Язучы Кәрим Кара: «Минем дошманым» | intertat.tatar

Язучы Кәрим Кара: «Минем дошманым»

Табигатем буенча мин гаугалы кеше түгел. Балачактан йомшак күңелле булдым, талаш-ызгыштан читтәрәк йөрдем. Тиңдәшләрем якалашканда, ул сугыш чукмарларын урап үттем.

Анысы тәрбиядән генә түгелдер, дип шикләнәм бүгенге көндә. Куркаклык та бар иде, нигә яшерергә? Шым булдым анысы, шагыйрьгә ияреп: "Зәңгәр төндә күрше карчыгының ак әтәчен кереп урладым…” - дип әйтә алмыйм. Андый баш китәрлек гамәлләр булмады минем балачагымда.

Егет чорына кергәч, җиң сызганып, чибәр кызлар өчен алышмадым. Аһ итәрлек булмаган кызларга да егетләр кирәк ич. Сабантуйларда сөлге тотып, мәйдан уртасында тормадым. Читтән карап рәхәт кичердем. Урыс әйтмешли: «Умный в гору не пойдет, умный гору обойдет…» Сакланганны саклармын, диелгән Китапта.

Дөнья булгач ни, дошманлашып йөргәннәрем дә булгандыр. Адәм баласына сәбәпләр табылып кына тора бит ул якалашырга да, бугаз ертып талашырга да. Күрше кәҗәсе бала урынына тәрбияләп үстергән кәбестәләреңне ура, ди. Ничек шуңа тыныч күңел белән карап торырсың? Тәнендә җаны булган кеше умыртка сөяген сындырырлык итеп берне бирә шул азгын хайванкайга кулындагы сәнәге белән. Кәҗәнең хуҗасы сәвиткә йөгерә инде, әлбәттә. Монысы штраф түләгәннән соң, отыры кабынып, тотып тукмый жалуать итеп йөрүчене. Шуннан китә инде, шуннан китә, азагы ни белән бетәчәген уйлавы да куркыныч. 

Әле монысы беренче телгә килгән сүзләр, сәбәпләре мең төрле дошманлашуларның. Берәрсе кыек караса, кан кайный башлый, хатының ашны тозлы пешерсә, менә дигән сәбәп араларны бозарга! Дустың машина алса, ничек моны уңай кабул итәсең? Хаклар артуы, кояш чыгу, кибет бикле булу, көзге ватылу, җил исү, Канар утравында җир тетрәү — яныңдагы кешегә эт булып ырылдап барып бәйләнергә барысы да бер дигән сәбәп. Бер-ике сүз генә әйт, җавап булуына энә очы кадәр дә шик тотма, калган өлеше тиз арада җәлеп итәр сезне. Рәхәтләнеп, җәелеп китеп, туйганчы, бар сүз байлыгыгызны кулланып тиргәшү тәэмин ителгән сезгә. Бигрәк җиңел башлана шул дошманлашулар, тукталуы гына ай-һай авыр. Анысына акыл, түземлек кирәк. Озаккарак китте шикелле акыл сатуларым. Сүз бит әле минем дошманым турыда.

Әйткәнемчә, минем дә, шундый йомыкый кешенең дошманнары булды. Искә төшсәләр, әле дә йөрәк чәнчеп-чәнчеп куя, иреннәр калтырарга тотына. Булдылар андыйлар, юктан гына аяк астына салып таптадылар, ихахайлап көлделәр, сантыйдан салдырдылар, эшләгән эшләремне чүп урынына күрмәделәр, авыз ачып сүз әйтергә ирек бирмәделәр, туйганчы мәсхәрәләделәр, мыскылладылар. Яшермим, чынлап булды барысы, барысын кичерде бу йөрәк. Дошманнарымны фаш итмим, исемләп әйтмим, үзләре бик яхшы беләләр алар. Шуларга ничекләр газапланганнарымны бер үзем генә беләм. Ә менә бүген шуларга карата кызгану хисләре туа, валлаһи, жәллим мин аларны. Тау-тау гөнаһлары өчен аларга әле чинап тәмуг утларында янарга…

Төрлесе булгандыр, мин дә тәкәбберләнеп, ялгышып, күркә төсле кабарынып, рәнҗеткәнмендер бу фани дөньяда кемнедер. Акыл арттарак йөри бит ул һәрчак хисләрдән. Менә форсат чыгудан файдаланып тәүбәгә киләм. Мин белеп, я белми, ирексездән кайгыга салганмын икән сине, кардәшем, гафу итә күр мине, зинһар кичер.

Дошман нинди булып күз алдына килә соң ул? Иң беренче чиратта әтиләр сөйләгән, чал тарихка теркәлеп калган иләмсез фашист күз алдына баса, әйеме? Бу хакта без күп ишеткән. Гомумән, дошманның кыяфәте, холкы-фигыле күңел кайтаргыч. Шулай булырга тиеш тә. Күңелең кабул итмәгән зат бит ул. Менә бүгенге әмрикләрне, нимесләрне, әгелчәннәрне безгә дошман итеп сурәтләргә тырышучылар бар. Кайсыдыр акыллы башлары телевизор-радио аша безнең ише халыкны моңа ышандырырга омтыла. Синең белән минем ише гомер иткән адәм ничек сиңа дошман булсын? Милләт кадәр милләт дошман була аламы соң? Ике куллы, ике аяклы инсаннар, бер аерма юк, шул яхшырак яшиләрдер бездән бары. Ходай исәнлек бирсен үзләренә, юк дошманны эзләмик, исән-сау, дус яшәргә язсын киләчәктә. 

Дошман күңел кайтаргыч була дигән идек. Һич алай түгел икән ул, җәмәгать. Мисал өчен, мин үземнең дошманым дип исәпләп йөргән бәндә шулай да кече күңелле, кешелекле, бар яктан килгән шәхес. Йөз сызатлары күңелгә ятышлы, гел елмаеп йөри, йомшак баса, килешле утыра. Тартса ешламый, эчсә күрсәтми. Бәлки, үз ишләре арасында Айга сикерәдер, күрмәгәч, гөнаһысына керә алмыйм. Бик тә күп белүче, укымышлы инсан. Кайчандыр юрист булырга укыган. Хокук буенча баш профессорга моның әтисе ике фләг корт балы белән бик тә күп сумма акча төрткән, монысы ышанычлы мәгълүмат.

Менә шунысы кызыклы, әлеге профессор дигәннәре ничегрәк укытты икән ул егеткә хокук фәнен? Синең взятка алырга хокукың юк, яисә минем төсле шыпырт кылан, беркем белмәсен-күрмәсен дип дәрес бирдеме? Нинди адвокатлар, прокурорлар, судьялар укып чыктылар икән ул белем капчыгыннан? Хәзерге көндә кемнәрне хөкем итеп утыралар?

Болары сүз арасында гына, минем дошманым бер көн дә алган һөнәре буенча эшләмәгән. Яшьли үк аны халык ялчысы итеп сайлап куйганнар. Ә халык ялчысы, билгеле инде, ал белми, ял белми, баш күтәрми халыкка хезмәт итә. Ватанпәрвәрлекне яклау аның төп шөгыле булды булса кирәк. Шулай да җаны-тәне белән туган илен, милләтен сөйде ул, әйтеп аңлатырлык сүзләр табып булмый сүрәтләргә. Безнең ил машиналары яхшы саклансын дип, гел чит ил машиналарына утырып йөрде, кигән киемнәре баштанаяк читнеке булды: фин ботинкалары, итальян костюмнары, швейцарлар ясаган сәгатьләр такты. Тегеләрнеке күбрәк китсен диптер, ашаган ризыклары да диңгез артыннан китерелгән булды. Шулай зыян салды ул хәсисләргә. Үзебезнең банкларга көч килмәсен дип, акчаларын бары тик чит банкларда саклады. Гомумән, үзебезнең сумнарны кесәсенә дә кертмәде. Евро да долларлар туздырды. Тузсыннар, башка илләрнең акчалары ич алар!

Табигатьне саклауга зур өлеш кертте. Бер тапкыр да урман-күлләрне пычратып, үзебезнең урман-кырларны иңләмәде, гел ераккарак барып пычратты, Канар, Таити утрауларын анда, Испания, Австралияне… Илебездәге көнләшерлек яшәү рәвешләрен мактап, атна саен диярлек зур аудиторияләрдә чыгыш ясады, телевизор экраннарыннан  илдә ничек бәхетле яшәргә икәнен өйрәтте. Дәүләт институтларын мактап бушамады, ул идарә итү, ул медицина, ул мәгариф өлкәсе иң-иң яхшылардан икәнен төкерекләрен чәчеп исбатлады. Мәгәр инде йомшак урынына чуан чыга калса, дәваланырга Германия, Англия илләренә очты. Әйткәндәй, балаларында чит илләрдә укытты. Үзебезнең укытучыларга көч килмәсен дигәндер инде. 

 Менә аның чит илләрдәге байлыкларын кем санаган? Бәлки, шул берничә фатирын ачыкларга булыр иде Австрия, Германия илләрендә. Аңа калса, үзебезнең илдәге фатирларын санарга да кул бармаклары җитми. Юк ялгышам, гафу, гафу. Үзбезнең илдә кайда өй, сыерчык оясы да юк аның. Ә менә хатыны исемендәге байлыкларны саный китсәң, башларың әйләнеп чыгар. Кайчандыр авылда туып үскән кыз балада кайдан шундый җегәр, зирәклек?! Асылташка тиң, валлаһи. Ел буена ничә миллионнар акча эшли, көненә бер миллион төшә ахрысы.

 Шул хакта гәҗиттән укыган көнне күрше авылда яшәгән танышым хәл белешеп сугылды. Хатыны белән икесе бакча үстереп, сыер асрап көн күрәләр. Пенсиягә китәргә яшь әле ул, алтмыш икесе дә тулмаган. Үзен сакламаган, тазалыгы какшаган, чак сөйрәлеп йөри. Хәер, кырык ел урман киссәң, тазалык калмый торгандыр…Әнә шул танышым шатланып сөйләп торды, өч литр ярымлы шешәдәге сөт сатып, өч йөз сум акча эшләгән. Кредитны түләргә бер өлеше булды, ди. Бар ризыкны бакча бирә, ә ипи пешерергә бер капчык икенче сорт он алып куйдым, ди. Сыерлары харап сөтле икән, биш ай бүлеп түләргә килешеп, сепаратор алганнар. Каймаклата сатсаң, күбрәк акча керәсе. Танышымның авызы шатлыктан бар хутына ерылган.

Ә дошманымның хатыны көненә бер миллион акча сугып, ничегрәк шатлана икән?! Килен кәйнә каныннан, диләр бит, сату- алуга кәйнәсеннән өйрәнгәндер, дим мин. Дошманымның әнисенең байлыклары бөтенләй хаттин ашкан. Улы утырып йөргән машина да аның исемендә, яшәгән өйләре дә әни исемендә, яшәмәгән фатирларына да ул хуҗа. Вәт бай дисә бай! Яше сиксәннән узган карчыкның, ә акча сугарга шулай да маһир!

Каян шулкадәр байлык, дисезме? Мин дә күп уйладым бу турыда. Аннан төшендем инде. Аңа бит акчаны гел көчләп биргәннәр начар кешеләр. Төргәк-төргәк ташыганнар да ташыганнар. Кайдадыр заводка яңа хуҗа табылса, моңа өлеш чыгарганнар, халык акчалары юкка чыкса, моның танышлары югалганны эзләп тапканнар. Әпәт кулына көчләп тоттырганнар. Шулай киткән инде. Башта, карышырга белмәгәч ни, оялып алган биргәннәрен, соңыннан җаена төшенеп киткән инде, нишләсен. Акча табуның башка юлларын ныклап өйрәнгән. Харап кызыксынучан, морадына ирешүчән, алдына алганын куймый торган кеше ул.

 Хәзер инде ул үз тормышына яраклашкан. Балалары да әтиләре артыннан куалар. Шактый шомарганнар, җылы урыннарга урнашканнар, урлашырга да остарып беткәннәр. Теге мәзәктәге шикелле, генералдан генерал туа инде ул… Ярый әле, илгә кире кайтмаганнар, диңгез артында урнашып калганнар. Климат килешми, имеш, эчләренә.

Шунысын әйтим, дөреслеккә хилафлык килмәсен, дошманым үзен бик гади тота. Мәчеттә алгы рәттә тора башын иеп, диндарлыгы харап. Кул биреп күрешә синең белән, хәл-әхвәлләреңне сораша, үзенең сайланып алынган зат икәненә басым ясамый. Кайчакта гына үтәли карый, күрми. Әйтерсең дә бер бөҗәк, тузан бөртеге син, игътибарга лаек җирең юк. Шундый чакларда оят булып китә миңа, кирпечтәй кызарып чыгам. Яшәгән булам мин дә һава пычратып…

Бер сорау тынгылык бирми: нинди уйлар урала икән аның башкапкачы астында? Үзен дөнья кендеге итеп хис итәме? Әнә бит нинди биеклекләр яулады ул, җәннәт бакчаларында яши. Бер сүзе җитә тирә-яктагы тормышны үзгәртергә. Кара халык сарык көтүенә тиң бит, аның тормышын яхшыртырга көч салырга тиешле мәхлуклар. Ул кушканча әйләнергә тиеш бу Җир шары һәм шулай булыр да… Шулайрак фикер йөртәме икән бу Алла бәндәсе?..

 Бик эшлекле кыяфәт анда, һич тик тормый, гел хәрәкәттә, гел ашыга каядыр, җитәкли, өйрәтә, алга әйди. Хөкүмәт аның халык өчен тырышканын күрә, әллә күпме медаль-орденнар белән бүләкләде, алган грамоталары чутсыз, премияләре саллы. 

Бер иптәшем гаҗәп хәбәр сөйләде:

Кара әле, яшьти. Синең дошманыңа охшаган бәндәләр күзгә күренеп күбәйделәр бит. Алар адәмчә үрчемиләр икән ич, тугыз ай көтәсе түгел. Чүп үләне төсле  калкып чыгалар, имеш…

Булыр, булыр, колак ишетмәгән хикмәтләр ярала безнең уңдырышлы җирдә.

Менә, шөкер, гөрләп сайлаулар үтеп китте. Сез дәрәҗәле урыннарга гел лаеклы кандидатларны гына сайлыйлар дисезме? Түгел шул. Менә минем дошманым да якын арада йомшак кәнәфиләрнең берсенә үрмәләр. Атна саен телевизорда табактай шома йөзе күренер. Безнең илдәге рәхәт тормыш турында сөйләр, чит илләрне сүгәр, пенсия акчасына җан асрарга өйрәтер. Күп белә ул, чукынган, укыган кеше бит. Тагын да күбрәк урлар, тагын да ныграк баер. Чит илләрнекен урласа, черт с ним, урыс әйтмешли, синең белән минем кесәгә керә бит әле ул туймас бәндә, безнең балаларның өлешен үзләштерә.

Бу араларда минем йокының рәте китте. Төн урталарында дошманымны төштә күреп, саташып уянам. Симез бармакларын мине бугаздан буарга суза, имеш! Төш кенә булса бер хәл, бисмиллаңны әйтерсең дә борылып ятарсың. Өндә нинди үзгәрешләр буласын кем белгән? 

Яши-яши шуны аңладым: дошманым күкрәген киереп йөргәндә, рәхәт тормыш булмаячак миңа бу җирдә. Икебезнең беребез: я ул, я мин…