«Бер көндә 350 мең сумымнан колак кактым»: ничек мошенниклар тозагына эләкмәскә?

Казанда яшәүче Наталья Бирюкова өчен яңа эш эзләү зур күңелсезлекләр белән тәмамлана. Ул биржада уйнаган өчен зур табыш вәгъдә иткән мошенниклар тозагына эләгә. Үзен алдауларын башына да китермәгән ханым аферистларга 350 мең сум бирә. Бу хакта тулырак «Татар-информ» репортажында.

«Зур җитәкче буласың дип ышандырдылар»

Казанда яшәүче 47 яшьлек Наталья Бирюкова узган елда берничә ай буе эш эзли. Ул интернетка үз резюмесын урнаштыра һәм берничә көннән аңа «BostonRGrouр"та вакансия тәкъдим итәләр.

«Казанда оешманы киңәйтү сәбәпле, офис ачыла һәм шунда директор эзлибез, хезмәт хакы 100 мең булачак, диделәр. Мондый тәкъдимнән баш тарта алмадым һәм икенче көнне үк очрашуга киттем», — дип исенә төшерә Наталья.

Анда Натальяга оешманың биржада уйнавы, ягъни валюта курсына ставкалар кую белән шөгыльләнүен әйтәләр. Филиал җитәкчесе булыр өчен Натальяга трейдинг буенча укырга тәкъдим итәләр. Янәсе, шул очракта ул әлеге вазыйфага иң яхшы кандидат була һәм баш җитәкче белән әңгәмәнең икенче турын уңышлы уза алачак.

«Уку дәвамында миңа даими рәвештә, нәкъ менә трейдинг — иң яхшы кертем дип тукып тордылар. Бер атнадан соң мин моңа шикләнмәдем дә инде», — дип сөйләде Наталья.

Наталья әйтүенчә, укуны 29 яшьлек Роберт уздырган, ул Натальяны биржадагы уенга акча салырга күндергән.

«Ул компаниядә эшләү дәверендә Чистай урамыннан фатир сатып алуын сөйләде. Әле моның белән генә дә тукталып калмаган — тагын берничә фатир сатып алырга һәм аларны арендага бирергә җыенган», — дип сөйләде зыян күргән ханым.

Натальяны биржа уенында яхшы акча эшләп булуына тулысынча инандыру өчен, аңа ставкалар ясарга кирәк булган сайтны күрсәтәләр. Шуннан соң, Роберт белән бергә, ханым кредит алу өчен банкларга бара.

«Минем кредит тарихы яхшы иде. Менеджер минем белән банкларга йөрде, гаризалар җибәрде. Соңыннан мин 350 меңгә кредит картам булуын искә төшердем һәм тыныч күңел белән аны «бастырдым», — дип сөйләде ханым.

Шунысы игътибарга лаек, сөйләшергә барыр алдыннан Наталья Интернетта оешманы тикшергән. Аларның мошенниклар булуы турында бернинди мәгълүмат та булмаган. Ул бернидән дә шикләнмичә, аларга биржа уенына кертү өчен акчаларын биргән. Берничә атна буе ул үзенә шалтыратып, Мәскәүдән баш җитәкче янына чакыруларын көткән. Әмма Натальяга беркем дә шалтыратмаган.

«Шунда мин шикләнә башладым, оешманы тагын тикшерергә тотындым. Интернетта аның исемен яздым һәм аларның мошенниклар булуы турында язылган сайтка юлыктым. Ә башта әйтерсең шайтан үзе минем күзне каплаган иде», — дип уфтана Наталья.

Мошенниклар тозагына эләккән башка кешеләрнең тарихы Натальяны шаккаттырган. Ул шунда ук Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы идарәсенә барган да гариза язган. Ул югалткан акчаларын кире кайтарып булмаса да, мошенникларны тотарлар һәм кырыс җәза бирерләр дип өметләнә.

Киберялганнан ничек сакланырга?

«Биржа уены, криптовалюта кертеме — финанс пирамидаларының яңа төре», — дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы идарәсе бүлеге башлыгы Руслан Дәүләтяров. Аның сүзләренчә, соңгы ике елда кибермошенниклар тозагына Татарстанда яшәүче 500 кеше эләккән. Гомуми зыян 120 миллионнан артып киткән.

Кагыйдә буларак, мошенниклар үз корбаннарын Интернетта яки сәүдә үзәкләрендә эзли. Аларны зур керем һәм матур тормыш турында «әкиятләр» сөйләп җәлеп итәләр. Кызганыч, күпләр моңа ышана да.

Кибермошенниклар кармагына эләкмәс өчен, беренче чиратта, Россия Үзәк банкы сайтын карарга, өйрәнергә кирәк, дип киңәш итә Руслан Дәүләтяров. Анда биржада уйнарга мөмкин булган рәсми оешмаларның исемлеге күрсәтелгән.

«Әгәр кем дә булса инвестицион эшчәнлек башларга тели икән, яң яхшысы — лицензияле оешмалар белән эш итү. Хәзерге вакытта Россиядә алар дүртәү, алар Үзәк банк сайтында күрсәтелгән», — диде Дәүләтяров.

Аларның сайтында курыкмыйча үз аккаунтыңны теркәргә, исәп-хисап счеты ачарга була. Аннан акчаларны урларлар һәм биржада уйнарлар дип куркырга кирәкми.

Әгәр кертемче башка оешма белән эшләргә тәвәкәлли икән, бу очракта Федераль салым хезмәте базалары һәм суд приставлары хезмәте буенча аның турыда мәгълүматны тикшерергә кирәк, дип киңәш итә Руслан Дәүләтяров. Моннан тыш, офиска килгәч, оешманың норматив документларын, финанс исәп-хисапларын, лицензиясен сорарга була.

Оешма чит илнеке булса, ул һичшиксез, Россиядә теркәлгән булырга тиеш. Ә аның вәкилләрендә һәм хезмәткәрләрендә хезмәт килешүе булырга тиеш. Аларны шулай ук күрсәтүләрен сорарга була.

«Кешеләрнең хезмәт килешүләрен күрсәтеп, үзләренең оешманың рәсми хезмәткәре икәнен раславы — табигый хәл, — диде Дәүләтяров. — Кеше мошенниклар тозагына эләккән икән инде, тиз арада гариза язып, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта югалган акчаларны кире кайтару мөмкинлеге бар».