Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шәһәр халкы кардан зарлана: «Бистә урамнарын кем чистартырга тиеш?»

Кышын кар күп булса, җәй яңгырлы була, ди халык, тик бу карлы кышка балалардан кала сөенүчеләр бармы икән соң? Шәһәребез урамнарының ни дәрәҗәдә кардан чистартылганын ачыкларга тырыштык.

news_top_970_100
Шәһәр халкы кардан зарлана: «Бистә урамнарын кем чистартырга тиеш?»
Салават Камалетдинов

Карлы, матур кышның да үз тискәре яклары бар шул. Урам җыештыручылар да, кар чистарта торган техника да карны көрәп өлгерә алмый — ул һаман явып тора. Кар көртләре белән бергә чистартылмаган юллар, ишегалларыннан зарланып язылган шикаятьләр саны да үсә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ишегалларын кардан арындыру өчен өстәмә техника җәлеп итәргә кушуын язган идек инде.

«Соңгы атна явым-төшемгә бай булды. Буран магистраль челтәрләрдә дә, торак пунктларда да юллар тәртиптә торуның сыйфаты начараюга китерде. Социаль челтәрләрдә гражданнар калдырган шикаятьләр саны биш тапкыр артты. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 50 проценттан артыгы территорияләрне кардан арындыруга кагыла», — ди ТР Президенты.

«Алты тапкыр гариза яздык, карны чистартучы юк»

Шәһәр халкы белән сөйләшеп, урамнарындагы кар көртләре турында белешергә булдык. Коры Елга бистәсендә дә шул ук хәл. Кешеләр үзләре көрәгән капка төпләре генә такыр. Бистәнең үзәк урамыннан үтмәле түгел. Каршыга машина очрамаса ярар иде дип дога укып барасың, чөнки башка китәр юл юк, булса да, машина көпчәкләре ясаган эздән чыгып булмаячак. Рельстан йөрибез бит хәзер. Беркөнне Беренче Сосновая урамындагы күршебез: «Инде 6 тапкыр гариза калдырдым, 6 тапкыр! Килеп карны эттереп китүче күренми әле», — дип зарланып алды.

Халык тракторны көтеп арыгач, акча җыеп, трактор чакыртып урамны чистарттылар. Шәһәребезнең башка бистәләрендәге хәлләр турында шунда яшәүчеләрдән сораштык.

«Безнең Күлле (Озерный) бистәсендә карны җыештыралар. Алай акча җыешкан юк. Карны, гадәттә, безнең бистәдә яшәүче Айрат абый чистарта. Кар яуган саен чистартып тора, бик әйбәт. Кайвакыт ирем үзе дә шулай УАЗ машинасына кар эттергечне куя да, урамыбызны җыештырып ала», — диде Гөлназ Зиннурова. Мондый күршеләр булганда рәхәт инде ул.

 «Ел саен кыш башында акча җыябыз»

«Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов үзе яши торган Вознесенское бистәсендәге карны килеп чистартып киткәннәрен хәтерләми дә. «Беркайчан да кемнеңдер килеп, тиешле булса да, урамны җыештырганы булмады. Мин монда 15нче ел яшим инде. 12 ел элек бер тапкыр чистартканнар иде. Без ел саен урам белән кыш башында ук акча җыешып, машина башыннан 1 мең тракторчыга түлибез. Аллага шөкер, ул безнең урамда яши, аның шәхси тракторы бар. Кар яуган саен чистарта.

Авыл советы бар вакытта анда барып карадым. 2011-2012 елларда кар күп яуганда барган идем: «Минем синеке кебек 100дән артык урам бар, трактор каян җиткереп бетерим», — дип җавап бирде. Шуннан соң йөрмәдем башка. «Безнең урамны кем чистартырга тиеш икән?» — дигән сорау белән фотоларга төшереп, «Народный контроль»гә дә язып карадым. Бер 7-8 ел элек иде бу. Аннан бу эшкә дә кул селтәдем, чөнки файдасы булмады. Тракторчыбыз каядыр киткән иде, урамны кар басты, йөрерлек түгел. Хатыгызны кабул иттек, тегендә, монда җибәрдек, дип торып, бер ун көн вакыт үтте. Без шул вакыт эчендә трактор табып, урамны чистарттык. Шуннан соң алар килеп карап киткәннәр дә, «Ялган таратасыз, урамыгыз чистартылган, көрәлгән», — дигән җавап килде. Шуннан бирле анда да язганым юк.

Үзәк урамны быел, күз тимәсен, кар яуган саен чистарталар, ялап куялар. Киң итеп ачалар. Калган урамнар үзебезгә инде. Акча җыеп чистарттыру әле җайлырак та, кемнедер көтеп утырганчы.

Безнең урамны чистартырга тиешләрдерме, юктырмы, белмим. Салым түлим һәм шәһәр булып саналам икән, урамны да чистартырга тиешләрдер инде дигән фикер дә бар», — диде ул.

Салмачы бистәсендә дә карны өлешчә генә чистартканнар.

«Мин бер тапкыр заявка калдырган идем, килеп чистарттылар. Ул булмаса, бөтенләй чыга алмас идек. Карны чистарталар дип әйтмәс идем, кешеләр үзләре яллап трактор чакыртып эшләтәләр. Үзәк урамны чистартырга килгәннәр иде, анысын күрдем. Үземнең Акташ урамыннан мин Сабантуй урамына килеп чыгам. Анда инде галәмәт, тагын бераз гына кар яуса, чыгарлык түгел. Бистәбездәге вак урамнарны гел үзебез чистартабыз. Муниципалитеттан трактор көтү мәгънәсез. Зуррак машиналар үтә дә алыр, мәсәлән, мин үземнең «седан“ымда чыга алмас идем. Бөтен кеше үтә торган үзәк урамнарны — Мира һәм Овражнаяны чистарталар, ләкин яхшы итеп түгел, быел тагын да начаррак бугай. Югыйсә, ул бит асфальт салынган юл», — дип сөйләде Салмачыдан Рамил.

«Бистәдәге урамнар да чистартылырга тиеш»

«Бистәләрдәге урамнардагы карны чистартырга тиешләрме? Моны кем эшләргә тиеш?» — дигән сорау белән Авиатөзелеш районы төзекләндерү бүлегенә мөрәҗәгать иттек:

«Шәһәр бистәләрендәге карны район администрациясе белән контракт төзелгән оешма чистартырга тиеш. Аларны белгечләр чыгып тикшереп тора.

Кыш буена бер урамга билгеле күләмдә акча бүленеп бирелә. Күлле бистәсендәге бер урамга 6 айга 18 мең сум. Бу айга 3 мең сум дигән сүз. Ул һәр урамга аерым исәпләнә, квадрат метрлардан чыгып. Өченче категорияле урамнар өчен 1 квадрат метр — 13 тиеннән санала, ягъни бу асфальт салынмаган урамнар. Тракторның бер тапкыр чыгып керүе — 2 мең сум тирәсе. Быел кышы да бик карлы бит аның, без бюджеттан артык сикерә алмыйбыз. Бистә урамнарын да вакытында җыештырырга тырышабыз. Моның өчен бүлеп бирелгән акча бик аз, әлбәттә. Кар явып торганда 3-4 көнгә бер көрәлергә тиеш алар. Шәһәр халкының гаризалары (заявка) 5 көн эчендә карала.

Узган елны «Буран» дигән план игълан иттеләр. Моңа бүлеп бирелгән өстәмә акчалар бәрабәренә кар көрәлде, урамнар чистартылды. Техника да җитәрлек, тик механизаторлар, машина йөртүчеләр җитми», — дип аңлатты төзекләндерү бүлеге башлыгы Юлия Князева.

«Ни өчен Коры Елгадагы үзәк урам кардан чистартылмаган?» — дигән сорауга җавап бирә алмадылар, әмма бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә иттеләр.

 «Машиналар аркасында ишегалларын чистарта алмыйлар»

Шәһәр эчендә дә карга бәйле мәсьәләләр ризасызлык тудыра.

«Йорт ишегалдын бик әйбәт чистарталар дип әйтмәс идем. Кар чистартуга барып терәлгәч үк конфликт килеп чыга. Урамны чистартырга техника киләчәген хәбәр итеп, машиналарны алып куюны сорап алдан белдерүләр дә эләләр, йортыбызның ватсап төркемендә дә язалар. Тик барыбер ишетмәгән, белмәгән кешеләр кала. Машиналарын кертеп куялар да, шуның аркасында карны чистартып китә алмыйлар. Ял көннәрендә дә, эш көннәрендә дә килеп чистартмакчы булалар да, машиналар аркасында карны көрәп бетерә алмыйлар. Кайбер кешеләр үзләренең парковка урыннарын билгеләп, махсус блокираторлар куялар. Ул урыннар да чистартылмый кала», — дип сөйләде Казанның Сабан урамында яшәүче Лира ханым.

Шәһәр үзәгендә хәлләр ничек икән дип, Николай Ершов урамында яшәүче танышыма мөрәҗәгать иттем. «Бүген көтәбез инде, килеп җыештырырлар дип өметләнәбез. Янәшә йортларда яшәүчеләр машиналарын үзләрендәге түләүле парковларга куймас өчен безнең ишегалдына куйгалыйлар. Машиналарны алыуларын сорап, подъезга да белдерү язып куялар. Аннан йортның ватсап төркемендә дә хәбәр итәләр. Без алып та куябыз, ә безнең йорттан булмаган кешеләр белми, машиналар шулай ишегалдында кала. Килгән трактор да карны чистарта алмый. Гадәттә, карны көриләр иде, әмма моның хәтле булганы юк иде әле», — диде Гөлсинә апа.

«Гариза, шикаятьләр язарга була»

«Карны чистартыгыз дип гаризалар язган очракта да алга китеш булмаса, нишләргә?» — дигән сорау белән Казанның йорт комитетлары союзы рәисе Геннадий Сомовка мөрәҗәгать иттек.

Бездә Сыртланова урамында йорт тирәсендәге карны берничә тапкыр гына чистарттылар, ә балалар мәктәпкә бара торган сукмак бөтенләй чистартылмый. Заманында гаризалар да яза идем инде. Хәзер ишегаллары урам җыештыручы карамагында. Калганы өчен башка оешма җавап бирә. Кичә һәм алдагы көнне тездән көр ерып йөрдек, бүген көрәп киттеләр инде.

Кар көрәлмәгән, моның өчен акча түләмим дә дип кычкырып булыр иде, аның белән генә эш барса. Кеше түләмәсә, алар бит аны тиз генә бурычлылар рәтенә кертеп куячаклар. Алай эшләгәнче, шикаять язып тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итү яхшырак булачак.

Әгәр дә инде сез язган гаризалардан соң да берни эшләнми икән, бу очракта аның күчермәсен алып, идарәче компанияне эшсезлектә гаепләп, судка мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук шикаятьләрнең күчермәләрен дә беркетү яхшы булыр. Идарә итүче компания подрядчы оешмаларны карап, тикшереп торырга тиеш тә бит, анысы да эшләнми, — дип аңлатты Геннадий Сомов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100