Тәфкил Вәлиев: «Каз оясы үрә белүем сугышта ротаны коткарды»

Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңүнең 75 еллыгы белән бергә үзенең 95 яшьлек юбилеен да каршыларга әзерләнә.
  • Тәфкил Вәлиев 1925 елның 10 сентябрендә хәзерге Актаныш районы Югары Яхшый авылында туа.
  • 1942 елның 13 декабрендә — 17 яшендә ил азатлыгын саклаучылар сафына баса.
  • Хәрби дәрәҗәсе — кече сержант.
  • Хатыны Разия апа белән 55 ел гомер кичерәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр.


Быел Тәфкил абый өчен аеруча истәлекле. Сугыш ветераны үзенең 95 яшьлек юбилеен каршыларга әзерләнә. Әле сәламәтлеге дә, көч-куәте дә җитәрлек, аңа бабай дияргә тел дә әйләнми. Аллаһының барлыгын, берлеген танып, авылдашларын изге юлга өндәп яшәгәнгәме, зиһене ачык, сүзләре аңлаешлы. Ачык йөзле, көр күңелле булгангадыр, өеннән кеше өзелми. Ветеран яшәгән йортка әле балалары, онык-оныкчыклар кайта, әле сугыш истәлекләрен тыңларга мәктәп укучылары килә. Дини чараларга авыл халкы еш чакыра, киңәшләренә олысы-кечесе колак сала. Ул имамлык иткән чорда Югары Яхшыйда, Тәкмәктә мәчетләр салына, матди ярдәм күрсәтүчеләр — шушы авыл кешеләре.

«1941 ел хыялларны чәлпәрәмә китерде»

16 яшьлек Тәфкил Мәчти тугызеллык мәктәбен тәмамлагач, Байсар урта мәктәбенә укырга керергә гариза язып кайта. Укуын дәвам итәргә теләгән зирәк егетнең хыял-өметләрен 1941 елның 22 июне чәлпәрәмә китерә.

Авылның хәрби хезмәткә яраклы бар ир-аты сугышка чакырыла. Вәлиевләр гаиләсеннән алты ир бала Бөек Ватан сугышына китә. Шуларның өчесе — Габделвәли, Акмалетдин, Мөхәммәтдин абыйлары һәлак була, Тәфкилнең үзенә, Әгъләметдин, Фәрхетдин абыйларына гына туган якка кайту бәхете тәти.

Сугыш башлануга, авыл хатын-кызлар, олыгайган әби-бабай, балалар кулына кала. Тәфкилне бригадир итеп сайлап куялар. 1942 елның 12 гыйнварына кадәр бу вазифаны башкара ул, армиягә киткәндә бригадирлыкны бер кыз балага тапшыра.

«Сугыш мине ныгытты»

Тәфкил Ерак Көнчыгышта Приморье өлкәсенең Шамановский бистәсендәге гарнизонда хәрби курслар уза. Шуннан солдатларны Көнбатыш фронтка озаталар. Калинин шәһәре тирәсендә барган сугышларда авылдан ук бергә киткән Яхшый егетләренең икесе һәлак була. Тәфкил Украинага кадәр барып җитә. Соңыннан ул сугыша торган 62нче Гвардия артиллерия полкы Көнчыгышка таба кузгала.

Илне япон баскакларыннан саклауда да катнаша ул, көчле бәрелешләрдә сынатмый Актаныш егете. Сугыш вакытында елга кичкәндә Тәфкилнең каз оясы үрә белүенең дә файдасы тия. Рота авыл егете ясаган каз ояларын палатка белән тышлап, елга кичә. Беренче бүләге — «Батырлык өчен» медален шушы бәрелештән соң тапшыралар. «Сугышчан казанышлар өчен» медале япон самурае белән күзгә-күз очрашып, каушап калмыйча, үзен дә, иптәшләрен дә саклап калган өчен бирелә. Һөҗүм вакытында Тәфкил абый яралана, тугыз ай госпитальдә дәвалана.

Сугыш тәмамлангач та Тәфкил абый хәрби хезмәтен дәвам итә, 1951 елда гына туган ягына кайта. Кайту белән бригадирлыкны тапшыралар. Ике ай да үтми, райкомга чакырып алалар, җитәкчеләр сугыштагы батырлыклары турында инде хәбәрдар була. Тәфкил Вәли улын хуҗалык рәисе итеп билгелиләр. Озак еллар туган колхозын җитәкли, агроном, прораб булып эшли. Озак еллар җирле ветераннар оешмасын җитәкли. Югары Яхшый авылында 35 ел имам-хатыйп булып тора.

«Ил алдындагы хезмәтем 81 елга тула, — ди бүген ветеран. — Ир-егет, кайсы вакытта гына тумасын, аңа армия хезмәте кирәк. Армиядә булу дисциплинага өйрәтә, чыныктыра. Сугыштан, никадәр генә авыр булмасын, ныгып кайттым».

Ләйсән Газизова