дигән. 26 яшьлек егетнең елавын күрү җиңел түгел шул. Сөйләве дә бик авыр моны. Күбесе аны терелмәгән килеш хастаханәдән чыкканга гаеплиләр. Ул анда сасый башлаган була хәтта, бөтен тәне чи яра.

Түләүле клиникаларны да белештек, тик моның өчен күп акча кирәк. Хәзер нишләргә дә белмибез. Тәлгать янына көн саен килеп йөрерлек табиб табасы иде. Килеп китәләр алар, тик көн дә түгел. Ул аларның бурычы түгел дип аңлаттылар миңа, хастаханәдән тыш эшли алмыйлар.

Эшсез булгач, әнисенең кереме дә юк. Үзе дә авырый, бик мескен хәлдә ул. Әтиләре инде күптән мәрхүм. Безне карамадылар дип дәгъва белдереп йөрүче кеше түгел Фәнзия. Куркып беткән инде ул. Тәлгатьнең бирелергә тиеш инвалидлык группасы да юк. Менә бу сорауны да җайга салырга иде. Ул бит йөри алмый. Аның өенә килергә тиешләр. Терапевт килеп, учетка куеп киткән аны. Хәзер әле тагын өч ай көтәсе», — дип сөйләде Ләйсән апа.

Танышларына булышасы килеп, Ләйсән ханым барлык эшләрне дә үз өстенә алган. Юристлар, табиблар белән дә сөйләшә, тик үзенең генә көче җитәрлек түгел икәнен дә аңлый.

«Тәлгать табибларны күргәч калтырый, елый башлый хәтта. Башка хастаханәгә керәсе килми аның.

Башта яхшы психолог табып, Тәлгатьне күңел төшенкелегеннән чыгарып, яшәргә теләк уятасы иде. Мин аларга ярдәм кирәген белгәч алындым бу эшкә. Мәгълүматны башта төрле ватсап төркемнәрендә җибәрдем. Акча да җыелып килә. Тик матди як барысын да хәл итә алмый. Иң беренче чиратта, Тәлгатькә табиб ярдәме кирәк», — ди Ләйсән ханым, бу хәлләргә ачынып.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен:

2202 2006 7602 8663 Каюмова Фәнзия Фәритовна (Сбербанк)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100