Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әнинең йөрәге моны күтәрә алмады»: Казанда 80 яшьлек әбине талаган ирне хөкем итәләр

Казанда күп катлы йорт янында 80 яшьлек әбигә ташлану турында гаугалы эшне Совет районы судында тикшерә башладылар. Талаудан соң ике көн узуга ханымның йөрәге түзми, ул вафат була. Хәзер туганнары аның үлемендә гаепле ир-атка кырыс җәза бирелер дип өметләнә.

news_top_970_100
«Әнинең йөрәге моны күтәрә алмады»: Казанда 80 яшьлек әбине талаган ирне хөкем итәләр
Елена Саляхова

«Бу һөҗүмнең хатын-кыз үлеменә бер катнашы да юк», — диде гаепләнүче Павел Бикчәнтәевнең адвокаты.

80 яшьлек Лидия Птицынаны талау очрагы Татарстанда яшәүчеләрне генә түгел, Россия халкын да тетрәндерде. 4 апрель иртәсендә таныш булмаган ир-ат Фәйзи урамы, 7нче йорт каршында өлкән яшьтәге ханымны күзәтеп тора. Әби подъезд янына килеп җиткәч, ир-ат йөгереп килеп әбине этеп җибәрә, ә ул егылгач, азык-төлек салынган букча-арбаны алып кача.

Әбигә ташлану мизгелләре күзәтү камераларына эләккән. «Кайнар эзләр» буенча полиция хезмәткәрләре һөҗүм иткән ир-атның эзенә төшә. Ул Казанда яшәүче 32 яшьлек Павел Бикчәнтәев булып чыга. Суд аны тикшерү изоляторына җибәрде.

Йөрәге күтәрмәгән

Әбигә һөҗүм итүнең видеосы социаль челтәрләрдә таралгач, битараф булмаган Казан халкы өлкән яшьтәге ханымга ярдәм итәргә теләп, аңа акчалар һәм азык-төлек алып килә башлады.

«Ул ярдәмгә мохтаҗ түгел иде, шулай да кайгыртучан кешеләрнең булуы күңелле», — дип рәхмәт әйтте Лидиянең улы Александр Птицын.

Александр сүзләренчә, әнисе аңа шундук үзенә һөҗүм итүләрен әйткән. Ул бер мизгелдә ниндидер ир-атның йөгереп килеп, подъезд ишегенә терәп кесәләрен актара башлаганын, берни дә тапмагач, этеп җибәреп арбаны тартып алганын сөйләгән. Сумкада азык-төлек һәм 6 меңгә якын акча булган. 15 мең пенсия ала торган карчык өчен моны җитди зыян, дип саный аның улы.

«Аның өчен бу көчле стресс булды. Ул хәтта сөйләшергә дә теләмәде. Сиңа һөҗүм итеп, стенага терәп кесәләреңне актара башлауның ничек булуын күз алдына китерәсезме?» — дип сөйләде Лидиянең улы.

Бу хәлләрдән соң әнисенең нык куркынган булуын, хәтта урамга да чыгарга базмавын өстәде Александр. Ике көннән соң Лидия улына шалтыратып, үзен кибеткә алып баруын сорый.

«Мин өй янына килеп җиткәч,


әни озак кына чыкмый торды. Өйгә шалтыраттым, трубканы энем алды һәм әни кухняда егылды дип кычкыра башлады. Мин фатирга мендем, ашыгыч ярдәм чакырттым. Килгән табиблар әнинең вафат булуын раслады», — дип исенә төшерде Лидия Птицынаның улы.

Саксызлык белән кеше үтергән өчен түгел, ә «талау» маддәсе буенча хөкем итәләр

Башта Бикчәнтәевкә карата «талау» һәм «саксызлык белән кеше үтерү» маддәләре буенча җинаять эше ачылган була.

Әмма эш Казанның Совет районы судына тапшырылгач, хәзер ир-атның бары тик «сәламәтлек һәм тормыш өчен зыяны булмаган көч кулланып талау» маддәсе буенча гына гаепләнүе билгеле була.

Лидиянең туганнары һәм якыннары әби шушы һөҗүм нәтиҗәсендә вафат булган дип саный. Гаепләнүче Бикчәнтәев кырыс җәза алыр дип өметләнә алар.

«Кече энем инвалид минем. Ул әни белән яшәде, аны карап торды. Әнине кире кайтара алмыйбыз инде. Әмма гаеплене иң кырыс законнар буенча хөкем итүләрен телим», — диде Александр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100