Йолдыз Шәрапова: «Шагыйрә булыр өчен миңа елап үсәргә кирәк булган»

Йолдыз Шәрапова Буа районы Яңа Тинчәле авылыннан. Бүген ул «Шәһри Казан» газетасы журналисты. Журналистикада ул 36 ел. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш һәм «Бәллүр каләм» премияләре лауреаты. Йолдыз апаның язмышы, бүгенге журналистика һәм яшәеш турындагы фикерләре - «Интертат»ка әңгәмәсендә.

«Кайчакта бәхет — ул иреңнең носкиен юу»

«Караңгылыкны сүгеп яшәгәнче, бер шырпы булса да кабыз», — ди французлар. Бу — Йолдыз апаның иң яраткан гыйбарәләренең берсе икән. Йолдыз апа үзенең тормышында шырпыны бер генә тапкыр кабызмаган. Ул үзенең ирен дә, биш баласын дә бәхетле итә алган һәм һаман да аларны бәхетле итү максаты белән яши. Ул: «Кайчакта бәхет — ул иреңнең носкиен юу, аңа иртән чип-чиста носки кидертеп, эшкә озату. Моны бары тик аңлау гына кирәк», — ди.

«Әтигә үпкәм зур иде»

Йолдыз апа, гадәттә, каләм ияләренең язмышлары тигез генә бармый. Талантлылар я ятим, я үги…

Килешәм, сеңлем. Мин әнием белән генә үстем. Әтием белән әнием миңа мин бер айлык чакта аерылышкан. Уйлап куям: әгәр тулы гаиләдә үскән булсам, мин гади бер бала гына булыр идем. Бәлки, шигырьләр дә язмас идем. Кешенең бит ике кулы бар: минем бер кулым әнидә иде, ә икенчесе буш калды. Шушы эшсез кулыма мин каләм тоттым. Шагыйрә булыр өчен миңа елап үсәргә кирәк булган.

Әтиегез белән аралаштыгызмы?

Юк, бер дә аралашмадык. Әмма ул үләр алдыннан без бәхилләшергә өлгердек. Туган авылымда авылдашлар очрашуына кайттым. Балаларымны да алып кайттым. Улларым да, үзем дә әти белән күрешергә өлгердек.

Ул 2-3 ел элек үлде. Әтиемне 9 майда җирләүләрен ачык беләм. Әтине теге дөньяга озатырга мине дә чакырдылар, ләкин мин эшем булу сәбәпле бара алмадым.

Балаларыгыз бу очрашуны ничек кабул итте?

Улларымның берсе: «Әни, ул калтырый», — диде. Мин: «Менә шулай, улым, картлыгыгызда еламас өчен, яшьлегегездә хата кылмагыз», — дидем. Әтигә: «Оныкларыңны башларыннан сыйпа. Алар бабайның кем булуын белми үсте», — дидем.

Ул нинди тормыш рәвешен алып барды?

Әтием мулла иде. Гөнаһы күп кешеләр Ислам диненә баса инде ул, гадәттә. Бала калдыру, аны ятим итү — зур гөнаһларның берсе. Аннан соң әниемнең әтинең гармунчы булуын, бераз булса да шигырьләр яза белүен әйткәне бар.

Әтиегезгә карата ачу хисегез бар әллә? Хәтта ничәнче елда җирләнүен дә белмисез…

Балачакта ачу саклаганмындыр, әйе. Алдамыйм, әтисезлектән, ялгызлыктан бик тилмердем. Ул заманда гаиләләр ишле иде: Һәрбер гаиләдә берничә бала. Ә мин үзем генә. Әйе, әнием бар иде. Әмма калганнарның бит әтиләре һәм бертуганнары да бар…Әмма шуны гына әйтә алам: илледән соң мин бер хакыйкатькә төшендем. Ходай шулай кушкан икән, димәк, бу хәерлегә. Язмышка каршы барып булмый һәм аңа каршы барырга кирәкми дә. Күкләр безгә караганда акыллырак.

Аерылышкач, әниегез чыгып киттеме?

Әни, мине күтәреп, өйдән чыгып китте. Без бер фатирга кердек. Әни үзе кыз вакытта торган әбинең фатирына кире кайта. Гомер буе шул фатирда яшәдек. Ул фатирның хуҗасына мин әби дип дәшә идем. Ул чыннан да минем өчен әби кебек иде. Игътибар итсәң, мин күп мәкальләр беләм. Аларның барысын да миңа әби өйрәтте.

Ул әбинең үз туганнары юк идеме?

— Юк, ул ялгыз иде. Аның ире сугыштан кайтмаган, ә кызы ике яшендә үлгән. Без аңа гаиләсен алыштырдык. Әбидә 21 ел яшәдек.

Әниегезнең әтиегезгә кияүгә чыгуы ялгыш булганмы?

Безнең бу хакта бер тапкыр да сөйләшкән юк иде. Әниләр бер ел гына яшәгәннәр. Бәлки ялгышкандыр да, белмим. Әти турында, гомумән, сөйләү юк иде бездә. Фотосурәтләрдә әтиемнең йөзен каләм белән сызгалаганымны әле һаман да хәтерлим. Аңа карата үпкәм зур иде. Шулай да аларның кавышуын ялгыш дип әйтмәс идем. Әтием, әйткәнемчә, иҗат кешесе, хыялый кеше булган. Ә әнием математика укытучы буларак, төпле кеше иде. Холыклары туры килмәгән, күрәсең.

Әниегез башка кияүгә чыкмады?

Юк, 27 яшендә ирсез калды да башка чыкмады. Ничек чыксын инде?! Мине, баласын, кемнең караватына яткызсын соң?! Ул чит ир хатынга ир булса да, балага әти була алмый бит.

Бүген сез ятим…

2003 елда әни үлде. «Әни, син авырсаң — мин үләм», — дия идем. Әни авырмады, шулай да безне ташлап китте. Әнинең мине ташлап китүен авыр кичердем. Ул вакытта кечкенә улым бар иде. Бары тик ул гына мине коткарды. Аны имезеп, елап ятканымны әле дә хәтерлим.

«Әдилә: «Мин аңа кирәк булмаганмын», — ди»

Бүген үзегез дә ятим кыз үстерәсез.

Әйе, ирем белән уйлаштык та, балалар йортыннан кыз алырга булдык. Әгәр мин ялгызлыкның нәрсә икәнен белмәсәм, ул кызны алмас идем дә бәлки. Шуңа күрә язмышыма да, әтиемә дә мин бер дә үпкәләмим. Шулай язган булган, димәк.

Сезнең үзегезнең дә балаларыгыз бар бит. Нигә балалар йортына мөрәҗәгать итәргә булдыгыз?

Ирем Сирин белән дүрт угыл үстердек. Мин дә, ирем дә кыз теләдек. Шуңа күрә кыз алырга булдык. Быел 1 июньдә Әдиләнең безнең кызыбыз булуына 13 ел була. Безгә килгәндә, аңа дүрт яшь иде. 2007 елда телевизордан балалар йортыннан бер сюжет күрсәттеләр. Ирем андагы бер кызга: «Кызым, чык монда, чык», — диде. Әһә, мин әйтәм, бу риза икән. Шуннан соң бер баланы бәхетле итәргә булдык.

Әдиләнең әти-әнисе кайда?

Аның әтисе үлгән, ә әнисенең ата-ана хокуклары юк. Эчә ул, бичара.

Кызчыкның әнисе белән күрешкәне бармы?

Аның әнисе белән күрешәсе килми. Әмма мин аларның аралашуына, күрешүләренә каршы түгел. Әдилә: «Мин аңа кирәк булмаганмын», — ди. Ул аңа үпкәләгәндер, бәлки. Әтисе үлгәч, русчалап: «Бывает», — диде.

Гафу үтенәм, әмма мин дә туры әйтәм. Баланы үз әти-әнисенә нәфрәт белән үстерергә ярамый. Күбесе сездән тора…

Мин бит бер дә каршы түгел, аңлыйсыңмы?! Әле аңа 18 дә тулмаган. Бәлки барысы да үзгәрер.

Әдиләнең сезнең өйдәге беренче көнен искә төшерикче?

Беренче көннән үк безгә әти-әни дип эндәште. Өстәлдә нәрсә бар, бөтенесен җыеп куя иде. Ашамлыкларны да, кайчыларны да — барысын да үзенең киштәсенә тутыра иде, чөнки хәзер, мәсәлән, ипи бар, ә иртәгә ул булмаска мөмкин. Булган чакта качырып куярга кирәк дип уйлагандыр. Үз шкафына качырга икән, димәк, ул аныкы.

Бала алгач, төрле сүзләр ишеткәнсездер?

Аларга акча, дан кирәк булган икән, дип сөйләделәр. «Сез дә алыгыз. Даны да, акчасы да булыр», — дидем. Кеше гайбәтенә төкереп карарга өйрәндем. Бер дә исем китми. Кешене сөйләү — ул бик җиңел. Үзең эшләп кара!

«Иремнең мине яратуын озак вакыт үткәч кенә аңлады»

Ирегез Сирин абый белән ничек таныштыгыз?

Безне ирем белән журналистика таныштырды. Мине командировкага Сарманга җибәрделәр. Бу 1988 еллар иде. Ул елларны мин «Яшь Ленинчы» газетасында эшли идем. Ярый, эшем тәмамлангач, кире Казанга очарга кирәк бит инде. Әмма самолетның очу сәгатьләре үзгәргән дә, ул очып киткән. Шулай итеп, мин Сарманда калдым. Икенче көнне очрарга билетым юк иде. Шушы көнне ук Сирин Казанга сессиягә килә. Самолетта бер урын да юк иде. Шулай итеп мин, Сириннең алдына утырып, 45 минут Казанга очтым.

Тиз арада йөри башладыгызмы?

Без ул көнне хәтта танышмадык та, ягъни мин аның исемен дә белми идем. Әмма мин аңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым, ләкин ул миңа тиз гашыйк булмады. Мине яратуын ул озак вакыт үткәч кенә аңлады. Әмма хәзер ярата!

Нәрсә ул ярату?

Сирин янымда булганда, күктә оча идем. Бик яраттым һәм яратам да. Сириннең миңа: «Ярый әле сине тапканмын», — дип әйтүе генә нәрсә тора?! Олыгайган көнне ирең шундый сүзләр әйтсә, димәк, үткән көннәр заяга булмаган.

Ничек өйләнешергә булдыгыз?

Ул укуын тәмамлагач, Сарманга кайтып китте. Без әллә ни йөрмәдек тә. Сириннең миңа бер тарих сөйләгәне бар иде. Ул берара партия оешмасы сәркатибе булып эшләгән иде. Авылда бер тракторчының әнисе үлгән. Ә Сирин шушы тракторчыга эш кушам дип аларга барган. Тракторчы Сирингә: «Сыерымны сау, сөтне сөз, өй эшләрен эшлә, ә мин эшкә китәм», — дигән. Ә ул өйдә чыннан да хатын-кыз кулы булмаганы сизелеп торган. Шушы мизгелдә Сириннең башына мине дә шушы халәт көтә бит дигән уй бәргән дә мине кияүгә алырга булган. Казанга килеп, мине тапты да өйләнештек.

Кайда яши башладыгыз?

Ул эшләргә кирәк дип Сарманга кайтып китте, мин исә Казанда калдым. Соңыннан, декрет ялына чыккач, мин Җәлилгә кайттым. Сирин исә Чыршылы авылында эшләде. Ул кайтып-китеп йөри иде.

Көнләшми идегезме?

Юк, көнләшми идек, чөнки мин аны ярата идем. Аны миннән дә ныграк беркем дә ярата алмас иде. Гаилә тормышында бер-береңә ышану кирәк.

Яраттым, дисез. Шулай да Сирин абый беренче мәхәббәтегез булмагандыр?

Юк, Сирингә кадәр бер егет бар иде. Аны да үземчә яраттым, әмма аңа бу турыда белгертмәдем. Минем аңа карата булган мәхәббәтем биш елга сузылды. Соңыннан хисләремне әйттем, әмма соң иде инде. Ул, мин дөреслекне әйткәндә, бүтәнгә өйләнергә җыена иде. «Нигә иртәрәк әйтмәдең?» — диде. Әмма ирем Сиринне мин күбрәк яратам. Ул егет барыбер Сирин кебек була алмас иде дип уйлыйм.

Хатын-кызның бәхете ирендәме?

Әйе, хатын-кызның бәхете ирендә, ә ирнең бәхете хатын-кызда. Әгәр хатын көн саен иреннән акча сораса, җитми дип зарланса, алар яши алмаячак. Бер-береңне аңлап яшәү кирәк. Бездә дә акча җитмәгән чаклар булды, әмма шушы авырлыкларны бергә үтәргә кирәк. Аллаһка шөкер, кызым. Мин яшь чакта күзлекле ябык бер ятимә идем. Укый идем дә укый идем. Ялгыз үскәч, балачактан укырга өйрәнгәнмен, уйнарга иптәш юк бит. Ә Сирин күзләремә операция ясатты. Ул минем өчен терәк була белде.

«Гаделсезлекләр белән күп очрашырга туры килде»

Сезне «Сабантуй» газетасыннан куып чыгардылар, диләр…

Әйе, мин «Сабантуй»да 29 ел эшләдем. Пенсиягә чыгарга 1,4 ел калгач, китүемне сорадылар. «Йолдыз апа белән бер дәвер китте», — диделәр. Шундый авыр булды, чын.

Сәбәбен булса да аңлаттылармы соң?

Бер сәбәпсез. Мөхәррир: «Сезнең белән килешү төземим», — диде. Гомер буе шунда эшләдем, тагын ел да дүрт ай эшләсәм, үзем китә идем. Әмма мине эштән кудылар. Бу типтагы гаделсезлекләр белән күп очрашырга туры килде. Шулай да яшәргә кирәк, бирешергә ярамый. «Шәһри Казан»га рәхмәт. Алар эшкә чакырды.

«Сабантуй»лар гафу үтендеме соң?

Әле менә күптән түгел генә: «Йолдыз апа, ярдәм ит», — дип төштеләр. «Ярар», — дидем. «Сабантуй» журналына мин беркайчан ачу тотмадым. Ул бит минем дөньям!

«Шәһри Казан»да эшләү ничек?

Мөхәрриребез Радик Сабировка рәхмәт. Ул киңәш сорый белә. Берәр кая барасы булса: «Йолдыз апа, сез бара алмассызмы?» — ди. Шулай сорый белгәч, ничек каршы киләсең инде?

Татар теле язмышы турында нәрсә дия алырсыз?

Бетәр, диләр. Ә ул бетмәячәк! Татар телен кысалар хәзер, әйе. Әмма уйлап кара: пружинаны кыскан саен, аның потенциал энергиясе, көче арта. Татар теле дә бер сикерәчәк әле. Аның сикерүенә озак калмаган.

Улларыгызның дүртесе дә әле өйләнмәгән. Алар татар кызларын алсын идеме?

Өченче улым: «Өйләнәм», — диде. Алла теләсә, аларны зур юлга бастырасыбыз бар. Ә калганнары әле өйләнергә уйламый. Татар булса, әйбәт булыр иде, әлбәттә. Әмма егетләргә дин буенча рус кызларына өйләнергә ярый, әгәр кәләш ислам динен кабул итәргә әзер булса. Әмма кызларга русларга кияүгә чыгарга ярамый.

Татар журналистикасының бүгенге халәте сезне канәгатьләндерәме?

Бүгенге стильләр белән килешмәсәң, картайган, дия башлыйлар. Журналистикага конвейердан чыккан материаллар тупланмасына караган кебек карыйлар. Бер төймәгә генә басасы, яңа материал чыга. Журналистиканың иҗат булуын онытмаска кирәк. Җаннан чыккан иҗат җимеше генә башка кешенең җанына ирешә ала. «Сары журналистика», — диләр… Артык гайбәткә бирелмәскә кирәк. Әмма шуны әйтә алам: элек укучыларның журналистка карата хөрмәте зуррак иде. Шуны онытмыйк: журналистикада ихласлык һәм гаделлек булырга тиеш.

«Миннән көнләшүчеләр күп»

Татар журналистикасын ник сайладыгыз?

Татар филологиясен тәмамладым. Без «Яшь Ленинчы» газетасын ала идек. Бишенче сыйныфта мин үземә: «Үскәч, журналист булам һәм «Яшь Ленинчы»да эшлим», — дидем. Аттестатымда гел «бишле»ләр генә иде. Әмма медаль гына алмадым, чөнки ул елны күпләр «бик яхшы» билгеләргә тәмамлады. Алар арасында «завуч»ларның, укытучыларның балалары бар иде.

Соң сез дә укытучы баласы бит?

Әнием андый кеше түгел иде. Ялыну, алдау дигән сыйфатлар юк иде анда. Мин үзем дә ялагайларны, ялганнарны яратмыйм. Мин кемнәрдер шикелле бер төрле уйлап, икенче төрле эшләп, өченче төрле сөйләп йөрергә яратмыйм. Күп очракта мин турысын әйтәм, һәм кайчак шушы туры әйтүемнән зыян да күрәм.

Бүген сез - шагыйрә. Китап язып акча эшләп буламы?

Юк, китап язып акча эшләп булмый. Китапны бүләк итәсең, өләшәсең. Китап нәшер итәр өчен акча, иганәче кирәк. Бүген мин 15-16 китап авторы. Шигырьләрем төрле дәреслекләрдә бар, укучылар аларны ятлый. Әмма мин шагыйрә булыйм дип шигырь иҗат итми идем. Бары тик шигырьләрем аша балаларымны тәрбиялисем килә иде.

Балаларны ничек тәрбияләргә кирәк?

Бала: «Алай ит, болай ит», — дигәнне яратмый да, аңламый да. Аның белән уйнарга, ул аңлаган телдә сөйләшергә кирәк. Мәсәлән, балалар эттән курка. «Эт йонында бет яши, ә бет бәләкәй. Син шул беттән дә куркасыңмыни?» — дип тәрбияләргә була. Яисә караңгыдан курыксалар: «Караңгылык үзе яктыдан курка», — дияргә була. Шуны әйтә алам: миннән көнләшүчеләр күп.

Ник көнләшә алар?

Ирем әйбәт, шөкер. Ул эчми, тартмый. Алма кебек биш балам бар. Хатын-кыз бәхете өчен тагын ни кирәк, Алинә? Мин тормышымнан канәгать, шуңа да көнләшәләрдер. Күпләр, язмышка үпкәләп, зарлана.

Гайбәт сөйләүчеләр турында ни диярсез?

Бер-берсенә елмаеп, гөр-гөр килүчеләрне күргәнең бардыр. Шушындый дусларның берсе синең яныңа килеп «дусты» турында гайбәт сөйли башлый. «Әле генә ыштан белән арт як шикелле аерылмас дуслар идегез бит», — дигәнем бар. Андыйларны тиз арада куып җибәрергә кирәк. Ул аны сиңа сөйли икән, димәк, сине аңа сөйли. Гайбәт сүзләрдән арыныр өчен, мунчага кереп: «Кеше сүзе аяк астына», — дип таптанып, чабынырга кирәк.

Яшьлекне сагынасызмы, Йолдыз апа?

Юк, ә сагынучылар күп. Миңа бүгенгесе кадерле. Яшьлегем бәхетсез булмады, әмма мин аны сагынмыйм. Киләчәкне дә уйламыйм. Бүген көн белән яшәп, шуннан ямь, рәхәтлек табам. Менә шул иң зур бәхет тә!

Йолдыз апа белән сөйләшкәндә «ятим», «ялгыз» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Күпме генә аны үзем өчен, укучылар өчен ачарга тырышсам да, ул барыбер тәгаен ачылып бетмәде. Әтисенә булган үпкә, балачакта ялгыз үсүе — болар барысы да Йолдыз апаның сүзләрендә чагыла иде. Әмма бүгенге тормышы турында сөйләгәндә, аның күзләре яна башлый иде. Йолдыз апа: «Кайгының нәрсә икәнен белмәгәннәр буш була. Алай яшәве кызык түгел», — диде. Әйе, кайгы-хәсрәт күрмәгәннәр бәхетнең нәрсә икәнен дә төгәл белмидер. Ә Йолдыз апа белә.