Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин чыгышы: балаларга тагын 10 мең сум бирелә, байларга салым арта

Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать белән чыкты. «Интертат» аның чыгышындагы төп пунктлар хакында.

news_top_970_100
Путин чыгышы: балаларга тагын 10 мең сум бирелә, байларга салым арта

Балаларга тагын акча бирелә

Июль аенда ата-аналар 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә акча ала алачак. Ярдәм чарасы 28 миллион балага бирелә.

«Июнь аенда түләүләр алган кешеләргә икенче тапкыр акча автомат рәвештә күчереләчәк. Ярдәм күрсәтүгә кабат гариза язарга кирәкми. Шундый ук автоматлаштырылган түләү механизмы 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дә кагыла», — диде ул.

Ниндидер сәбәп аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кешеләр моны гади һәм уңайлы формада: дистанцион рәвештә яки Пенсия фонды бүлеге аша эшли ала.

Коронавируска каршы алдан күрелгән чаралар уннарча мең гомерне саклап калды

Россиядә коронавирус белән көрәш февраль азагы — март башында ук башланды. Бу дистәләрчә мең кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итте, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

«Эпидемиягә каршы көрәш тышкы контурда ук башланды. Безнең чикләрдә санитар яклау чаралары берьюлы көчәйтелде, һәм алар үз ролен уйнады, беренче һөҗүмне кире кайтарып, 1,5-2 айга эпидемияне тоткарларга мөмкинлек бирде», — диде ул.

Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусы таралган вакытта сәламәтлегенә җаваплы караган һәр кешегә рәхмәт белдерде.

«Кадерле дуслар, сезнең барыгызга да үз сәламәтлегегезгә һәм якыннарыгызның иминлегенә җаваплы каравыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Үзара ярдәм өчен, Россия гражданнары буларак эпидемиянең иң куркыныч этабы аша, барлык уңайсызлыклар, чикләүләр һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы авырлыклары аша горур рәвештә узуыгыз өчен рәхмәтлемен», — диде Россия Президенты.

Укучыларга БДИда уңышлар!

«Тиздән бөтен Россия буенча, шул исәптән авылларда да Бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак укучыларга уңышлар телим. Бу уңайдан авыл яшьләренә, авыл укучыларына мөрәҗәгать итеп әйтәсем килә. Сезгә үрнәк булырлык кешеләр бар! Сезнең әти-әниләрегез чәчү кампаниясен уңышлы уздыру өчен барысын да эшләделәр», — диде Россия башлыгы.

Ул югары уку йортлары һәм мәктәп укытучыларының кыска вакыт эчендә дистанцион эш форматына күчә алуын искәртте. Бу мәктәпләрдә дә, көллиятләрдә дә, вузларда да уку елын тоткарлыкларсыз тәмамларга мөмкинлек бирде.

Быел БДИ тапшыру 3 июльдә башлана. Имтиханнарны бары тик имтихан нәтиҗәләре югары уку йортларына керү өчен кирәк булган чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшырачак.

Табибларга июль һәм август өчен дә түләячәкләр

Covid-19 йоктырган авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре июль һәм август айларында да акчалата түләүләр алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә хәбәр итте.

«Агымдагы айда, июнь аенда, турыдан-туры федераль түләүләрне генә дә 350 меңгә якын медицина хезмәткәре, шул исәптән 71 меңнән артык табиб алачак», — дип хәбәр итте ул.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, эпидемиягә каршы көрәш дәвам итә, хастаханәләрдә, ашыгыч ярдәм станцияләрендә дә шундый ук киеренке эш бара, шуңа күрә барлык түләүләрне июль һәм август айларына озайтырга дигән карар кабул ителгән.

«Шул ук вакытта стимуллаштыручы түләүләр һәм өстәмә түләүләр салымнардан азат ителеп кенә калмый, бу түләүләр отпусклар акчаларын исәпләгәндә дә исәпкә алыначак», — дип ачыклык кертте РФ Президенты.

Ул өстәмә түләүләр социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, педагоглар, психологлар, медицина персоналы өчен дә каралган, дип өстәде. Алар өчен түләүләр 15 сентябрьгә кадәр озайтылды.

Россиядә 17 миллионнан артык тест ясалган

Россиядә яңа коронавирус авыруына 17 миллионнан артык тест үткәрелгән, дип белдерде ил Президенты Владимир Путин.

«Россия бүген дөньяның зур илләре арасында мең кешегә үткәрелгән тестлар саны буенча алда бара. Мондый масштаблы тест үткәрү хисабына без авыруны башлангыч стадияләрдә ачыклый алдык, хәтта ул яшерен, симптомсыз үтсә дә. Димәк, инфекция йогу чылбырын өзү мөмкинлегенә ирешә алдык», — дип ассызыклады ул.

Хәзер 14 федераль фәнни үзәк вакцина булдыру өстендә эшли. Клиник сынаулар инде башланды, әмма препаратларның куркынычсызлыгына һәм нәтиҗәлелегенә ышана алу өчен, тикшеренүләрнең тәмамлануын көтәргә кирәк.

Табышы 5 миллионнан артканнарга салым арта

Еллык табышы 5 миллион сумнан артканнарга салым 15 процентка кадәр артачак. Айлык хезмәт хакы 400 мең сумнан артыграк булганнар табышының 13 процентын түгел, 15 процентын дәүләткә түли. Бу бюджетка 60 миллиард сум өстәмә акча кертәчәк. Өстәмә табыш авыр хәлдәге балаларны дәваларга, кыйммәтле медикаментлар алуга тотылачак.

Россиядә НДФЛ табыш күләменә карап исәпләнми. Бу зур табыш алучыларны да салым түләүгә этәрү максатыннан эшләнгән. Хәзер исә күбрәк табыш алучылар күбрәк салым түли башлый.

Төбәкләр коронавируска каршы көрәш өчен 100 миллиард сум компенсация алачак

Путин төбәкләргә 100 миллиард сум бүләргә йөкләмә бирде. Бу акча коронавируска каршы көрәшкә тотылачак. Моңа кадәр эпидемия һәм ул китергән зыянны каплау өчен 200 миллиард сум бирелгән иде.

Шулай ук юллар төзү өчен дә 100 миллиард сум бирелә. Беренче чиратта, нәтиҗәле эшләгән төбәкләргә — тиз һәм сыйфатлы юллар төзи алучыларга бирелә.

45 меңнән артык гаилә ташламалы ипотека алган

Путин 6,5 процентлы ипотека программасы буенча бирелгән сумманы арттырырга йөкләмә бирде. Ташламалы ипотека яңа йортлардагы фатирларда 6 миллион сумга кадәр биреләчәк. Ә Мәскәү, Санкт-Петербургта — 12 миллион сумга кадәр.

Ташламалы ипотекадан 45 мең гаилә файдаланган инде.

Ташламалы кредитлар өчен 100 миллиард бирелә

Путин коронавирустан зыян күргән предприятиеләр өчен бирелә торган ташламалы кредитлар программасын (2 процентлы) киңәйтү хакында әйтте. Бу максаттан 100 миллиард сум биреләчәк. Бу программадан 90 мең предприятие файдаланган, аларда 2 миллион кеше эшли.

1 июльдән үзмәшгульлек программасы бөтен илдә кертелә

Үзмәшгульлек программасы берничә төбәктә, шул исәптән Татарстанда, эшли иде. 1 июльдән бөтен төбәкләрдә дә үзмәшгульлек программасы кертелә.

Ярты елда үзмәшгульләр саны 2,5 тапкыр артып, 700 меңгә җиткән. Үзмәшгуль булып 16 яшьтән теркәлергә булачак.

IT-компанияләр өчен табышка салым 3 процентка кими

IT-компанияләр өчен табышка салым 20 проценттан 3 процентка кадәр кими. Бу - дөньядагы иң түбән күрсәткеч.

Россия рубльнең кисәк төшмәвенә ирешә алды

Дөнья базарында кризис булса да, Россия хөкүмәте рубльнең кисәк төшмәвенә ирешә алды. Хәзер рубль кризиска кадәрле дәрәҗәгә күтәрелде, диде Путин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100