Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда 18 яшьлек кызны бәрдереп үтергән ир-атны дүрт елга колониягә җибәрделәр

Казанда 18 яшьлек кызны бәрдереп үтергән ир-атны дүрт елга колониягә җибәрделәр. Һәлак булган кызның әнисе хөкем карары белән килешмичә, Татарстанның Югары судына шикаять бирде. Ханым суд күп кенә нечкәлекләрне исәпкә алмаган, ди. Тулырак «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Казанда 18 яшьлек кызны бәрдереп үтергән ир-атны дүрт елга колониягә җибәрделәр
Социаль челтәрләр

Алинә Насыйбуллинаның тормышка планнары зурдан була. Түбән Камада мәктәп тәмамлаганнан соң, ул Казанга килә һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга керә.

Гаиләдәге бердәнбер бала булган Алинәгә әти-әнисе дә зур өметләр баглый. Ул журналист булырга хыяллана, хәтта Түбән Кама телевидениесендә дә үзен сынап карый һәм «Алтын каләм» республика яшь журналистлар бәйгесендә бүләкләр дә ала. 19 сентябрьдә аңа 20 яшь тулган булыр иде.

«Алинә бик җаваплы булды, аны төркем старостасы итеп тә сайладылар. Май бәйрәмнәрендә ул әти-әнисе янына Түбән Камага кайтырга тиеш иде, әмма студентларга калырга һәм параларда булырга кушканнар. Алинә төркем старостасы буларак төркемдәшләренә үрнәк күрсәтергә тиеш, шуңа күрә, әлбәттә, ул беркая да китмәде», — дип сөйләде кызның туган апасы.

Казанда калу фаҗигагә әйләнер дип беркем башына да китерми. 1 май кичендә Алинә кунактан тулай торакка кайтып китә. Кызны туган апасы озата һәм Мәүлетов урамы белән Җиңү проспекты чатында светофорның яшел төсенә юл аркылы чыкканда аларны «КИА» машинасы бәрдерә. Бәрелү шулкадәр көчле була, Алинә берничә метр читкә оча.

Ханым сөйләгәнчә, бу берничә мизгел эчендә генә була — ул бары тик үзләренә каршы югары тизлектә машина килүен генә абайларга өлгерә. Ә соңыннан йөртүче кача.

Япь-яшь кыз кабердә, гаепле кеше колониядә

Алган яраларыннан Алинә урында ук һәлак була, ә апасының аягы сына. Полицейскийлар авария урынында чәчелеп калган автомобиль фрагментлары ярдәмендә йөртүчене ачыклый. Машинаны Бакый Урманче урамында стоянкада табалар, шуннан соң чит ил машинасының хуҗасы 45 яшьлек Артур Смирновны да кулга алалар.

Бу фаҗиганең бөтен сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерүгә ярты ел кирәк булды. Смирнов бу хәлнең берничә версиясен тәкъдим итте — башта ул рульдә аңын югалту аркасында җәяүлеләрне абайламавын сөйләсә, соңыннан судта аның адвокаты рульдә бөтенләй Артур булмаган дип белдерде. Ә рульгә кем утырган булуы сер булып калды.

«Аның җинаять кылуында шикләнәм. Кызганыч, ул бөтен гаепне үзенә алды. Моннан тыш, ул эпилепсия белән авырый. Дөрес, экспертиза уздырганда, авыруны расламадылар», — дип сөйләде Смирновның адвокаты.

Смирнов һәлак булган кызның әти-әнисе янында үз гаебен юар өчен төрлечә тырышты һәм аларга акча җибәрде, дип тә өстәде адвокат. Соңыннан Казанның Идел буе районы суды бу фактны игътибарга алды, шулай ук гаебен таныган өчен Артур Смирновны дүрт елга колония-поселениегә җибәрде. 

Алинәнең әти-әнисе, әлбәттә, хөкем карары белән риза түгел. Кызның әнисе хөкем карарына Югары судта шикаять бирергә тели һәм Смирнов монда кырысрак җәза алыр дип өметләнә.

«Балаңны үтергән кешенең синнән берничә метр читтә генә утыруының нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмыйсыз. Ул шушы вакыт эчендә хәтта гафу да үтенмәде», — дип борчыла әни кеше.

Аның сүзләренчә, алар Смирновтан бернинди дә акча алмаган. Алай гына да түгел, япь-яшь кыз баланың гомере өзелүдә гаепле икәнен белә торып та, аның үзен шулкадәр тыныч тотуына аптырый әни кеше. Суд утырышын көткән вакытта Смирнов залның икенче башында утырды һәм һәлак булган кызның әти-әнисе ягына бер караш та ташламады, бары тик адвокаты белән генә бер-ике сүз алмашты.

«Ул фаҗига урынын оятсызларча ташлап качкан, хәтта минем үлеп яткан кызыма ярдәм дә күрсәтмәгән. Ул аны һичьюгы хастаханәгә илтеп куя ала иде! Ул белә торып качкан һәм дәлилләрне юкка чыгарган. Хәзер минем кызым кабердә!» — диде ханым судта.

Тикшерү процессында ачыкланганча, Смирнов берничә ел наркодиспансерда исәптә торган һәм дәвалану узган. 2016 елда исәптән төшерелгән.

«Ул 2000 елдан диспансерда исәптә торган. Шул халәтендә ул берничә тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган», — дип сөйләде һәлак булган кызның әтисе.

«Шартлы рәвештә генә иректән мәхрүм итегез»

Смирнов үз чиратында җәзаны йомшартуларын һәм үзен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүләрен сорады.

«Минем әни беренче группа инвалид. Аңа операция ясадылар. Аны көн саен карап торырга кирәк», — дип мөрәҗәгать итте судка Артур Смирнов.

Смирновның бу мөрәҗәгате һәлак булган кызның әти-әнисен һәм туганнарын шаккаттырды.

«Ни өчен ул исерек дуслары белән рульгә утырганда әнисе турында уйламаган соң?» — дип аптырый алар.

Алинәнең әти-әнисе хөкем карарын кырысландыруга ирешә алмады. Татарстан Югары суды Идел буе район судының дүрт елга колония-поселениегә җибәрү турында хөкем карарын үзгәрешсез калдырды. Тикшерү вакытында Смирнов ярты ел тикшерү изоляторында булды, аңа тагын өч ел ярым утырасы калды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100