Мулланур Вахитов һәйкәленә Казан үзәгендәге калкулыкта урын табылырмы?

Казан үзәгендә татар шәхесенә куелган иң зур һәйкәлләрнең берсе - Мулланур Вахитов һәйкәленең язмышы нинди булыр? Проект буенча калкулыкны өстән аска кадәр кисеп галерея ясарга җыеналар. “Татар-информ” һәйкәлнең язмышын ачыкларга тырышты.

Һәйкәл торган урында Милли китапханә төзелергә тиеш дигән план да бар иде. Бу план кабул ителмәде. Калкулыкта “Казан чишмәләре” биек йортлы торак комплексын төзү проекты да кире кагылды. 

Калкулыкта сәүдә үзәге төзеләчәге турында карар инде кабул ителгән, ул шахмат мәктәбе артында булачак. Казан шәһәре администрациясе һәм Татарстан Президенты каршындагы шәһәр комиссиясенең Вахитов һәйкәле урнаштырылган калкулыкны үзгәртү турындагы планнары узган ел азагында кабул ителде.  “Дайнамик Глобал” төрек компаниясе тәкъдим иткән Espace сәүдә үзәге проекты хупланды.

Шәһәр комиссиясенең соңгы утырышы калкулыкны төзекләндерүгә багышланган иде. Утырышта катнашучылар - мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, президент ярдәмчеләре Олеся Балтусова һәм Наталия Фишман, Татарстан төзелеш министры киңәшчесе Николай Васильев, танылган архитектор Герман Бакулин төзүче компания вәкиленнән җир асты галереясын төзү һәм калкулыкны кисүнең максатка никадәр ярашлы булуын сораштылар. Территорияне төзекләндерү буенча инвестор өчен техник биремне бергәләп әзерләргә кирәк дигән фикердә тукталдылар.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман узган атнада матбугат конференциясе вакытында Вахитов калкулыгындагы төзелеш эшләре турында фикерләшү Казан халкы өчен кызык түгел дип белдерде. Ул бу урынның шәхси милек һәм “бина төзелеше килешенгән” булуын һәм “тәкъдим ителгән проектта Пушкин урамына барып тоташа торган җәяүлеләр агымын көйлисе калды” дип әйтте.

Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге утырышында оешма рәисенең урынбасары, танылган архитектор-реставратор һәм Россия Мәдәният министрлыгының аттестацияле эксперты Фаридә Зәбирова игътибарны Мулланур Вахитов һәйкәленең яңа урыны ачык билгеле булмауга юнәлтте. Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова калкулыкның структурасын үзгәртү, капиталь төзелеш алып бару шәһәрнең тарихи өлешендәге зоналарны саклау проектын бозуын әйтте.

Һәйкәлне әсәрнең авторлары йә аларның варислары белән киңәшмичә күчерү, архитектура-ландшафт проектын үзгәртү авторлык хокукларын бозу була. Революционер һәйкәленең авторы - Мәскәү скульпторының улы Григорий Орехов “Татар-информ”га һәйкәлнең язмышына карата фикерләре белән уртаклашты.

“Бу һәйкәлне иҗат иткән вакытта ландшафтның нинди булачагын күзаллау проектның мөһим өлеше булган. Һәйкәлгә күтәрелгән баскычлар, зоналарга махсус бүленгән калкулык һәм башкалар - барысы да архитектура ансамбле. Аның үзәгендә Вахитовка һәйкәл урнашкан”, - дип искә төшерде “Татар-информ” әңгәмәдәше. 

Григорий Орехов әтисе кебек үк скульптор, заманча, абстракт формалар жанрында иҗат итә. "Татар-информ" аңардан төрек компаниясенең проекты белән танышып, аңа бәя бирүне сорады. Сезнең игътибарыгызга да бу проектны тәкъдим итәбез. Анда Мулланур Вахитов һәйкәле юк. Алсу төс белән билгеләнгән урын бар, әмма анда һәйкәл булачакмы, башка әйберме - билгесез.

Төркия архитектура бюросы проекты белән танышкач, Мулланур Вахитов һәйкәле авторының улы: “Композиция ягыннан караганда, минем әти ясаган Вахитов һәйкәле бөтенләй исәпкә алынмаган”, - дип әйтте.

- Һәйкәл икенче, хәтта өченче планга китә, урынсыз кебек тоела. Һәйкәл композиция үзәгендә булмый. Монда архитекторларның да автордаш булып исәпләнә башлавын әйтергә кирәк, - дип аңлатты Григорий Орехов.


Мулланур Вахитов һәйкәле - шәһәр үзәгендәге иң билгеле һәйкәлләрнең берсе, татар шәхесләренә куелган һәйкәлләр арасында иң зурларыннан. Калкулыктагы һәйкәл проектын берьюлы дүрт автор эшләгән. Болар – Мәскәү скульпторы Юрий Орехов, башкала архитекторлары Александр Степанов (Россиянең халык архитекторы, РААСН академигы) һәм Валентин Петербуржцев (СССРның төзелеш буенча комитеты урынбасары), шулай ук ул вакытта Казанда баш архитектор булып эшләгән Миннур Агишев. Гранит педъесталда басып тора торган 12 метрлы бронза монументны тантаналы рәвештә 1985 елның 22 августында ачканнар.

“Һәйкәлне ачканда мин үзем дә булдым, миңа ун яшь иде. Әлеге көнне бик яхшы хәтерлим. Совет заманында Казан җитәкчеләре безнең өчен елга буйлап тур оештырды, үзләре дә рәхәтләнеп бәйрәм итте – Казан өчен бу бик зур вакыйга булды. Бу – минем әти башкарган эш, аны илтеп куйдылар, урнаштырдылар... Белмим, әлеге персонаж хәзерге вакытта нинди дәрәҗәдә актуальдер, әмма Казанда урын шулкадәр аз калганмыни соң? Инде бу урынга да керешкәч?!” – дип аптырый Григорий Орехов.

Скульптор теләсә кайсы һәйкәлнең тарих булуына басым ясады. Бөтен дөньядагы һәйкәлләрне, геройлары уңай яки тискәре булуга карамастан киләчәк буыннар төрле вакытлардагы тарихны күрә алсын өчен куялар.

- Мин тарихи урыннарны саклап калу яклы. Нәрсәне дә булса яңадан төзүгә каршы мин, чөнки бу очракта тарих сөртелә. Әлбәттә, архитектурада уңышлы реконструкцияләр дә була. Мәсәлән, Луврдагы кебек. Пыяла пирамида төзеделәр һәм бу урынга халыкны тагын да ныграк җәлеп иттеләр. 

Бу гомуми тенденция – нәрсәдер төзеп куялар, күз күреме өчен киңлек тә калмый. Бөтен җирдә бизнес, коммерция... Мин мондый эшләргә сак һәм зәвык белән якын килү яклы. Бу калкулыкны яхшырта торган реконструкция ясарга мөмкин. Әлбәттә, шәһәр халкы бу эштә актив катнашырга тиеш, чөнки барысын да сак кына, табиблар әйтмешли, зыян салмыйча гына, башкарырга кирәк, - ди скульпторның улы.

Моннан тыш, Григорий Орехов кешеләр күңеленә хуш килмәгән идеяләрне кабат тикшерергә кирәк һәм бу эш мәҗбүри дип, ассызыклап әйтте. Ләкин моның өчен гражданнарның актив катнашуы таләп ителә.

“Мәсәлән, Мәскәүдә халык бик төпле итеп үз фикерен белдерә. Чыннан да ниндидер начарлыкка китерергә мөмкин булган очракта, үз шәһәреңне кайгыртып эшләргә кирәк. Шул вакытта нәтиҗә яхшырак булуы ихтимал”, - дип сөйләде Григорий Орехов.

Мулланур Муллаҗан улы Вахитов 1885 елда Пермь губерниясендә сәүдәгәр гаиләсендә туа. Иң билгеле татар революционеры. Укыганда ук марксистик түгәрәккә керә. 1905-1907 елгы революциядә катнаша, Фрунзе, Гамарник кебек шәхесләр белән аралашып, мөселман студентларның яшерен түгәрәген төзи. Февраль революциясеннән соң Казанга килә, шәһәрдә совет властен урнаштыруда катнаша. Ленин кушуы буенча Эчке Россиянең мөселманнар буенча комиссариатын оештыра. Татар-Башкорт совет республикасы турында карарга кул куя. 1918 елга Казанны аклар алганнан соң кулга алына һәм атып үтерелә. Мулланур Вахитов исеме химкомбинатка, урамга, мәйданга һәм Казан районнарының берсенә бирелгән. 1985 елда шәһәр үзәгенә аның һәйкәле куела.