Вәсим Вахитов: «Броня белән капланган машинага һөҗүм итүнең мәгънәсе юк» | intertat.tatar

Вәсим Вахитов: «Броня белән капланган машинага һөҗүм итүнең мәгънәсе юк»

Татарстан Республикасы инкассация идарәсе җитәкчесе «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Татарстанда тәүге тапкыр броня белән эшләнгән машиналарны җитештерә башлау, «Ford Transit» фургоннарына техник хезмәт күрсәтү мөмкинлекләре, акчаларның ничек эшкәртелүе һәм Актаныш якташлыгы эшчәнлеге хакында сөйләде.

«Һәр машина контрольдә»

Вәсим Хузаянович, ни өчен Татарстан Республикасы инкассация идарәсе бронядан эшләнгән машиналар ясау белән шөгыльләнә?

Бердән, ихтыяҗ бар. РОСИНКАС системасы елына бронядан капланган 200гә якын машина ала. Шуларның шактыен «Ford Sollers» машиналары тәшкил итә. Үзебездә ясалган машиналар якынча 300 мең сумга очсызракка чыга. Бизнес-план эшләдек, РОСИНКАС президенты Олег Крыловка тәкъдим иттек һәм уңай җавап ишеттек. Ул безгә булыша, рәхмәт аңа.

Икенчедән, без РОСИНКАСның 77 оешмасы арасыннан броня белән капланган машиналар эшләүче бердәнбер завод-җитештерүче булып саналабыз. «Форд Транзит» фургоннарына сорау зур: ашыгыч ярдәм машиналары, мәктәп фургоннары һ.б.

Өченчедән, үзебез ясаганга күрә, "Форд" машиналары арзанракка чыга һәм безгә табыш та килеп тора. Моннан тыш, өстәмә эш урыннары да булдырабыз. Үзегез беләсез, коронавирус аркасында күпчелек оешмалар эшчәнлеген өлешчә туктатты, дәүләттән акча сорыйлар. Ә без, киресенчә, өстәмә эш урыннары булдырабыз. Татарстан инкассациясе башкалардан калыша алмый.

Яңа машиналарның өстенлеге нәрсәдә?

Ягулык 2 тапкырга азрак сарыф ителә. «Форд Транзит» машинасы 100 километрга 11,5-12 литр дизель яга, ә УАЗ машиналарында 100 километрга 24 литр бензин китә. Аерма зур.

Бронядан эшләнгән машиналар Макаров пистолеты пулясыннан, һөҗүм иткәндә, Калашниковның автомат мылтыгыннан саклый. Яңа машиналарда 9-10 камера, «ГЛОНАСС» системасы һәм хәвеф-хәтәрдән саклану төймәсе куела. Эчке якта сейфлар урнаштырыла. Чит-ят кеше машина эченә керә алса да, кыйммәтле әйберләрне ала алмаячак, чөнки кодлаштырылган йозак һәм башка саклау чаралары бар.

Һәр машина контрольдә. Инкассаторларга һөҗүм иткән очракта, бергә эш итәр өчен, Илкүләм гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы белән килешүләребез бар. Без һәрвакыт бергәләп өйрәнүләр уздырабыз. Шуңа күрә броня белән капланган машинага һөҗүм итүнең мәгънәсе юк. Инкассатор булып эшкә урнашу да җиңел бирелми. Бүгенге көндә барлыгы 480 инкассатор эшли.

«Безгә килгән һәр кеше һәрвакыт канәгать булып калсын иде»

Үзегездә машиналар җитештерә башлау өчен документлар артыннан озак вакыт йөрдегезме?

Әлбәттә, тир түгәргә туры килде, рөхсәт 25 июльдә булды. Халыкара идентификацияләнгән код алу турында таныклык һәм башка сертификатларга ия булдык. Хезмәткәрләребезне өйрәттек, әзерләдек. Бронядан эшләнгән башка машина җитештерүчеләрнең тәҗрибәсен өйрәндек.

«Ford Sollers» заводы Алабугада, Казаннан ерак түгел урнашкан. Машиналарның безгә кирәк булган төсе дә завод буяулары белән буялган, өстәмә буятасы юк. Башка төскә буята калсак, 25 мең тирәсе акча сарыф ителер иде. Барысы да машинаны караудан тора. Чит илдә эшләнгән машиналар чыдамрак. Гадәттә, андый машиналар дөрес техник хезмәт күрсәтелгән очракта 10 елдан артык нормаль йөри.

2019 елда бронядан эшләнгән 14 машина булса, быел 25 машина ясарга планлаштырабыз. Әлегә дүрт машина әзер. Аларның барысы да «Ford Sollers» заводы базасында җыелды. Гомумән алганда, машина бүгенге көндә 2 миллион 700 мең сум тора, беренче июльдән бәясе артырга мөмкин. База комплектациясе 1 миллион 900 мең сумга төшә. Бер айга 4 машина җыя алабыз. Бер машинаны җыю өчен 4 кеше кирәк.

Республикада «Ford Sollers» маркалы машиналар күп, алар Татарстанда җитештерелә, сыйфатлы эшләнә. Шуңа да, машиналар булгач, аларга хезмәт күрсәтү дә булырга тиеш дигән карарга килдек. Хәзер без аларга хезмәт күрсәтү өчен программалар булдырдык. Мәйдан әзерләдек, эштән чыккан машинаның сәбәбен белү өчен махсус җиһазлар алдык, хезмәткәрләребезне өйрәтәбез.

Барлык сораулар да Алабугада урнашкан Америка заводы «Ford Sollers”ның генераль директоры Адил Ширинов белән килешенгән. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән дә бу темага сөйләштем. Анда ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары саны өч йөздән артык. Алга таба дәүләт оешмалары машиналары техник хезмәт күрсәтүне бездә үтәрләр дип ышанам. Без моңа әзерләнәбез. Моның буенча тендерда катнашачакбыз.

Кирәк була калса, сертификация үткән автосервисларга мөрәҗәгать итәргә әзер без. Иң мөһиме — эшебезне сыйфатлы итеп башкару. Безгә килгән һәр кеше һәрвакыт канәгать булып калсын иде. Физик һәм юридик затларның машиналарына да техник хезмәт күрсәтеләчәк. Без үзебезне авторизацияләнгән хезмәт күрсәтү үзәге буларак тәкъдим итәбез.

«Банкоматтан халык алган акча — йөз процент ышанычлы купюралар»

Коронавирус вакытында инкассация идарәсе нинди режимда эшләде?

«ВТБ», «Ак Барс» банк, «Газпромбанк», «Россельхозбанк», «Зенит» һ.б. банклар һәрвакыт эшләргә тиеш. Халык азык-төлек, дарулар сатып алу өчен банкоматлардан акча ала. Шуңа күрә без кредит учреждениеләренә, банкоматларга, кибетләргә хезмәт күрсәтәбез. Кризисмы, юкмы — без һәрдаим куелган бурычларны үтәп барабыз.

Барлык инкассаторлар, хезмәткәрләребез эштә. Битлек һәм перчаткалардан гына хезмәт куялар. Һәр машина чыгып китәр алдыннан һәм кайтканнан соң дезинфекция сыекчасы белән эшкәртелә. Бездә медицина хезмәткәрләре дә эшли. Алар инкассаторларның тән температурасын, хәлен тикшереп, сорап тора. Аллага шөкер, бернинди авыру очраклары булмады.

Банкоматтан алган яңа акчалар шулай ук кварцевание (ультрашәмәхә нурлары ярдәмендә һава һәм бүлмәдәге предметларны эшкәртү процессы) аша уза. Банкоматтан халык алган акча — йөз процент ышанычлы купюралар.

Шулай ук, без банкомат өслекләрен дезинфекцияли башладык. Ашыгыч ярдәм машиналарына да техник хезмәт күрсәтәбез. Шунысын да искәртим, коронавирус чорында барлык хезмәткәрләребезнең хезмәт хакы шул килеш калды.

«Инкассаторлар бервакытта да кыен хәлдә калдырмый»

БДИ бланкаларын таратуда да Сезнең хезмәткәрләр зур өлеш кертә. Быел да сораулыкларны тарату эшенә җәлеп ителдегезме?

Коронавирус булу сәбәпле, Россиядә укучылар тугызынчы сыйныфтан соң имтиханнар тапшырмадылар. Әмма унберенче сыйныфтан соң уздырыла торган БДИ калды. Без тендерда җиңдек. Имтиханнар өченче июльдән башлана. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рособрнадзор белән барысын килештердек. Хезмәт күрсәтәчәкбез, бернинди тоткарлыклар да булмаячак.

Имтихан билетларын өченче июльдән тарата башлыйбыз. Машиналар, хезмәткәрләр әзер. Эшләү тәҗрибәбез бар. Безгә бер тапкыр да кисәтү ясаганнары булмады, андый очрак күзәтелмәде.

13 сентябрьдә узачак Татарстан Президенты сайлауларына килгәндә исә, шулай ук июльдә тендер уздырылачак. Без дә анда катнашачакбыз. Нәрсә генә булса да, без һәрвакыт әзер. Инкассаторлар бервакытта да кыен хәлдә калдырмый.

«Эстафетаны яшь буынга тапшырасы килә»

Вәсим Хузаянович, Сез инкассация идарәсендә дә, шул ук вакытта Актаныш якташлыгын да җитәклисез. Бу вазифаларны башкару җаваплылыкны сорыймы?

Күп еллар Казан шәһәрендә Актаныш районы якташлыгын җитәклим һәм бу эшне бик теләп башкарам. Мәдәният, сәнгать, район җитәкчеләре, Актаныштан чыккан күренекле кешеләр белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләшәбез. Якташларга, яшь буынга композиторларыбызны, сәнгать әһелләрен күрсәтәсебез килә. Күптән түгел легендар җырчыбыз Әлфия Авзалованы искә алу, аның рухына дога кылу чарасы булды.

Ягылмаган биналарда, атка утырып арбада яисә чаналарда авылдан-авылга барып, чыгыш ясаган кешеләр — даһилар. Шуңа да яшьләргә үрнәк күрсәтәсе, аларга татар мәдәнияте рухын сеңдерәсе килә. Актаныш якташлыгында җәмәгать эшләрен бик яратып башкарам.

Минтимер Шәймиев — Россиянең хезмәт герое, республикабызның беренче Президенты. Туган ягы — Актаныш районы Әнәк авылында бюсты эшләнеп килә. Аны кем генә белми! Ул татар халкы өчен зур шәхес. Шушы кешеләр белән ничек горурланмыйсың, ди. Шулар үрнәгендә эстафетаны яшь буынга тапшырасы килә.

«Күпкә түзгәнне, азга да түзәрбез»

Республикада Сабантуйларны уздырмау турында карар кабул ителде. Ә Актаныш районы авылларында Сабантуй булырга мөмкинме?

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Роспотребнадзор белән киңәшләшеп хәл итә. Иң төп бурыч — халыкның зыян күрмәве. Сабантуйда күп халык җыела. Хөкүмәт җитәкчеләре дөрес карар чыгарган дип уйлыйм. Кешенең сәламәтлеге яисә Сабантуй кирәгрәкме? Шуннан чыгып, республика җитәкчеләре акыллы, зирәк хәл итә. Халык та дөрес аңлар. Сабантуй быел узмыйча калса, берни дә булмас. Алла боерса, вазгыять яхшыра башлагач, театрлар да эшли башлар, концертлар да булыр.

Исән-сау булыйк, авырмыйк. Туганнарыбызның, дусларыбызның авырмавы — безнең өчен иң кирәклесе. Күпкә түзгәнне, азга да түзәрбез.