Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавыш бирәбез: иң матур үгез сыны кайсы районда?

Һәр район, һәр оешма үзенең ишегалдын Яңа елга төрле кар сыннары белән бизи. «Интертат» киләчәк 2021 ел символы — үгезләрне барлады.

news_top_970_100
Тавыш бирәбез: иң матур үгез сыны кайсы районда?
pixabay.com/ru

Быел Кыш бабай һәм Кар кызы янына күбесе кардан үгез сынынэ да ясап куйганнар. Кар күп булмаса да, һәркем үзенчә тырышкан.Төрле район үзәкләрендә, авыл җирлекләрендә ясалган үгез сыннарының фотосын тәкъдим итәбез. Шулар арасыннан иң яхшысын сайлап алып булырмы икән?

1. Әлеге яшел төстәге үгез Мамадыш районыныкы, авторы — Роберт Сәләхетдинов.

2. Мамадыш шәһәре «Светлячок» балалар бакчасында Альбина Мөбәрәкова менә шушындый ягымлы үгез сынын ясаган. Комментарий калдыручылар барлык фигураларны да бик матур дип тапкан.

3. Азнакай районы үгезенең скульпторы — Тәлгать Җәлилов. Бу фото астына кешеләр: «Шушы үгездән куркып, барлык чирләр дә китсен иде», «Яңа ел уңышлар, җиңүләр, исәнлек белән килсен иде», — дип теләкләрен дә язып калдырганнар. Авторын мактап, үгезнең шәп булуын да әйткәннәр.

4. Аксубай районы юл төзелеше хезмәткәрләре үгезләрен биеккә үк менгереп ясаганнар. Бу үгезгә комментарий калдыручылар да шактый. «Шәп тазартаканнар моны аксубайлылар», «Моны симертәсе дә юк», «Юл хезмәткәрләре карга аптырамыйлар, үз кулларында булгач», — дип көлеп тә алганнар. «Вирусны сытып китсен», «Бәләкәй күседән зыян күп булды, зур үгездән миһербанлык көтәбез», — дип теләкләрен дә язып калдырганнар.

5. Саба үгезе. «Чын нәсел үгезе», — дигән берәү. Комментарийлардан бу үгезнең кардан түгел, ә гипстан ясалганы аңлашыла: «Җәйгә дә кала әле бу үгез ,гипстан булгач», — дигән ул.

6. «Балтач газы» идарәсе кардан зур үгез сыны ясаган. Комментарийларда: «Булмаган кардан ниләр генә ясамый болар», — дип сокланганнар.

7. Яшел Үзән районында Руслан һәм Марсель исемле егетләр биеклеге 4,5 метр, ә озынлыгы 9 метр чамасы булган үгез сыны ясаганнар. Аны буяган мизгелне видеога төшергәннәр. Кызганыч, әлеге аккаунтта нишләптер үгезнең яхшы фотосын куймаганнар.

Комментарийларда халык бу кадәр карны каян табуларына шаккаткан. «Афәрин, егетләр», — дип авторларын да мактаганнар. «Шушы үгез тизрәк короновирусны куып җибәрсен иде», — дигән теләктә калганнар.

8. Яшел үзән районының Олы Яке авылынды яшәүче Илгиз Назыров гаиләсе үзенең өй алдын менә шундый үгез сыны белән бизәгән.

9. Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында яшәүче Фәния һәм Вәгыйз Салиховлар гаиләсе ишегалларын бизәү конкурсында барлык фантазияләрен эшкә җиккәннәр. Әллә чын, әллә ясалма икәнен бер караудан гына аерып та булмый. Күпчелек: «Беренче урын аларга», — дисә дә, «Коточкыч, әллә чын үгез башы инде», «Абау, үлгән үгез башы», — дип аптыраучылар да табылган.

10. Ютазы районы Урыссу бистәсенең «Яңарыш» паркы һәм мәдәният йорты каршына кардан сыннар ясап куйганнар.

11. Сарман районының «Батыр» спорт мәктәбе хезмәткәрләре киләчәк 2021 ел символон алтын төстә ясаганнар.

Үгезләр күп, үгезләр төрле, ә теләк берәү генә — киләчәк Яңа ел имин булсын!

Биредә кардан ясалган иң яхшы үгез сынын сайлау бара. Сез дә күңелегезгә хуш килгәненә тавыш бирегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100