Нияз Сабиров: «Татар чәенең тарихы бик зур һәм үзенчәлекле»

Әбекәем иртән уянган төшемә тәмле чәен әзерләп куя иде. Әле дә хәтеремдә, ул чәйнең хуш исе баш миенә кереп, бөтен күзәнәкләрне тутыра. Мәрхүм әбием белән эчкән шул чәйнең тәмен озак эзләдем. Һәм мин аны «ЧәйЧәкStories» бренды белән чыгарылган чәйләр арасыннан таптым .

Бер көнне инстаграм челтәрендә «ЧәйЧәкStories» бренды белән чыгарылган чәйләргә күзем төште. Анда чәйнең нинди генә төре юк. Озак уйламыйча, «ЧәйЧәкStories» бренды кибете директоры Нияз Сабиров белән элемтәгә кердем.

Нияз, яшь егеткә чәй бизнесына карата кызыксыну каян туды?

Мин үзем татар егете, авыл малае. Үзебезнең татар традицияләрен, гомумән татар гореф-гадәтләребезне сакларга кирәк дип уйладым. Мин инде 2015 елдан бирле «Event» индустрия белән шөгыльләнәм. Без махсус программабыз белән татар милли костюмнарын киеп, баяннар уйнап туристларны каршы ала идек. Чәйгә кызыксыну шуннан башланып китте дә инде. Чөнки безнең татар халкы татар чәенең тарихын белми. Ә бит аның тарихы бик зур, бик үзенчәлекле.

Чын татар милли чәенең составы нинди?

Аның составы төрле була. Кара «һинд» чәе мәтрүшкә һәм сөт белән ясала. Менә бу иң милли чәй инде.

Тарихка бераз күз салсак — ул «такта» чәй. Татарлар чәйне сөт белән ничек чәй эчә башлаган соң? Чәйне күбесенчә Кытайдан, Һиндстаннан китергәннәр. Аны зур тартмаларда күн белән төреп алып кайтканнар һәм шуннан эләккән ул печән базарына. Күнгә төргәннәр, чөнки чәй дымны яратмый һәм яхшы караңгы җирдә сакланырга тиеш.

Урыс халкында шундый әйтем бар: «Татарский язык являлся языком дипломатии». Димәк, татар телендә төрекләр дә, башка милләт вәкилләре дә аралашкан. Ә сөйләшү нәкъ менә чәй өстәле артында барган. Татарлар чәй эчертеп, баллы чәкчәк ашатып чәйне дә сатып җибәргәннәр. Байлар сыйфатлы чәйләрне генә сатып алганнар, ә калганы такта итеп җыелган. «Такта чәй»не авыл халкы эчкән. Аның чыгышы каты булган, шул каты булып чыкканга күрә сөт белән эчә башлаганнар. Менә шуннан киткән инде татар халкында чәйне сөт белән эчү.

Мин кечкенә чактан бирле татар милли чәйләрен яратам. Без бит шул чәйләрне эчеп үскән авыл балалары. Шуңа да чәй минем тормышымда аеруча бер урын алып тора. Минем гомердә дә пакетлы чәй эчкәнем булмады. Ничектер шундый тәрбия инде безнең, кунак килде исә, чәй ясарга кирәк. Берәр кая чыгып киткәндә дә, печәнгәме анда, кыргамы, бәрәңге бакчасынамы — чәйне банкага ясап чыгып китәбез.

Ни өчен «ЧәйЧәк Stories» брендын сайладыгыз?

Чәй белән шөгыльләнә башлагач, иң беренче нинди исем булырга тиеш дип бик озак уйладык. Татар тарихында чәй беренче урын алып торса, икенче яктан чәкчәк. Без бу ике сүзне тоташтырдык һәм «чәйчәк» бренды килеп чыкты. Әмма, безнең быел бер компания белән исем буенча бәхәс килеп чыкты. Бүгенге көндә «ЧәйЧәкStories» дип аталабыз. Мин моңа куанам гына, ул безгә туры килеп тора, чөнки инглиз теленнән «stories» «тарих» дигәнне аңлата.

Сезнең аккаунтта популяр җырчыларга багышланган чәйләр дә бар, чәйнең исемнәрен алар белән килешеп куясызмы?

Мин Казан театр училищесын тәмамладым. Бүгенге көндә мин Салават абый Фәтхетдиновның соңгы курсында белем алам. Мин аның иҗатына битараф кала алмыйм. Август аенда Салават абыйның концертлары барганда башыма сувенир чәе итеп «Салават чәе» эшләргә кирәк дигән идея килде. Татар эстрадасына сувенир чәйләрне без бүләккә бирәбез. Мәсәлән Илсөя Бәдретдиновага бүләккә «Мишәр» һәм «Атказанмаган» чәйләрен бирдек.

2015 елдан бирле хәйрия белән шөгыльләнәм. Бүгенге көндә татар эстрадасы йолдызлары белән җидедән артык хәйрия концерты үткәрдек. Шундый форматта мохтаҗ булган балаларга булышабыз.

Чәйнең кайсы сортлары аеруча популяр?

Һәрбер чәйнең үз тарихы бар. «Кышкы», «Мунча» чәйләре аеруча кызыксыну уяткан иде. Бүгенге көндә «Дәртле» чәенә сорау зур. Бу чәй бик файдалы.

Мәсәлән «Авыртма» дигән чәйдә бик үзенчәлекле үләннәр. Ул чәйне көнгә өч тапкыр эчсәң, температура төшә. Бу эксклюзив вариант.

Бар мәсәлән «Зәңгәр " чәй («Мотыльковая орхидея»). Анда чын чәчәк, без аны башка илдән алып кайтабыз. Ул лимон согы һәм бал белән пешерелә. Шулай ук салкын су белән ясала торган чын яшел чәйләребез дә бар.

Бүләккә бирер өчен чәйләрне матур тартмаларга тутырып та эшлибез. Мәсәлән, элек бирнә сандыклары бар иде бит. Шуның альтернатив вариантын уйлап таптык. Андый сандыкны эченә 10 төрле чәй сыя.

Сезнең продукцияне каян сатып алып була?

Бүгенге көндә инстаграм челтәрендә @teasak_ рәсми аккаунтыбыз бар. Без быел күп кенә фестивальләрдә, сабантуйларда эшләдек. «Вкусная Казань» фестивалендә без өченче урын алдык.

12 декабрьдә узган «Киномәүлид» проектында 700дән артык мөселман дин кардәшләребезне татар милли чәе белән каршы алып тордык.

Менә бит нинди чын татар егетләребез бар. Ниязга уңышлар гына теләп каласы килә.

«ЧәйЧәкStories» бренды белән эшләнгән тәмле чәйләрне сезгә дә киңәш итәм, дуслар. Ул чәйләрне түгәрәк өстәл артында әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегез белән җыелып, гөрләшеп эчеп карагыз әле. Балачак тәмен хәтерләткән, дөрес итеп җыелган, дөрес итеп эшкәртелгән искиткеч тәмле чәйләр ул. Үзенчәлекле тартмаларга тутырылган әлеге чәйләрне якыннарыгызга бүләк итсәгез дә, чын күңелдән куанырлар. Миңа да нәкъ менә шул чәй генә әбиемнең хуш-исле чәен искә төшерде.