Бер гаиләдә дүрт авыру: Балтачтан Сибгатуллиннар яман шештән иза чигә | intertat.tatar

Бер гаиләдә дүрт авыру: Балтачтан Сибгатуллиннар яман шештән иза чигә

Балтачта яшәүче Альбина һәм Рашат Сибгатуллиннар гаиләсенә Аллаһы Тәгаләдән бик зур сынау бирелгән. Әни кеше өчен баласыннан да газизрәк тагын кем бар икән? Альбина ханымның ике баласы, тормыш иптәше һәм әнисендә дә шул өч хәрефле куркыныч авыру… Әни йөрәге ничекләр түзәдер? «Интертат» бу гаилә белән якыннан танышты.

 «Һәр көнебез дарудан башлана»

Альбина ханымга йөрәк авыртуын сөйләргә көч табу җиңелләрдән булмады. Ана кеше бер генә түгел, дүрт яктан утта яна. 12 яшьлек улы, 9 яшьлек кызы, 63 яшьлек әнисе, иренә ясаткан нурланыш терапияләренең иге-чиге юк… Бу ананың җилкәсенә хәсрәтнең иң ачысы төшкән: 2015 елда улында, әнисендә, 2018 елда ирендә, 2019 елда кызында «яман шеш авыруы» дигән куркыныч диагноз куела.

Яман шеш сүзен ишеткәч, һәр кеше баскан җиреннән тирән чокырга егылгандай, аяк астында җир убылып киткәндәй буладыр. Әни кеше ничек чыдый, кайдан яшәргә көч ала? Анысын үзе генә беләдер. Хәер, хәзер башлар буталган инде. Әни кешенең «нишләргә, кая барырга?» дигән мең дә бер соравына кем дә булса җавап таба алыр микән?

Сибгатуллиннар гаиләсе сездән, бездән берни белән дә аерылып тормый. Үзләренең генә йөрәкләрендә йөрткән, күп еллар утның иң кайнарында яндырган кайгылары бар. Ире Рашатның көне-төне башы авырта, авыруны бастыра торган дарулар эчеп кенә тора икән: «Чыдый алмыйм баш авыртуына», — дип уяна иртән. Тамагына утыз өч нурланыш һәм химия алды. Табиблар анда чокыр калган дип аңлата. Шунлыктан, тавышы бетеп ала. Авырткан саен ирем белән дә хастаханәгә чабабыз», — дип аңлатты Альбина ханым.

Кызлары Динәнең яман шештән тыш, эпилепсия һәм шикәр авыруы да өстәлгән. Сул күзе күрми, аяклары-куллары көчсез. Аксаклап йөри.

«Торабыз — дару, чәй эчәбез — дару… Сәгать ничәдән нинди дару биреләсен язып суыткычка элеп куйдым. Кайчак онытып та җибәрәм, Динә үзе килеп әйтә. Уенчык белән уйнар урынга көнебез дарулар эчүдән башлана», — ди Альбина ханым.

«Мин һәрвакыт лидерлыкка омтылдым»

Альбина апаның балачагы, яшьлек еллары күпчелек яшьтәшләреннән әллә ни аерылмаган. Тату гаиләдә Балтачта туып үсә. Бертуган сеңлесе була. Мәктәптә иң өлгер укучылардан була — сыйныфның старостасы итеп куялар.

— Заманында Балтачта бик зур мех фабрикасы бар иде, әни шунда хезмәт куйды. Әти дә шул тирәдә эшләде. Җиденче сыйныфта укыганда фабрика ябылды, гаиләбезгә безгә акча җитмәде. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, җәен Балтач хастаханәсенең терапия бүлегендә кичләрен җыештыручы булып эшли башладым.

Кечкенә чактан ук торт, печенье, төрле тәм-томнар пешерә идем. Шул вакытта ук пешерүгә тартылу, кызыксыну булган икән дип уйлыйм.

Мин һәрвакыт лидерлыкка, беренчелеккә омтылдым. Кул кушырып утыра торганнардан түгелмен. Кайда нинди чара була, оештырып йөрдем. Мин зур урында эшләргә тиеш, аның өчен югары уку йортына керергә тиешмен, дип стимул куя идем.

Казан дәүләт химик-технология институтына укырга кердем. Күз алдына китерегез, бөтен фәннәрне татарча укыган авыл баласы идем мин. Тырышып укыдым. Шөкер, иптәш кызларым яхшы кешеләр булды, ярдәм иттеләр.

Укып бетергәннән соң да бергә тордык, бергә Казанда эшләдек. Диплом алганнан соң, технолог, мастер булып эшләдем. Сүз дә юк, авыр эшләрне башкара идем. Эшли-эшли остардым. Аннан соң гаилә кордым.

«Сез безнең пациент, безгә ятыгыз»

— Инде алты ел бертуктаусыз хастаханә юлларын таптап йөрибез. Улыма алты яшь иде, балалар бакчасында чыгарылыш кичәсен көттек тә, табибларга чаптык. Данисның муеннары шешеп чыкты. Ике ай буе тикшерендек. Ялкынсыну дигән диагноз куйдылар. Уколлар ясадылар — файдасы булмады.

Аптырагач, баланы онкологик хастаханәнең бер профессорына күрсәттем. «Киста гына бу сезнең», — диде табиб. Ул вакытта балаларның яман шеше була алуы турында бөтенләй белми идем. Бер танышым балалар онкологына барырга киңәш итте. Бинаны атлап керүгә чәчләр үрә басты, бөтен бала пеләш иде. «Сез безнең пациент, безгә ятыгыз», — дип әйттеләр шунда ук.

Даниска беренче июньнән унсигезенче сентябрьгә кадәр химия ясадылар. «Рецидив була икән, яшәмәскә мөмкин», — диделәр. Шөкер, барысы да уңышлы узды. Фатир сатып алып, «Аллага шөкер» дип яши башладык кына, кинәт иремнең тамагы авырта башлады.

«Кызыма чират та, вакыт та калмады»

— Антибиотиклар биреп, төрлечә дәваларга тотындык. Алай да нәтиҗәсе булмагач, лор табиблары тамактан шланг йотарга тәкъдим итте. Карасалар - иремнең тамагында яман шеш. Җәйдән химия алып, октябрь–ноябрьдә дәваланды, тамаклары бетте, колаклары да начар ишетә — аның белән кычкырып сөйләшәбез.

Табиблар иң элек: «Өегездә дымлылык юкмы?» — дип сорады. Шул сүз күңелгә кереп калды. Рецидив булса, балагыз яшәмәячәк дип кайтардылар. Саф һава булсын, лейкоцитларны күтәрер өчен, без фатирны сатып, әҗәткә һәм кредитка гади генә өй алдык, яхшы итеп эшләп чыктык.

Өйгә күчкәч, тыныч кына бер ел яшәп калдык. Атна саен хастаханәгә бара башладык, йә улыма томография ясатырга кирәк, лейкоцитлары төшеп бетә, йә иремнеке шулай. Улыма карап, иремә карап ике утта яндым мин. Кызыма чират та, вакыт та калмады. Тик әллә нигә бер «башым авырта» дигән сүзен ишетә идем.

Бетчә чыкса да, салкын тисә дә, шикләнеп карый башладым.

Апрель башында кызым белән мәчетләргә кереп чыктык, өшкерделәр.

Аннан соң кызым белән бер таныш невропатологка бардык. «Әйдә, кереп чыгыйк әле, беренче сыйныфка тыныч күңел белән барыр идек», — дидем. Табиблар МРТ үтәргә киңәш итте. «Нәрсәдер бар, димәк», — дип борчылып куйдым эчтән генә.

Барлык түләүле хастаханәләргә шалтыратып чыктым. Республика балалар клиник хастаханәсенә барырга булдык. МРТ үткәч, табиблар йөгерешергә тотынды. Шуннан соң, балагызда куркыныч диагноз — башында яман шеш бар, кичекмәстән нейрохирургия бүлегенә ятыгыз, диделәр.

Менә шуннан тормыш башланды…

Ике операция һәм утыз нурланыш терапиясе…

2019 елның маенда Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Академик Н. Бурденко исемендәге Медицина нейрохирургия тикшеренү үзәгенә квота бирде. Операция ясадылар да аннары өйгә кайтарып җибәрделәр.

Июньдә икенче операциягә алып киттеләр. Шешне алып бетермәделәр. «Алсак, балагыз урын өстендә генә ята торган булып калачак. Шешне үстермәскә тырышырга кирәк», — дип аңлаттылар.

Икенче операциядән соң безгә нурланыш терапиясен үтәргә куштылар. Шуннан соң Санкт-Петербургка бармыйсызмы, диделәр. Мәскәүдә чират зур, Питерга барып була, 1 млн 800 мең сум сорадылар. Стандарт нурланыш терапиясен Казанда гына үтәргә булдык. Онкология үзәгендә УТЫЗ (Альбина апа моны басым ясап әйтте - ИТ) нурланыш терапиясен алдык. Шуннан соң кызым тернәкләнеп китте, мәктәпкә йөри башлады.

Шеш беркая китмәгән: «Балагыз сукыр кала, диделәр»

2020 елның декабрендә кызым аксап йөрергә тотынды, күзләре күрми, каләм тота алмый башлады. Эпилепсия башланды. МРТга алып бардым. Табибларга чаң сугам: нәрсә бу, нишләргә безгә, ярдәм итегез, дип сорашам. МРТ нәтиҗәләре шул ук: шеш урынында тора, үсмәгән дә, кимемәгән дә. Профессорларга, төрле табибларга йөреп арганнан соң, табиблар резервуар Оммайя аппаратын куярга тәкъдим итте. Бу аппарат шешнең басымын бетерә, диделәр. Ризалык бирдем.

Карасалар, шеш күз нерваларын чорнатып, «чәчәк атып» ята икән. Тагын үскән. Мине чакыртып: «Балагыз сукыр кала», — диделәр. Күз күреме ун процент кына булса да бар иде, шуны булса да саклап калып булмасмы, дигән уйга килделәр. Операция уңышлы узды. Шешне алып бетерә торган түгел иде.

«…Ә сезнең шешегез үсә дә үсә»

2021 ел, июнь. МРТ үттек, нәтиҗәләр әйбәт дип кайтарып җибәрделәр. Тик баланың хәле белән канәгать түгел идем. Кызымның язу рәвеше дә үзгәрде, бер күзе янә күрмәстәй булды. Нәрсә соң бу, дип, табибларга мөрәҗәгать иттем. «Без нәрсә эшләтә алабыз соң, документта барысы да әйбәт бит!» — дип кенә боралар.

Россиянең танылган онкологы Ольга Григорьевна Желудковага, йә булмаса Дмитрий Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкология һәм иммунология медицина тикшеренү үзәгенә җибәрүләрен үтендем. Шулай итеп, безнең күрсәткечләрне Мәскәүнең төрле табибларга җибәрделәр.

Ике көннән соң Желудковадан протон нурланышы терапиясен үтәргә, анализларны Германиягә тапшырырга кирәк дигән хат килде. Анализларны тапшыру 300 мең сумга төшәчәген әйттеләр. Ягъни алар безгә яман шешне тизрәк дәвалау ысулын тәкъдим итәргә тиеш була.

Өч көннән соң Санкт-Петербургта дәвалану өчен 2,5 млн акча кирәк дип шалтыраттылар. Операцияләрнең саны күп булу сәбәпле, буш урын булмаганын аңлаттылар. Икенче юлын да әйттеләр: Питерда вакытлыча ике айга пропискага керсәң, Питерда яшәүче кеше буларак, буш урын вәгъдә иттеләр.

Уйламаган, мөрәҗәгать итмәгән бер кеше дә калмады бугай. «Линия жизни» хәйрия фонды ярдәм итүдән баш тартты, Константин Хабенский хәйрия фондында да йә була, йә юк дип кенә әйттеләр. Питерның протон-нурланыш үзәге белгечләре: «Фондларга бик ышанып бетеп булмый, алар озак эшли, ә сезнең шешегез үсә-үсә-үсә», — диде.

Шешне дәвалау блогын Германия табиблары гына ясый ала

Татар блогеры Ләйсән интернетта видеомөрәҗәгать чыгаргач Сибгатуллиннар гаиләсе белән элемтәгә керүчеләр арткан. Бу хәл турында блогер Альбина Фазлыева, «Каенлык» банкет залы кебек аккаунтлардан белеп алганнар, ул башка блогерларга да таралган. Вакыйгалар бөтенләй икенче төрле борылыш алган:

— Шок хәлендә калдым. Ситуация көннән-көн үзгәреп тора… Атна буе Питердан пропискага кеше таптырдылар, инде, Аллаһның рәхмәте, шундый яхшы кешеләр очрады. Бөрбаштан татар җәмгыяте кешеләре ярдәм кулын сузды. Шатлыгымнан, Питерның протон-нурланыш үзәге табибына шалтыраткан идем: «Сезгә Питердан да квота юк», — дип күктән җиргә төшерде.

Шул табиб Динәнең авыру турындагы барлык дискларын җибәрүемне сорады. Казандагы табибыбыз «Питерга барлык дискларны, документларны җибәрдем» дип, мине тынычландырды.

Кызым йөреп ала да, ята, «хәлем китте», — ди. Күз алдымда хәле бетә. Яткач, җавап бирми.

… Питер табибларына документлар барып җиткән. Ләкин протон нурланышы бөтен кешегә дә килешмәскә мөмкин икән. Диагноз дөрес куелган микән, дигән шикләре туды аларның. Диагнозны, әйтүемчә, онколог Ольга Григорьевна Желудкова билгеләде. Чөнки диагнозны дөрес куймыйча да, операция ясау очраклары булган.

Ә тулы диагностиканы — шешне дәвалау блогын Германия табиблары гына ясый ала. Аны бары тик фонд аркылы гына башкарып чыгып була. Минем белән элемтәгә кергән кеше 23 августка кадәр ялда булачагын әйтеп куйды…

«Динә баш авыртуына чыдый алмый»

23 июль, 2021 ел. Динә баш авыртуына чыдый алмый. Шеш ягыннан бер борыныннан кан китте. Хәзерге вакытта без Республика балалар клиник хастаханәсендә. Петербургның протон-нурланыш үзәгенә 11 августта гына кабул итәбез дип вәгъдә бирделәр.

Табиблар безгә Динәнең диагнозын зарарсыз шешнең иң яманы булуын әйтте. Ул шеш кешенең яшәү өчен мөһим булган ноктасында урнашкан: гормон өчен дә җавап бирә, күзләрне, аякларны, кулларны бетерә, ди.

Операция өчен 2,5 миллион сум акча кирәк. Константин Хабенский фонды ярдәм итәбез дип ышандыра. Аннан соң, бүген бер дә көтелмәгәндә бер могҗиза булды — Чистайдан татар блогеры Гүзәл Хөснетдинова 500 мең сум акча күчерде. Мин сүзсез калдым.

Динәгә система бирделәр. Алга таба операциягә әзерләнәчәкбез. Динәнең хәле яхшыруына өметләнәм, чөнки операциягә яхшы халәттә булган баланы гына кабул итәбез, диделәр. Хәле начарланса, алмаска да мөмкиннәр. Петербургта фатир снимать итәргә туры киләчәк дип торабыз. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.

Татар блогеры Ләйсән куйган видео халыкка таралган, күрәмсең. Клиникага килү белән безне берсүзсез танып алдылар. Шунда ук ярдәм иттеләр. Аллаһка шөкер, безнең хәлгә керүчеләр бар. Блогерлардан Альбина Фазлыева һәм тагын бик күп кеше үз битләрендә тараттылар. Барысына да рәхмәтлемен.

Минем кебек бәлагә юлыкканнар байтак. Алар бер-берләренең хәленә керә. Акчалата да булыша. Шалтыратып, киңәшләр биреп торалар, чөнки безне уртак бәла берләштерә. Миннән башка авыру балалар кемгә кирәк? Бу тормышта исәнлек-саулык кына кирәк.

«Үземне хәзер надан кеше итеп хис итәм»

Ана йөрәге бик сизгер була, диләр. Альбина ханым да кызының МРТ нәтиҗәләренә генә ышанмый. Йөрәге урынында булмаган ана тегендә-монда чаба. Шеш үсеп ята, ә МРТ бар да нормаль, яхшы дип күрсәтә. «Шеш үсмәгән», — дип кенә әйтеп тынычландыралар аны…

— Казан табибларыннан нәтиҗәләрне Мәскәүгә җибәрүләрен үтенгәч: «Мамочка, сез безне уңайсыз хәлгә калдырасыз. МРТыгыз динамикасыз дип язылган бит инде», — диделәр. Ирем һәм улым белән атна саен тикшеренергә йөреп гадәтләнгән идек, ә кызымны «Туктале, тикшертеп чыгыйк», — дип кенә кереп чыккан идек бит. Кереп чыктык дип атала инде бу, кызым белән ике ел йөрибез.

Табибларның җавапсыз булуларына шаккатам. «Сезнең монда бик үк яхшы түгел бит әле, Мәскәүгә мөрәҗәгать итеп карыйсызмы әллә?» — дип әйтсәләр, бер хәл. Тик мин баламның хәле ошамый, дия-дия, һаман саен үзем чаптым.

Мин үземне хәзер аңламый торган, надан кеше итеп хис итәм, миннән файдаланалармыни, диярсең. Ә бит бу уен түгел. Хастаханәгә барганда да, бу ике бала әнисе дип танып, ишекне ачып кертәләр. Пропискага кергән кешегә әйләнгәндәй булдым.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына да мөрәҗәгать иттем. «Хастаханәдән кәгазь булса, операциягә урын бирәбез», — диләр алар. Бүгенге көндә квотабыз беткән диделәр.

Питерда урнашырга ярдәм итәргә әзер торган Бөрбаш кешеләре һәркөн шалтыратып, хәлемне белеп тора. Туганыммыни диярсең. Россиянең Сәламәтлек министрлыгына мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Начар булмас микән дип, тавыш чыгар дип куркам. «Тукталып торма», — дип торалар. Ә тагын кая, кемгә әйтим?

«Арыдым мин, аңлыйсызмы…»

Казандагы онкологка: «Хәлебез начар. Нишлик икән?» — дип яздым. Районыбыздагы педиатрга мөрәҗәгать итәргә кушты ул. Ике килде, өч килде. Нишләтсен инде? «Мин сезне Казанга гына җибәрә алам», — диде педиатр. Беренче операциядән соң шулай булган да иде: Казанга барып, кызым палатада йоклап ятты. Ә шеш йокы артериясенә кадәр бәреп чыккан булган.

Хәзер инде нишләргә белгән юк. Кеше алдында оят миңа. Арыдым мин, аңлыйсызмы… Әмма нәрсә генә булмасын, яхшыга юрыйк, диләр бит. Мин дә бар күңелем һәм йөрәгем белән бары тик яхшыга гына өметләнәм, — дип сөйләде Альбина ханым.

Бу язманы эшләгәндә Альбина апа белән өч көн шалтыратышып тордык. Икенче көнне шалтыратканда ул бер минут та йокламыйча төнен үткәргән. Газиз кызын, улын һәм ирен кайгырып, әлбәттә.

«Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас әле»

Сүз уңаеннан, Динә дә, Данис та бик тәртипле, уңган балалар. Динә авырганчы акробатика белән шөгыльләнә, төрле бәйгеләрдә җиңә. Динә яшерми, зур үскәч, аның да медицина өлкәсендә эшлисе килә:

— Хастаханәдә шәфкать туташы буласым килә. Бәлкем, балалар бакчасында эшләрмен.

— Динә, башың әле дә авыртамы?

— Әзрәк авырта.

— Кайчан авырта ул?

— Йокыдан торгач, иртән.

— Дару эчкәч басыламы?

— Әзрәк.

— Мәктәпкә барып укыганың булдымы?

— Бераз бардым. Болай өйгә килеп укыттылар.

–… быел барысы да бетәр, мәктәпкә укырга йөри башларсың, дип тынычландырам Динәне. Монда мәктәп турында уйлыйсы да юк, — диде миңа әнисе.

Данис мәктәпкә барып укый. Аңа физкультура дәресләре ошый икән:

— Зур үскәч президент буласым килә. Минем әйбәт гаиләдә яшисем килә, сүз әйтешүне яратмыйм.

— Бу авыруга ничек карап була инде? — дип кушылды Альбина апа. — Карасаң да, карамасаң да юк… Әни, син генә авырма дип торалар. Нинди зәхмәт бу дип, Татарстанда бармаган, йөрмәгән кеше калмады. Дөрес әйбер түгел бу. Гаиләдән дүрт кеше авырта алмый бит инде?!

Аптырагач, бозым ясаганнар микән, дип тә уйлап куям. Әбиләргә, өшкертүчеләргә күп йөрдек.

Һөнәрем буенча мин — азык-төлек сәнәгате инженер-технологы. Аңлавыгызча, өйдә утырырга туры килә. Кызымның, иремнең инвалидлык пенсияләре бар, шуңа торабыз. Әле бит алай да, табибларга буш кул белән бармыйсың, беләсез инде.

Ул акча гына гаиләне туендырырга җитми. Шунлыктан, яман шеш белән чирләгән ирем дә, әнием дә төзелештә эшли. Үзем дә вакыт булганда заказга чәкчәк пешергәлим, токмач кисәм. Башка чара юк.

— Алла бирсә, барысы да яхшы булыр. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас әле, — дип өметләрен өзми Альбина апа.

***

Барыбыз да язмыш дигән олы диңгездә йөзәбез. Тик язмышның да төрлесе була. Битараф булмаучылар, ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сибгатуллиннарның реквизитларын тәкъдим итәбез.

4276 6200 4243 1761 Сбербанк картасы номеры (Альбина Сибгатуллина).

89872071078 — Сбербанкка беркетелгән телефон номеры (Альбина Сибгатуллина).