Студентлар көне: йолдызлар укыган чакларын искә төшерә

Педагогика университетына кереп КФУ дипломын алып чыккан Фазлыевлар, лекциядә йоклап киткән Илгәрәй, параларын «тозлаган Гөлсирин, укый-укый каннары чыгып беткән Рузилә Хәертдинова... 25 нче гыйнвар — студентлар көне. Җырчылар үзләренең студент чакларын искә алдылар.
  • 1755 елда императрица Елизавета Петровна Мәскәү университетын булдыру турында карар чыгарганнан соң 25 гыйнвар уку йортының туган көне буларак бәйрәм ителә башлый. Ә 2005 елдан бу көн Россиядә рәсми рәвештә «Россия студентлары көне» буларак бәйрәм ителә.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар студент елларын иң күңелле чаклар дип искә ала. «Без укырга кергәндә уку йорты Казан дәүләт педагогика университеты дип аталса, соңрак Татар гуманитар педагогик университеты булды, аннары КФУ (Казан федераль университеты) дипломын алып чыктык», дип шатлана алар.

Педагогик университетның музыкаль факультетын тәмамлаган яшь җырчы Рузилә Хәертдинова: «Баян классында укыдым, көне-төне баянда уйный идем, шулай әзерләнә-әзерләнә кулларым баян каешына ышкылып тишекләнеп, канап бетә иде.

Студент вакыты, гомумән, кызык булды инде ул. Шушы биш ел тиз үтеп китте. Иң кызык, иң рәхәт чак. Безнең һәрбер көнебез маҗараларга бай иде. Тик шунысы исемдә калган: биш ел эчендә бер тапкыр да клубка барганым булмады».

«Мин музыка көллиятендә, Мәдәният һәм сәнгать институтында укыдым. Иң кызыклы еллар көллияттә укыганда булды. Мин опера жырчысына укыдым, группабыз бик талантлы, акыллы, интеллигент яшьләргә бай иде. Ләкин без күңел ача да белә идек! Шәһәр артындагы санаторийга барып, группабыз белән концерт куеп кайта идек, бушка, күңелле булсын өчен!

Барыбыз бергә театрларга йөри идек. Кабинетта бикләнеп, кичке тугызга кадэр бергә жырлашып утыра идек. Парадан бөтенебез бергә качып кафега китә идек, ә ашханәгә барсак, берничә өстәлне кушып бергә утыра идек.

Үтереп сагындыра шул чаклар!», — дип искә алды яшь җырчы, алып баручы Айсылу Габдинова.

«Мәдәният һәм сәнгать университетында укыдым, остазым Винера Ахатовна Ганиева иде. Беренче курста укырга ашханә һэм җыр дәресләре өчен йөрдем, дәресләрдә эчләр катып бетә иде көлеп! Гадәттә, тулай торакта группадашларым белән тордык, гел нидер уйлап табып, кызык ясый идек — җыен сәнгать кешесе бит.

Шулай, 1 апрель — шаяру көне… Укуда шаярган гына житмәде, тик утырып булмый, группадаш кыз белән старостаны куркытырга булдык… Укудан кайтып килә… Шалтыратам… Мин әйтәм: «Кайт тизрәк, фәлән исемле кызыбыз таблетка ашап аңсыз ята!» (Егете белэн аерылган чаклары иде). Бу курыкты, очып керде!

Мин дус кызымның битен он белэн агартып, күз төпләренә зәңгәрләр ясап, тәрәзә төбенә утырттым, янына дарулар чәчеп бетердем, янына «соңгы хатын» куйдым… Староста очып кереп, калтырап шаккатты, нишләргә белми, теге кызны дөбердәтеп селки, көч-хәлгә түзәбез, шалтырата башлады бу вахтерларга, шунда гына шаяруны туктатырга булдык. Шушы хәлдән соң, бер көн безнең белән сөйләшмәде», — дип сөйләде яшь җырчы Гөлназ Сабирова.

«Түбән Кама шәһәрендә юридик лицейда белем алдым. Анда дисциплина бик көчле иде, иртәнге җидедә полиция киемендә парада утыра идек инде. Шундый тәртипләргә ияләшкән студент булганга, Казан дәүләт консерваториясендәге кагыйдәләр миңа сәеррәк тоела иде. Сәгать унбердә генә башлана торган параларга кадәр ниләр эшлим икән, бигрәк соң башланалар дип уйлый идем.

Консерватория — ул аерым бер дөнья. 2005 елда консерваториянең төп бинасы реконструкциядә иде, бөтен сыйныф бүлмәләрендә бүрәнәләр куелган, «ералаштагы» сыман абынып йөри идек. Бу түшәм безгә аумас микән дигән куркыныч уйлар да бар иде. 25 гыйнвар минем өчен студентлар көне генә түгел, ә туган көнем дә», дип сөйләде «Голос» проекты җиңүчесе, Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина.

«Йошкар-Ола шәһәренең Мари дәүләт университетында бер ел укыганнан соң, минеке түгеллеген аңлап алгач, Казанның Мәдәният һәм сәнгать академиясенә вокал бүлегенә кердем. Студент вакытлары кызык булды. Үзем фатирда яшәсәм дә, дус кызларым янына тулай торакка йөрергә ярата идем. Кутуй урамында урнашкан КДУ тулай торагынының бишенче катында журфак, татфак кызлары, егетләре яши иде. Мин һәрдаим шул тулай торакта күренгәләп торгач, әлеге университетның студенты булмасам да, вахтада пропуск сорап тормыйча, КДУ студенты дип кертәләр иде», дип искә алды популяр җырчы Дилә Нигъмәтуллина.

«Мин җиде ел студент булдым, дүрт ел училищеда, өч ел педагогик университетта укыдым. Тулай торакта яшәгән вакытлар шундый күңелле иде, сагынам. Булат белән дә шунда таныштык, кичләрен гитарага җырлап утыра идек», дип хатирәләре белән бүлеште җырчы Ләйсән Гыймаева.

11 нче сыйныфтан соң Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кергән яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина әле дә студент чагындагы юләрлегеннән көлеп йөри икән. «Алабугада мин иптәш кызларым белән фатирда яшәдем. Вокал укытучым Сәлимә Фәсәховна — бик укымышлы, акыллы, талантлы шәхес. Аны һич алдалап булмый торган иде. Алдагы көнне вокал иде, төне буе җырларны өйрәнеп чыктым, уянып китсәм, парага соңга калганмын. Сәлимә Фәсәховнага шалтыратып «автобуслар йөрми, тукталышта басып торам», дип алдаларга мәҗбүр булдым, үзем караватым янында басып торсам да. «Ярар, Гөлсирин, йоклап калгансыңдыр инде, йокыңны туйдырып төш», диде укытучым. Шуннан соң көне буе вокалда утырып чыктым, ялганым өчен оялдым», — дип сөйләде Гөлсирин.

«Тагын бер кызыклы хәлне әйтми булдыра алмыйм. Укытучы 15 минут дәрескә кермәсә, дәрестән качып китәргә ярый дигән закон бар иде. 20 минут укытучы кермәде, без группабыз белән урамга чыгып киттек, рәхәтләнеп туңдырма ашап, шәһәр карап йөрдек. Тик соңыннан параны тозлаганыбыз өчен бик нык эләккәне дә һаман онытылмый», дип күңелле хатирәләре белән уртаклашты җырчы.

«Мин Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының татар филологиясе факультетын тәмамладым. Диплом алыр алдыннан үземнең сольный концертымны куйган идем, шул мизгелләр бик истә калган. Студент чагымда төнге клубта бармен булып эшләдем. Төне буе эшләп, иртән генә кайтып, душ кереп, университетка йөгерә идем. Шулай бер көнне парада йокыга киткәнмен. Остазым Светлана Хәниповнаның килеп, «бар энем, йокыңны туйдырып кил» дигәннәрен искә төшерсәм, хәзер дә оялып куям.

Тагын бер күңелле вакыйга дәүләт имтиханын тапшырганда булды. Сорауларга әйбәт кенә җавап бирдем, билгем «4» ле белән «5» ле арасында иде. Комиссия әгъзасы «укытучы буласыңмы» дигән сорау биргәч, декан үзе «юк, җырлап йөри бит ул, аның зур хыялы җырчы булу» дип җавап бирде. Шулай итеп дипломыма «4» ле куеп чыгардылар», дип елмаеп студент елларын искә алды популяр җырчы Илгәрәй.