BBC: «Коронавирустан үлүчеләр саны сезонлы гриппныкы белән бер дәрәҗәдә»

Матбугат чараларының игътибары инде айдан артык Кытай коронавирсына юнәлгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, ике ай дәвамында 1875 кеше эпидемия корбаны булган.

Коронавирус корбаннары арасында 86 кеше Хубэй провинциясеннән читтә, ә өчесе Кытайдан чит илләрдә: Япониядә, Франциядә һәм Филиппинда һәлак булган.

Шул ук вакытта АКШта гадәти сезонлы грипптан кыш башыннан бирле 10 мең кеше вафат булган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен сезонлы эпидемия 290-650 кешенең гомерен өзә. Англиядә генә дә ел саен грипптан уртача 17 мең пациент вафат була.

2009 елда Калифорниядә дуңгыз гриппы башлангач, беренче елда гына да кимендә 150 мең кеше H1N1 вирусы корбаны булган. Кайбер мәгълүматлар буенча бу сан 500 меңгә җиткән.

«Би-би-си» басмасының Россия хезмәте Кытай коронавирусының никадәр куркыныч булуын ачыклый.

Үлүчеләр саны күп түгел

Вафат булучылар санын чагыштырып, авыруның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыклау мөмкин түгел. 2009-10 елларда дуңгыз гриппы белән Җир шарындагы 10-20 процент халык чирләгән. Һәм бу контекстта караганда хәтта ярты миллион корбан да ул кадәр куркыныч булып тоелмый.

Үлем очракларын, ягъни вирус йоктырган кешеләр күләменә карата үлүчеләр санын чагыштыру урынлырак булыр.

Статистика буенча, дуңгыз гриппы кебек глобаль эпидемияләр уртача 25 елга бер тапкыр була һәм инфекция йоктырган һәр 100 мең кешенең уртача 10-20 меңе (0,01-0,02 процент) вафат була.

Бүген Кытай коронавирусыннан үлүчеләр саны күбрәк булып тоела. Инфекциянең расланган беренче 100 мең очрагына якынча 2 мең үлем туры килә, ягъни,2 процент чамасы.

Тулаем алганда, төрле тикшеренүләр Covid-19 вирусыннан үлү очракларын 0,5-4 процент дип бәяли.

Бу күрсәткечләрне гадәти сезонлы вирус белән чагыштырып була. Эпидемиология һәм микробиология институты профессоры Виктор Зуев сүзләренчә, «сезонлы грипп инфекциясе вакытында да үлем очраклары шул ук дәрәҗәдә яки күбрәк тә була».

Коронавирустан аермалы буларак, гадәти грипп лаборатория шартларында сирәк ачыклана. Ә Covid-19 буенча рәсми статистика бары тик пациентларның хәле бик начарланып, аларга лаборатор диагностика таләп ителгән очракларны гына исәпкә ала.

Күпчелек экспертлар әйтүенчә, коронавирус йоктырган дистәләгән кеше әле авыр билгеләр кичермәгән һәм табибка мөрәҗәгать итмәгән. Ә кайберләре бөтенләй үзләренең авырганын аңламаган. Димәк, «рәсми» үлем очраклары нык арттырылган булырга мөмкин.

Шул ук вакытта үлем очраклары артыграк та булырга мөмкин. Диагностика ясалган 73 мең пациентның бары тик 18 проценты гына дәваланып беткәнен онытырга ярамый. Калган 82 проценты элеккечә авыру — аларның күпмесе савыгачагын фаразларга гына кала.

Хәер, теләсә нинди авыруның массакүләм таралуы башта гел куркыныч булып тоела. Чөнки катлаулы авыру очраклары үзенә күбрәк игътибар җәлеп итә.

Гарвард эпидемиологы Марк Липсич әйтүенчә, H1N1 дуңгыз гриппының беренче айларында һәр унынчы пациент вафат була дип уйлаганнар. Әлеге бу авыруны йоктыручыларның күбесе чирне аяк өсте кичерүен һәм табибка мөрәҗәгать итмәвен ачыклаганчы шулай булган. Бу очракларны гомуми статистикага өстәгәч, үлем дәрәҗәсе тиз арада 0,1 процентка кадәр төшкән.

Чагыштыру өчен: 2003 елда SARS эпидемиясе вакытында (атипик пневмония) үлүчеләр саны якынча 10 процентны тәшкил иткән. Якын Көнчыгыш респиратор синдромыннан (MERS) уртача алганда һәр өченче кеше вафат булган. Димәк, бу күрсәткеч буенча Covid-19 ул вируслардан нык калыша.

Куркырга кирәкме?

Теләсә кайсы авыруның куркыныч күрсәткече — аның йогышлылык дәрәҗәсе, ягъни авыру йоктырган кешенең ничә кешене зарарларга өлгерүе. Хәтта авыруны җиңел формада һәм сизелерлек билгеләрсез уздырган кеше дә.

Бу очракта Covid-19 чыннан да сезонлы грипптан куркынычрак. Әгәр «гади» вирус белән авыручы 10 кеше уртача 13 кешене зарарласа, Кытай табиблары исәпләвенчә, коронавирус тизрәк тарала: инфекция йоктырган 10 кеше тагын 22 сәламәт кешене зарарларга өлгерә.

Моңа Эксперименталь медицина институтының баш вирусологы Лариса Руденко да игътибар итә. Ул «контактта булган кешеләр өчен вирус бик куркыныч» дигән фикердә.

«Япониядәге лайнердагы очрак шуны күрсәтә — авыру вентиляция системасы аша да эләгергә мөмкин. Анда авырулар үзара контактта түгел, беркая да чыкмыйлар, әмма барыбер авырыйлар, — ди вирусолог. SARS вирусы булганда, Гонконгта астагы катларда яшәүчеләрдән югарыдагыларга вентиляция системалары буенча инфекция күчте. Һава-тамчы юлы буенча йоктыру да бик куркыныч».

Хәер, SARS вирусының йогышлылыгы югарырак — якынча 3 иде, ә кызамык вирусыныкы 12дән дә артып китә.

Шуңа күрә мондый чирләргә шик булганда карантинда булу мөһим.

«Иң мөһиме — карантин, әмма кешеләр моны аңламый. Кешеләрнең Боткин хастаханәсеннән карантиннан китүе — җәмгыять алдында җавапсызлык», — диде Руденко.

Теләсә нинди инфекция таралган вакытта балаларга, өлкән яшьтәгеләргә, йөкле хатын-кызларга, иммунитетлары какшаган һәм хроник авырулары булган кешеләргә куркыныч яный.

Әмма РАЕН вице-президенты Виктор Зуев әйтүенчә, сәламәт кешеләргә коронавирустан куркырга кирәкми. Бигрәк тә Россиядә.

«Кешеләрне матбугат чаралары куркыта, — ди ул. — Бу яңа вирустан килеп чыккан авыру, шуңа күрә реакция шундый көтелмәгән булды. Аның үзенчәлеге — үлем аз булу (2,5 — 3 процент), әмма вирус бик йогышлы.

Профессор Зуев фикеренчә, коронавирусның чираттагы эпидемиясе бик табигый һәм «цивилизациянең без файдалана торган рәхәтлекләре өчен түләү».

«Без ешрак һәм күбрәк йөри башладык, күп кешеләр белән аралашабыз. Димәк, анда үзебездә булган микробларны «алып барабыз». Без бактерияләргә дә, вирусларга да стериль түгел, — дип аңлата ул. — Әмма Россиядә безгә битлекләр дә, вакциналар да кирәк түгел».