Башкортстанда «Китап» радиосын автомат тоткан Росгвардия хезмәткәре каршы алды | intertat.tatar

Башкортстанда «Китап» радиосын автомат тоткан Росгвардия хезмәткәре каршы алды

«Китап» радиосының автойөреше вакытында команда куркыныч, хәтта коточкыч хәлләргә юлыкты.

«Китап» радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән автойөрешен Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә кулына автомат тоткан Росгвардия хезмәткәре каршы алды.

Росгвардия машинасы «Китап» радиосы логотибы белән бизәлгән автобусның туктаганын көтеп торды. Дүртөйлегә радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова һәм «MINGAZOV» кавер төркеме автомарафон кысаларында чыгыш ясарга туктаган иде.

Коллектив автобустан төшүгә, Росгвардия хезмәткәре: «Сез монда концерт куярга килгәнсез икән? Ничә кеше чыгыш ясыйсыз? Аппаратурагыз ничәү?» — дип сораштыра башлады. «Китап» радиосының концерт түгел, ә бер-ике җыр башкарып, шигырь сөйләгәнен, төркемдә нибары 7 генә кеше булганын, аппаратураның да күп булмаганын белгәч, «Ярар-ярар, без белеп торырга тиеш инде», — дип машинасына барып утырды.

Әлеге машина янына соңрак тагын бер машина килеп туктады. Икенчесе Росгвардия машинасына охшамаган иде, махсус тамгалары юк иде аның. Ләкин анда да хокук сакчылары булып чыкты — руль артында формадан ир-ат утыра иде.

Дүртөйледә чыгыш ясаганнан соң, «Китап» командасы Үрге Яркәй авылына юл тотты. Автобусның кузгалганын күреп, теге икенче килеп туктаган кара машина безнең арттан китте. Росгвардия хезмәткәрләре утырган бу кап-кара машина автобусны юл буе озата барды.

«Китап» автобусы ягулык салырга туктагач та, теге кара машина читтәрәк туктап, көтеп торды. Без кузгалгач, ул да кузгалды.

«Курку булмады, шаккаттым… Көлке хәтта. Безне җинаятьчеләрне саклаган кебек сагалап йөрделәр», — диде «Китап» радиосының башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова.

Соңрак җырчыларның берсенә Илеш районы башлыгы урынбасары Рамил Назыймович шалтыратып, «Сезнең концерт рәсмиләштерелмәгән. Шалтыратып кисәтергә, документлар алып килергә иде», — диде.

Аның бу сүзләренә мин автойөрешнең максаты татар һәм башкорт халыклары арасында дуслыкны ныгыту икәнен әйттем. Шулай ук Россия Конституциясенең 27 маддәсе нигезендә, һәр Россия гражданины ил буенча ирекле йөрергә хокуклы икәнен, «Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы» федераль закон нигезендә, журналистлар үз эшләрен шулай ук ирекле башкарырга хаклы булуларын аңлаттым.

Соңрак автобусны полиция хезмәткәрләре туктатып, һәр тузанга кадәр җентекләп тикшерә, безне алга таба җибәрмәс өчен төрле сәбәпләр уйлап чыгара башлады. Сәбәп булмагач, «Әйдәгез минем өчен җырлагыз да, шуның белән эшегез тәмам, бүтән районнарда туктап тормассыз», — диде. Әлбәттә, без моның белән килешмәдек, шаяртып: «Полиция хезмәткәрләре көнне аерым килеп чыгыш ясарбыз, абзый. Ә хәзер без башкорт һәм татар халкы өчен дип килгән идек», — дидек.

Үрге Яркәйдә безне алда әйтелгән Рамил Назыймович һәм районның мәдәният бүлеге җитәкчесе каршы алды. Алар тагын шул сүзләрен кабатлап: «Алдан кисәтмәгәч, рәсми кәгазьләр булмагач, сез чыгыш ясый алмыйсыз», — диде. Югыйсә, урамда ике җыр җырлар өчен бернинди рөхсәт тә, килешүләр дә кирәкми. Зур залларда меңәрләгән кеше җыймыйбыз бит без. Нәтиҗәдә, Үрге Яркәйдә «Китап» радиосының чыгышы булмады.

Алга — Чакмагышка киттек. Анда барып җиткәнче бераз ял итәргә туктаган идек… Арттан теге Үрге Яркәйдәге абыйлар барган икән бит. Без туктагач, алар да төште. Гафу үтенергә килгәннәр… Үтенделәр, ләкин моннан ни файда… «Әйдәгез, чәй эчәбез», — дип юл читендәге бер кафега төртеп күрсәттеләр. Бу чәй эчәргә чакыру түгел, ә янау кебек яңгырады. Алай булмагандыр да ул, ләкин мондый тикшеренүләрдән, мылтыклы кешеләрдән соң, бераз куркытты… Кермәдек.

Хәзер без Чакмагышка юлны дәвам итәбез. Аллага тапшырган… Тугандаш Башкортстанда гомеребезгә куркыныч янар дип кем уйлаган…