Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Фәйзрахманов вандалларны эзли:«Шамкайны күмгән көнне зиратка полиция чакырттым»

«Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире, журналист Илфат Фәйзрахмановның туган авылы — Арча районы Түбән Оры зиратында чардуганнарны урлаганнар. Илфат Фәйзрахманов вандалларны тотар өчен полиция чакыртып, гариза язган.

news_top_970_100
Илфат Фәйзрахманов вандалларны эзли:«Шамкайны күмгән көнне зиратка полиция чакырттым»
Рамил Гали/архив

— Зиратта кырыйга алып куелган иске чардуганнар тора иде — шуларны алып чыгып киткәннәр. Гөнаһ хәзерге заманда куркыныч әйбер түгел шул, кеше шакшыланды, акча сала торган тартманы да берничә тапкыр җимереп, акчасын алганнар иде.

Зиратта минем әти-әнинең дә иске чардуганнары тора иде. Алар борынгы металлдан эшләнгән, бер генә кеше күтәрерлек түгел.

Шул чардуганнарны өч-дүрт көн элек җыеп алып чыгып киткәннәр. Бер-ике кеше күреп калган, игътибар итмәгәннәр. Черметка тапшырсалар, ким дигәндә, 20 мең сум зиратка файда булыр иде, дип сөйләде кабер казучылар. Бөтен чыгымнар да халык җилкәсендә. Авыл җирлеге бюджетында зиратны тоту өчен чыгымнар каралган булырга тиеш, ләкин аларда акча юк.

«Шамкайны күмгән көнне зиратка полиция чакырттым»

Түзмәдем, Шамкайны күмгән көнне «02»гә шалтыратырга мәҗбүр булдым. Мин булмасам, шулай кала иде. Кичке унда Арчадан инспекторлар килеп җитте, фотоларга төшерделәр, гариза яздым. Полиция хезмәткәрләре аларны вандаллар дип атамады, чөнки чардуганнар каберлек өстеннән алынмаган. Шулай да, минем өчен бу караклар — вандаллар!

Алар урамнан металл эзләп йөргән, аларны «кара халык» дип әйттеләр, чегәннәр дип тә танучылар бар. Ялгыз әбиләрне алдап китүчеләр дә булды.

Хәзерге вакытта якын-тирә җирдән металл кабул итү пунктларын тикшерәләр. Вторчермет пунктында исемлек юк икән. Мөгаен, ул Марий Эл республикасына илтеп тапшырылгандыр. Авылларда бит металл җыеп йөрүчеләр шактый, кул белән тотып карыйлар да яки дөрес булмаган үлчәүләренә куеп, ун килоны өч килограмм дип, кешеләргә бер тиен биреп китәләр.

Юкса, металл кабул итү пунктларына шалтыратып, моны законлы рәвештә дә эшләп булыр иде. Алар үзләре металлны килеп алып китә.

«Каберләр өстендәге чардуганнарны да төяп алып чыгып китәргә мөмкиннәр»

Җинаятьчеләрне ачыклап булмастыр, табылуларына шикләнәм. Берничә пунктка шәхсән үзем барып карыйм, чөнки әти-әнинең чардуганнарын таныйм. Без бу вандалларны өркетмәсәк, кем белә, каберләр өстендәге чардуганнарны да төяп алып чыгып китәргә мөмкиннәр!

Гомумән, бу бик начар күренеш, бөтен республика проблемасы. «Нишләп сез шулкадәр битараф?» — дидем авылдашларга. Бу бер дә минем авылымны бизәми. Хезмәт күрсәтә торган берәр машина авылга керүгә үк полициягә шалтыратырга, машинаның номерын язып калырга кирәк.

Авыл сакланмаган, якланмаган, анда ялгыз әби-бабайлар гына калды. Ә әбиләрнең капкасын ачып кереп, әйбер алып чыгып китү аларга берни тормый. Хәзер буш өйләр күп авылда. Кеше кешене күрми, халык урамга да чыкмый, үтереп-талап чыгып китсәләр дә, беркем берни белмичә кала.

Бер-беребезне саклыйк, яклыйк, - диде Илфат Фәйзразманов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100