Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салкын судан чыккач, яңадан тугандай булабыз» - Зәңгәр күлдә ике яшьлек бала коена

Казан читендәге Зәңгәр күлдән кыш буе халык өзелми. Дуслары, хәтта гаиләләре белән килеп коенучылар да бар. «Интертат» хәбәрчесе Зәңгәр күлдә ике яшьлек баласы белән су керүче гаиләне очратып, шаккатып кайтты. Ата-ана 20 градуслы суыкта сабыйларын суга кертергә курыкмыймы? Бу турыда табиблар нәрсә уйлый?

news_top_970_100
«Салкын судан чыккач, яңадан тугандай булабыз» - Зәңгәр күлдә ике яшьлек бала коена
Рамил Гали

Гадәттә, халык җәй айларында күпләп су коена. Җәй көне су да җылырак, кояш та катырак кыздыра, коенып чыккач җылы җиргә сузылып ятасың да, рәхәтләнеп кызынасың. Шушы салкын кышкы көннәрдә кайчак: «Эх, тизрәк җәй җитсен иде дә, су коеныр идем», — дип уйлап куясың. Ә кайберәүләр җәй җиткәнен дә көтеп тормый. Казаннан ерак түгел генә Зәңгәр күл бар. Монда җәй дә, кыш та халык агылып тора.

Мин, видеооператор, фотограф, машина йөртүче — дүртәүләшеп киттек. Без барган көнне һава температурасы 20 градус тирәсе иде. Җылы түгел, билгеле, ләкин артык салкын да түгел кебек.

Зәңгәр күлгә озак бармадык, 30 минут тирәсе. Трассадан күлгә текә юл алып төшә. Шул юлдан әкрен генә күзләрне йомып төштек тә, икенче каршылыкка очрадык — бу юл белән күлнең үзенә кадәр барып җитеп булмый икән. Җәен буладыр да, хәзер кыш шул. Зур машина, джиплар кереп китә, ә кечкенәләр булдыра алмый. Зур машиналар ике якта тәгәрмәч эзе калдырган, җиңел машиналар шул эзләр буенча кереп карый да, төпләре тия башлагач, кире чыга. Без дә башта бер джип артыннан керәсе идек, машина йөртүче: «Батып калсак, нишлибез?» — дигәч, төшеп җәяү киттек.

Зариповларның ике яшьлек балалары да кыш көне Зәңгәр күлдә коена

Ике чакрымлап җәяү керә торгач, күзгә кече Зәңгәр күл ташланды. «Аллага шөкер, килеп җиттек бугай», — дип шатлана-шатлана шул якка йөгердек. Күлнең кечкенәсе янында кешеләр алай ук күп түгел иде. «Монда кешеләрдән интервью алып булмас инде», — дип, эчкәрәк — зур күл янына барасы идек, шул вакытта: «Сез репортаж төшерәсезме әллә?» — дип күл янында басып торучы бер ир-ат сорап куйды. «Әйе, төшерәбез дә, язабыз да», — дидек. «Мин хәзер су коеначакмын, улым да керә», — дип җаваплады ул.

Зәңгәр күлдә су коенырга дип гаиләләре белән килгәннәр икән. Зариповлар өч балалы гаилә: өч яшьлек Җәмилә, ике яшьлек Җәлил һәм төпчекләре алты айлык Солтан.

4-6 градус җылылыктагы суга гаилә башлыгы гына түгел, ә барысы да керә икән. Балалары Җәлил белән Җәмилә дә су коена хәтта. Алты айлык Солтанны да суга алып керәсе иделәр. Ул коляскада тәмләп йоклагач, уятып тормадылар.

«Үзем 10 еллап ел әйләнәсе коенам. Кышын да, җәен дә… — диде гаилә башлыгы Дамир Зарипов. — Сәламәтлек булсын өчен тырышырга кирәк. Коенып кына калмыйм, йөгерәм, физик күнегүләр ясыйм. Балалар да һәр иртән зарядка ясый. Сәламәтлек өчен организмга бераз стресс та кирәк. Шуңа күрә коенабыз. Тормыш иптәшем дә су керә.

Балалар якынча алты айлык вакытта беренче тапкыр биредә су керде. Башта өйдә чыныгалар. Ваннадан соң салкынча душта коеналар. Шулай әкренләп ияләнәләр. Алар әтиләренең йөзгәнен гел күреп тора бит. Ютубка видеоларымны чыгарып барам, аннан да карыйлар. Аннан соң үзләренең дә коенасы килә. Судан чыкканнан соң организм ниндидер стресс кичерә. Шокмы икән бу?.. Кызу бәреп чыга. Шул чагында сөртенсәң, бөтенләй дә салкын түгел. Аннан соң киенергә һәм машинага утырырга кирәк.

Халык медицинасын өйрәнгән табиблар безне хуплый. Ә теория белән генә шөгыльләнгән табиблар хупламыйдыр дип уйлыйм. Аларның үзләренең бер тапкыр да су кереп караганнары юк, бәлки шуңадыр. Мин кечкенә чакта еш авырый идем. Биредә су керә башлагач, сәламәтлегем ныгыды».

«Вәт сез геройлар!»

Өч бала әнисе Гөлия Зарипова белән дә сөйләштек:

«Иремә ияреп, мин дә коена башладым. Өченче балага авырга узгач туктадым. Баланы тапкач, хәзер бераз ял итәм. Кечкенәбезне бүген коендырасы идек, йоклый әле. Яз көне беренче тапкыр су керер, дип уйлыйбыз. Балалар өйдә дә: „Зәңгәр күлгә барабыз“, — дип уйныйлар. Монда киләселәре килә. Салкын суга беренче кергәндә, ияләнмәгәнгә, Җәмилә башта елый иде, Җәлил еламады. Без дәүләт табибларына түгел, ә түләүле балалар табибына йөрибез. Алар безне хуплый».

Сөйләшеп бетердек тә, ишле гаилә тиз генә су керергә әзерләнә башлады. Башта әтиләре чишенде, аннан соң ике яшьлек Җәлилне чишендерә башладылар. Бүген ул әтисе белән генә коеначак. Башкалар керми. Солтан йоклый, Гөлия ханым бала тапканнан соң ял итә, ә Җәмилә шушы көннәрдә авырып алган, шуңа күрә кертми торалар.

Җәлилне тиз генә чишендерделәр. Әтисе: «Улым, киттекме?» — дигәч, ул башта: «Керергә теләмим», — дигән шикелле башын селкеде. «Яхшы, мин керәм», — дип әтисенең суга таба борылуы булды, Җәлилнең дә суга керәсе килә башлады. Шунда Дамир әфәнде улын күтәреп, суга кереп китте. Ике яшьлек сабый әтисен кысып тотты. Хәзер нәрсә буласын, нинди хисләр кичерәсен белә бит ул. Беренче генә керүе түгел. Күлгә төшә торган баскычтан ерак китмичә, ата белән бала бер тапкыр суга чумып алды һәм шундук кире чыгарга ашыкты. Герой сабыйны җирдә сөлге күтәреп әнисе каршы алды. Ул тиз-тиз генә улын сөртергә кереште. Әтисе улын мактап: «Молодец, улым!» — дип куйды. Әйе, молодец! Сабыйның нәрсә кичергәнен Зәңгәр күлдә коенып караган кеше генә беләдер.

Гөлия ханым баланы сөрткән арада әтиләре янәдән күлгә чумды. Бу юлы үзе генә булгач, эчкәрәк йөзеп керде. Шулай берничә тапкыр чумып, күл буйлап әйләнеп килде. Чыгуга юлдан үтеп баручы бер ханым: «Вәт сез — герой!» — дип сокланып куйды. «Рәхмәт!» — дип тыйнак кына җавап кайтарды Дамир әфәнде. Гаилә тиз генә җыенды да машинага таба юнәлде.

«Судан чыкканнан соң яңадан туган кебек булабыз»

Аларның китүе булды, күл янына тагын бер гаилә килде. Әлфия һәм Фәлгат Мөхәммәтгалиевлар да ял көннәрендә Зәңгәр күлгә су коенырга йөри икән.

«Безнең бакчадагы күрше Хач ману вакытында үзенең коенганын сөйләде. Ул үзе гел туңып йөри торган кеше. Шуннан соң мин: „Күрше керә алгач, мин дә алам“, — дип уйладым. 1-2 ел бераз куркып йөрдем. Аннан соң үземдә көч туплап, коенып карарга булдым. Хәзер 6-7 ел коенамдыр инде.

Тормыш иптәшемнең Зәңгәр күлгә йөри башлавына да биш ел. Башта Әлфия минем коенганны карый гына иде, аннан соң үзе дә кызыгып керә башлады. Судан чыкканнан соң яңадан туган кебек буласың, күзләр ачылып китә, күңелдә ниндидер рәхәтлек хисе барлыкка килә. Шулай да салкын суда коенырга теләүчеләргә суга кисәк керергә киңәш итмәс идем, башта өйдә салкын су белән чыныгырга кирәк», — диде Фәлгат Мөхәммәтгалиев.

«Озак килми торсак, читен була башлый. Авылга кайтканда да су коенмый калсак, нәрсәдер җитмәгән кебек. Организм ияләнгәндер инде. Атнага бер мәртәбә якшәмбе көнне шулай килеп китәбез. Көзгә хәтле бакчада коенабыз, анда безнең йорт янында гына Казансу. Бакча сезоны ябылгач, Зәңгәр күлгә киләбез», — дип сөйләде Әлфия Мөхәммәтгалиева.

Алар да безнең белән аралашып алгач, күлгә чумды. Аларга карасаң, су бер дә салкын кебек түгел. Калтырамыйлар да, өшемиләр дә төсле. Чыннан да, чыныкканнардыр. Рәхәтләнеп күлнең бер ягыннан икенче ярына йөзеп килделәр. Аларга рәхәт булса да, безгә салкын була башлады. Әллә озак басып торганга, әллә кешеләрнең яланаяк кардан йөргәннәрен күргәнгә — мин калтыранырга тотындым. Ә бит суга мин түгел, башкалар керә…

Бөтенләй өшеп беткәнче дип, без ерактарак, эчтәге Зәңгәр күл янына кереп карарга булдык. Анысы кече күлдән якынча ярты чакрым ераклыкта урнашкан. Ләкин миңа бу ара Казан белән Чаллы арасы кебек тоелды. Сукмагы бормалы, таулардан бер менәсе, бер төшәсе… Үзем барам, үзем: «Исән-сау барып җитәргә дә, исән-имин өйгә кайтып җитәргә язсын иде», — дип телим. Ниһаять, килеп җиттек. Бу күл тагын да матуррак, тагын да зуррак… Кешеләр өчен уңайлыклары да бар, матур-матур киртә, баскычлар, чишенү бүлмәләре… Шушы гүзәллекне күргәч, мин туңганымны онытып, шаккатып басып тордым.

Кешеләр белән бергәләп, суда үрдәкләр дә йөзә. Шул үрдәкләрне телефонга төшереп торганда, мин бераз ерактарак кеше кулыннан чыккан парны күреп алдым. «Тукта, нәрсә икән бу?» — дип яннарына киттем. Килсәм, дүрт кеше басып тора. Болар күршеләр булып чыкты. Бер тирәдә яшәп кенә калмыйча, су коенырга да бергәләп йөриләр икән. Коенып чыкканнар да, җылынырга дип чынаяктан чәй эчеп басып торалар. Термос белән алып килгәннәр. Хәзер парның кайдан чыкканын аңладым инде. Кызыксынып, алар белән дә сөйләшеп алырга булдым.

«Эх, аз гына җитешми калдыгыз, без әле генә коенып чыктык. Елына 5-6 тапкыр шушында коенырга киләбез. Монда җәйгә караганда кышын су керү рәхәтрәк. Җәй көне судан чыккач тыштан җылынасың, ә хәзер — эчтән. Кыш көне эссе кебек тоела. Башкаларга да салкын суга керергә курыкмаска киңәш итәбез. Кешенең йөрәк белән проблемалары булмаса, әлбәттә. Бу икенче мәсьәлә. Суга бер тапкыр кергәч, икенчесендә җиңелрәк була. Чыныккач, сирәгрәк авырыйбыз», — диде алар.

Мин кызык итеп кенә: «Коенганда үрдәкләр комачауламыймы соң?» — дигәч, алар: «Юк, киресенчә, алар белән рәхәтрәк. Ниндидер җылы җәйге атмосфера бар кебек», — дип елмаеп куйды.

Шулай көлешеп, рәхәтләнеп аралашып алганнан соң, акрынлап җыена башладык. Мин бөтенләй туңып беткәнемне сизеп, машина ягына таба зур-зур адымнар белән йөгереп үк киттем. Миннән бераз арттарак видеооператор. Ә фотограф артта калып, фотога төшереп йөри. Фотографлар шундый бит инде алар, матурлыкны тиз генә «эләктереп алырга» тырышалар.

«Салкын суга керү инсульт һәм инфарктка китерергә мөмкин»

Зәңгәр күлдә су коенучылар болай ук күп булыр дип кем уйлаган?.. Мин дә: «Курка-курка суга керүче бер-ике кеше булыр инде», — дип килгән идем. Бөтенләй башкача булып чыкты. Ә мондый кышкы салкында су коену турында табиблар нинди фикердә? Бу кеше сәламәтлеге өчен куркыныч түгелме? Ике яшьлек балаларны кышын салкын сулыкларга алып керергә ярыймы? Бу сорауларны без Татарстанның атказанган табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы, Казанның Тынычлык бистәсендәге 3нче санлы поликлиника баш табибы урынбасары Ирек Билаловка бирдек.

Ун яшькә кадәрге балаларны салкын суга төшерү сабыйның сәламәтлеге өчен шактый куркыныч.

Беренчедән, балаларда тән температурасын тигезләү формалашып бетмәгән була. Кинәт кенә салкын суга кергән вакытта, баланың кан тамырлары кысылып, бөтен кан эчкә китә. Сабыйның эчке органнарына авырлык килә. Шул ук вакытта баштагы кан тамырлары да кысыла. Ә бу башка кан килү кими дигән сүз. Шул рәвешле башка да зыян килергә мөмкин.

Икенчедән, салкын су бала сәламәтлегенә зыян китерә торган стресс тудыра. Шуңа күрә сабыйларны салкын суда коендыруны без берничек тә киңәш итә алмыйбыз. Монда файдага караганда зыян күбрәк. Чыныктырам дип уйлап, кирәкмәгән, көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин. Суга кинәт төшеп батарга да була. Тәҗрибәсез, чыныкмаган килеш салкын суга керү инсульт һәм инфарктка да китерергә мөмкин.

Өлкәннәргә дә табиб белән киңәшләшергә кирәк. Салкын суда коеныр өчен кан тамырлары, йөрәк кан системасы яхшы булырга тиеш. Югыйсә, өлкән яшьтәге кешенең кан тамырлары бер урында кысылып, икенче җирдә киңәеп, холестерин утырырга, ахыр чиктә тамырлар шартларга да мөмкин. Кан басымы югары, бөерләре авырткан, йөрәге белән проблемалары булган кешеләр өчен бу аеруча куркыныч. Сәламәт кешеләр бу процедураны үзләренә карап, акрынлап үти ала. Ләкин, әйткәнемчә, табиб белән киңәшләшергә кирәк», — диде Татарстанның атказанган табибы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100