«Бала хәсрәтен берәүгә дә күрсәтмәсен»: Анапага ялга киткән Гадел комада ята | intertat.tatar

«Бала хәсрәтен берәүгә дә күрсәтмәсен»: Анапага ялга киткән Гадел комада ята

Анапага ял итәргә киткән Зәйнуллиннар гаиләсе диңгездә бер генә көн коенып кала. Кечкенә уллары Гаделне машина бәрдергән, хәзер ул хастаханәдә, комада.

Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри дип юкка гына әйтмиләрдер инде ул. Аксубай районы Иске Ибрай авылында яшәүче Зәйнуллиннар гаиләсе ял итәргә баргач бәхетсезлек очрагына тарый.

Гаилә 19 июнь көнне Анапа шәһәреннән ерак булмаган Благовещенская дигән поселокка ялга килә. Марат һәм Лилиянең 8 яшьлек улларын машина бәрдерә. Хәзер Гадел комада. «Анапага ял итәргә килгән җирдән… бер көн диңгездә коенып калды улым, — дип сөйли башлады әни кеше. — Чума-чума, рәхәт дия-дия йөзде улым.

Гадел үзе бик сак малай бит ул. Авыл башыннан машина килсә дә, туктап, узып киткәнен көтеп, юлны чыкмыйча тора иде. Күрәчәк булгандыр инде…» — дип сыкрана Лилия ханым.

Диңгездән кайткач, балалар — Гадел, апасы Әмилә һәм әтиләре балалар мәйданчыгына чыгып керергә уйлыйлар. «Мин арендаланган йортта ашарга пешереп калдым. Балалар мәйданчыгына уйнарга барган җирдән Гаделне машина бәрдергән. Әтисе белән апасы басып калган, бу юлны йөгереп чыгып киткән. Кызым әйтә: «Бер машина да юк иде, каяндыр барлыкка килде», — ди. Машина бәреп киткәч, башы белән асфальтка килеп төшкән. Ачык баш мие җәрәхәте, хәзерге вакытта улым комада. Баш сөяге чәрдәкләнгән иде. Башка сынган, яраланган җирләре юк. Көтәбез, реанимациягә кертмиләр. Бөтен өмет — баш миенең артык зарарланмавында.

Гадел бер аңын югалта, бер аңына килә. Менә шулай булды башта. Елый, кычкырып елый үзе. Күзен ача да, сөйләшә дә алмый. Үзе минем тавышны ишетә. Реанимациягә алып кереп киттеләр. Анда да елаганын ишетеп ишек төбендә басып тордым. Бераздан тынды. Табиб шунда: «Ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырдык, балагыз комада», — диде. Баламның хәле авыр, тотрыклы. Бүген томография ясаячаклар. Без дүрт күзләп көтеп утырабыз. 3 сәгать саен хастаханәгә шалтыратып торабыз. Ялы да, диңгезе дә кирәкми…

Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урынына каядыр 100 метр барып җитмәгәннәр. Шунда хәтле барып тормыйбыз бит үзебез дә, турыдан йөгерәбез дә чыгабыз.

Монда ял итүчеләр дә, машиналар да бик күп. Шушы бистәдәге юл шәһәр юлы кебек. Шул тар юллардан көненә меңәрләгән машина уза, бигрәк тә ял көннәрендә. 1-2 көнгә килүчеләр дә бик күп», — ди Лилия.

«Истәлеккә дип үзен фотога төшерде»

21 нче майда Гаделгә 8 яшь тулган. Әти-әнисе аңа велосипед бүләк итә. Йөрергә өйрәнгәндә егылып, бәрелеп бөтен аяк-кулларында күгәрек эзләре булган малай: «Әни, мин Анападан бер күгәрек җирсез кайтам, монда минем велосипедым юк», — дип әйткән булган.

«Бала үзе дә сизенгән кебек. Күрше малаена үзен фотога төшерә беркөнне. „Менә дустыма истәлеккә калдырам әле, әни. Мин бит әле бик озак кайтмаячакмын“, — дигән була. Без бер генә атна булабыз монда дигәч, төшермәде аннары. Ел буе акчалар җыеп көттек бу ялларны, барысын да туры китерергә тырышып. Килдек тә, бер көн ял итеп калдык…» — ди ул.

Лилия үзе укытучы, ире зоотехник. «Мин кияүгә соң чыктым. Гаделне дә 36 яшемдә таптым. Бала хәсрәтен Ходаем берәүгә дә язмасын. Мин аны үземнең әниемә карап беләм. Моннан 18 ел элек 3 курс студенты иде, энемне югалттык. Юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булды. Әнинең бер төн эчендә чәче ап-ак булган иде. Әни дә бик кайгыра, елый.

19 көне килдек. Монда без арендага йорт алып торабыз. 26 сына кадәр түләнгән. Аннары ирем белән кызым кайтып китәләр, мин калам инде. Балам Анапа хастаханәсендә. Анда кадәр автобус белән йөрисе була. Балам комадан чыгар дип өметләнәм», — ди әни кеше.

Гаделне бәрдергән машина йөртүчесе дә аның хәлен белергә хастаханәгә дә килгән. «Яшь кенә бер малай ул. Бер көнгә генә Краснодар төбәгеннән ял итәргә килгән булган. „Мин ягулык салу станциясенә керергә тиеш идем, эх, шунда кергән булсам“, — дип үзе дә кайгыра, елый. Хастаханәгә дә килде. Ярдәм итәм дип тора инде ул. Ул җәяүлеләр кичүенә җитәрәк тизлекне дә киметкән, аннан соң арттыра гына башлаган вакытына туры килгән Гаделнең йөгереп чыгуы. Алгы фарасына эләгеп башы белән асфальтка төшкән», — ди Лилия.

«Яхшы кешеләр күп икән»

Энесен күз алдында машина бәрдергәч, Әмилә куркып калган. «Кыз юлга чыга алмый менә. Кичә елап ятмасын дип, әтисе белән пляжга җибәргән идем. Юк, юл аша чыга алмый. Такси белән кайтканнар. Җәяү барырга курка, машинадан курыкмый үзе. Аңа да психолог ярдәме кирәк булуы ихтимал. Бар көткәнебез — улыбызның комадан чыгуы. Әле аякка басарга, реабилитациягә дә акча күп кирәк булачак, диләр. Табиблар әлегә кирәкле даруларның барысы да бар диделәр. Мондый хәлдә беренче тапкыр калдым, нәрсә уйларга да, эшләргә дә белмим», — ди Лилия. Хәзер әни кеше өчен иң мөһиме — улының комадан чыгуы.

Зәйнуллиннар гаиләсендәге фаҗига турында Лилиянең дуслары төрле ватсап группаларына язып та җибәргән инде. Гаиләгә ярдәм йөзеннән акча җибәрүчеләр дә бар икән. «Мин шаккаттым кешеләрнең яхшылыгына. Әллә каян, мин белмәгән кешеләрдән ярдәм килә. Анапада яшәүче татар кешеләре шалтыратып, «Нинди ярдәм кирәк, кирәк булса, бездә торырсыз», — диючеләр дә бар. Бөтенесенә дә Аллаһының рәхмәте яусын инде.

Кемгә, кая язып, ничек рәхмәт әйтергә дә белмим. Битараф калмаган һәммә кешегә дә бик зур рәхмәт. Мондагы ерак туганымның ире рус милләтеннән. «Ну, сез — татарлар, афәрин, бөтен Россия буйлап булышалар бит», — ди ул. Яхшы кешеләр күп икән бит», — дип Лилия кат-кат рәхмәт укыды.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

2202 2001 6462 6481 Сбербанк картасы

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89172359690 (Зайнуллина Лилия Альбертовна)