Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарстан белән Башкортстанга бер кояш кебек иде». Маузир Гыйниятуллин вафат

«Агыйдел» Татарстан-Башкортстан дуслык, хезмәттәшлек оешмасы рәисе Маузир Гыйниятуллин күпсанлы милли чараларны оештыруда катнашкан, талантлы яшьләрне үстерүгә зур өлеш керткән шәхес иде.

news_top_970_100
«Татарстан белән Башкортстанга бер кояш кебек иде». Маузир Гыйниятуллин вафат

Маузир абый тумышы белән Азнакай районы Сарлы авылыннан. Үзе Чаллы шәһәрендә яши иде. Ул хатыны Гөлирә ханым белән игезәк кызлар Гөлназ һәм Гөлнараны, уллары - танылган саксофончы Артурны үстерде.

21 декабрьдә Маузир абый хатыны белән Чаллы татар дәүләт драма театрына «Үчле кешеләр» спектаклен карарга барган. Ул театрда үзен начар хис итә башлый. Ашыгыч ярдәм чакыралар. Маузир абый хастаханәгә барганда хатыны Гөлирә апаның кулларында үлә. Аңа 57 яшь иде.

Без Маузир абыйның гаиләсе, танышлары белән элемтәгә кердек.

«Һәрвакыт милләт турында кайгырды»

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Маузир абый авылдашлар иде.

«Маузир — минем авылдашым. Ул гаиләсе белән Чаллыды яшәде, без концерт белән килгәндә килми калмый иде. Маузир якташлар исеменнән дә чыгыш ясады. Авыр туфрагы җиңел булсын. Яхшы кеше иде. Һәрвакыт милләт турында кайгыртты. Аның турында беркемнән дә начар сүз ишеткәнем юк», — ди авылдашы.

«Чын көрәшче, милләтче иде»

«Маузир гел мәгарифкә ярдәм итик, — ди журналист Римзил Вәлиев. — Башкортстан белән Татарстанда яшәүче татарларны берләштерү иде аның максаты. Шуның белән яхшы мәгънәдә «тәңкәгә тия» иде. Армый-талмый эшләде.

Маузир тыныч кына ике як белән дә барып сөйләшә иде. Чын көрәшче, милләтче. Күңелгә ятышлы иде ул. Беренчедән, чибәр ир-ат, озын буйлы. «Волга» машинасында йөри, шул машинасында бөтен җыелышларга да өлгерә иде.

Аның турында ешрак язарга кирәк булгандыр. Ни өчен ул Башкортстан белән Татарстандагы яшәүче татарларны татулаштырырга теләгән икән? Әле дә аңламыйм.

Тагын бер үзенчәлеге бар иде. Гадәттә, җәмгыять хезмәткәрләре җыелышлардан соң тизрәк таралу ягын карый, ә Маузир алай итмәде. Ул кешеләр белән аралашу яклы иде.

Көтмәгәндә үлеп китте. Йөрәктән, диләр. Димәк, борчылган. Башкортстан белән Татарстан арасында булган хәл аны борчыгандыр. Бәлки аңа ярдәм итүче булмагандыр.

Мин аның фикердәше идем, әмма аңа ярдәм иттем дип әйтә алмыйм. Ә ул борчылганын әйтмәгәндер, сиздермәгәндер. Бик кызганыч, әле яшь иде бит. Бу — бик аяныч хәбәр».

«Максатларына ирешергә өлгермәде, кызганыч»

Илдус Фазлетдинов Камилович - Башкорт дәүләт университетының доценты, журналист, шагыйрь.

«Без Маузир белән 1992-1993 елларда таныштык. «Азатлык» җыелышларында актив катнаша иде ул. Соңыннан «Агыйдел» оешмасын булдырды. Ул татар һәм башкорт теле укытучыларының очрашуын оештыручы. Әйбәт кеше иде.

Уфаның 84 лицеенда мәктәп командалары арасында ШТК уены үткән иде. Без аның белән шул уенда жюри әгъзасы булдык. Шушы уенның оештыручыларының берсе Маузир иде.

Радикаль кеше түгел иде ул. Максатларына ирешергә өлгермәде, кызганыч.

Энә белән кое казучы булып истә калды. Казылган коесы тирән. Ул башлаган эшләрне дәвам итсеннәр иде.


Шулай ук аның нинди кеше икәнен балаларыннан чыгып бәяләргә була. Балалары туган телне дә, әдәбиятны да белә. Улы Артур үзебезнең татар халык җырларын матур итеп саксофонда уйный.

Безнең соңгы очрашу «Тулпар» журналы редакциясендә булды. Үткән елның көзе иде. Октябрь башы дип хәтерлим. Маузирның ике республика арасында акция оештырып йөргән чагы. Бер 10-15 минут сөйләшеп утырдык та, саубуллаштык. Соңыннан башка күрешмәдек. Кем белгән соңгы тапкыр очрашуыбызны? Урыны оҗмах түрендә булсын!» — ди Илдус Камилович.

«Милли чараларга беренче булып килә иде»

Шагыйрь Факил Сафин Маузир абый белән якыннан таныш булган.

«Маузир белән бик якын аралашып яшәдек. Ул Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык күпере салучы, шушы күпернең эшләп китүенә зур көч куйган кеше. Аның белән без Татарстан, Башкортстан мәктәпләрендә дә бик күп очрашуларда булдык. Китаплар, укытучыларга ярдәмлекләр, газета-журналлар алып, аларны укытучыларга тарата торган иде.

Аның эшчәнлеген активлаштырырга тырышып, мин үзем заманында Зилә Вәлиева янына барган идем. Ул чакта ул мәдәният министры, вице-премьер иде. Кабул итүне сорап, Зилә Рәхимҗановна янына кердем. Очрашуда Маузирның хезмәтләре, омтылышлары турында сөйләдем. Шуннан Зилә ханым минем алда ук ул вакыттагы мәгариф министры Фарис Харисовка шалтыратты. «Маузирга мөмкин булганча ярдәм итик әле», — диде. Маузир министр белән очрашты, аннары аның эше алга китте.

Ул бик актив иде. Милли чараларга беренчеләрдән булып килә иде. Әле күптән түгел генә шагыйрь Рәшит Бәшәрнең 70 яшьлек юбилее узды. Маузир да анда булды, без аның белән сөйләшеп тә алдык. «Очрашасы бар, шундый-шундый ниятләрем бар иде», — дигән иде.

Маузир Башкортстан белән Татарстан яшьләрен үзара якынайтты. Уфада ШТК уеннарын үткәрделәр. Бу чаралар яшьләрне чыннан да якынайтты. Маузир кебек бу эшләрнең кирәклеген тоеп, мәгънәсен белеп эшләүче бүтән булмас та инде. Ул бит чын күңеленнән ышана иде, башкаларны да ышандыра ала иде. Тырышты, көч куйды.

Кеше буларак ул бик сабыр, интелегент иде. Аның зарланганын хәтерләмим. Ачуланып, тавыш күтәргәне дә юк. Кыенлыклар турында сөйли иде, әмма зарланмыйча, ә шушы кыенлыкны нинди юллар белән үтү турында сөйли иде ул. Татарстан белән Башкортстанга бер ямь, бер кояш кебек иде. Аның туган авылы Сарлыда да булганым бар. Шунда әнисе белән танышкан идем. Әнисе дә бик акыллы аның, яхшы тәрбия биргән. Ә Маузир үзе алган тәрбияне балаларына биргән.

Маузир үз алдына куйган максатларның барысына да ирешә алмады дип уйлыйм. Әле барысы да алда иде. Ышанып булмый, шушы көннәрдә генә күрешкән идек бит…» — ди Факил Сафин.

«Башкортстанда татар телен укыту, үз телебезне саклау максатлары белән эшләде»

Милли хәрәкәт активисты Тәлгать Әхмәдишин да Маузир Гыйниятуллин турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

«90 елларда үткән митингларның барысында да катнаша иде. Башкортстанда татар телен укыту, үз телебезне саклау максатлары белән эшләде. Аңа мәгариф министрлыгы ярдәм итте. Аралашучан, яхшы кеше иде.

Бер ярты ел элек очрашкан идек. Хәзерге мәгариф министры ярдәм итәр дип өметләнгән иде ул. Әмма аңа ярдәм итмәделәр, өметләре акланмады. Урыны оҗмах түрендә булсын, Амин!» — ди Тәлгать Әхмәдишин.

«Кочасы, тавышын ишетәсе килә»

Маузир абыйның улы Артур һәм кызлары Гөлназ белән Гөлнара әтисез калды. Гөлнара бүген кияүдә, аның кечкенә улы бар. Маузир абый бабай булу бәхетен тоеп калырга өлгергән. Әмма гаиләнең әле гөрләп яшәр чагы иде. Гөлнара үзләренең кибетен ачты, Артур, Дубайда яшәп, үзенең иҗади уңышлары белән гаиләсен сөендереп торды.

Без Гөлназ белән элемтәгә кердек.

«Әтиемнең гомере өзелде. Йөрәге барысына да түзә алмады, туктады. Безнең өчен, туганнары, милләт өчен тырышты, өзгәләнде. Әтиемнән дә зур йөрәкле кеше күрмәдем. Гел елмаеп торды, безне кечкенәдән мәрхәмәтле булырга, зурларны хөрмәт итәргә, туганнарның кадерен белергә, дин буенча яшәргә, кешеләргә булышырга өйрәтте. Ул безгә зур үрнәк булды.

Аллаһ Тәгалә шулай теләгән, каршы килеп булмый, тик тагын бер тапкыр аны кочасы, тавышын ишетәсе килә…

Урының оҗмахта булсын, яраткан бердәнберебез», — дип сөйләде Маузир абыйның кызы Гөлназ.

«Әти, мин сынатмам»

«Әтием! Ул бездән китте. Әни белән театрга барганда йөрәге тоткан, әни кулында вафат булган. Минем әти бик якты кеше иде, күп кешеләргә булышты. Әти, мин сынатмам. Күп әйберләре әйтеп өлгермәдем, күп әйберләрне эшләп өлгермәдем. Дуслар, гомерләрнең, якыннарның кадерен белегез», — дип язган улы Артур «Инстаграм» челтәрендә.

«Без бергә яхшырак булдырабыз!»

Маузир Гыйниятуллин быелның февралендә Милли стратегия турындагы фикерләре белән уртаклашты.

«Милләтне саклап калу — мәктәп һәм укытучылар кулында гына, дигән фикергә килдем. Шуның өчен укытучыларга ярдәм итәргә, Татарстанда һәм Башкортстанда фидакяр татар теле укытучыларын берләштерергә кирәк дип саныйм. Алар бер-берсенә булышып, тәҗрибәләрен уртаклашырга тиеш.

Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимем шул: милли рухлы фидакярларыбызны эшләтергә, аларны тыңларга кирәк. Алар 5-10 процент кына, милләт өчен җанын фида калырга әзер кешеләр, алар белән эшләргә, аларга һәр яктан ярдәм итәргә кирәк», — дигән иде ул.

Кызганыч, әмма Маузир Гыйниятуллинны тыңлаучылар, аңа ярдәм итүчеләр булды микән?

Маузир абыйның Вконтактедагы соңгы хәбәре дә татарларны һәм башкортларны берләштерүгә юнәлтелгән. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров өндәмәләрен берләштереп #БезБергәЯхшыракБулдырабыз дигән хештег белән дуслык челленджы башлап җибәрергә тәкъдим иткән иде. «Гарәп Әмирлекләрендә барлык чараларны татарлар-башкортлар шул чакыру нигезендә уздырдык!» дип язган иде Маузир абый.

Урының оҗмах түрендә булсын, Маузир абый!

Мин шәхсән үзем Маузир абыйлар белән күршеләр булып яшәдем. Күрешкән саен исәнләшә идек. Берсендә Чаллыга Элвин Грей концерты белән килгән иде. Мин чыктым, Маузир абый белән Гөлирә апа да чыктылар. «Кая барасың?» — диләр алар. «Радикның концертына», — дидем. Алар да шунда бара икән. Без концертка бергә бардык. Шат кеше иде Маузир абый. Гел елмаеп сәламли иде.

Маузир абыйның гаиләсенең кайгыларын уртаклашам. Урының оҗмах түрендә булсын, Маузир абый!

Маузир Гыйниятуллинны 23 декабрь иртәнге тугызда Яр Чаллы шәһәре «Тәүбә» мәчетендә соңгы юлга озатачаклар. Аны Азнакай районы Сарлы авылында җирләячәкләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100