Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Айгөл сигез айлык авырлы, кыз бала табарга тиеш иде. Бу коточкыч...»

Балтач кызы Айгөл йөклелекнең сигезенче аенда һәлак булды... Бу ялларда Татарстан халкын әлеге коточкыч авария тетрәндерде. Айгөл«Шевроле» рулендә була, аңа югары тизлектә килүче «Инфинити» машинасы килеп бәрелә. Рульдәге хатынның һәм аның баласының исән калу мөмкинлеге булмый.

news_top_970_100
«Айгөл сигез айлык авырлы, кыз бала табарга тиеш иде. Бу коточкыч...»
Социаль челтәрләр

«Үзәк өзгеч фаҗига бу. Ул барыбызны да тетрәндерде», — дип үз кичерешләрен сөйләде Нәҗиповлар гаиләсенең танышы «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Тулы бер гаиләнең тормышы санаулы секундлар эчендә «элекке» һәм «хәзергегә» үзгәрә. Айгөл һәм Фәнил яшь ярымлык кызларын тәрбияләгән була, ә шушы фаҗига булмаса бер айдан аларның тагын бер кызлары туган булыр иде.

 «Күптән түгел генә аларны соңгы мәртәбә күрдем. Бик матур яшь гаилә. Шундый ягымлы яшьләр, алардан уңай энергетика бөркелеп тора иде. Ә Айгөл йөклелекнең сигезенче аенда иде. Ул гыйнварда кыз бала табарга тиеш иде. Бу коточкыч», — дип сөйләде Нәҗиповлар гаиләсенең танышы.   

Бу хәлләр 19 декабрь кичендә Балтач районында Казан-Малмыж трассасының 102 нче чакрымында була. Яшьләр күрше авылдан Балтачка өйләренә кайтырга чыга. Трассада аларга югары тизлектә «Инфинити» машинасы килеп бәрелә.   

«Бәрелешү алдыннан Айгөл тормозга баскан, ди шаһитлар. Бәлки алар юл читенә чыгып калырга теләгәннәрдер», — дип сөйләде танышлары.   

Кызганыч, бәрелүдән котылып кала алмыйлар. Машина җимерелгән тимер өеменә әверелә, бәрелү тулысынча шофер ягына туры килә, ә рульдә йөкле Айгөл... Алган яраларыннан ханым урында ук һәлак була.   

«Аларның машинасында иминлек мендәрләре дә ачылган. Фәнилнең кулы сынган. Күкрәк өлешенә дә зыян килгән. Аңа берничә көннән хастаханәгә килергә кушканнар. Хәзер алар җирләү белән мәшгуль», — дип өстәде танышлары. 

«Ул искиткеч әни иде» 

Айгөлнең әнисе бу хәл турында беренче булып белә — кичке 11ләр тирәсендә аңа Фәнил шалтырата һәм авариягә эләгүләре турында әйтә. 

«Айгөлне уята алмыйм, ул күзләрен ачмый, сулыш алмый, дип әйтте. Мин шундук ашыгыч ярдәмгә шалтыраттым һәм авария урынына киттем», — дип исенә төшерде Айгөлнең әнисе Резеда Минхәирова. Ул ахырга кадәр кызының үлүенә ышанмаган — фаҗига урынына килгәч тә ул аңа китерергә тырыша. 

«Соңыннан ашыгыч ярдәм килде. Аны каретага салдылар, мине кертмәделәр. Соңыннан табибларның баланы саклап калырга тырышуларын әйттеләр. Тик барып чыкмаган. Алар икесе дә мизгел эчендә…» — дип сүзен тәмамлый алмады Айгөлнең әнисе.

Айгөлне һәм аның тумый калган сабыен өченче көн җирләделәр. Резеда ханым сөйләгәнчә, аның кызы бик яхшы хатын һәм әни булган, укырга омтылган. Декрет ялына кадәр Айгөл зур сәүдә челтәре кибетендә директор урынбасары булган.

 «Айгөл бик чибәр, яхшы күңелле иде. Аны бар кеше дә яратты. Шундый булдыклы, үткен булды. Декретка чыккач, правага укыды. Машина йөртергә бик ярата иде. Безне, кызын, ирен бик яратты. Безнең терәк иде ул», — дип кызы турында истәлекләрен сөйләде Резеда ханым.   

«Гаепле кеше органнар хезмәткәренең улы, эзен дә югалтырга мөмкин» 

Бу хәлләрдән соң «Инфинити» йөртүчесен һәм ул машинадагы өч пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр. Ир-атның рульгә исерек килеш һәм правасыз утырганы ачыклана.

Әлеге куркыныч авария мизгеле кергән кадрлар санаулы сәгатьләр эчендә социаль челтәрләрдә таралды. Бөтен кешене дә бер сорау борчый: юл фаҗигасе китереп чыгарган йөртүче җәза алырмы? 

«Инфинити» рулендә Балтачта яшәүче 26 яшьлек Илнур була. Ир-ат исерек килеш машина йөрткән өчен җаваплылыкка тартылган булган инде. Нәҗиповлар гаиләсенең якыннары һәм дуслары Айгөлнең үлемендә гаепле кеше җәзадан качып котыла алмас дип өметләнә. 

«Авариядә зыян күргән ир-атның сөякләре сынган, берьюлы берничә төрле имгәнү алган. Хәле тотрыклы. Кичә көндез аңа операция ясадылар», — дип сөйләделәр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. 

Балтачта яшәүчеләр әйтүенчә, ир-ат моңа кадәр дә исерек килеш кылынган җәнҗалларга эләккән, әмма судан коры чыга алган. 

Әмма бу юлы алай түгел. «Татар-информ»га республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, әлеге юл-транспорт фаҗигасеннән соң, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, кеше үтергән өчен җинаять эше ачылган.

Илдус Нәфыйков район прокурорына җинаять эшен тикшерүне күзәтергә боерды — бу эш Татарстан прокуратурасы аппаратының махсус контроленә алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100