Нургали Миңнеханов турында: «Лесхоздагы һәр делянканы җентекләп тасвирлап бирә иде»

24 мартта Саба лесхозының легендар директоры Нургали Миңнехановның тууына 90 ел тулды.

Аның исеме белән бу тармакның кардиналь яңарышы гына түгел, ә кешеләрнең табигать һәм үз-үзләре белән гармониядә яшәүнең аерым фәлсәфәсе дә бәйле. «Республика Татарстан» газетасының Нургали Миңнехановка багышланган язмасын тәкъдим итәбез.

Башлангыч нокта

Лесхоз бистәсенә шәһәр ыгы-зыгысыннан арып, күтәренке кәеф белән килдек. Язма әзерләүдән тыш, кешеләрнең кулланучылар цивилизациясен һәм экология принципларын берләштергән урынны да күрәсе килде.

Элегрәк монда булган кешеләрнең сөйләгәннәре шик уяткан иде. Шау-шулы мегаполистан нибары ике сәгать ераклыктагы, өстәвенә урман сәнәгате оешмасы янындагы җирдә мондый хәлнең мөмкин булуы әллә ни ышаныч тудырмады. Ул бит бөтенләй башка күзаллау уятырга тиеш. Ләкин хәтта тәрәзә артында үзгәреп торган күренешләр дә гүя гармония бар ул дип кабатлый иде. Казаннан Теләчегә кадәр апрель уртасына хас күренешләр озатып барды. Ә менә Саба районына якынлашканда инде эри башлаган, әмма әле тирән карлы март ае хөкем сөрә иде.

— Урман дым тарта дип юкка гына әйтмиләр бит, — дип елмая урман хуҗалыгы тарихы музее мөдире Рузия Газизуллина. — Кешеләрнең табигатькә карата мөнәсәбәте Нургали Миңнехановныкы кебек булса, бәлки климат та үзгәрмәс иде дә…

Бистә музее экспозициясенең шактый зур өлеше Татарстан Президентының әтисенә карата түгел, ә данлыклы урманчы-новатор буларак Нургали Миңнехановка багышланган. Матур агач бина иске леспромхоз конторасы проекты буенча төзелгән. Дөрес, ул вакытта, 1962 елда яңа директор аны идеаль хәлдә күрә алмый. Ул да ябылу алдында торган оешма хәлендә булган. Элгәре чорда хәзерге бистә урынында (бары тик территориаль мәгънәдә генә) булган Гороховое поле авылы да күңелдә өмет уятмаган.


Нургали Миңнеханов белән эшләгән кешеләр әйтүенчә, ул 60 мең гектарлы урман хуҗалыгындагы һәр делянканы җентекләп тасвирлап бирә алган.

Тузган торак, кыйшаеп беткән бараклар һәм юлсызлык — караңгы тайгаларга хас мондый шартларда яшисе дә, эшлисе дә килми. Бу вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә сәләтле кеше кирәк була. Теләсә нәрсә белән идарә итәргә риза кеше түгел, ә урман тармагындагы чып-чын белгеч кирәк була.

Леспромхозны сазлыктан тартып чыгару нәкъ менә Нургали Миңнехановка насыйп була. Аның һөнәри багажында Лубян техникумында алган белемнәр дә, урманчы булып эшләү тәҗрибәсе дә була. Ә тормыш чыныгуын ул Тын океан флотында хезмәт иткәндә уза. Аның эшкә карата сак мөнәсәбәтен җитәкчелек, ә соңыннан ТАССРның урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев та билгели. Министр тәкъдиме белән обкомның беренче секретаре Фикрәт Табеев кабинетында хәлиткеч «димләү» дә була. Һәм аны директор итеп билгеләү турында карар кабул ителә.

Зур ышанычны акларга кирәк була. Беренче булып нәрсәгә тотынырга? Нормаль эш өчен ким дигәндә юл проблемасын хәл итәргә, кадрлар мәсьәләсен контрольдә тотарга, кешеләргә нормаль яшәү шартлары булдырырга кирәк була. Болар барысы да акча һәм эшче көчләр җәлеп итү өчен бик оста эшләнгән килешүләр таләп итә: киеренке җитештерү планын да беркем гамәлдән чыгармый.

Кисмәгез, егетләр…

Ә шул ук вакытта урман кимеп бара. Товарлык нарат үзагачы усак утыннарыннан да азрак була. Әйе, моңа объектив сәбәпләр дә булган — сугыш һәм аннан соң халык хуҗалыгын торгызу. Әмма, йомшак кына әйткәндә, табигать-анага хөрмәт-ихтирам югалткан кайбер җитәкчеләрнең алга таба карап эш итә белмәүләре дә сәбәп була. Саба составына кергән Шәмәрдән урман хуҗалыгы өлгергән һәм өлгереп килә торган ылыслы агачларның барысын да диярлек кисеп бетергән була. Агач кисү бөтен җирдә алып барылган, урманда гектарлаган ачык урыннар барлыкка килә…

Мондый күренеш теләсә кемне сагышка күмә. Ә кайгыртучан хуҗа гына түгел, урманны чын-чынлап яраткан һәм белгән Нургали Миңнеханович турында әйтеп тә торасы түгел. Нургали Миңнеханов белән эшләгән кешеләр әйтүенчә, ул урман хуҗалыгындагы 60 мең гектарлы һәр делянканы җентекләп тасвирлап бирә алган.

Алда фаҗига көтеп торганын аңлап, Саба директоры урманны сакчыл куллану турында озаклап уйлый һәм кайбер нәтиҗәләр ясый. Ләкин яңа алымны кертеп җибәрү өчен бер теләк кенә аз була: кимендә фәнни дәлилләү кирәк була. Һәм аны ТатЛОС — Татарстан урман тәҗрибәсе станциясе бирә. Киләчәктә Россия һәм Татарстанның атказанган урманчысы Александр Иванович Мурзов тырышлыгы белән ылыслы-яфраклы урманнарны әкренләп кисү технологиясе эшләнелә. Миңнеханов Мурзовны үз хуҗалыгына алып килеп, бергәләп бу масштаблы эшнең стратегиясен һәм тактикасын билгеләгәннән соң аның реаль кулланылышы башлана.

Нургали Миңнеханов социаль һәм экологик юнәлешле җитештерүнең уңышлы булуын раслый.

Әйтик, нарат урманын товар халәтенә китергәнче кимендә 60 еллап вакыт кирәк. Уйламыйча яшел массивларны тагын да күбрәк кисеп, без бер мизгеллек табыш өчен киләчәк буынны табигый байлыктан мәхрүм итәбез. Ә әкренләп, сайлап кына кисү, урманны туктаусыз үстерергә, җитештерергә ярдәм итә. Әмма, бу алымның күренеп торган өстенлегенә карамастан, новаторларны берәү дә кочак җәеп хупламаган. Янәсе, бу кәгазьдә генә матур, ә чынлыкта проблемалар һәм чыгым гына китерәчәк. Чөнки урман эченнән аерым-аерым агачларны кисеп алып чыгуга караганда, делянканы тулысынча кисү күпкә тизрәк һәм җиңелрәк бит. Ләкин Миңнеханов башка юл булмавын аңлый һәм үҗәтләнеп яңа технологиянең өстенлекләрен яклый.

— Аңа бер дә җиңел булмаган, — ди Россиянең атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре һәм Татарстанның атказанган икътисадчысы, Саба лесхозының элекке икътисадчысы Зоя Мөгтәсимова. — Алда баручыга башкаларга караганда һәрвакыт авыррак. Тик безнең директор беркайчан да бирешмәде, ул бик көчле кеше иде.

Әмма вакыт Нургали Миңнехановның хаклы булуын раслый. Һәм бүгенге көндә дә лесхоз ул керткән алым белән эшли, ярты гасырга якын алдынгылар арасында бара. Урман куллануның баштагы ысулына каршы, урманның һәр промысел гектарында үзагач күләме бер ярымга арткан. Оешма табигатькә зыян салмыйча гына үсә, Татарстанның төньяк өлешендә урманнарны табигый юл белән торгызуны һәм бөтен экосистеманы саклауны тәэмин итә.

Иң кыйммәтле байлык — кешеләр

Лесхоз бистәсендә бер мең чамасы кеше яши. Халык составы тотрыклы — моннан китүчеләр сирәк. Биредәге кебек авыл табигате һәм үрнәк шәһәр уңайлылыклары берьюлы булган җирне беркайда да табып булмыйдыр, мөгаен.

Ясле-бакча, мәктәп, поликлиника, мәдәният йорты, үзәкләштерелгән газ һәм су белән тәэмин ителеш, үрнәк юллар — бу уңайлылыклар барысы да Нургали Миңнеханов тырышлыгы белән булдырылган. Планлы күрсәткечләргә ирешүдә ул бервакытта да кешеләр турында онытмый.

— Җитмешенче еллар ахырында минем әни ашханәдә эшләгәндә, Нургали Миңнеханович каяндыр килгән кешеләрне яхшылап сыйларга куша, — дип сөйли Рузия Газизуллина. —Бу гади генә кешеләр түгел һәм киләчәктә алар бистәне төзүдә ярдәм итәчәкләр — газ һәм су кертәчәкләр дип әйтә. Чәй эчү өчен сезгә чәйнеккә суны краннан агызырга һәм плитәгә генә куярга кирәк булачак дип әйткән. Һәм берникадәр вакыттан соң бу чынбарлыкка әйләнә. Газ район үзәгенә караганда безнең бистәгә иртәрәк керә. Сиксәненче елларда анда бары тик үзәк урамнарга гына асфальт түшәлгән була. Ә бездә үзебезнең асфальт заводы барлыкка килгәч, бөтен урамнар, тыкрыклар һәм сукмакларга да асфальт салынган була.

Нургали Миңнеханович пенсиягә чыккач та үз бистәсе турында онытмый. Урман эшен яшь кулларга тапшырып, ул Мишә авыл советы оештыруга ирешә. Лесхозда яшәүчеләргә һәр белешмә өчен сигез чакрым ераклыктагы авылга йөрмәсен дип тырыша. Һәм бертавыштан авыл советы рәисе итеп сайлана.

— Хәтта чын-чынлап танылган кеше булгач та, ул беркайчан борын чөеп йөрмәде, — дип исенә ала авыл советында бухгалтер булып эшләгән Фирдания Латыйпова. - Кешеләргә гади һәм итәгатьле мөнәсәбәттә булды, күпләргә ярдәм итте. Беркайчан да авырлыклардан курыкмады, күзләре начар күрә башлагач та эшләвен дәвам итте. Кайвакыт миннән кычкырып газеталар укуымны сорый иде, барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга теләде. Буш вакытында шахматлар белән мавыкты. Һәм нәкъ яраткан уенындагы кебек төгәл һәм уйланылган карарлар кабул итә иде.

— Лесхоз җитәкчесе буларак, Нургали Миңнеханович үзенә дә, башкаларга да таләпчән иде, әмма беркайчан да кешелеклелеген югалтмады, — дип өсти Зоя Мөгтәсимова. - Хезмәткәр белән эш турында сөйләшә башлаганчы, һәрвакыт гаиләсе, көнкүреш шартлары турында кызыксына иде. Миңнехановлар үзләре бик тыйнак яши иде. Күп сүзле булуы белән аерылып тормады, озын-озак киңәшмәләр уздырмады, күп дигәндә унбиш минут — йомгаклар ясарга, проблемаларны билгеләргә, бурычлар куярга. Ә калганнары эш барышында.

Кеше ихтыяҗларына игътибарлы булу - директорның үзенчәлекле сыйфаты. Мәсәлән, эшчеләргә торак төзү өчен махсус кирпеч цехы булдыралар. Ел саен 25 фатир тапшырыла.

— Кайвакыт бу ике бүлмәле фатирлар була, тик еш кына хәзер әйтелә торган коттеджлар, особняклар иде, — дип елмая Зоя Хәсәновна. — Гаиләләр аларны «комплект» белән, ягъни зур участок, мунча, сарай һәм капка-коймалы килеш тулысынча бушка ала иде. Бу чират буенча, оешманың үз акчаларына башкарылды. Асфальт заводы барлыкка килгәч, без пычрак ерып йөрүнең ни икәнен оныттык. Хезмәт хакын тоткарлау бөтенләй башка сыймаслык хәл була иде.

«Без бер генә халыкның да гореф-гадәтләренә һәм диненә хөрмәтне югалтмаска тиеш»

Лесхоз директоры матди байлык белән генә кызыксынып калмый. Безнең әңгәмәдәшләр сүзенә караганда, ул гаҗәеп педагогик талантка, артык сүзләрсез, кайвакыт бер күз карашы белән дә кешегә нәрсә дә булса аңлату сәләтенә ия булган. Ул үзе өчен үзенчәлекле мәдәни-дини фәлсәфә дә уйлап чыгарган. 1988 елның 8 мартында бистәдә күрелмәгән сәбәпләр аркасында мәчет яна. «Раштуаны эш көне дип игълан иткән өчен безне Аллаһ җәзалады», — дип тыныч кына әйтә Нургали Миңнеханович. — Без бер генә халыкның да гореф-гадәтләренә һәм диненә хөрмәтне югалтмаска тиеш».

Профессиональлек һәм кешелек сыйфатларын, туган ягына булган мәхәббәтне, дөньяга карашын ул ихтыярсыздан үз тирәсендәге кешеләргә дә сеңдергән һәм әйтерсең, аларны уңышка юнәлдергән. Моңа үз балалары да, шәкертләре дә мисал. Аның укучылары арасында республиканың ике урман хуҗалыгы министры да бар. Аның турындагы истәлекләр Саба урманчылыгы каршындагы сквердагы бюст кына түгел, ә хәзерге чорда яшәгән кешеләрнең эшләре, уй-ниятләре дә.