"Зират тирәсен койма белән әйләндереп алсак, үлсәм дә риза дидем"

«Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер» дигән күркәм мәкаль бар татарда. Чын күңеленнән изгелек кылган кеше күкрәк киереп мактанып йөрми, бу хакта сөйләгәнне дә яратмый. Лаеш районы Сингел авылына килеп төшкәч, иң элек тирә-юне матур итеп койма белән әйләндереп алынган ахирәт йортына күзем төште. “Әй, былтыр күргән булсагыз сез аны! Ташландык хәлдә иде. Тукай абый шушы хәлгә китерде”, – диделәр.

"Шигырь сөйләгәнгә - Тукай"



 Тукай дигәннәре шушы авылда яшәүче Илгизәр Фәттахов икән. Әмма аны сингеллеләр “Тукай абый” дип йөртә, хәтта аның чын исемен белмәүчеләр дә бар.

 –Без балачакта ул кулына газета яки китап тотып, клуб сәхнәсенә менә дә: “Мин Тукай абыегыз булам, хәзер сезгә шигырь укыйм” дия иде, – ди Илсур Миңнуллин. – Шулай итеп, тәхәллүсе аңа гомергә ябышып калды.

Тукай абыйны авылда белмәгән кеше юк. Аны хәзер читтә яшәүче сингеллеләр дә, күрше авыллар да таный. Чөнки ул – үзе исән чакта ук үзенә һәйкәл салган кеше. Сингел авылы зиратының капка-коймасы бик искергән, урыны-урыны белән череп ауган була. Моңа авыл халкының эче пошамы-юкмы, әмма Илгизәр әфәнденең төн йокысын качыра. Үҗәтлеге, тырышлыгы белән авыл зиратын гөлләр иткән ул. Тик үзе турында язарга килгәч, хәйләләп качарга маташты. “Юк, юк, мине ни дип язарга, зират булды, минем өчен иң зур дан шул менә”, - диде ул.

"Кыенсынып булса да, акча сорадым"



  Әмма “карап китик әле” дип, зиратка менгәч, йомгакны сүтә башлады.

– Күрше авылларга барырга туры килә шулай. Зиратлары матур койма-рәшәткә белән тотылган, чиста-пөхтә. Эх, минәйтәм, менә кешеләрнеке ничек! Аннан кайтам да үзебезнекенә менеп китәм. Карап торам, бер-ике тапкыр әйләнәм. Мәйданы шактый бит. Үземнең моңа җитәрлек акча юк. Болай да калдырып булмый, барыбызга да шунда барасы. Бер-ике атна шулай уйланып йөрдем дә, бар кыюлыгымны җыеп, авылдан чыккан эшмәкәр Рәис Хөсәенов янына киттем. Салмачы бистәсендә яши ул, шәхси автобуслар тота. Кыенсынып кына үз ниятемне сөйләп бирдем. “Безнең зират күлмәксез кеше кебек, бигрәк мескен, рәшәткәләре кыйшайган, ауган”, - дидем. Ул сүземне тыңлады, рәхмәт аңа.

“Илгизәр абый, әйдә оештыр син бу эшне, акча бирәм”, - диде. Аның яныннан очып кайттым. Шундук авылның актив ирләренә бу фикерне әйттем, хуплаучылар да, каршы килүчеләр дә булды. Шулай итеп төзелеш кирәк-яраклары, техника белешә башладык.

"Өстемнән йөк төшкәндәй булды"



Иганәче биргән акчага иң элек авыл зиратының 50 метры тотыла. Матур булгач, Илгизәр абыйның тагын да күңеле үсеп китә. Әмма биргән акча беткәч, яңадан авылдашы бусагасын таптарга кыенсына. Шуннан соң авыл абыстайлары белән киңәшеп, бу изге эшкә халыкны тартырга уйлыйлар. Монда да фикерләр икегә бүленә: биш куллап риза булучылар да, “бер тиен дә бирмим” дип каршы төшүчеләр дә бар. Әминә һәм Сания абыстыйлар өй саен кереп, акча җыеп йөри шулай. Ә оештыру, материал юнәтү – Илгизәр абый өстендә. Өйгә кайтуны, ашарга кирәклеген дә оныта ул бу эш белән мәш килеп.

–Баштарак булмас инде дип йөрсәм дә, азрагына койма тоткач, күңел үсә башлады. Ничек тә ахырына кадәр җиткерергә кирәк, аннан соң үлсәм дә риза, минәйтәм. Матурлыкны күреп, кешеләр дә сокланып китә башлады, рәхмәт тә әйтәләр, күңел үсте шулай. Бу эшне үземнең бик зур бурычым дип саный идем, Аллага шөкер, өстемнән йөк төшкәндәй булды, – ди ул.

Бүген Сингел авылы зиратының 200 метр мәйданы да профнастил белән матурлап әйләндерелгән. Күмәк эш тау күчерә дигәндәй, эшмәкәр, авыл халкы һәм авыл җирлеге белән бергә бик зур эш башкарылган монда. Әгәр моның башында Илгизәр Фәттахов тормаса, тагын дистә елдан зиратның коймалары череп, авып бетәр, аның зират икәнен бары тик кабер ташлары гына искәртеп торыр иде.